Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Вафина Люция Модарисовна

8 нче рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc57.5 КБ
Office presentation icon tabyn_yanynda.ppt1.8 МБ

Предварительный просмотр:

8 нче рус телле укучылар өчен коммуникатив

технология нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Вафина Л.М., Казан шәһәре,

 Идел буе районы,

 78 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы

Тема: Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту.

Дәрес максатлары :

  1. Белем бирү максаты-Укучыларның инфинитив темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, инфинитивны текстта табу, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру; диалогик сөйләмне камилләштерү;
  2. Фикер сәләтен үстерү максаты-Текст буенча фикер алышуга шартлар булдыру, укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Тәрбияви максат-Табын янында үз-үзеңне тоту кагыдәләрен өйрәнү, әдәпле булу-төшенчәсенә бергәләп аңлатма бирү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
  4. Коррекцион максат- Сенсориканы үстерү,

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкаларда ситуатив биремнәр

Дәреслек: Ф.С. Сафиуллина, Р. Х. Мөхиярова Татар теле: Рус телендәурта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ). –Казан: Мәгариф, 2008.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Дәреснең тибы: Белемнәрне актуальләштерү

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, дежур укучыга соралар бирү.

  1. Артикуляцион зарядка. (авыз белән төрле хәрәкәтләр ясау)

Фонетик зарядка: (укытучы артыннан дөрес итеп кабатлау)

Бал татлы, балдан бала татлы.

Балдан, баладан тагын ни татлы?

  1. Теманы актуальләштерү.

Укытучы.Без бүгенге дәрестә “Табын янында” темасына аралашырбыз, диалоглар, ситуатив күнегүләр эшләрбез. Үткән дәрестә без “Икмәк” дигән текст белән таныштык. Эйдәгез, хәзер без бу текстны искә төшерик, тест биремнәрен эшлик.

А1. Егет бик бай булган.

  1. Текстка туры килә        2) текстка туры килми       3) текстта әйтелми

А 2.  Аның сеңелләре дә, энеләре дә булган.

  1. Текстка туры килә        2) текстка туры килми       3) текстта әйтелми

А 3. Бай егеткә хезмәт хакы түләмәгән.

  1. Текстка туры килә        2) текстка туры килми       3) текстта әйтелми

А 4.  Ипине ачып караган, ә  ул балга әйләнгән.

  1. Текстка туры килә        2) текстка туры килми       3) текстта әйтелми

А 5. Егетнең эчәсе килгән.

  1.  Текстка туры килә        2) текстка туры килми       3) текстта әйтелми

А 6. “ Ипи тәмле, бал кебек татлы”,-дигән ул.

  1. Текстка туры килә        2) текстка туры килми       3) текстта әйтелми

Укытучы. Ә хәзер җавапларыгызның дөреслеген эталон буенча тикшерегез һәм үзбәя куегыз. (Экранда дөрес җаваплар эталоны һәм үзбәя өчен критерий бирелә)

Үзбәя кую өчен критерий:

“5”-биремне дөрес үтәдем, бөтен сорауларга дөрес җавап бирдем.

“4”- бер-ике сорауны дөрес билгеләмәдем.

“3”-биремне иптәшләрем ярдәмендә генә үти алдым.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. “Табын янында” тексты яңгырый.(Укучылар аңлаганны русча сөйлиләр)
  2. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау.

 табын - стол, застолье

 гәүдәгезнең торышы - на то, как сидите

 киеренке - напряженно

 йөзе белән - здесь: острием

V Грамматик материалны искә төшерү.

  1. Инфинитив формаларын искә төшерү.

Тексттан инфинитивларны табу, инкяр рәвешендә әйтү.

Көтелгән җаваплар: утырырга- утырмаска, куярга-куймаска,

булыргы-булмаска

  1. Яңа сүзләр, инфинитив формаларын кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите соседу по парте что:

-ложка должна лежать справа;

-вилка должна лежать слева;

-не сидеть напряженно

-нельзя есть руками.

3. Төркемнәрдә эш.

(Карточкаларга сүзләр язылган, укытучы һәр рәткә өчер карточка куя, барысы өч рәт була-9 карточка. Укучылар күрсәтелгән саннар белән 1, 3, 2; 4, 1, 7; 9, 5, 1 җөмләләр төзиләр, бер-берсе белән аралашалар һәм җавап бирәләр.(тик-тэк-тоу) (5мин)

Салфетка, тәлинкә, чәнечке, аш кашыгы, пычак, май, ипи савыты, урындык, табын.

(1, 3, 2; 4, 1, 7; 9, 5, 1).

Көтелгән җаваплар:

Табында салфетка һәм аш кашыгы булырга тиеш.

Табында май булса, май пычагы ипи савытында була, ә ипи савыты тәлинкәдән сул якка куела.

4.“Кунакта”   дигән темага диалог төзү.(2-3 мин)

Физкультпауза. (күзләр өчен)

Табын янында без бик әдәпле.

Чәнечке, кашык үз урынында:

Уң якта-кашык, сулда-чәнечке.

Күптән беләбез без бу турыда

  1. Слайдлар белән эш. Ә сез ничек уйлыйсыз?  Үз фикерегезне аңлатып бирегез.

-Табын артында ничек утырырга кирәк?

Көтелгән җаваплар: киеренке утырмаска, әдәпле булырга, тәлинкәне яламаска һ.б.

-Видеода нинди хаталар булды?

Көтелгән җаваплар: Кул белән ашарга ярамый, кунакка соңга калып килергә ярамый, өстәл артында уйнарга ярамый, терсәкләрне өстәлгә куярга ярамый, һ.б.

  1.  Төркемнәрдә эш.
  1. Уен.

 1 команда- аш-су исемнәрен, 2 –команда савыт-саба исемнәрен яза. Кайсы күбрәк яза, шул җиңүче була.(5мин)

  1.  Ситуатив биремнәр.

-после гостей мама просит помочь на кухне. Разговор между мамой и тобой.(парларда 2-3 репликалы диалог төзү)

-делайте гостям комплименты (3-4 укучы җавабы тыңлана)

  1. “Кунаклар”( җыр җырлау)

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк

Чәчәк янына чәкчәк

Баварсак  һәм кош теле

Ризыклар төрле, төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак-

Һәркегә чыгар өлеш-

Бар кыстыбый һәм бәлеш.

Җитешегез, кунаклар

Кыстатмагыз, кунаклар

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

  1. Дәрескә йомгак ясау.

-Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк.Бүгенге дәрес темасына нинди мәкаль сайларга мөмкин?

Мөмкин булган вариантлар:  Кунак булсаң, тыйнак бул, Кунак аша-кара-каршы, һ.б.

  1. Укучыларның җавапларын бәяләү. Өй эше бирү

Инфинитивны кулланып, “ Мин табын әзерлим” дигән хикәя төзү Инфинитивны кулланып, “ Мин табын әзерлим” темасына җөмләләр төзү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дәреснең темасы: Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту

Слайд 2

Фонетик зарядка Бал татлы, балдан бала татлы Балдан, баладан тагын ни татлы?

Слайд 3

А1. Егет бик бай булган. Текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми А 2. Аның сеңелләре дә, энеләре дә булган. 1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми А 3. Бай егеткә хезмәт хакы түләмәгән. 1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми А 4. Ипине ачып караган, ә ул балга әйләнгән. 1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми А 5. Егетнең эчәсе килгән . 1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми А 6. “ Ипи тәмле, бал кебек татлы”,-дигән ул. 1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

Слайд 4

Җ аваплар “ 5 ”-биремне дөрес үтәдем, бөтен сорауларга дөрес җавап бирдем. “ 4 ”- бер-ике сорауны дөрес билгеләмәдем. “ 3 ”-биремне иптәшләрем ярдәмендә генә үти алдым. А.1 - 2 А.2 - 2 А.3 - 1 А.4 - 2 А.5 - 3 А.6 - 1 Үзбәя кую өчен критерий :

Слайд 5

Табын янында. Яңа сүзләр : Табын-стол , застол ье Гәүдәгезнең торышына-на то, как сидите Киеренке-напря ж енно Йөзе белән-острием

Слайд 7

Этикет дәресе

Слайд 8

Пычранып утырырга ярамый

Слайд 9

Кул белән ашарга ярамый

Слайд 10

Авыз тутырып ашама

Слайд 11

Өстәл артында йоклама

Слайд 12

Пычранма

Слайд 13

Уйнама

Слайд 14

Уң якка кашык, сул якка чәнечке куй

Слайд 15

Терсәкләрне өстәлгә куйма

Слайд 16

Өй эше: Инфинитив формаларын кулланып, “ Мин табын әзерлим” дигән хикәя язу. Инфинитив формаларын кулланып, “ Мин табын әзерлим ” дигән тема буенча җөмләләр төзү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү.

Дәреснең темасы «Базарда» тексты өстендә эшне дәвам итү. Тибы : лексик Һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү.Үткән дәрестә өйрәнгән лексиканы һәм хәзерге заман  фигыльләрне сөйләмдә куллануны ...

Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"

5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....

презентация к уроку татарского языка "Табын янында"

Әлеге презентация 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар өчен төзелде ("Минем туган көнем" циклы, “Табын янында”“ хикәясе)....

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

"Табын янында"темасына ачык дәрес

5нче сыйныфта "Табын янында"темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

"Табын янында"

Конспект урока по татарскому языку на тему "Табын янында"...