План индивидуального развития учителя татарского языка и литературы
методическая разработка на тему

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль  гомуми белем бюджет учреждениесе  “М.М.Вахитов исемендәге гимназия”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызының  

үз белемен күтәрү өстендә эш планы

Методик тема: яңа педагогик технологияләр кулланып, укучыларга шәхси якын килү

Максат:

Традицион булмаган бурычларны мөстәкыйль хәл итә ала торган, фән  буенча  тупланган  шәхси, гомуми осталык һәм күнекмәләрне файдалана алу сәләтенә ия булган шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:

  • укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә шәхси якын килү технологиясен өйрәнү.
  • шәхесне җәмгыять таләпләренә җавап бирә алырлык итеп тәрбияләү һәм үстерү;
  • дәрестән тыш эшчәнлек белән уку процессы арасында бәйләнеш булдыру.
  • укучыларның мөстәкыйль эзләнү күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү
  • укучыны  шәхси һәм танып – белү  үсешендә көтелгән нәтиҗәгә ирешү юлларын һәм алымнарын билгеләүче  проектлаштыруга өйрәтү.  
  • шәхси якын килү технологиясен куллану нәтиҗәсендә, эшчәнлекнең яңа алым һәм төрләрен, яңа белем һәм күнекмәләрне  укучыларның мөстәкыйль рәвештә үзләштерүенә ирешү.

Методик тема өстендә эшләү этаплары:

2014-2015  нче уку елы

1) Шәхси якын килү технологиясен өйрәнү, материаллар туплау, эзләнү; укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә шәхси якын килү технологиясен өйрәнү.

Эшләнәчәк эшләр:

Эш төре

Ф.И.О.

вакыты

1

“Белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту, тәрбия процессына шәхси  якын килү”  дип исемләнгән үсеш программасы белән таныштыру, кабул итү

укыту эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Э.Ф.

ноябрь

2

Интернет- ресурслар

2

Белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту, тәрбия процессында шәхси якын килү. Чыгыш

Татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Юнысова М.М.

ноябрь

3

Шәхси якын килү - икенче буын стандартның нигезе. Чыгыш.

МБ җитәкчесе

гыйнвар

4

Укыту процессында укучының үзүсешендә шәхси якын килү моделе

Мәктәп директоры Зиннәтуллин Л.Б.

март

2015-2016  нчы уку елы

2. Шәхси якын килү технологиясен укыту- тәрбия процессына  кертү һәм дәресләрдә куллану 

  • укучыларның мөстәкыйль эзләнү күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү;
  • дәрестән тыш эшчәнлек белән уку процессы арасында бәйләнеш булдыру;

  • шәхси якын килү технологиясен укыту- тәрбия процессына кертү.

Эшләнәчәк эшләр:

Эш төре

Ф.И.О.

вакыты

Предмет атналыклары

фән укытучылары

февраль

1

Олимпиадалар,

Төрле бәйгеләр

фән укытучылары

ноябрь-декабрь

гыйнвар-март

2

Фәнни- тикшеренү конференцияләре

укыту эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Э.Ф. укытучылар

ел дәвамында

3

Ачык дәресләр

фән укытучылары

ел дәвамында

4

Класстан тыш чаралар

сыйныф җитәкчеләре

ел дәвамында

5

Мастер-класслар

фән укытучылары

ел дәвамында

2016-2017 нче уку елы

3. Шәхси якын килү алымын куллануның нәтиҗәлеген күтәрү

  • укучыны  шәхси һәм танып – белү  үсешендә көтелгән нәтиҗәгә ирешү юлларын һәм алымнарын билгеләүче  проектлаштыруга өйрәтү;  
  • шәхси якын килү технологиясен куллану нәтиҗәсендә, эшчәнлекнең яңа алым һәм төрләрен, яңа белем һәм күнекмәләрне  укучыларның мөстәкыйль рәвештә үзләштерүенә ирешү.

Эшләнәчәк эшләр:

Эш төре

Ф.И.О.

вакыты

Предмет атналыклары

фән укытучылары

октябрь

1

Олимпиадалар,чемпионатлар

фән укытучылары

ноябрь-декабрь

гыйнвар-март

2

Фәнни- тикшеренү конференцияләре

укыту эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Э.Ф., фән укытучылары

Март-апрель

3

Дәресләр үткәрү

фән укытучылары

гыйнвар

4

Класстан тыш чаралар

Сыйныф җитәкчеләре

ел дәвамында

5

Мастер-класслар

фән укытучылары

ел дәвамында

2017-2018 нче уку елы

4. Методик тема өстендәге эшне  гомумиләштерү, йомгаклау.

  • Үз алдына максат куеп, аны тормышка ашыру  юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә ия булган укучы тәрбияләү.

Эшләнәчәк эшләр:

Эш төре

Ф.И.О.

вакыты

1

Ачык дәресләр

фән укытучылары

Ел дәвамында

2

Сыйныфтан тыш ачык чаралар

сыйныф җитәкчеләре

Ел дәвамында

3

Публикацияләр

фән укытучылары

Ел дәвамында

4

Авторлык программалары

фән укытучылары

Ел дәвамында

5

Интернет-публикацияләр

фән укытучылары

Ел дәвамында

6

Район методик берләшмә утырышы “Белем сыйфатын күтәрү алымы буларак, укыту, тәрбия процессына шәхси якын килү”

укыту эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Э.Ф.,

МБ җитәкчеләре

май

Уку өчен тәкъдим ителгән методик әдәбият

  1. Деятельностно – ориентированный подход к образованию //Управление школой. Газета Изд. дома «Первое сентября».- 2011.-№9.-С.14-15.
  2. Кудрявцева, Н.Г. Системно – деятельностный подход как механизм реализации ФГОС нового поколения /Н.Г. Кудрявцева //Справочник заместителя директора.- 2011.-№4.-С.13-27.
  3. Деятельностный подход как основа педагогических технологий в обучении. Режим доступа:[http://www.nbuv.gov.ua/portal/soc_gum/pspo/2005_7_1/doc_pdf/Kolyada.pdf]
  4. Деятельностный подход в обучении как фактор развития личности младшего школьника. Режим доступа:[http://www.proshkolu.ru/user/UshakovaOU/file/754302/]
  5. Деятельностный подход в обучении. Понятие проектирования как деятельности. Режим доступа:[http://festival.1september.ru/articles/419748/]
  6. Методические рекомендации по организации урока в рамках системно-деятельностного подхода. Режим доступа:[http://omczo.org/publ/393-1-0-2468]
  7. Деятельностный метод в школе. Режим доступа:[http://festival.1september.ru/articles/527236/]
  8. Системно-деятельностный подход в обучении. Режим доступа: [http://chel-siao.narod.ru/]
  9. Системно-деятельностный подход в реализации ФГОС. Режим доступа: [http://school1884.ru/]
  10. Ярцева, С. В. Реализация системно-деятельностного подхода при обучении биологии / С. В. Ярцева // Биология в школе. - 2010. - N6. - С. 23-27.Хуторский, А. Деятельность как содержание образования /А. Хуторский //Народное образование.- 2003.- №8.-С.107-114
  11. Дмитриев, С. В. Системно-деятельностный подход в технологии школьного обучения / С. В. Дмитриев // Школьные технологии. - 2003.- N 6. - С. 30-39.
  12. Гревцова, И. Системно-деятельностный подход в технологии школьного обучения /И. Гревцова // Школьные технологии. - 2003. - № 6. - С.

Үз өстеңдә эшләү планы

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. Якиманская И.С., Якунина О.С. “Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү.
  2. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
  3. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  4. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
  5. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.
  6. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  7. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
  8. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
  9. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  10. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  11. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.
  12. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.
  13. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
  14. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  15. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  16. Методик папканы тулыландыру, баету.
  17. Портфолионы яңарту.
  18. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
  • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
  • Ф.Яруллин китаплары.
  • Ә.Еники томнары.
  • Н.Фәттахның яңа китаплары.
  • И.Юзеев томнары.
  • Ф.Латыйфи китаплары.
  • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
  • Г.Бәширов китаплары.
  • Т.Миңнуллин томнары.
  • Ә.Баянов томнары.
  • К.Насыйри томнары.
  • М.Җәлил китаплары.
  • Х.Туфан томнары.
  • А.Алиш китаплары.
  1. ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
  7. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  8. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабы буенча түгәрәк үткәрү, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  4. “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.
  5. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  6. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  7. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  8. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
  9. “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
  10. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  11.  “Татарстан” журналына язылу.
  12. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  13. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  14. Законнар белән танышу.
  15. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  16. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  17. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  18. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  19. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  20. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  22. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  23. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  24. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  25. “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.
  26. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
  4.  “Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.
  5. “Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.
  6. “Халык язучылары” стендын яңарту.
  7. “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” стендын булдыру.
  8. Кабинет китапханәсен баету.
  9. “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.
  10. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  11. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  12. Яңа китапларны презентацияләү.
  13. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  14. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  15. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  16. “Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.
  17. БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  18. Кабинетта капиталь ремонт үткәрү.
  19. Кабинетта компьютер булдыру.
  20. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
  21. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  22. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  23. “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын яңарту.
  24. Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
  25. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
  26. “Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар” стендын эшләү.
  27. “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” дигән папка эшләү.
  28. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  29. Бөек Җиңүнең  65 еллыгына багышланган чараларда катнашу.
  30. Габдулла Тукайның 125 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.
  31. Муса Җәлилнең 105 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.
  32. Залдагы “Безнең иҗат” почмагын яңартып тору.
  33. Рефератлар тематикасын яңарту.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.
  2. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
  3. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.
  4. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
  5. Район методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның  БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.

VI. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

       2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. “Халык педагогикасы” түгәрәгенең иҗади отчетларын әзерләү.
  3. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  4. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  5. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  6. Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  7. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  8. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.
  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  3. Эксельдә эшләүне камилләштерү.
  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  5. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  5. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы на межаттестационный период 2015-2017 г.

Индивидуальный план профессионального развития учителя предназначен для учителя татарского языка и литературы. Моя методическая тема самообразования "Формирование правильного произношения на уроках та...

План индивидуального развития учителя татарского языка и литературы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Рузинә Һади   кызының үз белемен    күтәрү өстендә эшләү планы....

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы Сираевой Резеды Хайдаровны на 2011-2016 учебный год.

Формировать у обучающихся навыки самостоятельной познавательной и исследовательской деятельности, национального самосознания, чувства патриотизма....

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы Галлямовой М.Н. на 2015 - 2020 годы

Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.  Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү....

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы

Цели профессионального развития:   Цель 1. Получение необходимой информации по ФГОС (Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования).Цель 2. Приобретение п...

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы на межаттестационный период 2012-2017г.

1. В течение учебного года продолжать изучать и использовать современные  технологии, методики  для  организации учебно-познавательной деятельности и интереса к татарскому языку и литер...

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы Исмагиловой Г.Ш. на 2017 -2022 учебный год.

Цели профессионального развития:1.    Освоение Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования второго поколения2.    Получение теор...