Эссе. Мин – Укытучы!
статья на тему

Материал был представлен на районном этапе городского конкурса профессионального мастерства "Лучший учитель года - 2015"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._mingalieva_l.e.docx19.68 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – Укытучы!

Эссе

"Мәктәпнең вазыйфасы - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек, яхшылык орлыкларын чәчү - ул тәрбияләп үстерү булачактыр".  

                                                                    Р.Фәхретдин

Җир һаман әйләнә дә әйләнә... Вакыт елгасы, безнең үткән гомерне кыскартырга теләгәңдәй, ага да ага... Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә, үземнең туган мәктәбемә ашыгам. Чөнки анда мине бик тә шаян, шук, хәрәкәтчән, самими, саф күңелле, һәрнәрсәдән кызык таба белә торган кадерлеләрем – яраткан укучыларым көтә, шуның өчен дә күңелемә газиз булган эшемә ашкынам...

Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаганга кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Укытучы - бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Мөгаллим булу өчен һөнәри белем генә җитми, балаларны ярату, эшеңә күңел җылысын салу кирәк! Укытучы - балаларга киләчәк һөнәрләргә юллама бирүче, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбия бирүче, гүзәллеккә өйрәтүче, могҗиза кылучы зат ул.

Әйе, мин - укытучы... Тарихы өч йөз елдан да артык булган  династиябезнең бүгенге дәвамчысы. Бу гуманлык профессиясенең бөтен мәгънәсен мәктәпкә килеп, укыта һәм тәрбия бирә башлагач кына татыдым... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә! Юк, гади генә сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан чын Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче зәмһәрир суыкларыннан, көзге зәһәр ачы җилләреннән саклаучы, күңелләрен җылытучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Клара Булатова

Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, шул ук вакытта каршылыклар алдында югалып калмый торган, үз фикерен үткәрергә сәләтле,  тирән белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм нечкә күңелле кешеләр генә лаектыр. Укытучы икейөзле була алмый. Аның моңа хакы юк. Әгәр дә мин берәүләрне яратып, икенчеләрен читкә каксам, үземне укытучы дип саный алмас идем. “Чит кеше балаларын яратып буламы?” – диярләр кайберәүләр. Беренче карашка, бәлки, булмыйдыр да кебек, ә менә үзеңнең укучыларыңны һәрвакыт күрәсе килү, аларның күңелләрен күтәрү, тынычландыру, йөрәкләренә җылылык, матурлык саласы килү – боларны ярату дими, ни дисең?! Әти-әниләренә караганда, минем янымда озаграк вакытын үткәргән бала ни өчен чит булсын, ди? Ярату - кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Үзе әхлаксыз укытучы, балада әхлак сыйфатлары, шәфкатьлелек, миһербанлык һич тә тәрбияли алмас.  Риясыз сабый күңеле, яратуны сизүгә, үзен бәхетле хис итә башлый. Баланы ярату - аның күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!

Татар баласы – башка милләт бабалары кебек үк, олы милләтнең бер энҗе бөртеге. Шуңа күрә минем алдымда бу бөртекләрне саф килеш милләт чылбырында саклап калу, ишәйтү һәм дөнья күләмендә ул бөртекләрнең һәрвакыт нур чәчеп торуын булдыру бурычы тора.  Ә бу бурычларны тормышка ашыру балада милли үзаң тәрбияләүдән башка була алмый.

Ана теле аша йөрәкләрен

Планетага гашыйк итәмен.

Кошчыкларым канат ныгытканны

Һәр сентябрь саен көтәмен.

                         (Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина)

“Укытучы - оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”, - дип язган иде танылган язучы С.Л. Соловейчик та. Укучыларымның уңышы – минем уңыш, аларның шатлыгы – минем шатлыгым, хезмәтем нәтиҗәсе. Балаларның туган телебездә иркенләп аралаша алуы, халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләре, әдәбиятын белүләре, мәдәнияте белән кызыксынулары, шул ук вакытта әхлакый тәрбияле булулары - минем Укытучы буларак миссиям. Әйе, укучыларымның күңелләрен күреп, аларны шатландырып, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, иҗади сәләтләрен үстереп, шәхес буларак камилләштерү юлында эшләргә дә әле эшләргә....

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Калган эзләрбелән.

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләрбелән!    

                                           (Саҗидә  Сөләйманова)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе....

Эссе "Мин укытучы"

Эссе " Мин укытучы"...

Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"...

эссе мин укытучы

эссе мин укытучы...

Эссе "Мин - укытучы"

  ЭссеМин – укытучы...

Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"...