Проект эше Критик фикерләү технологиясенең фәнни һәм гамәли кулланышы
проект

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Нәрсә соң улкритик фикерләү? Фикерләү төшенчәсе безгә билгеле. Фикерләү – ул баш миендә мәгълүматны эшкәртү процессы. Критик фикерләү, беренче карашка, тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйт күзлегеннән карау дип кабул ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kritik_fikerlu_tehnologiyasenen_fnni_hm_gamli_kullanyshy.doc134.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Казан (Идел буе) федераль университеты”

Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф

учреждениесе

Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге

Проект эше

Критик фикерләү технологиясенең фәнни һәм гамәли кулланышы

Проект авторлары:

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Түбән Кама шәһәре МБББУ «Лицей № 14»нең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Вәлиуллина Ландыш Дамир кызы

Түбән Кама шәһәре МБОУ «Лицей № 14»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәрвәрова Ландыш Люкс кызы

Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәнни җитәкче:

Мингалиева Л.Ө.,

КФУ ның Идел буе төбәкара мәгариф

хезмәткәрләренең квалификациясен

күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең директор урынбасары,

ф.ф.к.

Зиннәтуллина Г.Ф.,

КФУ ның Идел буе төбәкара мәгариф

хезмәткәрләренең квалификациясен

күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы

Проект эшен якларга рөхсәт бирелде:

Казан, 2018 ел

Эчтәлек

Кереш

Теманың актуальлелеге...............................................................................................3

Проектның максат һәм бурычлары............................................................................4

I бүлек

  1.  Критик фикерләү турында гомуми төшенчә......................................................6
  2.  Укыту-тәрбия процессында критик фикерләүнең роле.....................................8

II бүлек

2.1 Критик фикерләү ысуллары...............................................................................12

2.2 Сүз төркемнәрен кабатлау дәресләре өчен эш дәфтәре булдыру......................................................................................................................16

Йомгаклау...................................................................................................................18

Кулланылган әдәбият ...............................................................................................19

Кереш

Теманың актуальлелеге.

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелгән шартларда укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Яңа стандарт укучыларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны бурыч итеп куя.

Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә безнең кайбер балалар бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый.

Бүгенге дәрескә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.

Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – критик фикерләү технологиясенә күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

дәрестә укытучыга хезмәттәшлек халәтен тудыруга, проблеманы бергәләп һәм иҗади чишү юлларын табарга, һәм иң мөһиме – танып белү эшчәнлеген үстерергә ярдәм итә.

Проектның максаты һәм бурычлары

Проектның максатлары: 

1) укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү;

2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Проектның бурычлары: 

1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;  укучыны креатив эшчәнлеккә тарту;

2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Проектның өйрәнү объекты: критик фикерләү технологияләре. Проектның өйрәнү предметы: критик фикерләү алымнары кулланып, сүз төркемнәрен кабатлау дәресе өчен, эш дәфтәре.

Хезмәтебезнең гамәли кыйммәте шуннан гыйбарәт: эзләнү-тикшеренүләр барышында тупланган материал, тикшерү нәтиҗәләре урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик кулланма булып тора ала.

Эшебездә кулланылган методлар: эзләнү-тикшеренү, сайлап алу, гомумиләштеү.

Эшебез барышында без күп кенә теоретик материал белән танышып, җитди гомумиләштерүләр ясадык, күренекле чит ил, рус һәм татар галимнәренең, тел белгечләренең, язучыларның хезмәтләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Алар арасында - Америка педагоглары Куртис Мередит, Джинни Стилл, Чарлз Темпл, Рәсәй галимнәре М.В.Кларин, С.И.Заир-Бек, И.О.Загашев, И.В.Муштавинская бар.

Хезмәтнең структурасы керештән, ике бүлектән, йомгаклау өлешеннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлелеге, төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Төп өлеш үзе ике бүлеккә бүленгән. Беренче бүлектә критик фикерләү турында гомүми төшенчә бирелде. Икенче бүлектә критик фикерләү ысуллары өйрәнелде. Йомгаклау өлешендә төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшерүнең уңай яклары ассызыклана.

I бүлек

  1. Критик фикерләү гомуми төшенчә

ФГОС таләпләре буенча белем бирүнең төп максаты – укучыларга белемнәр, күнекмәләр бирү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Бу максатны үз эченә алган инновацион технологияләрнең берсе – критик (тәнкыйди) фикерләү технологиясе.

Нәрсә соң ул – критик фикерләү? Фикерләү төшенчәсе безгә билгеле. Фикерләү – ул баш миендә мәгълүматны эшкәртү процессы. Критик фикерләү, беренче карашка, тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйт күзлегеннән карау дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камиллеген ассызыклый. Ул – интелектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү. Билгеле, укыту эшчәнлеге икеяклы процесс. Шунлыктан критик фикер йөртү дә ике яктан тәңгәл булырга тиеш. Бүген алынган мәгьлүматның иртәгә гамәлдән төшеп калуы гадәти хәл. Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала. Алшартлар нидән гыйбарәт? Укучының белемнәрне пассив үзләштерүе түгел, киресенчә, алардан танып белү эшчәнлегендә актив   файдалана   алуы      беренче     урынга   чыга.   Бүгенге   көндә мәгълүматны интернет ресурслардан иркен табарга мөмкин. Бары тик үзеңә кирәген сайлап алып, үз карашыңны формалаштырырга гына кирәк. Тагын бер үзенчәлек – ул бергәләп коллективта эшләү, “киртәләрсез” аралашу.

Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең концептуаль үзенчәлек төрләре:

- белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының  бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;

- белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;

- коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;

- танып- белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;

- төгәл билге.

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д.Халперн технологиясе буенча):

  • Эзлекле әзерлек, ният. Яңа фикер көтмәгәндә туа һәм һәрвакыт буталчык була. Бу сыйфат фикерне билгеле бер эзлеклелеккә тезәргә мөмкинлек бирә. Фикер төгәллеге, эзлеклелеге – ышаныч чыганагы.
  • Сизгерлек. Әгәр дә укучы башкалар фикерен кабул итеп аңламаса, ул үз фикеренең очына чыга алмый дигән сүз. Сизгерлек тоеп сайларга ярдәм итә.
  • Таләпчәнлек. Авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүне, гадәттә, без һәрвакыт арткы планга калдырабыз. Үз-үзеңә таләпчән булу – уңышка ирешүнең нигезе.
  • Үз хатаңны таный белү. Критик фикерләүче үз хатасын вакытында танып төзәтә, нәтиҗә ясый, яңаларын булдырмау өстендә эшли.
  • Төшенү. Аңлап төшенү уйларны контрольдә тотарга булыша.
  • Компромисслы килешү. Әйтелгән төпле фикер башкалар тарафыннан   расланмаса, ул сүздә генә калачак.

Д.Барелл критик фикерләүченең түбәндәге сыйфатларын өстен куя:

- проблеманы чишүче;

- таләпчән;

- үз-үзен контрольдә тотучы;

- башкаларның идеяләрен “аңлап төшенүче”;

- проблеманы бергәләп чишүче;

- әңгәмәдәшен тыңлый белүче;

- билгесезлектән курыкмаучы;

- проблеманы төрле күзлектән чыгып караучы;

- һәр бәйләнешне күз уңында тотучы;

- кеше фикеренә колак салучы;

- күзаллаучы, үзмаксатлы;

- тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы;

- кызыксынучан, эзләнүчән;

- мәгълүматны актив үзләштерүче.

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:

  • укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.
  • Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

  1. Укыту-тәрбия процессында критик фикерләүнең роле

Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:

  • сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,
  • сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,
  • үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,
  • һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.

Бу технология укучыга нәрсә бирә:

  • мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә,
  • кызыксыну уята,
  • критик фикерләргә этәрә,
  • җаваплылык, үзаң формалаштыра,
  • белем алуның сыйфатын күтәрә,
  • бергәләп эшләтә,
  • үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп итоярга мөмкинлек бирә.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү (аңлау) → рефлексия.

  1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Бу стадия – элек өйрәнгәннәрне кабатлау, актуальләштерү, тема белән кызыксындыру һәм яңа мәгълүмат алуга этәргеч бирү, дәрес максатын формалаштырырга булышу өчен әзерлек этабы булып тора. Укытучы укучыларда алган белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли.

Актуальләштерү өлешендә бүгенге дәрестә үзләштереләсе тема нигезендә яткан белем искә төшерелә, гомумиләштерелә. Алга таба укучыга үзләштерелгән белем нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу өчен махсус бирем тәкъдим ителә, проблемалы ситуация тудырыла.  Уку мәсьәләсен кую өлешендә укучылар дәрестә нәрсәгә ирешергә тиешлекләрен һәм белемнең нәрсәгә кирәген үзләре аңлыйлар. Укучыда логик фикер йөртү, танып-белү, коммуникатив  күнекмәләр формалаша. Кызыксыну уяту стадиясе дәреснең темпын билгели.

Кызыксыну уяту стадиясенең бурычлары:

  • уңай мотивация формалаштыру;
  • укучыларда яңа темага кызыксыну уяту;
  • дәреснең төп максатын билгеләү;
  • дәрес вакытында чишелергә тиешле сорауларны барлау;
  • укучыларны актив уку процессына тарту.

Кызыксыну уяту стадиясенең төп шарты: бернинди тәнкыйтьләү һәм анализлау булырга тиеш түгел. Укучылар курыкмыйча үз фикерләрен һәм фаразларын әйтәләр. Бу этапта идеяләр, фаразлар туплана. Ә бөтен хаталар, ялгышлар дәрес  вакытында төзәтелә. Мондый очракта гына укучылар үз хаталарын танырга, “искедән яңага” логик чылбырлар төзергә, үзләштерелгән белән яңа мәгълүмат арасында бәйләнеш табарга, үз тәҗрибәләреннән чыгып проблемаларны чишәргә өйрәтә.

Бу стадиядә төрле схемалар, таблицалар, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, проблемалы сораулар тәкъдим итәргә мөмкин. Кызыксыну уяту стадиясе уңышлы үтсә укучыларда дәреснең алдагы этабында эшләү өчен ныклы стимул барлыкка килә.

  1. Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Бу стадиядә укытучының төп бурычы – укучыларга яңа мәгълүматны үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Яңа мәгълүматны төрле формаларда бирергә була:

  • дәреслектәге текст,
  • видеофильм,
  • укытучы әзерләгән текст;
  • презентация;
  • сыйныфташларының доклады;
  • парлы яки төркемдә уку;
  • таблица;
  • лекция;
  • интернеттагы мәкалә, лекция, вебинар;
  • аудиоматериал.

Шулай итеп, дәреснең бу өлешендә тема белән кызыксынуны көчәйтү, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, “иске” белемнән “яңа” белемгә килергә ярдәм итү күзаллана.

  1. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша. Дәрес башындагы барлык хаталы фикерләр төзәтелә. Бу стадиядә укучының алдагы дәресләрдә белем алу өчен яңа максаты да барлыкка килергә тиеш.

Әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - шушы яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алып, укытуның һәр этабында балаларга уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын табу. Татар теле дәресләрендә критик фикерләү технологияләрен куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу - чынбарлык һәм замана таләбе.

II бүлек

2.1. Критик фикерләү алымнары

Критик фикерләү технологиясенең төрле алымнары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

“Кәрзин” алымы. Бу алым төре дәреснең башында, кызыксыну этабында, өйрәнгән белемнәрне кабатлау, өй эшен тикшерү өлешендә кулланылырга мөмин. Төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга, баларны үткән тема буенча белем дәрҗәсенә күзәтә ясарга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә.

Эшне оештыру рәвеше:

- укучыларга теге яки бу өйрәнгән тема буенча сорау бирелә. Һәр укучы мөстәкыйль рәвештә бу сорауга җавапны дәфтәренә язып куя. Башкару өчен вакыт бер-ике минут. Парларда һәм төркемнәрдә эш анализлана. 3 минут. Һәр төркем дәрес дип санаган раслуны, фактны укытучыга җиткерә, кабатлаулар булырга тиеш түгел. Укытучы балалар әйткән мәгълүматны яки фактларны хаталы булса да кәрзингә туплый. Дәрес барышында бу хаталар бергәләп төзәтелә. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

“Инсерт” алымы. Ул катлаулы түгел. Бу алымны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу алымны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Инсерт ысулы текстны җентекләп анализларга, кирәкле фикерне аерып алырга, иң катлаулы мәгълүматны да җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә.

 “Синквейн язу” алымы. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым. Синквейн французчадан тәрҗемә иткәндә 5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл.Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

Бу мисаллар аша укучыларның иҗади фикер йөртүен; бирелгән теманы ачыклап, аңа бәя биреп, нәтиҗә чыгарырга тырышуларын күрергә була. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.

“Алты эшләпә” алымы. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләүләре дә, дөньяны танып-белүләре дә төрле. “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты алымын күрсәтергә телим. Укучыларны өч төркемгә бүләбез. Аларның һәрберсенә төрле төстәге икешәр эшләпә бирәбез. (Алар моны шулай дип фаразлыйлар гына. Дөрес, кечкенә эшләпәләрне кәгазьдән дә ясап куеп була.) Бу шактый кызыклы иҗади эш һәм аны дәреснең төшенү этабында кулланырга була. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия.

Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли.

Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә.

Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр.

Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә.

Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

«Кластер» алымы. Ул-бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу, яңалары белән тулыландыру. Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела.

Кластер төзү 2 этаптан тора.

I этап – мәгълүмат туплау;

II этап – тупланган мәгълүматны системага салу.

Бу алымның өстенлеге шунда, монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен яза алалар. Нәтиҗәдә, укучыларның уй-фикерләрен, геройларга мөнәсәбәтләрен чагылдырган график сурәт барлыкка килә.


“Блум ромашкасы” алымы.

Таныш булмаган текст алына, алдан тукталышлар билгеләнә. Вакыйгалар үстерелеше, сюжет, көтелмәгән финал туктап уку алымын мәгънәле итә. Укытучы алдан ук сораулар әзерләп куя. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

  • Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә
  • Сорау –төпченү – «мин ничек аңладыммы?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»
  • Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)
  • Сорау –чагыштыру – укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар
  • Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»
  • Практик сорау  – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

“Нечкә һәм юан сораулар” алымы. Сораулар гадидән катлаулануга таба бара.

“Балык кылчыгы» алымы.

Балык башы – проблема, яисә тема.  

Балык кылчыгының өске өлеше – бу проблемага китергән сәбәпләр.

Кылчыкның аскы өлеше – фактлар. Шул рәвешле, укучылар төшенчәләренә бәя биреп, төп нәтиҗәне ясыйлар.

“Чуалган логик чылбыр” алымы.

1нче вариант. Дәреснең рефлексия өлешендә укылган текстның ачкыч сүзләрен чуалтып бирәсең. Укучылар шуны тәртипкә салалар, дөреслиләр.

2нче вариант. Аерым битләргә текстта сурәтләнгән 5-6 вакыйга языла. Укучылар шуны хронологик яки сәбәп- эзләнү тәртибендә эзлекле чылбыр итеп урнаштырырга тиеш. Фикерләр тыңланып беткәч, карар кабул ителгәннән соң, укытучы чыганак текстны укый, укучылар чагыштыра. Бу алым укучыларның игътибарын һәм логик фикерләвен үстерә.

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята, акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.

2.2.  Сүз төркемнәрен кабатлау дәресләре өчен эш дәфтәре булдыру

1. Дәресне кызыксындыру этабыннан башлыйбыз.

- Иң мөһим эш – энергизатор. Мәсәлән: “Бармаклар белән исәнләшү”.

Укучылар һәр сүз саен итшәләренең бармакларына тотыналар:

бөтен җирдә (баш бармак);

һәм бар эштә (имән бармак);

зур (урта бармак);

уңышлар (атсыз бармак);

телим (чәнти бармак)

Исәнмесез! (кулларны тоташтыру).

  • “Уйлап тап” алымы аша тема билгеләнә. Буталган хәрефләрне тәртипкә

китереп, сүз язарга. Мәсәлән: ЗАВА ЕНЕРЯМИТӘ.

  • “Блум ромашкасы” алымы дәреснең максатын билгеләргә мөмкинлек

бирә.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

- “Ыргытылган таш” алымы. Укытучы дәрес темасын атый. Укучылар темага кагылышлы сүзтезмәләр язалар.

- “Логик чылбыр” алымы. Төзелгән сүзтезмәләрне логик бәйләнешкә кертеп, кагыйдәләрне искә төшерәбез.

- “РЭЛЛИ КУИЗ” алымы. Тема буенча укучылар сораулар төзи. Бер-берсе белән сорауларга җавап алышалар.

- “ФИНК ДОТС” алымы. Һәр укучы бирелгән эшләрне эшләп, 6 балл җыярга тиеш.

  1. Рефлексия.
  • Тема буенча “Синквейн” төзү.
  • Фикерләребезне туплау. “Кластер” алымы.
  • “СВОП ТОК” алымы.
  • “800 сумлык САМЭРИ” алымы.
  1. Өй эше.
  • Мисал: ТЕЙКЭВЕЙ ХОУМВОРК меню.

Йомгаклау

Критик фикерләү технологиясенең нигезендә – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала. Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Иң мөһиме – укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә.

Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.  Әгәр дә укытучы дәрестә төрле алым һәм методларны кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләрен дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Әлеге проект эшен язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1) критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә;

2) укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара;

3) бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята;

4) бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә. 

Кулланылган әдәбият:

1. Загашев И.О. Критическое мышление: технология развития. - Спб, 2003. - 290 с.

2. Клустер Д. "Что такое критическое мышление". - Спб., 2003. - 284 с.

3. Халперн Д. "Психология критического мышления". - Спб., - 2004 г. - 280 с.

4. Заир-Бек С.И. Развитие критического мышления на уроках. – М. Просвещение, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү

«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү  процессын 6 режимга бүлүдән гыйб...

Критик фикерләү технологиясенең 6 эшләпә ысулы Мастер – класс.

Критик фикерләүнең 6 эшләпә ысулын кулланып, әдәби әсәрне анализлау укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә, китап укуга кызыксыну уята....

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...