Дәрес планы
материал (8 класс) на тему

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_d-s.docx30.32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: тезмә кушма җөмләләрне үтелгәннәргә нигезләнеп гомумиләштереп    

               кабатлау;

               тезмә кушма кушма җөмләләренең кулланылышы,  аларны  танып белү,      тыныш билгеләрен дөрес куя белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

               татар теленә  мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Материал: М.З.Зәкиев “Татар теле”, 8 нчы сыйныф

                   өчен дәреслек. – Казан:Мәгариф, 2007

Җиһазлау: мультимедия проекторы, компьютер, тест, карточкалар, перфокарта

                             Дәрес барышы.

I. Оештыру  өлеше.

-Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең дәрескә әти-әниләр кунакка килде.Дәрестә катнашып утыруызыз сорала.

1.   Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

2.  Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, сезгә өй эше итеп, әдәби әсәрдән  теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр  күчереп язып килергә иде.

- Әйдәгез,  хәзер сезнең җөмләләрне тыңлыйбыз.

-Рәхмәт.

 3.Тезмә кушма җөмләләр турында кабатлау.

-Дәресебезнең төп өлешенә керешкәнче, алдагы дәресләрдә өйрәнгән темаларны кабатлап үтик әле.(Сорауларга җавап бирү.)

-       гади җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?

-        кушма җөмлә гади җөмләдән нәрсә белән аерыла?

-        нинди җөмләгә тезмә кушма җөмлә дибез?(Үзара тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә д.а.)

-        тезмә кушма җөмләнең нинди ике төргә бүленә?(теркәгечле һәм теркәгечсез)

-         Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә була?Бәйләүче чаралары булып нәрсәләр тора? (җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр)

-         Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә була?Бәйләүче чаралары булып нәрсәләр тора? (санау интонациясе һәм каршы кую интонациясе) .

   III.Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Ә хәзер белемнәребезне перфокарталар ярдәмендә тикшереп алырбыз.

 Перфокарта белән эш

1.Я бөтен җәй буена егерме тәңкә генә бирәләр,яисә вакытлы эшләр генә күрсәтәләр.

2.Әти кайтты, ләкин барыбер өйдә бик күңелсез.

3.Әнием уянды, һәм өй эче ямьләнеп , яктырып , нурланып китте.

4.Әни безнең белән сөйләшә, әмма йөрәкне ниндидер шом тырнап тора.

5.Эшкә кадәр әти авыру әни янында була, яки мин кайтып җитәм.

6.Әни сер бирми, ә мин аның эчтән генә сызланганын йөрәгем белән тоеп торам.

Перфокарталар белән эшне тикшерү

 1

 2

 3

 4

 5

 6

Җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә

    +

Каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә

   +

    +

   +

Бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  +

   +

 

Тактада җөмләләр  тикшерү.Схемасын сызарга. Бу-

1.Кичке тынлык җиргә төшеп килә,ал офыкта йөзә томаннар.

2.Кайдадыр  еракта кемдер курай уйный, һәм аның моңнары бөтен Агыйдел буйларына тарала.(М.Әмир)

3.Гармун кычкыра да кычкыра,ә көй дигәнең чыкмый да чыкмый.(Ш.Маннур)

4.Күпер дә артта калды, инешнең дә чылтыравы ишетелмәс булды.(Г.Бәширов)

5.Ханым, артына да борылып карамыйча, бүлмәдән чыгып китте; әби яшьле күзләре белән, өзгәләнеп, аны озатып калды.

6.Керегез, ә мин киттем (И.Гази)

7. Әби баш яулыгын салып, чәчләрен куллары белән сыпырырга да өлгермәде -ханым ишектән атылып ук диярлек  чыкты

Карточка белән эш. Теркәгечләрне куеп,табышмакның җавабын әйт.

  1. Суда юынып алды, ... өсте коры калды. (каз)
  2. Канаты һәм аягы бар,... үзе йөзә белми. (тавык)
  3. Тимерче һәм балтачы түгел,... авылда беренче эшче. (ат)
  4.  Сакаллы килеш туа,...берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)
  5. Кулы юк,... балчык ташый,балтасы юк, ... өй ясый. (карлыгач)

              Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.
1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара 
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара 
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б)  тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә
3) Ярый әле уен бетте  һәм без озакламый таралыштык. (Ш. Маннур) 

А),

Б)
4
. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән 
А) санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә;
Б) санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә.
5. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә санау интонациясе ярдәмендә
А) бер үк вакытта булган күренешләр генә санала;
Б) төрле вакытта булган күренешләр генә санала.
6
. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә 
А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә.
Б) берүк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә;

7.Җөмлә төрен билгеләргә  

Берәүнең кулы эшли,

Икенчнең теле эшли.

А) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

Б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Тестны  төгәлләгәч, укучылар бер-берсенең эшләрен алмаштыралар һәм билге куялар.

“5”ле – хатасы булмаган эшкә куела.

“4”ле – ике хаталы эшкә куела.

“3”ле – өчтән артык хаталы эшкә  куела

“2” ле –дүрт хаталы эшкә куела.

(Җаваплар:  1 – Б,  2 - А, 3-А, 4 -А ,5  - А, 6 - А, 7 – Б)

Карточкалар белән эш

I вариант (теркәгечле җөмләләрне  язып ал)

Бәйрәм иртәсе җитте, һәм концерт башланды.

Бераздан җил тынды, ә мин һаман тынычлана алмадым.

Яңгыр яуды, тузан басылды.

Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.

Я салкын җил исә, я яңгыр ява башлый.

I I вариант (теркәгечсез җөмләләрне язып ал)

Мин дә барып җиттем – җыелыш та башланды.

Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде.

Кар сулары китеп бетте, җир кипте.

Наил аңа бик нык кисәтте, ул аны ишетмәде.

Ни җыелыш булмады, ни кино күрсәтмәделәр.

Дәреслек белән эш. 52 нче күнегү.Бирелгән тезмә кушма җөмләдән аның башка төрләрен төзеп языгыз.Тыныш билгеләрен дөрес куюга игътибар итегез.

IV. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Өй эше:Схема буенча  җөмләләр язарга.

1.[ ],[ ]     2.[ ],әмма [ ]     3.[ни],[ни]

4.[ ]-[ ]        5[ ];[ ]

               

                                                                                                                                                                                                                                                                                           

Гади җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?

Кушма җөмлә гади җөмләдән нәрсә белән аерыла?

Нинди җөмләгә тезмә кушма җөмлә дибез?

Тезмә кушма җөмләнең нинди ике төргә бүленә?

   Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә була?Бәйләүче чаралары булып нәрсәләр тора?

     Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә була? Бәйләүче чаралары булып нәрсәләр тора?

1.Я бөтен җәй буена егерме тәңкә генә бирәләр,яисә вакытлы эшләр генә күрсәтәләр.

2.Әти кайтты, ләкин барыбер өйдә бик күңелсез.

3.Әнием уянды, һәм өй эче ямьләнеп , яктырып , нурланып китте.

4.Әни безнең белән сөйләшә, әмма йөрәкне ниндидер шом тырнап тора.

5.Эшкә кадәр әти авыру әни янында була, яки мин кайтып җитәм.

6.Әни сер бирми, ә мин аның эчтән генә сызланганын йөрәгем белән тоеп торам.

Теркәгечләрне куеп,табышмакның җавабын әйт.

  1. Суда юынып алды, ____өсте коры калды.
  2. Канаты һәм аягы бар,_____үзе йөзә белми.
  3. Тимерче һәм балтачы түгел,_____авылда беренче эшче.
  4.  Сакаллы килеш туа,_____берәү дә гаҗәпләнми.
  5. Кулы юк,_____ балчык ташый,балтасы юк, ____ өй ясый.

                         Перфокарта

 1

 2

 3

 4

 5

 6

Җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә

Каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә

   

   

Бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмлә

 

   

I вариант (теркәгечле җөмләләрне  язып ал)

Бәйрәм иртәсе җитте, һәм концерт башланды.

Бераздан җил тынды, ә мин һаман тынычлана алмадым.

Яңгыр яуды, тузан басылды.

Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.

Я салкын җил исә, я яңгыр ява башлый.

I I вариант (теркәгечсез җөмләләрне язып ал)

Мин дә барып җиттем – җыелыш та башланды.

Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде.

Кар сулары китеп бетте, җир кипте.

Наил аңа бик нык кисәтте, ул аны ишетмәде.

Ни җыелыш булмады, ни кино күрсәтмәделәр.

Өй эше:Схема буенча  җөмләләр язарга.

1.[ ],[ ]

2.[ ],әмма [ ]

3.[ни],[ни]

4.[ ]-[ ]

5[ ];[ ]            

                     

                   Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.
1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара
 
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара 
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б)  тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә
3) Ярый әле уен бетте  һәм без озакламый таралыштык. (Ш. Маннур) 

А),

Б) -
4
. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән 
А) санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә;
Б) санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә.
5. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә санау интонациясе ярдәмендә
А) бер үк вакытта булган күренешләр генә санала;
Б) төрле вакытта булган күренешләр генә санала.
6
. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә 
А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә.
Б) берүк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә;

7.Җөмлә төрен билгеләргә  

Берәүнең кулы эшли,

Икенчнең теле эшли.

А) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

Б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...