Ана - бөек исем
методическая разработка на тему

Шарифуллина Фларида Радиковна

Сценарий праздника День матери

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_-_boek_isem.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Ана – бөек исем”.

Максат. Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү.

Җиһазлар: әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета язмалары, кул эшләреннән күргәзмә, укучылар стенгазеталары.

Кичә барышы:

Кичә башланыр алдыннан бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул чана өстери, чанага ике капчык саланган, аларның берсенә “он”, икенчесенә- “шикәр” дип язылган.

Факиһә. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Беренче число җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Мин дә ир белән яшим дип яшим инде.  Ходаем кара әле, әнә күрше  мәктәпкә әниләр бәйрәменә китте. Минем дә барасым килә. Анда баргач, матур күлмәк кирәк. Теге кахәр суккан ир дә бер матур күлмәк алып бирә алмый. Аларга нәрсә? Аларга  бернәрсә дә кирәкми! “ВАМИН” 3 ай буе акча түләми, түләмәсә, барыбер ачка үлми. Әнә сырларын, майонезларын ашый да, йоклый. Колхозга  эшкә төшеп кайта да, йоклый, сыр, колбаса ашый да, ачка да үлми... Бер матур күлмәк тә алып биргәне юк бит, кахәр сукканың! Әнә хәзер дә йоклый торгандыр әле. (Кычкыра) Хәбибрахман! Хәбибрахман дим!

(Хәбибрахман домашний трико белән чыга)

Хәбибрахман. Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Бүрегеңне салдыралар дип торам!

Факиһә. Хәбибрахман, Хәбибрахманчик, җаным! Менә бүген мәктәптә әниләр бәйрәме... Нәрсә киеп барырга белмим...

Хәбибрахман. Теге юбилейга киеп барганнын ки.

Факиһә.  Анысын кидем бит инде, аны күрше Галимә дә күрде.

Хәбибрахман. Чаллыга,  туйга киеп барганын ки алайса, аны берәү дә күрмәде.

Факиһә. И, анысын да киясе килми, ярар бармыйм алайса. Бүген әнә “Кармелита”ның иң кызыгы була диләр. Өйдә калам, бармыйм.

Хәбибрахман.Факиһә, җаным, бар инде. Үзеңне кешеләргә күрсәтерсең, кешеләрне дә күрерсең! Син кешедән киммени?!   Әнә күрше дә әллә кайчан китте инде.(залга карап) Китсә генә ярар иде, күрше пиво алдым ди, футбол карарга керерсең дип чакырган иде. Бу калса,  җибәрмәс. Йә, барасыңмы?

Факиһә. Ярар, барырмын, малай да, әни обязательно кил, диде. Ни булса да булыр, барам. Әниләр бәйрәме бит, бармыйча булмый.

.

1 а.б   Кем дөнь яга кеше бүләк итә,

           Ә кешегә якты дөньяны?

           Тойгалары кояш кебек кайнар.

           Эретерлек гранит кыяны.

            Кем күңеле тулган айдай серле,

           Язлар сыман назлы, ягымлы,

           Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлекә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                                       

Һәр авылда, районда, республикабызда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез, бәйрәм белән сезне

(балалар шигырь сөйлиләр, җырлары башкарыла)

“Мамонтенок”, “Әниемнең кочагы” башлангыч сыйныфлар башкара.

Алып баручы. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Әни, әнием, әнкәй! “Әнкәй” сүзе үзенчә йомшак, ягымлы ишетелә, бер олы мәгънәне аңлата.

Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне,

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр.

Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.

“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

А.б. Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, чәчәкле-чирәмле ишегалды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше! Кешедә булган бөтен гүзәллек әнидән килә. Әнисез шагыйрь дә, батыр да юк.

“Туган өй тәрәзәләре” җыры яңгырый (башкара Габдуллина Алсу, 8нче сыйныф укучысы).

А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

 Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

 Шәрык кызлары биюе.

А.б. Статистикага күз салыйк әле: уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да,  үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус  тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә?

 Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул. Ә әниләрнең бәхете нидә соң?

А.б.

Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә -

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы? –

Һәркемнең әнисе бар.

Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә -

Һәр җимешнең аның төше бар.

Кеше бәләкәй буламы? –

Кешенең әнисе бар.

Баласына сүз тидермәс өчен

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар!..

“Мәрхәмәтле бул балама”, - диеп,

Дога укып торыр кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене –

Кешенең әнисе бар.

 “Милая мама” ( 7 нче сыйныф егетләре башкаруында).

А.б.

Әнкәемнең ак күлмәген киеп

Бөтереләм көзге каршында.

Нинди хатирәләр саклыйсың син?

Сер булмаса сөйлә барсын да.

Бала итәкле алсу күлмәгеңне

Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

Талчыбыктай нәзек билләреңә

Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

Күлмәкләрнең киям затлыларын

Я кыскасын, яки озынын.

Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән

Урам әйләнергә кызыгам.

“Әниемнең туган көне” җыры (5-6 сыйныф укучылары).

 а.б. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар,

шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?

Татар халык биюе.

А.б. Әнкәй, мине нинди көйләр

Көйләп тирбәттең икән?

Күңелемне моңланырга

Ничек өйрәттең икән?

Син иң озын җырларыңны

Миңа җырлагансыңдыр,

Көйләреңне төннәр буе

Миңа юллагансыңдыр.

 “Мама первое слово” җыр (1-4 сыйныф укучылары).

 

А.б.Чәчәләремнән сыйпа әле, әнкәй,

Тойыйм кулларыңның җылысын.

Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

Мәхәббәтнең иң-иң олысын.

Күңел кошым көн – төн сайраса да,

Син һәрвакыт әзер тыңларга.

Җанымдагы телсез сагышларым,

Ярый син бар, сүзсез аңларга.

 Рәнҗетмикче әнкәйләрне.

Хат язганчы, кайтып килик.

Күчтәнәчләр юллаганчы,

Бер күрешеп, хәлен белик.

А.б. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең  өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер! Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

А.б.

Чиксез уйларымны кушып,

Җеп эрлим җырлый-җырлый.

Кулымда әни орчыгы

Әйләнә зырлый-зырлый.

Төн йокылары күрмәгән

Әнием яшь чагында.

Кул җылыларын тоям күк

Шул җитез орчыгында.

Әнкәйнең яшь чагын ,

Чибәр чагын беләм мин.

Шуңа күрә Әнкәйнең мин

Картаюын теләмим!

Әнкәй, чибәр килеш тор син,

Яшь килеш кал, түз, яме!

Елмая ул, белә шул ул –

Көзләрнең дә үз яме .

Әниләрне яшь чакларына әйләнеп кайтарга чакырабыз. Яшьлек турында җыр башкарыла.

“Яшь йөрәк” җыры (кызлар башкаруында)

 Современный биюе

А.б.

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле  күзләр - әниемнеке.

Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар - әниемнеке.

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

 

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл бакчабыз булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

Сабыйларның шат авазы

Җиргә ямь биреп торсын.

Рәхмәт сиңа, әнием,

Рәхмәт сиңа барсына да

Р.Абдуллинның, Т.Миңнуллин сүзләренә язылган җыры яңгырый. "Бишек жыры".
Прожектор, сәхнә үзәгендә бишек янында сабыен тирбэтеп йоклатучы Ана образын яктырта. Жыр дәвам итә, ул акрынаеп ераклаша, пәрдә ябыла. Ераклаша барган көй астында алып баручыларнын сүзе:

А.б. Татар хатыннары. Безнең җан сөйгәннәр, аналар...
Татар хатыннары түзем булганнар - мең газап чигеп,
Җан атып, бала тудырганда ыңгырашмаганнар, чөнки
батырларны тудырганнар.
Татар хатыннары тугры булганнар -
ерак сәфәрләрдән, яулардан якыннарын көткәндә
пакьлек саклаганнар, чөнки батырларны көткәннәр.
Татар хатыннары сабыр булганнар -
якыннарын соңгы юлга озатканда күз яшъләрен
күрсәтмәгәннәр, чөнки батырларны озатканнар.
Татар хатыннары. Безнең, җан сөйгәннәр, аналар...
Аналарны хөрмәтләп җирдә шигырьләр языла,
аналарны хөрмәтләп җирдә сурәтләр ясала,
аналарны хөрмәтләп җирдә hәйкәлләр куела,
Ә аналар тапкан балаларның җаннары кыела.
Җирдә hаман әле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлиләр, аналарны сөяләр,
аналарнын алдында башларны ияләр,
ә аналар йокысыз төндә бишек җырлары җырлыйлар,
сугышларда җаннары кыелган уллары өчен елыйлар.

Ана бәйрәме шигыреннән өзек күрсәтелә.(Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыре)

А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем да, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн,
йокысыз төн
Бала очен.
Утка, суга укталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әувәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшъ тә
Бала өчен.
Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам – түзәм ,көям – күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Күңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.
“Мин әнкәем сиңа сокланам”җыр

А. б. Ана мәхәббәте!
Кышы да бар, жәе, көзе, язы да бар,
Күкрәгендә мәңге бетмәс назы да бар,
Кирәк икән кайнар башны суытырга
Котыплардан чыккан салкыннары да бар.
Хатын-кызлар бәйрәмендә Жир турында
Уйлануым тугел бер дә юкка гына.
Әниләр дә Жир әнкәбез шикелле үк
Үстерә бит безне жылы кочагында.
Шуңа да без тырышабыз әниләрнен.
Акмасын дип кабат канлы хәсрәт яше,
Күңелләрдә сүнмәс өмет - Кояшыбыз;
Саклап калыр Жирне Ана мәхәббәте...


А.б. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар.
Нишлисең бит, ананын бөеклеге дә әнә шунда - ул илебез-нен, hәр почмагында, намус белән хезмәт итә алырлык, белемле,
тырыш сәләтле, илhамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра.
...Ә аннан сон?!
Аннан сон, кош теледәй генэ бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.
Хат ташучы килми микән, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,
Иртә - кичен сүнми уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,
Бик соң гына китә йокыга.
Ана көтә,
Ана өмет итә...
Менә шулай, үсеп буйга житкән, инде үзләре әти hәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.

(Хатнын, текстын алып баручы яисә хат язучы үзедә укырга мөмкин.Сценка куела)

1 бала.
"Кил син безгә, әни, бөтенләйгә
Бер кайгысыз, рәхәт торырсын,
Өебезнен. күрке булырсын".
2 бала.
"Син безгә кил, әни!
Без дөньяның, ожмахында гомер итәбез.
Киләм дисән, шушы сәгатьтә ук
Алыр өчен кайтып житәбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, әни әгәр,
Килер ризалыгын белдерсән.
Түп-түгәрәк бәхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсән".
4 бала.
"Кайчан күрешербез, бик сагындык..."
5 бала.
"Көн туды исә сине көтәбез".
6 бала.
"Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?"


"Кичер мине,әнкәй"җыры.

А. б.: Алты бала шундый хат язды
Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.
Шушы сүзләр булды ананын
Алты хатка язган җавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (көй яңгырый)
(
Ана балаларына язган хатын укый)

"Бара алмыйм сезгә, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып күрегез,
Кайта алмас жирдә түгелсез.
Ана күңеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хәлләрне,
Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,
Көтеп тормам сезнен хәбәрне.
Китә алмыйм бүген, .
Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йөрер сыман.
Чит нигездә сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белән бәйләп торган
Җепләр өзелер сыман.
Яудан кайтмый калган зур улым да
Кайтып житәр сыман.
Туган нигез хәтерләтә миңа,
Сезнен бергә чакны,
Туган нигез сезнен hәp адымын
истәлеген саклый.
Нигез ташлап китү авыр миңа,
Кем белми соң аны, кайсыгыз?!
Сез үзегез җыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездән артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".

"Әнкәмнең догалары",
(көй яңгырый) ак бию


А.б. Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәусәр сеңгән синен күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдын исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Ана булу-изгелекнен таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәжә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрен булса – кичерә...,
Тугрылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

Газиз Әнкәй!
Йомшактыр кулларың,
Татлыдыр сүзләрен,,
Җылыдыркарашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безләргә зур бәйрәм
Тибеше жаныңнын!
И, Ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер
Әнкәйгә бир саулык!
Әнкәйгә бир Гомер!

Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!

 Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен.
Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

(Дәртле бию көе яңгырый.Ковбой биюе. Залда hәм сәхнәдә биючсләр финалы. Акрын гына пәрдә ябыла, шул вакытта барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.

«Бәхеттә-шатлыкта» җыры башкарыла. ____________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Исем фигыль

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

Презентация "Исем"

Татар теле дәресенә "Исем" темасы буенча презентация....

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....