"Ел укытучысы - 2016"
материал на тему

Исрафилова Алфия Рафаеловна

"Ел укытучысы - 2016"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon informatsionnaya_karta.doc77.5 КБ
Microsoft Office document icon min-ukytuchy_-_esse.doc59.5 КБ
Файл prezentatsiya.ppsx2.82 МБ
Microsoft Office document icon eshchnlek_otchety.doc88.5 КБ

Предварительный просмотр:

Представление Заявителя

(бланк организации)

Оргкомитет конкурса

«Учитель года - 2016»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

 «Чалманаратская основная общеобразовательная школа»

Актанышского муниципального района Республики Татарстан

(полное наименование выдвигающей организации - Заявителя)

выдвигает                     Исрафилову Алфию Рафаеловну,

(фамилия, имя, отчество участника Конкурса)

учителя татарского языка и литературы МБОУ «Чалманаратская ООШ»

(занимаемая должность и место работы участника Конкурса)

на участие в районном этапе Республиканского конкурса «Учитель года - 2016».

Руководитель организации ____________________________        Подпись

(фамилия, имя, отчество) 

МП


Заявление

Я, Исрафилова Алфия Рафаеловна        

      (фамилия, имя, отчество)

даю согласие на участие в муниципальном туре  республиканского конкурса «Учитель года Республики Татарстан - 2015» и внесение сведений, указанных в информационной карте участника финала конкурса, представленной МБОУ «Чалманаратская ООШ»

в базу данных об участниках финала конкурса и использование, за исключением разделов 7-9 («Контакты», «Документы», «Личные банковские реквизиты»), в некоммерческих целях для размещения в Интернете, буклетах и периодических изданиях с возможностью редакторской обработки.

«    »   января  2016 г.

(подпись)


Информационная карта участника муниципального тура  республиканского конкурса «Учитель года Республики Татарстан - 2016»

(фамилия, имя, отчество)

1. Общие сведения

Наименование муниципального района

Актанышский

Населенный пункт

с. Чалманарат

Дата рождения (день, месяц, год)

13 августа 1963

Место рождения

д.Азякуль

Адрес личного сайта, блога и т.д., где можно познакомиться с участником и публикуемыми им материалами

Адрес школьного сайта в Интернете

2. Работа

Место работы (наименование образовательной организации в соответствии с уставом)

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Чалманаратская основная

общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Занимаемая должность

учитель

Преподаваемые предметы

татарский язык и литература

Классное руководство в настоящее время, в каком классе

V; VI

Общий трудовой и педагогической стаж (полных лет на момент заполнения анкеты)

34/34

Квалификационная категория

высшая

Почетные звания и награды (наименования и даты получения)

-

Послужной список (места и сроки работы за последние 10 лет)2

МБОУ «Чалманаратская ООШ»

Преподавательская деятельность по совместительству (место работы и занимаемая должность)

-

3. Образование

Название и год окончания учреждения профессионального образования

Казанский государственный университет имени В.И. Ульянова – Ленина, 1988

Специальность, квалификация по диплому

Филолог. Преподаватель татарского языка и литературы.      

Дополнительное профессиональное образование за последние три года (наименования образовательных программ,

--

Знание иностранных языков (укажите уровень владения)

русский, владею свободно

Ученая степень

-

Название диссертационной работы (работ)

-

Основные публикации (в т. ч. брошюры, книги)

  Публикации:

- Статья по теме «Т.Миңнуллин драмаларының тәрбияви әһәмияте» в брошюре научно-исследовательской работы «Г.Афзал укулары», 2012г.

- Статья по теме “Татар әдәбияты дәресләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү” в журнале “Фән һәм мәктәп”, №9, 2013г.

- Статья по теме “Татар әдәбияты дәресләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү” опубликована в журнале “Фән һәм мәктәп”, №9, 2013г.,

  Брошюры:

  • “Балаларның сәләтен үстерү”,  2013г.,
  • “Белем һәм тәрбия”,  2013г.,
  • “Иҗат җимешләребез”,  2014 г.

 изданы в издательстве «Стрежень» татарского отделения союза российских писателей г. Н.Челны.

- “Язучылар турында беләсезме?”, 2014г.,  -“Җиңү җыры”, 2015г.,

- “Сыйныф җитәчесе – тәрбияче ул”, 2015г., ...................................

4. Общественная деятельность

агитатор

Участие в общественных организациях (наименование, направление деятельности и дата вступления)

-

Участие в деятельности управляющего (школьного) совета

руководитель ШМО

Участие в разработке и реализации муниципальных, региональных, федеральных, международных программ и проектов (с указанием статуса участия)

-

5. Семья

Семейное положение (фамилия, имя, отчество и профессия супруга)

 вдова

Дети (имена и возраст)

-

6.Досуг

Хобби

чтение художественную литературу

Спортивные увлечения

игра в шашки

Сценические таланты

выразительное чтение стихов и текстов

7. Контакты

Рабочий адрес с индексом

423752, РТ, Актанышский район, с. Чалманарат, ул. Школьная, д.7.

Домашний адрес с индексом

423752, РТ, Актанышский район, д. Шабызово, ул. Тукая, д.32.

Рабочий телефон с междугородним кодом

8(8555)2 5-32-33

Домашний с междугородним кодом

8(8555)2 5-33-32

Мобильный с междугородним кодом

Факс с междугородним кодом

-

Рабочая электронная почта

0331000034@edu.tatar.ru

Личная электронная почта

 israfilova.alfiya@mail.ru   



Предварительный просмотр:

       Татарстан Республикасы

Актаныш  муниципаль районының

“Чалманарат төп гомуми белем мәктәбе”

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең югары  категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Исрафилова Әлфия Рафаел кызы

Мин – укытучы

(эссе)

... Чәчәкле сентябрь ае. Кап-кара, озын, калын чәчемне, ап-ак бантиктан очар кош шикелле зур күбәләк куеп,  әниемнең үргәнен, йомшак кулларының җылысын тоеп, ашыга-ашыга, мәктәпкә килүем  күңел түремдә саклана. Аллы-гөлле чәчәкләрдән ясалган букетлар янында тәүге мөгаллимем тагын да матуррак күренә иде. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Мине һәм булачак сыйныфташларымны, эчкерсез елмаеп, ягымлы карашлы, йомшак тавышлы беренче укытучым – Маддә апа Бигашева шатланып каршы алды.

      Ул безне серле “Белем дөньясы”на алып керде. Чын кешеләр булып үсүебезне теләде, намуслы, ярдәмчел, мәрхәмәтле булырга өйрәтеп, белемнең кирәклеген аңларга ярдәм итте.

      Шушы көннән алып мине белем иленә алып керде, кечкенә йөрәгемә сүнмәслек зур дәртләр салды. Укытучы апамны беренче көннән үк бик нык яраттым. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә ул җавап бирде, күңелдә өмет чаткылары уята белде. Аның мине аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә. Минем аның кебек үк укытучы буласым килде. Бу теләк көннән-көн арта барды.

      Укытучы булу – мәктәп елларыннан озата килгән хыялым иде. Ул тормышка ашты. “Укытучы, бары укытучы гына булам!...” Кызык... Әлеге хыял кайчан кереп урнашты соң минем күңелемә? Әйе, әйе... Барысы да хәтердә. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү, беренче дәрес, беренче укытучы... Укытучымның сөйкемле елмаюы, ягымлы сүзләре, балаларга яратып һәм сөеп каравы. Күңелдә: “ Мин дә укытучы булачакмын!”- дигән хыялның бөреләнүе нәкъ шул вакытта булды бугай.

      Әҗәкүл башлангыч мәктәбенә укырга керүемә дә 45 ел узып киткән. Кая ашыга икән ул вакыт?! Куян сигезьеллык, Актаныш урта мәктәбе, Казан дәүләт университетында укыган, хезмәт юлымны башлаган еллар минем күңел түремдә якты истәлекләр булып саклана.

     1981 нче ел. сентябрь ае.

     Зәңгәр томаннар артыннан сизелер-сизелмәс кенә кояш нурлары ал нур булып сузыла. Шушы нәзек нурлар томаннарны, әйтерсең лә эретеп юкка чыгара. Җиһан яктырып, кояш нурларына күмелә. Җылылык, иркенлек, әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәтлек күңелне иркәли.

    Хезмәт юлымны башлаган көнем шундый матур булып исемдә калган, дулкына-дулкынлана эшли башлаган көнемә дә озакламый 35 ел тула икән.

    Мин  бәхетле,  чөнки    35 нче  ел  буе иртән    мәктәп ишеген  ачып керәм дә яраткан эшемә  чумам. Күңелле  ыгы-зыгы, балаларның  шат  тавышлары борчуларымны юкка чыгара.  35 нче ел  мин  һәр көнне  мәктәпкә  сөенеп, ашкынып  киләм.  Һәркөн иртән, укучыларымны, хезмәттәшләремне сагынып, үземнең яраткан эшемә ашыгам. Һәр көнне  күргән  укучыларымны  беренче   тапкыр  күргәндәй шатланып каршы алам.  Минем каршымда  никадәр  саф күңел,  көләч йөзләр!   Дистәләгән  күзләр  миңа яңалык  көтеп төбәләләр. Укучыларымның хәлен белү, башкаларга сөйләмәгән борчуларын миңа сөйләүләрен тыңлау һәм аларга киңәшләремне бирүдә зур җаваплылык   тоям.  

    Укучыларым, хезмәттәшләрем ярдәме белән укытучы булуның кыенлыгын, җаваплылыгын аңладым, һәрвакыт үз белемеңне күтәрү кирәклегенә төшенергә тырыштым, максатыма ирешүдә, заман таләп иткәнчә, яңалыкка омтылып яшим, эзләнәм, эшемдә кулланам.

     Тормыш гел үсеш-үзгәрештә. Бүгенге көн укучысы элекке укучылардан белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән нык аерыла.  Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр,  заман,  җәмгыять укытучының белемле, алдынгы карашлы, инициативалы, мәгълүматлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуны таләп итә. Яңа заман авыл укытучысы буларак, мин дә үз эшчәнлегемдә мәгариф өлкәсендәге яңа метод-технологияләрне теләп кабул иттем. Мәгълүмати технологияләр балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә. Күп кенә укыту мәсьәләләре, традицион чараларга караганда, интерактив хрестоматия, электрон ресурслар ярдәмендә уңышлырак хәл ителә. Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарырга өлгерәбез. Укучыларыма да мондый дәресләр  ошый. Аларның район турында   призлы  урыннар   яулавы  шуны   дәлилли.

     Заман белән бергә укучылар да, ата-аналар да үзгәрә, шуңа күрә укытучыга да эш алымнарын үзгәртергә кирәклеге бәхәссез.

     Укучылар төрле, димәк, төрле язмыш, характер. Ә белем юлы бер. Шушы балаларны мавыктыргыч фәннәр дөньясында адаштырмыйча, күңелләренә нур булып кереп, ныклы адымнар белән алга барырга.

      Елгалар да ярларыннан ташып, кире үз хәленә кайткан кебек, мин дә укучыларымның Матурлык, Дөреслек, Яхшылык һәм Балачак хыялларының тантана итәсенә ышанам. Мин -Укытучы. Аларга өлге! Йөрәк түреннән күпме җылылык, наз бөркелә!..  

      Нинди татлы, шул ук вакытта җаваплы да сихри мизгелләр! Үземнең укытучыларым, остазларымның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен күз алдына китерәм, хәтеремдә яңартам.  

      Һәркөн кояш чыга, үзенең нурлары белән җир йөзен иркәләп уята. Яшәргә көч бирә. Сайлаган һөнәремне җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче якты, һәммәбезне тигез җылытучы кояшка тиңләр идем. Кояшлы көннәр һәрвакыт ямьле, җылы, рәхәт, эшкә теләкне арттыра. Мин дә, һәммә укытучылар шикелле, 35 нче елымны укучыларыма изгелек орлыкларын сибәм, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәм.

      Язмышын балаларга багышлаган кешенең үз күңелендә дә һәрвакыт яз сулышы яши, йөрәге һәрвакыт укучыларына тартыла. Яшем олыгаеп барса да, укучыларның ничә яшьтә булуларына карап сөйләшә алам икән, димәк, мин әле укучы бала яшендә дә була алам, чөнки мин – укытучы!

     Хәзер үз укучыларымның балаларына белем һәм тәрбия бирә алуым белән дә бәхетле мин. Аларда әти-әниләренең (элекке укучыларымның) чагылышын тоям, дәрестә ничек җавап биргәннәре күз алдымда, балаларының язма эшләрен тикшергән вакытта аларның “тавышын ишетәм”, әйтерсең алар минем янга басканнар да укып торалар, балаларына дөрес юлны күрсәтергә өйрәнәләр, өйрәтәләр шикелле.

    Авырып яткан көннәремдә укучыларымның, әти-әниләреннән тәмле ризыклар пешертеп, велосипед белән хәлемне белергә хастаханәгә кадәр барулары, тормыш иптәшемне югалтканнан соң, ике көн рәттән миңа ярдәмгә килүләрен онытасым юк! Әти-әниләренә дә, укучыларыма да чиксез рәхмәтле мин. Укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак та укучылар һәм аларның гаиләләре белән уртак тел таба алмасаң, мондый дәрәҗәгә ирешү була алмыйдыр, минемчә.

     Алар хәзер үзләре әти-әниләр, хәлемне беләләр, бәйрәмнәрдә котлыйлар икән, димәк мин, хезмәттәшләрем шикелле үк,  укытучылык вазифамны дөрес башкарам дип саныйм.

     Элекке һәм хәзерге  укучыларымның уңышларына сенеп яшим.

     Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфта укучыларның бер-берсенә мөнәсәбәте, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынын таба.

     Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.   Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен, һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

      Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адым да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан файдаланырга тырышам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен үстерү өчен ярдәм итә.

     Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле  күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килә. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга, төзергә кирәк. Шуңа күрә презентация-дәрес, семинар-дәресләр үткәрергә тырышам. Һәр баланың белем дәрәҗәсен күзаллыйм, кемгә нинди ярдәм кирәк булуын күрәм. Укучылар миңа тартылалар, хөрмәт итеп карыйлар, укыткан фәнем белән кызыксыналар, дәресләргә җаваплы карыйлар. Мин дә аларга рәхмәтлемен. Шулай итеп узара аңлашу барлыкка килә.

Шәхси тормышымда шулай ук кешеләргә үрнәк булырга тырышам. Өлкән яшьтәге әти-әниемне тәрбияләп, әниемне соңгы юлга озаттым, әтиемне каравымны дәвам итәм. Әгәр алай булмасам, укучыларга әти-әниләрен киләчәктә тәрбияләү турында сөйли алмас идем.

    Мин – укытучы! Җаным очарга, киләчәккә, яңа үрләргә омтыла. Омтылыш бездә ялкын кабыза. Өмет, мәхәббәт һәм ышаныч ялкыны. Безгә бәхет китерә, таянып белүгә юл ача торган ялкын. Боларның барысы да безнең һөнәр белән тыгыз бәйләнгән. Без шушы ялкынны үзебездә генә түгел, ә безнең кечкенә кешеләребездә – укучыларыбызда да кабызырга тиеш. Бу юлны сайлаганыма мин бик сөенәм.

     34 ел эчендә дистәләрчә китап-ярдәмлек укылган, йөзләрчә дәрес үткәрелгән, меңнәрчә дәфтәр тикшерелгән... Шулар белән минем һөнәри осталыгым, белемем, тәҗрибәм арткан. Әмма камиллекнең чиге юк. Заман минем алга яңадан-яңа сораулар куя, гүя тагын бер кат сынап карарга тели. Бөтен дөнья глобальләшүгә таба йөз тотканда, туган телең, милләтеңне белми яшәү җайлырак булганда, балаларда ана теленә мәхәббәт, халык язмышы, киләчәге өчен битарафсызлыкны ничек уятырга? Интернет, компьютер белән “җенләнгән” укучымны Кол Гали, Утыз Имәни, Мәрҗәниләр мирасы белән танышуга ничек җәлеп итәргә? Сораулар тынгы бирми, эзләргә, укырга, үзеңне укучы “кабыгына” куеп карарга, аныңча да уйларга, тоярга мәҗбүр итә.

      Туган телемнең, әдәбиятының хәзинәгә тиң байлыклары белән таныштырганда, тренинг шәкелендәге дәресләрне яки аның аерым элементларын куллануны методик табышларымның берседер, мөгаен.     Дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән дәрестә балаларның үз фикерен җиткерергә, исбатларга, бәхәсләшергә омтылуларын, “дөрес булмаса” дип белгәнен дә әйтми утырган укучының кул күтәреп сөйләвен, шул чыгышыннан үзе үк канәгать булуын, иптәшләренең аңа соклану тулы күзләрен күрү – минем кечкенә генә булса да җиңүем, замана сорауларына җавап табуда бер адымым. Укучыларыма шундый ләззәтле мизгелләрне күбрәк бүләк итәр өчен, дәресләремдә шундый мөмкинлек бирә торган алымнарны күбрәк кулланырга тырышам.

    “Әгәр сез дөрес хезмәт сайлагансыз, аңа күңелегезне салсагыз, бәхет сезне үзе эзлп табар” дигән фәлсәфәче Аристотель сүзләреннән соң, бөек мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең бик акыллы сүзләре искә төшә : “Балаларны үзегезнекеннән башка бер заманда яшәү өчен укытыгыз”. Никадәр дөреслек, алдан күрүчәнлек ята бу фикердә. Асылына төшсәң, бу укытучыларга эш юнәлешен билгеләү дә. Бары тик үзе әз булса да заманнан алдарак барган укытучы гына баланы киләчәк кешесе итеп тәрбияли һәм белем бирә ала бит.  

      Татар теле һәм әдәбиятын укытуда киң таралыш ала башлаган компьютер технологияләрен файдалану да укучыларым күзендә мине бераз үстереп җибәрә кебек тоела миңа. Монда инде без бала белән хезмәттәш. Яңа әйберне үзләштерергә теләвем укучыга үрнәк булып торса, шуны өйрәнү өчен нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итүем, аның миңа булыша алырлык белеме булуын тануым бала йөзендә горурлык булып чагыла. Шуңа күрә дәресләргә, класстан тыш эшләргә, әти-әниләр белән үткән бәйрәмнәргә презентацияләр әзерлим, социаль челтәрләрнең мөмкинлекләрен дә файдаланабыз. Мондый эшләр мине укучыларым белән тагы да якынайта, мөнәсәбәтләргә җылылык өсти кебек тоела миңа.

      Тормышны яхшылыкка үзгәртүче, дөньяга матурлык өстәүче, кечкенә сабыйлардан зур шәхес үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул – Укытучы.

     Һәр кеше бу дөньяда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме: бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.  

      Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарылмаганнарының күп булуын да искәртә сыман.

     Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле!  Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без  -  шул аклыкка  тирән  юллар  сызучылар.   Күккә  карыйм.  Ап-аяз  күктә  йолдызлар  җемелдәшә. 

    Алар  гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та  җибәрделәр.  Чын  күңелдән  сөенәм  мин  алар  өчен.  Шулар  белән  горурланып,  үземә  бетмәс  көч алып яшим.

     Шулай кирәк, чөнки мин – укытучы. Әгәр яшьрәк чагым булса, яратып сайлаган һөнәремне башка һөнәргә алмаштырмас идем. Укытучы булу – минем тормышым, яшәвемнең мәгънәсе, сулышым, бәхетем, татлы мизгелләрем.  

     Эссемне үземнең иҗат җимешем белән тәмамлыйм.

    Балаларны яратам

Мин бүген өлкән укытучы

Ярты сүздән аңлыйм аларны.

Йөрәк тавышларын тыңлыйм

Бик  яратам мин балаларны.

Күз карашларыннан тоямын  

Һәммәсенең борчу, шатлыгын.

Йөрәгем аша үткәрәм,

Әйтәсе сүзләрен аларның.

Ашкынып барамын мәктәпкә,

Күрергә дип тизрәк аларны.

Алар белән янып яшим,

Бик  яратам мин балаларны.



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызы ПОРТФОЛИОСЫ

Слайд 2

Туган елым, көнем , аем 13 нче август, 1963 нче ел Белемем югары Тәмамлаган югары уку йортым Казан Дәүләт университеты, 1988 нче ел Белгечлегем филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажым 34 ел Квалификацион категориям югары Аттестация үтү елым 2013 нче ел Методик темам “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү”.

Слайд 3

Мин хезмәтемне 1981 нче елда Теләкәй урта мәктәбендә пионервожатая буларак башладым. 1987 нче елдан Чалманарат мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Педагогик эшчәнлегемне бүгенге көндә дә шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итәм. Мәктәптә эшләү дәверемдә һәр эшемнең нәтиҗәле булуы өчен тырышам. Ата-аналар белән даими элемтәдә торып, җыелышларда төрле темаларга чыгышлар ясыйм, педагогик-психологик темаларга укулар оештырам. Үткәргән һәр дәресемдә балаларның актив булуына, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүгә игътибар итәм. Укучыларның телебезне яратуына, чын күңелдән фәнгә бирелеп, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләүгә омтылып эшлим. Дәресләрдә үзләштерелә торган теманы тормыш белән бәйләп, укучылар уйланырлык, кызыксынырлык итеп оештырырга тырышам. Үз хезмәтемдә һәр баланы кабатланмас олы шәхес итеп күреп, аерым якын килеп, эшләренә тиешле бәя биреп, укучыларның күңелен төшермичә, түбән билгеләр куймыйча эш алып барам. Компьютер технологиясен уңышлы файдаланырга тырышам. Дәресләрдән тыш чараларны да зур әзерлек белән үткәрергә омтылам. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырам һәм үткәргән чараларда шуларны балалар белән уйнап та күрсәтәбез. Дәресләрдә җирле компонентларга, милли традицияләргә яңа технологияләргә таянам. Сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәм. Район, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда балалар белән бик теләп катнашам һәм призлы урыннар яулавыбыз белән горурланабыз. Балаларны шигырь , хикәяләр иҗат итү һәм мәкаләләр язу серләренә төшендерәм Киләчәктә новатор - укытучыларның эшләрен тирәнтен өйрәнеп, яңа технологияләр кулланып, балаларны яратып эшемне дәвам итәргә уйлыйм.

Слайд 4

Фәннәр буенча өлгереш, сыйфат. Уку елы Фән татар теле татар әдәбияты 2012-2013 100% 76,1 % 100% 89,5 % 2013-2014 100% 86,7 % 100% 90,1 % 2014-2015 100% 72,2 % 100% 94,4 %

Слайд 5

Чыгарылыш имтиханы нәтиҗәләре Уку елы Фән татар теле 2012-2013 100% 100% 2013-2014 100% 74,4 % 2014-2015 100% 100%

Слайд 6

Олимпиадаларда җиңүчеләр Булатов Шәфкәт Шамил улы Татар әдәбияты 2015-2016

Слайд 7

Укучыларның конкурсларда, конферен цияләрдә катнашуы

Слайд 8

- Победитель республиканской научно-исследовательской конференции «Мой язык – язык поэтов» по теме “Образ матери в творчестве Р.Миннуллина”, Шавалиева Айзиля Газинуровна, 2013 г. - Победитель Всероссийской игры –соревнования “Зирәк тиен”, Гараева Гузель Дильфасовна, 2013 г. - Победитель Всероссийской игры –соревнования “Зирәк тиен”, Сарвароова Лилия Инсановна, 2013 г. - Победитель районного тура республиканского конкурса творческих работ по теме “Мой отец – защитник Отечества”, Гайсин Руслан Рамзисович, 2013 г. - Призёр районного тура республиканского конкурса творческих работ по теме “Мой отец – защитник Отечества” , Хусниярова Зульфия Айдаровна. 2013 г. - Победитель районного фестиваля творческих работ имени Гамиля Авзала по теме “Табигать – туган йортыбыз, Гайсин Руслан Рамзисович, 2013 г.

Слайд 9

- Победитель республиканского конкурса чтецов «Туган телем – серле тел», Шарипянова Язиля Миннениязовна, 2014 г. - Победитель республиканского конкурса чтецов «Туган телем – серле тел» Исаева Эльза Ильдаровна, 2014 г. - Победитель V Всероссийской научно-практической конференции учащихся, студентов и аспирантов «Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы», Фаррахова Люзия Римовна, 2014 г. - Победитель I межрегионального чтения Фоата Садриева, Сарварова Лилия Инсановна, 2014 г. - Победитель I республиканской конференции учителей и учащихся, посвящённой Туфану Миңнуллину “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә” ,Сарварова Лилия Инсановна, 2014 г. - Победитель Всероссийского конкурса-фестиваля «Я – Современный ученик!», Базаров Рустам Мансурович, 2014 г.

Слайд 10

- Победители Всероссийского конкурса-фестиваля «Я – Современный ученик!», Базаров Рустам Мансурович, Ханнанов Ленар Лимарович, Фаррахова Люзия Римовна, 2014 г. - Победитель районного конкурса творческих работ имени Гамиля Авзала по теме «Драматургия», Сарварова Лилия Инсановна, 2014 г. - Призёр районного конкурса творческих работ “Мы против коррупции”, Имамов Сирин Вильданович, 2014 г. - Победитель общероссийского проекта конкурсов методических разработок уроков и внеклассных мероприятий «Сегодня праздник — мамин день» (авторское стихотворение) “Буду вспомнить вновь и вновь”, Гайсина Лейсан Салаватовна, 2015 г. - Призёр общероссийского проекта конкурсов методических разработок уроков и внеклассных мероприятий «Сегодня праздник — мамин день» (сочинение) “Мамин образ”), Исаева Эльза Илдаровна, 2015 г. - Призёр общероссийского проекта конкурсов методических разработок уроков и внеклассных мероприятий «Сегодня праздник — мамин день» (презентация) “Мамин образ”), Сарварова Лилия Инсановна, 2015 г.

Слайд 11

- Призёр общероссийского проекта конкурсов методических разработок уроков и внеклассных мероприятий «Сегодня праздник — мамин день» (рассказ) “Мамин образ” , Шарипянова Язиля Миннениязовна, 2015 г. - Призёр I конференций, учителей и учащихся, посвящённая Туфану Миңнуллину “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә”, Сарварова Лилия Инсановна, 2015 г. - Победитель республиканского конкурса “Туган телем – шагыйрьләр теле”, Сарварова Лилия Инсановна, 2015 г. -Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган “Җиңү юллары буйлап” исемле район бәйге-викторинада Җиңүчеләр, 2015, 8 укучы. - “Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасында” секциясендә Гайсина Ләйсән Салават кызы, Җиңүче, 2015. - “Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Әкиятләрдән олы тормышка” секциясендә Исаева Эльза Илдар кызы, Лауреат , 2015. - Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале Бөек Җиңүгә багышланган нәсер язу конкурсы, . “Бабам күзләре” әсәре, Гайсина Ләйсән Салават кызы, Җиңүче , 2015. - Победитель Всероссийской игры –соревнования “Зирәк тиен”, Исаева Эльза Ильдаровна, 2015 г. - Победитель Всероссийской игры –соревнования “Зирәк тиен”, Гайсина Лейсан Салаватовна, 2015 г. - В муниципальном конкурсе - викторине посвящённый 70 летию Победы “По следам Победы”. Под моим руководством команда учащихся заняла I место, 2015. - В муниципальном конкурсе школьных стенгазет «Яңа офык» (наша газета “Хыял”) под моим руководством заняла I место , 2015.

Слайд 12

Конференцияләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинарларда ясаган докладлар, эшкәртмәләр. -“Укучыларны татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләү”, районның татар теле һәм укытучылары семинарында, 2014. - “Т.Миңнуллин драма әсәрләренең тәрбияви әһәмияте”, “Г.Афзал укулары” I республика фәнни-тикшеренү конференциясе, 2012. - “Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү”, район сыйныф җитәкчеләре семинары, 2013.

Слайд 13

Һөнәри һәм иҗади педагогик конкурсларда катнашу Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге IX Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә композитор Р. Яхин иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чаралар һәм дәрес эшкәртмәләре бәйгесе, Җиңүче, 2014. - Первый Всероссийский конкурс “Иң яхшы татар теле дәресе”, 2012 г Общероссийский конкурс “Лучший современный урок(занятие) 2012-2013 учебного года”, 2013. Призёр общероссийском проекте конкурсов методических разработок уроков и внеклассных мероприятий «Сегодня праздник — мамин день» (разработока внеклассного мероприятия) “Мама – волшебное слово”, 2014.

Слайд 14

Публикации: - Статья по теме «Т.Миңнуллин драмаларының тәрбияви әһәмияте» в брошюре научно-исследовательской работы «Г.Афзал укулары», 2012г. - Статья по теме “Татар әдәбияты дәресләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү” в журнале “Фән һәм мәктәп”, №9, 2013г. - Статья по теме “Татар әдәбияты дәресләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү” опубликована в журнале “Фән һәм мәктәп”, №9, 2013г., Брошюры: “Балаларның сәләтен үстерү”, 2013г., “Белем һәм тәрбия”, 2013г., “Иҗат җимешләребез”, 2014 г. изданы в издательстве «Стрежень» татарского отделения союза российских писателей г. Н.Челны. - “Язучылар турында беләсезме?”, 2014г., -“Җиңү җыры”, 2015г., - “Сыйныф җитәчесе – тәрбияче ул”, 2015.

Слайд 15

Ачык дәресләр, чаралар,

Слайд 16

Экскурсияләр

Слайд 17

Балаларны яратам Мин бүген өлкән укытучы Ярты сүздән аңлыйм аларны. Йөрәк тавышларын тыңлыйм Бик яратам мин балаларны. Күз карашларыннан тоямын Һәммәсенең борчу, шатлыгын. Йөрәгем аша үткәрәм, Әйтәсе сүзләрен аларның. Ашкынып барамын мәктәпкә, Күрергә дип тизрәк аларны. Алар белән янып яшим, Бик яратам мин балаларны. Ә.Р.Исрафилова.



Предварительный просмотр:

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызының

педагогик эшчәнлегенә иҗади отчеты

     Мин, Исрафилова Әлфия, педагогик эшчәнлегемне 1981 нче елда Теләкәй урта мәктәбендә пионервожатая буларак башладым. 1986 нчы елда Чалманарат урта мәктәбенә тәрбияче итеп билгеләндем. 1987 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итәм.
   
Балалар белән эшләү елларында шуңа инандым: баланың тырышып белем алуына ирешү өчен, анда кызыксыну уятырга кирәк. Минем төп максатларымның берсе – дәресләрдә заманча педагогик  технологияләр кулланып,  укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү.

     Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала. 
   Дәрес – ул зиһен, хыял, фикерләү чыганагы. Тып – тын, укучыларны йоклата торган дәресләрне яратмыйм. Шуңа күрә дәресләрне җанлы, укучыларны мавыктыра торган итеп оештырырга тырышам.

      Укучыларның иҗади яки фикер йөртү сәләтен үстерүдә изложение язган вакытта сочинение элементларыннан да файдаланалар, текстка үз фикерләрен дә өстәп язалар. Шулай ук төрле төрдәге иншалар язуны да бик отышлы дип уйлыйм. Картина буенча инша барлык сыйныфта да яздырыла һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була. Картина буенча инша яздырыр алдыннан әзерлек эше үткәрү мөһим. Иң беренче шарт: картина эчтәлеге укучыга аңлаешлы, таныш булсын. Укучыга үзенә таныш күренешләрне тасвирлау җиңелрәк, һәм автор әйтергә теләгән фикер дә бала күңеленә тизрәк үтеп керәчәк.

     Гомумән, язма эшләр башкарганда, укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

      Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасында бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе, укытучыларны иҗади эзләнүгә этәрде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнне камил белү генә җитми, әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү дә зарури. Кәгазьдә язып, аны укытучыларга таратып, соңыннан тикшерү укытучыда бик күп вакыт сорый.                  Замана техникасында тестлар төзү һәм чишү укытучының эшен күпкә җиңеләйтә ала. Бу очракта, әлбәттә, компьютер белән эшли белү күнекмәсе кирәк. Инде компьютер технологиясен файдаланып, белемнәрне тикшерүгә киңрәк тукталып китик. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнү, белемнәрне системага салу, ныгыту өчен компьютер кулланырга мөмкин. Соңгы дәрес контроль дәрес итеп алына һәм компьютер программасы кулланып уздырыла.
     
Һәр уңышлы уздырылган дәресемнән ләззәт табып, яңа дәрес үрнәкләре эзлим. Эзлим һәм табам. Шул яңалыкларны, туплаган тәҗрибәмне һәрчак һәм һәркем белән теләп уртаклашам. Шул максатымны тормышка ашырып мин хезмәттәшләрем алдында даими чыгышлар ясыйм, ачык дәресләр һәм чаралар үткәрәм.

      Шуңа күрә компьютер технологиясен уңышлы файдаланырга тырышам..                        

      Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. “Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә компьютердан файдаланырга мөмкинме?” – дигән сорау да безне кызыксындыра башлый. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли белергә тиеш. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә.  

     Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта компьютердан түбәндәге максатларда файдаланам:

-интернет челтәрендә информация эзләү;

-дәресләрдә һәм төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен реферат,

-презентация ясау, доклад һәм башка материаллар эзләү;

-викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;

-тестлар чишү;

   Мәсәлән, 1бирем: (“Фигыль” темасын үткәндә) Һәр фигыль формасына икешәр мисал языгыз дигән бирем таблицада бирелә.

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Сыйфат фигыль

Хәл фигыль

Исем фигыль

Шарт фигыль

Инфинитив

1

2

        2 нче бирем. Үзегез язган фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Берлектә   Күплектә

Хикәя фигыль

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Боерык

фигыль

Шарт

фигыль

Шарт

фигыль

I зат

II зат

III зат

      Тестлар биремнәре үтәлә һәм укучы шунда ук үзенең дөрес эшләвен яки эшләмәвен тикшерә. Компьютер билгеләр дә куя.

     Барлык сыйныфлардагы балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Берүк сыйныфта белемне үзләштерү буенча төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән нишләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү.

       Төп игътибарны уртача укучыларга һәм өлгермәүчеләргә юнәлтәм. Сәләтлеләргә катлаулырак күнегүләр тәкъдим итәм. Дифференцияле эш алымнарының максаты – көче һәм белеменә, сәләтенә карата биремнәр эшләтеп һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү һәм бер үк вакытта аеруча сәләтлеләрнең үсешенә дә мөмкинлек тудыру.

Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Шулау ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим.

      Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.

      Тел дәресләрендә, билгеле булганча, мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күз алдында тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әйтик, карточкалар белән эшләү алымын карыйк.

      I дәрәҗәдәге карточкалар – * көчле укучылар өчен

     II дәрәҗәдәге –  *(уртача)

     III дәрәҗәдәге – * ( йомшак)

9. Кушма җөмлә.

Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.

Тезмә кушма җөмлә___________________тезмә кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:_________________________________________________

Схемалары:________________теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:__________________теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:_________________________________________________

Иярченле кушма җөмлә_____________иярченле кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:_________________________________________________

Төзелеше буеча төрләре_______________аналитик иярчен җөмлә д.а. Бәйләүче чаралары, схемасы _____________________________

Мәсәлән:_______________________________синтетик иярчен җөмлә д.а. Бәйләүче чаралары, схемасы _____________________________

Мәсәлән:_________________________________________________

      Әлеге төр карточкаларны билгеле бер теманы узгач үткәрү кулай. Шулай ук һәр дәрестән соң, лексиканы кабатлау, ныгыту карточкалары белән эшләү бик отышлы.
     Дәресләрдән тыш чараларны да зур әзерлек белән үткәрергә омтылам. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырам һәм үткәргән чараларда шуларны балалар белән уйнап та күрсәтәбез. Дәресләрдә җирле компонентларга, милли традицияләргә яңа технологияләргә таянам.
    Сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәм. Район, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда балалар белән бик теләп катнашам һәм призлы урыннар яулавыбыз белән горурланабыз. Балаларны шигырь , хикәяләр иҗат итү һәм мәкаләләр язу серләренә төшендерәм.
     Һәр бала – шәхес, ягъни иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми.  

    Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны әдәбият дөньясына ничек алып керергә, иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр.

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычларының берсе – укучының тел һәм әдәбият буенча иҗади активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру.

     Укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерүдә карточкаларның да әһәмиятенә тукталмыйча булмый. Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.
Укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә өйрәнергә тиеш. Әсәрдәге геройга үзенең мөнәсәбәтен чагылдырсын. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештыргандаиукучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.

      Иҗади активлыкны үстерүдә дәрестән тыш чаралар да (КВН, викторина, бәйге, брейн-ринг) ярдәм итә. Әлеге чараларга әзерләнгәндә, укучылар, иҗади фикер йөртеп, төрле биремнәр башкара, яңа фикерләр тәкъдим итә. Чаралар барышында алар төрле ситуацияләрдә уйланырга, акылны эшкә җигәргә өйрәнәләр, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алалар.

       Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

     Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

      Мәсәлән, мин "Хәл фигыльнең ΙΙΙ төр формасы"темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

         1 нче бирем.  Хәл фигыльнең моделен төзергә (төркемләп һәм тактада эшләү).

        2 нче бирем. Модельгә таянып, хәл фигыльнең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

        3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген  дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

        Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш.     Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

    Мәктәптә эшләү дәверемдә һәр эшемнең нәтиҗәле булуы өчен тырышам. Ата-аналар белән даими элемтәдә торып, җыелышларда төрле темаларга чыгышлар ясыйм, педагогик-психологик темаларга укулар оештырам.
    Үткәргән һәр дәресемдә балаларның актив булуына, иҗади сәләтен,  логик фикерләвен үстерүгә игътибар итәм. Укучыларның телебезне яратуына, чын күңелдән фәнгә бирелеп, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләүгә омтылып эшлим. Дәресләрдә үзләштерелә торган теманы тормыш белән бәйләп, укучылар уйланырлык, кызыксынырлык итеп оештырырга тырышам. Үз хезмәтемдә һәр баланы кабатланмас олы шәхес итеп күреп, аерым якын килеп, эшләренә тиешле бәя биреп, укучыларның күңелен төшермичә, түбән билгеләр куймыйча эш алып барам.

     Киләчәктә новатор - укытучыларның эшләрен тирәнтен өйрәнеп, яңа технологияләр кулланып, балаларны яратып эшемне дәвам итәргә уйлыйм.

 





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

авыл укытучысы

авыл укытучысының бүгенге көн эшчәнлеге, аны борчыган мәсьләләр хакында уйланулар....

Химия - биология укытучысы Хәйбуллина Ф. Ф. шәхси иҗади планы

Химия - биология укытучысы Хәйбуллина Ф. Ф. шәхси иҗади планы....

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлфина Венерв Рәфкать кызының 2016-2021 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту, укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү аша югары нәтибәлелеккә ирешү...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызының 2016- 2021 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә эш планы

Үзбелемне күтәрү планы түбәндәге эшләрне күзаллап төзелде:Иҗадилыкны       һәм       логик       фикерләүне үстерүче      педагогик технолог...