Ярдәмче фигыльләр
план-конспект урока (6 класс) на тему

Зарипова Алинә Әнис кызы

6нчы сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yardmche_figyllr.docx25.29 КБ

Предварительный просмотр:

6нчы сыйныф татар төркемендә  үткәрелгән ачык дәрес конспекты

Төзеде:Зарипова Алинә Әнис кызы

Тема.   Ярдәмче фигыльләр

Максат.

1) ярдәмче фигыльләр, аларның үзенчәлекләре  турында  мәгълүмат бирү;

2) ярдәмче фигыльләрне таба, таный белү күнекмәләрен, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

3) Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, хезмәттәшлек нигезендә бер-берсенә ихтирам , хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

- Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле көн! Сәлам! Шушы җылы мөгамәләдә дәресне башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү:
  1. Шигырь уку:

 Кәефегез яхшы булсын

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз.

Ярдәм итәр өчен, дуслар,

Бер сүз җитә нибары.

Яхшы кәефтән һәрвакыт

Көлеп торыр Җир шары.

  1. Җитә сүзе өстендә эш.
  • Бу сүз турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Укучылар,  кызыл төс белән бирелгән сүзгә игътибар итик әле. Әлеге сүз кайсы сүз төркеменә карый? (фигыль)
  1. Әлеге фигыльләрнең төркемчәсен билгеләү
  • Фигыльнең билгеләмәсен искә төшерик әле.
  • Мөстәкыйль сүз төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
  • Итәр сүзе мөстәкыйль мәгънә белдерәме?
  • Ә мөстәкыйль мәгънә белдерми торган сүзләр ничек  атала? (ярдәмче)
  1. Яңа материалны аңлату.
  1. Ярдәмче  фигыльләр турында төшенчә бирү.
  • Укучылар, аерым торганда мәгънә белдерми торган фигыльләр бар. Алар ярдәмче  фигыльләр дип аталалар. Безгә бик еш очрый торган, и- тамырыннан ясалган  ит, итә, икән, имеш, иде сүзләре – барысы да ярдәмче фигыльләр була. (Схема)

Ярдәм итәр өчен, дуслар,

Бер сүз җитә нибары.

  • Ярдәм сүзе нинди сүз төркеменә карый? (исем)
  • Исемгә итәр сүзе нинди грамматик мәгънә өсти? (киләчәк заман хикәя фигыль ясый). Итәр сүзе кайсы сүз төркеме янында килгән? Бу ике сүз бергә нинди мәгънә белдерә? Икесе бергә килгәндә аерым бер мәгънә белдергән сүзләр ничек атала? (тезмә сүзләр). Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
  • Дөрес. Ит ярдәмче фигыле ярдәмендә  тезмә фигыльләр  ясала.
  1. Җөмләләр уку.

Олимпия уеннарының ябылу тантанасы да дулкынландыргыч булачак икән.

  • Бу җөмләләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
  • Җөмләдә  нинди ярдәмче фигыль бар? Ул  нинди мәгънә төсмере өсти? (билгесезлек төсмере)
  • Бик яхшы.  Хәзер бергәләп икән  ярдәмче фигыленең җөмләгә тагын нинди  мәгънә төсмерләре өстәвен ачыклап карыйк.
  1.  Дәреслек белән эш.

Дәреслекләрегезнең 111нче битен ачыгыз, 184 нче күнегүне табыгыз.

  1. укучыдан өзекне укыту.
  • Текстта ярдәмче фигыльләр очрадымы?  Нинди мәгънә төсмерләре чагыла? (гаҗәпләнү)

  1. Төркемнәрдә эш.
  • И-  тамырыннан ясалган тагын бер ярдәмче фигыльгә тукталыйк.

Хәзер төркемнәрдә кечкенә генә тикшеренү үткәрербез һәм иде сүзенең  сөйләмдә ни өчен кулланылуын, мәгънә төсмерләрен ачыклап карарбыз. Моның өчен сез игътибарлы булырга, бер – берегез белән фикер алышырга, уртак фикергә килергә тиеш буласыз. Һәр төркем үзенә бирелгән биремне үти, нәтиҗә чыгара.

1 төркем: Җөмләләрне укыгыз. Иде ярдәмче фигыле кайсы сүз төркемнәре янында килгән һәм нинди мәгънә төсмере белдерә?

  1. Бабаемның яраткан спорт төре футбол иде.
  2. Футбол ярышларын стадионда карау кызык иде.
  3. Футболны яратып караучылар өчәү идек.
  4. Стадионда кызыксынып футбол караучылар без идек.

Нәтиҗә: иде ярдәмче фигыле исем, сан, сыйфат, алмашлык белән белдерелгән хәбәр янында килә һәм билгеле үткән заман төсмерен өсти.

  2 төркем: Җөмләләрне укыгыз. Иде ярдәмче фигыле кайсы фигыль төркемчәләре янында килгән һәм нинди мәгънә төсмере белдерә?

         1). Яшь чагында әтием спорт белән шөгыльләнә иде.

         2). Ул волейбол уйнарга ярата иде.

         3). Мин дә әтием белән спорт залына йөргән идем.

         4). Безгә бергәләп уйнау ошый иде.

Нәтиҗә: иде ярдәмче фигыле хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыль янында килә һәм билгеле үткән заман төсмере өсти, үткән заманның катлаулы формаларын  ясый.

   3 төркем: Җөмләләрне укыгыз. Иде ярдәмче фигыле кайсы фигыль төркемчәләре янында килгән һәм нинди мәгънә төсмере белдерә?

         1). Әти бүген стадионга алып барсын иде.

         2). Ул минем хыялымны тормышка ашырыр иде.

         3). Абыем да безнең белән барса иде.

         4). Без бергәләп уен карар идек.

Нәтиҗә: иде ярдәмче фигыле билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, шарт, боерык фигыльләр янында килә һәм  теләк мәгънәсен белдерә.

Һәр команда фикер алыша һәм сорауларга җавап бирә, нәтиҗә ясый.

Тактада нәтиҗәләр  чыга бара.  Укучыларның аңлауларын тикшерү өчен тагын бер җөмлә тикшерү. Казанда җәйге Универсиада уеннары узган иде.

  1. Дәфтәрләрдә эш.

Тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Мин үскәч хоккейчы булырга теләр иде... .

Син дә бик шәп хоккейчы булыр иде... .

Без икебез  дә оста спортчылар булыр иде... .

Ә сез  яхшы волейболчы булыр иде... .

  • Нинди кушымчалар ялгадык? (зат – сан кушымчаларын)
  • Димәк, иде ярдәмче фигыле нәрсә белән төрләнә икән?
  • Укучылар, бу җөмләләрдә нәрсә турында сүз бара?
  • Спорт белән шөгыльләнергә кирәкме, ничек уйлыйсыз? Ни өчен?

(спорт сәламәтлекне ныгыта, кешедә төгәллек тәрбияли...)

  • Казанда нинди спорт ярышлары үтте?
  • Ә Сочида нинди уеннар бара?
  1. Текст өстендә эш.

Төшеп калган ярдәмче фигыльләрне куеп, бирелгән җөмләләрне укыгыз.

7 нче февральдә Сочи шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары  башланган иде (билгеле үткән заман төсмере) .  Спортчылар 15 спорт төре буенча көч  сынашачаклар  икән (билгесезлек төсмере).  Ярышларны карарга теләүчеләр күп икән (билесезлек төсмере), шуңа күрә билетлар сатылып та беткән имеш (билгесезлек төсмере).

        Универсиадада иң күп җиңү яулаучылар – безнең спортчылар иде (билгеле үткән заман төсмере). Барысы 156 алтын медаль булган икән (гаҗәпләнү төсмере) ич! Олимпия уеннарында да сынатмасыннар иде (теләк төсмере). Дуслар, яхшы теләкләребез белән уенчыларыбызга ярдәм итик (тезмә фигыль)!

  1. Йомгаклау.
  1. Өй эше бирү.  
  • Бүген дәрестә ярдәмче фигыльләр белән  таныштык,спорт уеннары турында да сөйләштек. Өйдә ярдәмче фигыльләрне кулланып  Сочида барган  Олимпия уеннары турында ярдәмче фигыльләрнең төрле төсмерләрен кулланып, 5 җөмлә төзеп килегез.

- Мин үз илебездә шундый зур ярышлар узуы белән горурланам. Сез дә горурланасыз дип уйлыйм. Бергәләп үзебезнең спортчыларыбыз өчен җан атыйк. Ә бүгенге дәресебезнең истәлеге итеп, сезгә кечкенә генә бүләкләр калдырмакчы булам.

2. Билге кую.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышсыз фигыльләр.

Дәрес эшкәртмәсе....

Затланышсыз фигыльләр

Презентация к уроку "Затланышсыз фигыльләр"...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Дәресләрдә куллану өчен файдалы һәм кызыклы.Рәхмәт.