Критик фикерләү технологиясенең 6 эшләпә ысулы Мастер – класс.
методическая разработка (10 класс) на тему

Низамиева Рузиня Гадиевна

Критик фикерләүнең 6 эшләпә ысулын кулланып, әдәби әсәрне анализлау укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә, китап укуга кызыксыну уята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nizamieva_6_shlyap_kriticheskogo_myshleniya.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

Критик фикерләү технологиясенең 6 эшләпә ысулы

Мастер – класс.

      Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!

      Риза Фәхретдин : ”Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр, оста эшедер ”, -  дип язып калдыра. Шактый вакыт үтсә дә, бөек мәгърифәтченең  бу фикере үзенең актуальлеген хәзер дә югалтмый.

       Бүгенге көн  мәгарифе укытучы алдына дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды. Укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш.                                                                                                                                      

     Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә  критик фикерләү  технологиясен кулланып эшим. “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим. Укучылар  алты  төркемгә бүленә. Аларның һәрберсе төрле төстәге  эшләпә ала. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр.

1 нче укучы. “Мин ак эшләпәне алам. Ак төс - төгәллек төсе”.

2 нче укучы.”Кара эшләпә - җитдилек төсе, һәрчак үзенә тартып тора”.

3 нче укучы. “Миңа гына игътибар итсеннәр, кызыл эшләпәне алам.”

4 нче укучы. “Сары – җылылык, кояш төсе. Һәрчак кояш кебек балкып торырга телим.”

5 нче укучы. “Мин  табигатьне, андагы үзгәрешләрне яратам, шуңа яшел эшләпәне алам”.

6 нчы укучы. “Мин бөтен галәмне танып белергә телим. Миңа зәңгәр эшләпә кирәк”.

  • Бүген сезнең белән Г. Айзетуллованың “Ак розалар” хикәясен әлеге ысул буенча  анализлап карыйк.

1 нче этап.  

  • Якташыбыз Г. Айзетуллованың “Ак розалар” хикәясе барыбызга да таныш. Искә төшерү өчен, ике укучы  хикәяне сәхнәләштереп күрсәтә.

 Хәзер әсәрне системага салып анализлап карыйбыз.

2 нче этап.

Ак эшләпә (галимнәр).

  • Мин бары тик фактлар белән генә эшлим. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгам, нинди персонажлар булуын әйтәм, аларга кыскача бәя бирәм.

Альфред  поездга утыра. Аның  туйга кайтып барышы. Кулында ап-ак розалар. Шунда яшь чагында яратып йөргән Язгөлемнең кызы Алтынайны очрата. Кыз әнисенең хастаханәдә авырып ятуын, аның янына кайтып баруын  әйтә.  Алтынай әнисе язган шигырь юлларын сөйли. Альфредның күз алдыннан Язгөлем белән очрашып йөргән вакытлары, аерылышкан чаклары узып китә. Алтынай әнисенең гомере буе мәктәп елларындагы сөюен оныта алмавын, ак роза чәчәкләрен бик яратуын  сөйли. Альфред чәчәк бәйләмен Алтынайга бирә.

Сары эшләпә  (оптимистлар).

  • Мин уңай фикерләрне генә туплыйм. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйлим.

Альфред Язгөлемне бик яраткан. Кыз да гомере буе аны оныта алмаган. Язгөлем укытучы булып эшләгән. Ул - иҗади шәхес, шигырьләр яза. Альфред  Алтынайга кулындагы чәчәкләрне бирә, чөнки  Язгөлем ак розаларны бик ярата. Автор беренче мәхәббәтнең йөрәктән китмәвен күрсәтә.

Кара эшләпә ( тәнкыйтьчеләр).

  • Мин тексттан тискәре фикерләрне табам. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәм.

Язгөлем Альфредның хәрби һөнәр сайлавын кабул итми. Яраткан кешене шуның өчен ташлыйлармы?!Ул үзсүзле, үпкәчән кыз, ахры. Бергә булсалар да, бәхетле булмаслар иде кебек.  Альфредка гел аңа яраклашып кына яшәргә туры килер иде. Язгөлем  бик нечкә күңелле хатын-кызга охшаган, башка кешегә кияүгә чыккан, ә үзе беренче мәхәббәтен сагынып шигырьләр яза.

Кызыл эшләпә (рәссамнар).

  • Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан хис – кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый.    

                Альфред белән Язгөлемнең мәхәббәте көчле булган. Кызның хисләрен аның шигырь юллары аша күреп була.  Аларның бергә булмаулары кызганыч. Язгөлем Альфред белән яшәсә, бәлки, авырмас та иде. Уйланып, хисләнеп, ул йөрәген какшаткан булса кирәк. Беренче мәхәббәт бар ул, аны бөтен кеше дә кичерә. Ир белән хатын бер –берсен яратып гомер кичерсеннәр иде.

Яшел эшләпә(иҗатчылар).

  • Мин иҗади булуым белән аерылып торам.  

Әлеге  хикәя миндә матур хисләр уятты.  Матур мәхәббәткә мәдхия җырлана монда!  Гомер үтсә дә, чын сөю мәңгелек. Беренче мәхәббәт турында күпме шигырьләр языла, җырлар җырлана.  Ирексездән, Ә. Рәшитнең “Беренче мәхәббәт” җыры колагымда яңгырый башлый:

                           Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

                           Онытылмый Агыйдел сылуы.

Зәңгәр эшләпә. (оештыручылар)

  • Бу эшләпә ияләре әсәр буенча фәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара.  

 Хикәядә вакыйга чын тормыштагыча бирелгән. Мәхәббәт зур сынаулар аша үтә. Тормышта бөтен кеше дә беренче яратып йөргән ярлары белән кавышмый. Яшь чагында һәр нәрсәне аңлап бетермисең, акылга караганда хисләр өстенлек итә. Юк кына нәрсә өчен дә үпкәләшү, бер-береңә юл куймау аркасында беренче мәхәббәт чәлпәрәмә килергә мөмкин. Әсәр яшьләргә мәхәббәтнең асылын, “бәхет”төшенчәсенең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

Укытучы:  

  • Әсәргә мондый анализ бирү укучыларга әсәрне төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Геройлар, аларның уңай һәм тискәре яклары турында белергә,  истә калдырырга, нинди булырга ярый һәм ярамый икәнлеген белергә ярдәм итә. Нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә.

                                                 Низамиева Р.Һ.

                                                  М. Вахитов исемендәге гимназиянең

                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

Проект эше Критик фикерләү технологиясенең фәнни һәм гамәли кулланышы

Нәрсә соң ул – критик фикерләү? Фикерләү төшенчәсе безгә билгеле. Фикерләү – ул баш миендә мәгълүматны эшкәртү процессы. Критик фикерләү, беренче карашка, тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйт күз...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...