Мастер-класс
материал по теме

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы
Счетчик посещений Counter.CO.KZ - бесплатный счетчик на любой вкус!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mminem_metodik_tabyshlarym.doc47.5 КБ
Файл 19_vystupleniemaster_-_klass.pptx2.69 МБ

Предварительный просмотр:

                                     Минем методик табышларым.                                                               
                                                                                                                       

                 

                                                                        Әгәр укытучы үзенең балаларга һәм                 эшенә булган яратуын берләштерә икән,ул чын укытучы.

                                                                                                        Л.Толстой

       Менә инде уналтынчы ел  мин Кайбыч муниципаль районының Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты  укытам. Күп тә түгел, аз да түгел кебек...

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең  ышанычлы  кулларына тотынып,  мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...

        Эх, язмыш! Әле кайчан гына,
  Кайчан гына бала идек без.
Киләчәккә юрап ак бәхет,
           Әйлән-бәйлән уйнап йөрдек без...

      Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Укытучы һөнәрен сайлап,югары уку йортына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” , “Мәктәбемнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илүзә апаны яратам”дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.

     Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

      Олы хөрмәткә лаек укытучы һөнәре мине балачактан  ук үзенә җәлеп итте. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән  вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп  елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.

   Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат- хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән.                                        

    Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм.    Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

    Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга  биек үрләргә менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм, бары юнәлеш кенә бирәм. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юлларын сайлау  инде синнән тора.
  Минемчә, татар теле һәм әдәбият укытучысының иң төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана.  Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Өстәвенә аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә. 5-6 нчы сыйныфларда әлеге проблемага игътибар бирүем нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Тел дәресләрен күбрәк  проблемалы, иҗади эзләнү–тикшеренү рәвешендә үткәрү дә эзсез калмый: укучыларымның кыю фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә. Бервакытта да укучыларыма әзер кагыйдә бирмим, шулай ук кагыйдә ятлату да мәсьәләне хәл итү юлы дип уйламыйм. Аларны ничек тә уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәм. Материалны ятлап түгел, аңлап, практик яктан сынап карап кына истә калдыра алуларына күптән инандым инде. Шунлыктан татар теле дәресеме ул, әдәбиятмы укучыларымның әйткән сүзләренә дәлилләр таптырам. Бу исә, укучының алган белемнәрен системага салырга, аларны практик рәвештә кулланырга ярдәм итә. Аралашу, бәхәсләшү, бер-беренә билге кую кебек эш алымнары аша үсешкә ирешәбез.

Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бүгенге баланы компьютер каршыннан аерып ничек китап укытырга?  Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара. Ә сәнгать, музыка, классик әдәбият? Алар бүгенге чор вундеркиндлары өчен, ничектер, икенче пландагы әйберләр булып калалар. Бүген мине иң борчыган мәсьәлә әнә шул. Заманча технологияләр кулланабыз, ләкин аларның бала күңеленә, үсешенә  нинди тәэсир ясавы хакында эш узгач, нәтиҗәләрне күргәч кенә беләбез.

 Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен, сингапур методларын куллану бик кирәк. Бу – бердән, баланың кызыксынуын үстерүче бер ысул булса, икенчедән, материалны истә калдыру, дәресне икенче төрле итеп уздыруның бер чарасы. Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтиҗә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак.   Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр ,аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары баллар ала алмаган укучыларым район күләмендәге татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышлар казандылар,призлы урыннар яуладылар.

        Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә төрле алымнар кулланырга туры килә.

 Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.

     Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар.

   Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

   Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мастер – класс “Нәрсә ул матурлык?”

Слайд 4

Яз

Слайд 5

Табигать матурлыгы

Слайд 7

М әйданга ул аена бер чыгар иде, Йөзеннән пәрдәсен ачып куяр иде, Олуг ъ -кече, бай һәм юксыл карар иде,- Соңра бер ай ашамыйча түзәр имди.

Слайд 9

Бар иде шаһ кызы Гөлдерсен атлы, Тел әйләнмәс: гаҗәп сылу сыйфатлы. Табылмас гөл бу Гөлдерсеннән артык...

Слайд 10

С әйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

Слайд 11

Кешенең тышкы матурлыгы

Слайд 13

“Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти.”

Слайд 14

Кешенең эчке матурлыгы

Слайд 15

Матурлык

Слайд 16

Матурлык 1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә; 2) Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәле п итә торган тышкы кыя- фәт,чибәрлек; 3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат , кешенең эчке матурлыгы.

Слайд 17

Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә. Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай.

Слайд 18

Матурлык кешелеклелек батырлык Файдалы булу мәхәббәт гаделлек зирәклек А К Ы л Э Ш Ч Ә н С А быр Т ырыш

Слайд 19

Матурлыкны таный белергә өйрәник!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...