Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

Габидуллина Ландыш Умитовна

Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова.Татар әдәбияты 5 нче сыйныф дәреслеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5 кл.татар әдәбияты431 КБ
Microsoft Office document icon 5_kl.tatar_dbiyaty.doc431 КБ

Предварительный просмотр:

“Филология” ММБ утырышында тикшерелгән

_____________________  И.Н.Тимофеева

    беркетмә № __ “____” ___________20___ел

Уку эшләре буенча директор урынбасары белән килешенгән

____________________ Р.И.Хуҗин

        “____”  __________________  20___ ел

    Мәктәп директоры тарафыннан расланган

_____________________  Г.Т.Сабирҗанова

боерык № __ “____” ___________20___ел

2015-2016 нчы  уку елына

МБББУ “Петровка завод урта гомумбелем бирү мәктәбе” нең

5 нче классында татар әдәбияты дәресләрен укытуның

эш программасы

                                                                                                                                                                     Педагогик совет утырышында                                      

                                                                                                                                                                     тикшерелгән                    

                                                                                                                                                                     беркетмә №_____        

                                                                                                                                                                      “____” ___________20_____ел

       Төзеде: Габидуллина Л.Ө.- татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                          Аңлатма язуы

    5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

   1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

   2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

   3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

   4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

   5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

   6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

   7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

   8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

   9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

   10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

   11. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту  программасы (татар балалары өчен: 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2010”.

        Татарстан  Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән ( Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова. Татар әдәбияты 5 нче сыйныф (рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы; Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015) укыту-методик комплексы кулланыла. Календарь-тематик фән нигезләре буенча мәҗбүри  нәтиҗәлелеккә ирешүне  күздә тотып төзелде. Календарь – тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле һәм әдәбияты курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Программа материалы  70 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.    

      Бәйрәм көннәренә туры килгән дәресләр югалган очракта, алар:

  1. кабатлау дәресләре хисабына;
  2. бер темага бирелгән сәгатьләр санын берләштереп;

3)   дәрестә өйрәнергә тиешле материал укучыларның мөстәкыйль үзләштерүе тәртибендә  үткәрелә.

                                  Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

  4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.

  6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.

  7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

- сүз басымын дөрес куя белү;

- логик басымны дөрес куя белү;

- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.

   Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.

  Уку фәненең уку планында тоткан урыны

  Мәктәптә әдәбият предметы – кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

 Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

- сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

- классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;

- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

- геройларга характеристика бирү;

- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

- өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

   Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

  Метапредмет нәтиҗәләр

“Әдәбият” курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ.)

  Танып белү УУГ(ТБУУГ):

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;

- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.

  Коммуникатив УУГ (КУУГ):

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;

- текст буенча сораулар куя белү

- бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү.

  Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- уку проблемасын чишү өчен план төзү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

  Предмет нәтиҗәләре

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

- әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу.

       Уку елы башына укучыларның белем һәм күнекмәләренә, эшчәнлек төрләренә кыскача характеристика.

Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә беләләр.

Әдәбият теориясеннән: уңай һәм тискәре герой төшенчәләрен аера; татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата беләләр.

Әдәбият дәресләрендә сорауларга тулы җавап, аңлатма бирәләр.Уку тизлеге нормаларына сыешалар. ДТУ һәм матур әдәбият белән кызыксыналар.

    Уку елы дәвамында укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

    -әкиятләр,аларның төрләрен,геройларның төп сыйфатларын аера белү;

    -автобиографик әсәрне таный белү;

    -уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

    -өйрәнелгән язучылар, аларның әсәрләрен аера белү;

    -укылган әсәрнең эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү;

    -укылган әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, тормыштан мисаллар китереп чагыштыру;

    -ятлаган текстларны, шигырьләрне тиешле интонация белән сөйләү.

                                                                                     Уку предметының эчтәлеге

т/с

                                   Темага караган төп төшенчәләр

Сәгать саны

                                                                                 Халык авыз иҗаты (6 сәгать)

1

Куркынычсызлык кагыйдәләре.Татар халык авыз иҗаты.Әкиятләр.

1

2

"Зирәк карт"  әкияте.

1

3

"Җил арба"  әкияте.

1

4

Дәрес-проект.Әкияттә кунакта.

1

5

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

6

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр һәм шарадалар.Халык авыз иҗаты һәм язма әдәбият.

1

                                                                            Каюм Насыйри (2 сәгать)

1

Каюм Насыйриның тормыш юлы,иҗаты. Казанда Каюм Насыйри музее.

1

2

Каюм Насыйриның ”Патша һәм карт”,”Угрының таягы озын”,”Бай һәм хезмәтче”, ”Ата һәм ул” хикәятләре.

Әдәбият – сүз сәнгате.

1

                                                                                                            Габдулла Тукай  (4 сәгать)

1

Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты. Г.Тукай исеме белән бәйле истәлекле урыннар.

1

2

Г.Тукайның "Эшкә өндәү", "Сабыйга" "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырьләре.

1

3

Г.Тукайның "Су анасы" әкият-поэмасы. Шигырь. Ритм. Рифма.Строфа.

1

4

БСҮ  Тукай – халык хәтерендә.

1

                                                                                       Мәҗит Гафури ( 5 сәгать)

1

М. Гафуриның тормышы,иҗаты.Уклы – Кая.” Гөлләр бакчасында”шигыре.

1

2

БСҮ  Чәчәкләр - тормыш яме.

1

3

М. Гафури. иҗаты."Кыр казы" хикәясе.Хикәя турында төшенчә.

1

4

М..Гафуриның “Кыр казы” хикәясенә анализ.

1

5

Сочинение. Кошлар - безнең дусларыбыз.

1

                                                                                     Галимҗан  Ибраһимов (4 сәгать)

1

Галимҗан  Ибраһимов турында белешмә. “Яз башы" хикәясе.

1

2

Г. Ибраһимов. "Яз башы" хикәясе.

1

3

Г. Ибраһимов. "Яз башы" хикәясе.

1

4

Сочинение. Туган ягым табигате.

1

                                                                                      Фатих Кәрим  (4 сәгать)

1

Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты.

1

2

Ф.Кәримнең “Кыр казы”шигыре.

1

3

Ф. Кәримнең "Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әкияте.

1

4

Дәрес-проект. Әсәр буенча инсценировка әзерләү.

1

                                                                                                            Абдулла Алиш  (6 сәгать)

1

Абдулла Алиш. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

2

А.Алишның "Сертотмас Үрдәк" әкияте.А.Алиш – талантлы әкиятче.

1

3

БСҮ. “Минем яраткан йорт хайваным” темасына әңгәмә

1

4

А. Алишның "Чуар тавык" хикәясе.

1

5

А. Алишның "Чуар тавык" хикәясенә анализ.

1

6

ДТУ  А.Алиш әкиятләре

1

                                                                                                              Гаяз Исхакый   (3 сәгать)

1

Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты.

1

2

Г. Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясе.

1

3

Г. Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясе.

1

                                                                                      Дәрҗия Аппакова ( 3 сәгать)

1

Дәрҗия Аппакова иҗаты. "Йолдызкай" хикәясе.

1

2

Д. Аппакова  "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясе.

1

3

Әдәбият теориясе.Тема. Проблема. Идея.

1

                                                                                    Фатих Хөсни ( 2 сәгать)

1

Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты.

1

2

Ф.Хөснинең “Чыбыркы”хикәясе.Әдәбият теориясе (эчтәлек һәм форма)

1

                                                                                  Нәби Дәүли  (4 сәгать)

1

Нәби Дәүли иҗаты. "Бәхет кайда була?" шигыре.

1

2

БСҮ  Сочинение “Кешене хезмәт бизи”

1

3

Нәби Дәүлинең "Васыять " шигыре.

1

4

БСҮ  Нәрсә ул бәхет?

1

                                                                    Шәүкәт Галиев  ( 4 сәгать)

1

Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы, иҗаты.

1

2

Ш. Галиевнең “Алтын куллар”,“Хәзинә” шигырьләре

1

3

Ш.Галиевнең “Телләр белүче каләм”,“Магнитофон онытмый” шигырьләре

1

4

Әдәбият теориясе.Чагыштыру. Эпитет.

1

                                                                               Туфан Миңнуллин  (6 сәгать)

1

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы,иҗат эшчәнлеге.

1

2

Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” пьесасы ( 1 нче күренеш)

1

3

Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” пьесасы ( 2 нче күренеш)

1

4

Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” пьесасына анализ ясау.

1

5

Әдәбият теориясе.Драма төре. Комедия.

1

6

БСҮ “Үзем турында үзем” темасына  сөйләшү.

1

                                                                                                      Нәкый Исәнбәт  (4 сәгать)

1

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

2

Н.Исәнбәтнең “Туган ил”шигыре.

1

3

Н.Исәнбәтнең “Син сазыңны уйнадың” шигыре.

1

4

Дәрес-проект. Гүзәл табигатьле туган җирем.

1

                                                                                                       Фәнис Яруллин   (6 сәгать)

1

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

1

2

Ф.Яруллинның “Анам теле “ шигыре.

1

3

Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”әкияте.

1

4

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап”әкияте.

1

5

Әдәбият теориясе. Образ.

1

6

ДТУ  Ф. Яруллин. “Серле дөнья”.

1

                                                                                                          Мөдәррис Әгъләмов    (7 сәгать)

1

Мөдәррис Әгъләмов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

1

2

М. Әгъләмовның “Матурлык минем белән...” шигыре.

1

3

М. Әгъләмовның “Яфрак җыры” шигыре.

1

4

Еллык  материалны  гомумиләштереп  кабатлау.

1

5

Административ контроль эш.

1

6

Контроль эшкә анализ. .  Ел буена үтелгән материалга күзәтү ясау.

1

7

Йомгаклау.

1

                                                                                                                                                                                                      Барлыгы

     70 сәгать

                                                                                                         Тематик план

Үтәлү вакыты

Дәреснең темасы

Уку-укыту  эшчәнлегенең төрләре

Өй эше

план

факт

предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

1нче бүлек. Халык иҗаты һәм әдәбият (12 сәгать).Татар халык авыз иҗаты (6 сәгать)

1/1

04.09

Куркынычсызлык кагыйдәләре.

Татар халык авыз иҗаты.

Әкиятләр.

Фольклор жанры турында белешмә алу, әкият төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу.

Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату.

Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу.

5 нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

2/2

07.09

"Зирәк карт"  әкияте.

Әкиятне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү. Әкият геройларына хас шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары.

Әдәби текстны аңлау, анализлау, кирәк өлешләрен генә аерып ала белү; бер мәгълүматны икенче төрлегә үзгәртә белү.

Халык әкиятләренә,

ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Әкиятне рольләргә бүлеп укырга.

3/3

11.09

"Җил арба"  әкияте.

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү. Татар халык әкиятләренә хас үзенчәлек. Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Татар һәм рус әдәбияты әкиятләрен чагыштырып, мөстәкыйль нәтиҗә ясый белү; әңгәмә кора белү; төрле әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны күрсәтә бел

Яхшылык һәм начарлыкның кеше тормышына йогынтысын аңлау; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу.

17 нче биттәге иҗади биремне үтәргә.

4/4

14.09

Дәрес-проект.Әкияттә кунакта.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Әкият һәм фантастика темаларын гомумиләштереп кабатлау, әкият белән фантастиканы аера белү күнекмәләре булдыру.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Үзең уйлап язган   әкиятне китапчык итеп, рәсемнәр белән бизәп ясап бетерергә.

5/5

18.09

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас төп сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Мәкаль һәм әйтемнәр табигатенә хас төп сыйфатларны аера белү күнекмәләрен үстерү.

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатла-рына карата хөрмәт тәрбияләү.

20 биттәге 3 нче биремне эшләргә.

6/6

21.09

Табышмакларның килеп чыгышы. Табышмаклар әйтешү ярышы. Тизәйткечләр әйтү.Халык авыз иҗаты һәм язма әдәбият арасындагы бәйләнеш.

Халык авыз иҗаты

 һәм язма әдәбият арасындагы бәйләнеш-не ачыклау.

Укучыларда халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Бер табышмак,бер  тизәйткеч язарга.

                                                                                                                   Каюм Насыйри ( 2 сәгать)

7/1

25.09

Авторның тормышы, эшчәнлеге,музее турында күзаллау.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Авторның иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

К.Насыйри эшчәнлеге турында презентация әзерләргә.

8/2

28.09

Каюм Насыйриның ”Патша һәм карт”,”Угрының таягы озын”,”Бай һәм хезмәтче”, ”Ата һәм ул”хикәятләре.

Әдәбият – сүз сәнгате.

Хикәятләрдәге уртак сыйфатларны,алардан чыга торган төп нәтиҗәне билгеләү.Матур әдәбият турында төшенчә.

Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда, үз фикереңне үзгәртә белү; үз хезмәтеңне бәяли белү.

Әдәп-әхлак нормаларының кеше тормышындагы ролен аңлау.

35 нче б.сорауларга җавап бирергә, иҗади эшне үтәргә.

                                                                                        Габдулла Тукай ( 4 сәгать)

9/1

02.10

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне киңәйтү.

Укуның төрле формаларыннан файдалана белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыру.

Авторның әдәбиятта тоткан ролен һәм укучыга тәэсирен аңлау; кеше хәленә керә белү.

Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты турында сөйләргә.

10/2

05.10

Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырьләрне сәнгатьле уку, ятлау.

Шигырьләрдәге уртаклыкны таба белү.

Вакытның кадерен аңлау, яхшы гадәтләр-не тормышта кулла-нырга өйрәнү.

"Эшкә өндәү"

шигырен ятларга.

11/3

09.10

Г.Тукайның "Су анасы" әкият-поэмасы. Шигырь. Ритм. Рифма.

Строфа.

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве. Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышу.

Дәреснең темасын, максатын формалаш-тыру, эшчәнлеккә бәя бирү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү;монологик сөйләмне куллана белү; рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар

сурәтләнгән әсәрләр-не анализлый белү .

Кеше әйберсенә тиюнең начар гадәт икәнлегенә төшенү.

Сәнгатьле укырга

(45-47 б.)

12/4

12.10

БСҮ  Тукай – халык хәтерендә.

Г.Тукай исеме белән бәйле истәлекле урыннар. Бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә телдән белемнәрен һәм фикерләрен җиткерә белү күнекмәсенә ия булу

Г.Тукай исеме белән бәйле истәлекле урыннар турында мәгълүмат туплау.

Татар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлау.

Тукайның бала чагы турында сөйләргә.

2 нче бүлек. Табигать һәм без (19 сәгать). Мәҗит Гафури ( 5 сәгать)

13/1

16.10

М. Гафуриның тормышы,

иҗаты.Уклы – Кая. Гөлләр бакчасында”шигыре.

Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. Сәнгатьле уку, фикереңне әйтергә өйрәнү.

Уклы – Кая тавына бәйле риваятьләрне ачыклау.

Шигырьдә хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, табигатькә сакчыл караш.

50-51нче б.сөйләргә,

“Гөлләр бакчасында”

шигырен сәнгатьле укырга (52-53 б.)

14/2

19.10

БСҮ  Чәчәкләр - тормыш яме.

Тормыштагы матурлыкны күрә белү. Чәчәкләр турында әңгәмә кору.

Чәчәкләргә карап,вакытны билгеләү серләре белән уртаклашу.

Матурлыкны тоя, аңа соклана белү хисләре тәрбияләү.

Яраткан чәчәгең-нең рәсемен ясарга,исемен татарча язарга.

15/3

23.10

М. Гафуриның "Кыр казы" хикәясе.Хикәя турында төшенчә.

План нигезендә эчтәлек сөйләү.  Табигатькә сакчыл караш.

Укыганны гомумиләштерә,

нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Хикәяне укып бетерергә, малайга характеристика язарга.

16/4

26.10

 Әсәргә бергәләп анализ ясау,сурәтләү чараларын билгеләү.

Укылган  әсәр буенча фикереңне әйтә белү Төп геройга   харак-теристика бирә белү

Кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү

65б.проект эшен үтәргә,”Кошлар-безнең дусларыбыз”

дигән сочинениегә әзерләнергә.

17/5

30.10

Сочинение. Кошлар - безнең дусларыбыз.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Кошлар турында табышмаклар, мәкальләр уку, фикер алышу.

Кешеләргә, табигатькә кошлар китергән файданы тану.

Нинди уеннар белүең турында сөйләргә.

Галимҗан Ибраһимов ( 4 сәгать)

18/1

09.11

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты, “Яз башы” әсәре белән

танышу.

Табигатьнең матурлыгын күрә һәм саклый белүне аңлау.

Галимҗан  Ибраһимовның биогафиясен сөйләргә.

19/2

13.11

Г. Ибраһимов. "Яз башы" хикәясе.

Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәй-ләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм сакчыл караш тудырырга кирәклеген аңлау.

Хикәяне укып бетерергә

20/3

16.11

Г. Ибраһимов. "Яз башы" хикәясе.

Төп фикерне ачыклау. Образларга характеристика

Хикәядәге пробле-малар  турында мөстәкыйль рәвештә фикер туплау, сөйләү

Образлар аша үз-үзеңә бәя бирә белү.

 “Туган ягым табигате”дигән сочинениегә әзерләнергә.

21/4

20.11

Сочинение. Туган ягым табигате.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.

Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.

79 б. иҗади биремне үтәргә

Фатих Кәрим ( 4 сәгать)

22/1

23.11

Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу.

Туган ил азатлыгы өчен башларын салганнарның батырлыгын аңлау.

80-82 б. сөйләргә.

23/2

27.11

Ф.Кәримнең “Кыр казы”шигыре.

Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау.

Телдән әңгәмә кора белү; татар әдәбия-

 тының күренекле вәкилләрен белү; сәнгатьле укый белү

Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлату.

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

83 б.шигырьне сәнгатьле укырга,

84 б.иҗади биремне үтәргә.

24/3

30.11

Әсәрнең идеясе һәм үзенчәлеге. Әкияттә хайваннар образының бирелеше.

Телдән диалог төзү;  юмор таба белү; фольклор һәм язучы әсәрендәге проблема-ларны ачыклау; укуның төрле формаларын куллана белү.

Тискәре геройлардан гыйбрәт ала белү.

Киңәйтелгән план төзеп, әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

25/4

04.12

Әкият буенча инсценировка әзерләү.

Пьесаның үзенә хас сәнгати үзенчәлекләрен ачу.

Хәйдәргә киңәш бирергә әзерләнергә.

Абдулла Алиш ( 6 сәгать)

26/1

07.12

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә белән танышу, белемнәрне активлаштыру. А.Алиш исеме белән бәйле истәлекләр  турында мәгълүмат туплау.

Язучының үлем куркынычы астында да туган илгә,халкы-

бызга тугрылык саклап калган шәхес икәнлеген аңлый белү.

93-96 б.сөйләргә.

27/2

11.12

Хайваннар турында әкиятләрнең үзенчәлеге. Хайваннарга бәя бирү.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү.

Уңай геройлардан –үрнәк,тискәреләрен-нән гыйбрәт ала белү.

96-100 б.сәнгатьле укырга,

100 б.2 нче биремне үтәргә.

28/3

14.12

Йорт хайваннары турында табышмаклар  һәм мәкальләр уку, фикер алышу, шигырьләр уку.

Үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Йорт хайваннарының кешегә китергән файдасы. Аларны саклау һәм яклау чаралары.

“Минем яраткан хайваным” дигән хикәя язарга.

29/4

18.12

А. Алишның "Чуар тавык" хикәясе.

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

30/5

21.12

Бергәләп  анализ ясау, образларга характеристика бирү.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

Йорт кошларының кешегә китергән файдасы. Аларны саклау һәм яклау чаралары.

113 б.иҗади биремне үтәргә.

31/6

25.12

ДТУ  А.Алиш әкиятләре

Абдулла Алишньң дәреслектә булмаган әкиятләре  белән танышу. Хайваннар турындагы әкиятнең үзенчәлеге.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

А. Алишның "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"

әкиятенең эчтәлеген сөйләргә.

3 нче бүлек. Дөнья матур, дөнья киң ( 8 сәгать). Гаяз Исхакый ( 3 сәгать).

32/1

11.01

Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты.

Исхакый иҗатының үзенчәлекләренә төшендерү.

Бөтен эшчәнлеген,

иҗатын татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган шәхескә карата ихтирам тәрбияләү.

Г.Исхакыйның биографиясен сөйләргә.

33/2

15.01

Г. Исхакыйның

"Кәҗүл читек"

хикәясе.

Хикәянең эчтәлеге,  әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Гаилә традицияләре,

бәйрәмнәренә хөрмәт тәрбияләү.

116-123б. эчтәлеген сөйләргә.

34/3

18.01

Г. Исхакыйның"

Кәҗүл читек"

хикәясе.

Г.Исхакыйның психологик сурәтләү алымнары. Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

Мөселман бәйрәмнәрен белү, гореф-гадәтләрен үтәүгә омтылыш.

128 б.проект эшенең берсен үтәргә.

Дәрҗия Аппакова ( 3 сәгать)

35/1

22.01

Тормыш юлы турьшда белешмә. Йорт хайваннары, аларның кирәклеге  турында мәгълүмат.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык, дөресен генә сөйләү кирәклеге хисләре тәрбияләү.

133 б.нәтиҗә ясау өчен бирелгән биремнәрне үтәргә.

36/2

25.01

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе.

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

134-136 б.эчтәлеген сөйләргә.

37/3

29.01

Әдәбият теориясе.

Тема. Проблема. Идея.

Әдәби әсәрнең эчтәлеген тәшкил итүче төшенчәләрне үзләштерү.

Укучыларда әдәби әсәрләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

138 б.биремне үтәргә.

Фатих Хөсни ( 2 сәгать)

38/1

Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә белән танышу.

Сюжет элементларын өйрәнү.

Укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

139-140 б. сөйләргә.

39/2

Ф.Хөснинең “Чыбыркы”

хикәясе.Әдәбият теориясе (эчтәлек һәм форма)

 Әсәрне уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.

Чыбыркының нинди предмет икәнен аңлап, аңлы рәвештә сөйләшү; текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү; һөнәр сайлау турында иптәшләрең белән фикер алыша белү.

Һөнәрне дөрес сайлау, җаныңа якын һөнәрнең генә күңелгә рәхәтлек бирүе турында аңлау .

Рәшит образына характеристика язарга.

4 нче бүлек. Хезмәт төбе - хөрмәт ( 14 сәгать). Нәби Дәүли ( 4 сәгать)

40/1

Язучы иҗатына күзәтү ясау, шигырен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.“Бәхет кайда була?” шигырен өйрәнү, бәхет турында сөйләшү.

Проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү; бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү.

Хезмәтнең кеше тормышындагы ролен аңлау; хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

149 б.шигырьне ятларга.

41/2

БСҮ  Сочинение

“Кешене хезмәт бизи”

Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә  фикер туплау,  язу.

Хезмәтнең кешегә тәэсире турында, хезмәт кешесенең даны турында сөйләшү, мәкальләр туплау.

Хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам һәм

мәхәббәт  тәрбияләү.

Хезмәт турында

5 мәкаль язарга.

42/3

Нәби Дәүлинең

"Васыять " шигыре.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Укучыларга шигырь аша туган илнең кадерен төшендерү.

Балаларда туган якка ихтирам тәрбияләү.

“Мин бәхетне ничек аңлыйм?” дигән әңгәмәгә әзерләнергә.

43/4

БСҮ  Нәрсә ул бәхет?

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Әңгәмә аша бәхетнең нәрсә икәнен күзаллау.

Балаларда бәхетнең кадерен  белеп  яшәү хисләрен тәрбияләү.

Иң бәхетле көнең турында хикәя язарга.

Шәүкәт Галиев ( 4 сәгать)

44/1

Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы, иҗаты.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә,шигырьләрен уку, юмор поэтикасын аңлау.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Хезмәтнең кирәклеген, тормыштагы ролен аңлау.

Биографиясен сөйләргә.

45/2

Ш. Галиевнең “Алтын

куллар”,“Хәзинә” шигырьләре

Шигырьләрне укып, сорау-лар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү; үз фикереңне кыскача әйтеп бирә белү; белешмә материал-лар белән эшли белү

Хезмәткә, хезмәт кешесенә ,китапка ихтирам тәрбияләү.

“Хәзинә”  шигырен ятларга.

46/3

Ш.Галиевнең “Телләр белүче каләм”,

“Магнитофон онытмый”

шигырьләре

Шигырьләрне укып, сораулар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.

Белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгын күзаллау.

Туган телебезгә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Шигырьләрне сәнгатьле укырга.

47/4

Әдәбият теориясе.

Чагыштыру. Эпитет.

Сурәтләү чараларын үзләштерү,анализ ясаганда урынлы куллану.

156 б.истә калдырырга.

Туфан Миңнуллин ( 6 сәгать)

48/1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә белән танышу, белемнәрне активлаштыру.

49/2

Рольгә кереп,образларны тулысы белән ачып укый белү.

Укучыларда театр сәнгате аша әсәрләр укуга кызыксыну уяту.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

1 нче күренешне рольләргә бүлеп укырга.

50/3

Әсәрнең төп идеясен билгеләү,рольләргә бүлеп уку.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

2 нче күренешне рольләргә бүлеп укырга.

51/4

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Укучыларда начар холык-гадәткә каршы фикер тәрбияләү.

178 б.иҗади биремне үтәргә.

52/5

Әдәбият теориясе.

Драма төре. Комедия.

Драма әсәрләре турында белемнәрне тирәнәйтү.

Жанр үзенчәлекләрен билгеләү.

178-179 б.истә калдырырга.

53/6

Сорауларга нигезләнеп, үзең турында сөйли белү.

Үз-үзеңә бәя бирү.

Үзеңнең уңай һәм тискәре сыйфатларың-ны таный белү хисләре булдыру.

Тормышыңдагы иң кызыклы вакыйга турында сөйләргә.

5 нче бүлек. Туган ил матурлыгы. Нәкый Исәнбәт (4 сәгать)

54/1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә белән танышу, белемнәрне активлаштыру. Н.Исәнбәт исеме белән бәйле истәлекләр  турында мәгълүмат туплау.

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыра белү.

Иҗаты аша туган илнең кадерен төшендерү, иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Биографиясен сөйләргә.

55/2

Н.Исәнбәтнең “Туган ил”

шигыре.

Шигырьне укып, сораулар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.

Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; картиналар буенча үз фикереңне белдерү; монологик һәм диалогик сөйләм үстерә белү.

Туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре булдыру.

181-182 б.

шигырьне ятларга.

56/3

Шигырен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү

Шигырьнең моңлы музыкага тиң булуын аңлау.

Татар музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

183-184 б.

сәнгатьле укырга.

57/4

Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Туган як турында

5 мәкаль язарга.

                                                                                                Фәнис Яруллин ( 6 сәгать)

58/1

Авторның фаҗигале язмышы турында сөйли белү

Укытучы ярдәме белән бурычларны билгели, күрсәтмә-ләрен үти белү.

Автор кичергән хисләрне үз йөрәгең аша үткәрә белү.

Биографиясен сөйләргә.

59/2

Ф.Яруллинның “Анам

теле “ шигыре.

Туган телебезнең бай тарихлы тел булуын күрсәтү

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

“Анам теле” шигырен ятларга

(187 б.)

60/3

Әкиятнең темасын,

идеясен,проблемасын

билгеләү.

Әкиятнең чынбар-

лык белән бәйләнеше.

Яхшылыкның яхшылык булып кайтуын аңлату.

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә

(188-193 б.)

61/4

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап”әкияте.

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру

Кояш һәм Ай образлары аша автор

җиткерергә теләгән

фикер.

Ялганның  кешегә начарлык булып кайтуын дәлилләү.

197 биттәге 2 нче биремне эшләргә.

62/5

Әдәбият теориясе. Образ.

Төп һәм ярдәмче образларны аера белү.

Әдәби әсәр чагылдырган күренешләрнең автор фикерләре белән баетылуы.

Татар әдәбиятының укучы тормышындагы ролен, яшәешне бизәвен аңлау.

197 б. истә калдырырга.

63/6

ДТУ  Ф. Яруллин.

“Йолдыз тапкан кыз”.

Укылган  әсәр буенча фикереңне әйтә белү

Бер-береңә мәрхәмәтле булырга,

дөнья малына кызыкмаска өйрәнү.

Эчтәлеге буенча сораулар төзергә.

Мөдәррис Әгъләмов ( 7 сәгать)

64/1

Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышын һәм иҗатын белү; геройларны тасвирлап сөйли белү; диалогик сөйләм төзи белү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Биографиясен сөйләргә.

65/2

Уку, сорауларга җавап бирү. Шигырь буенча фикер алышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Туган якның матурлыгын тоя, аңлый белү; туган җиребезнең иң кадерле җир икәнен аңлау.

“Матурлык минем белән...” шигырен

ятларга (199 б.)

66/3

Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тор-

мышта куллана белү.

Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфаты булдыру.

200 б.сәнгатьле укырга.

67/4

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Үз игътибарлылыгың-ны, күзәтүчәнлегеңне, күзаллавыңны үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Контроль эшкә әзерләнергә.

68/5

Административ контроль эш.

Биремнәрне төгәл үтәү, нәтиҗә ясау.

Алган белемнәрне биремнәр эшләгәндә куллана белү.

Үзеңдә белемгә омтылыш тәрбияләү.

Еллык  материалны   кабатларга.

69/6

Контроль эшкә анализ. .  Ел буе өйрәнгән материалга күзәтү ясау.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Бер-береңә карата ихтирам, дуслык хисләре булдыру, әдәплелек кагыйдәлә-ренә омтылу.

 Бер әсәр,аның авторы турында сөйләргә.

70/7

Йомгаклау.

Еллык эшкә нәтиҗәләр ясау, фикереңне эзлекле итеп белдерә белү.

Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатына омтылу.

-

                                                                                    Контроль һәм башка язма эшләр

Сәгать саны

Контроль формасы

Чирек

Атна саны

Атнада сәг. саны

Барлык сәг.

Дәрес №

БСҮ

(сочинение)

БСҮ

(телдән)

ДТУ

Шигырь һәм өзек ятлау

Дәрес-

проект

Контроль эш

Хикәя,

характеристика

1

9

2

18

4

+

10

+

12

+

14

+

15

+

17

+

2

7

2

14

21

+

25

+

28

+

+

29

31

+

3

11

2

22

39

+

40

+

41

+

43

+

+

45

+

53

+

4

8

2

16

55

+

57

+

59

+

63

+

65

+

68

+

                                                                     Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

- Мәкальләр , табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлату;

-язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

- автобиографик повесть үзенчәлекләрен;

- шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

- уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

- әдәбиятка бәйле рәвештә опера, балет, сынчы кебек терминнарны аңлату;

- текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә эчтәлекне аңлаулары;

-укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

- укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча сөйли белү;

- балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.

                                                                   Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү

5 нче сыйныфта уку тизлеге: 70-80 сүз.

Уку күнекмәләрен бәяләү:

  1. Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, “5” ле куела.
  1. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, “4”ле куела.
  1. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча  укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3”ле куела.
  1. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, “2”ле куела.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

  Сочинениенең күләме:2 сәгать дәвамында язылса,1бит.

           Сочинениене бәяләү:        

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5”ле куела. (1 орфографик, 2 пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

        2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион (грамматик)  яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса, “4” ле куела.

        3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3 орфографик, 4 пунктуацион  (грамматик) яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, “3” ле куела.

         4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булса, “2” ле куела.

            Укучылар һәм укытучы өчен әдәбият исемлеге:

Укучылар өчен:

     1.Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова.Татар әдәбияты 5 нче сыйныф (рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы). Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2015.

    2.Татар халык иҗаты китаплары.

Укытучы өчен:

    1. Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова.Татар әдәбияты 5 нче сыйныф (рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы). Казан:

   Татарстан китап нәшрияты, 2015.

    2. Н.С.Гыймадиева, Р.В.Галләмова. Уйларыбыз ак кәгазьдә... Сочинениеләр. Казан: “Гыйлем”, 2008. (шәхси)

    3. Р.Рахман. Дәреслектәге темалар һәм биремнәр буенча сочинениеләр 1-11кл. Казан: “Раннур”, 2004 (шәхси)

    4.”Мәгариф”журналлары,”Ачык дәрес”һ.б.газеталар.

    5.Ф.Ф.Исламов.Рус мәктәпләрендә татар балаларына әдәбият укыту.5 нче сыйныф (укытучылар өчен методик кулланма) Казан.

    “Мәгариф” нәшрияты, 1996.(шәхси)

          Күрсәтмә материаллар

   - Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

- Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

- Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

- «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

- Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультемедиа басма.

- Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....