Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем; рецензия на работу
план-конспект на тему

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Бүген була КВН –

  Бигрәк күңелле уен.

  Көл, җырла син, күңел ач,

  Булмасын читтә уең.

Дөньяда иң-иң матур ил –

  Ул минем туган илем.

  Дөньяда иң-иң матур тел –

  Ул минем туган телем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Родной язык – нежный цветок, открыта тебе моя душа.

Кадерле дуслар! Без бүген монда туган тел бәйрәменә җыелдык.

Дорогие друзья, уважаемые гости, сегодня мы с вами собрались на праздник родного языка.

  Бүген була КВН –

  Бигрәк күңелле уен.

  Көл, җырла син, күңел ач,

  Булмасын читтә уең.

                   И туган тел, и матур тел,

                    Әткәм-әнкәмнең теле.

                    Дөньяда күп нәрсә белдем,

                    Син туган тел аркылы.

  Туган оясыннан аерылган кош,

  Канатына мәңге ял тапмый.

  Туган телен яратмаган кеше,

  Башкаларның телен яратмый.

                     Заман миңа: “Югарыга мен”, - дип

                      Ике канат биреп үстерде.

                      Канатымның берсе татар теле,

                      Икенчесе бөек рус теле.

  Дөньяда иң-иң матур ил –

  Ул минем туган илем.

  Дөньяда иң-иң матур тел –

  Ул минем туган телем.

     Бөек әдибебез Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп, “туган тел”, “матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

                        Иң изге хисләремне мин,

                        Туган телдә аңлатам.

                         Шуңа күрә туган телне,

                         Хөрмәтлим мин, яратам.

  Туган җирең Идел буе,

  Һәр телнең бар туган иле.

  Туган җирем кебек назлы,

  Җырдай моңлы татар теле.

(“Әссәламәгаләйкем” җыры башкарыла).

                            Хәзер дуслар көч сынашыйк,

                            Батырлар мәйданга чыксын.

                             Һәр укучы тел байлыгын,

                             Акылын һәм тапкырлыгын,

                             Игътибарын, зирәклеген,

                              Эшкә җигәргә тырышсын.

  Теперь приглашаются команды. Пусть они покажут свои знания и способности.

 Әссәламәгаләйкем. Бәйрәмебез мөбәрак булсын. Сезгә зур уңышлар телибез.

  Хәзер һәр команда үз капитанын сайлый һәм исемнәрен җыеп язалар (конвертлар тапшырыла).

  Ярышка иң гадел кешеләр – жюри членнары: әти-әниләребез, укытучыларыбыз бәя бирәчәк.

  Командалар белән дә,  жюри составы белән дә таныштык. Ә хәзер  сынау сәгате килеп җитте. Ярышның нәрсә икәненсез беләсез инде. Кыю һәм сизгер булыгыз. Белемегезгә таянып эш итегез. Ярышны башлап җибәрәбез.

  Һәр команданың үз чәчәге. Шул чәчәкләрнең таҗларында биремнәр булыр. Сезгә шушы биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Таҗларны чиратлашып “ромашка”  һәм “мәк чәчәге ”командалары алалар.

1 бирем – кием өлгеләренә бизәкләр төшерергә: алъяпкыч, чүәк, түбәтәй, сөлге, камзул, читек, беләзек, калфак.

Алар биремнәргә әзерләнгән вакытта шигырьләр укыла:

        Ике башы тигез, тигез аның,

        Рәхәтләнә күңел караплар.

        Бигрәк матур татар бизәкләре,

        Җаның теләгәнчә ясап кал.

                 Каюлары нинди тигез икән,

                  Ука белән ефәк аралаш.

                  Бигрәк матур Казан сөлгесе,

                  Җем-җем итә аның өлгесе.

2 бирем – “аулак өй”, “сабан туй” бәйрәмнәреннән күренешләр.

 Сабан туе, хезмәт туе,

 Бәхет һәм шатлык туе.

 Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

 Бәйрәм итик көн буе.

3 бирем – адашкан хәрефләрне табу.

            Ничек булса да булган,

            Авазлар юлдан язган.

            Чит сүзләргә кергәннәр,

             Һәм адашып йөргәннәр.

                       Мондый гаҗәп хәлне күргәч,

                        Авазлар “Аһ” иткәннәр.

                        Моңа бүтән юл куймаска,

                        Шул вакыт ант иткәннәр.

4 бирем – 1-әр куплет шигырь язу.

   Биюченең итәге,

   Бии-бии кыскара.

   Биючегә сүз әйтмәгез,

   Бии-бии остара.

     

                            Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

                             Җырлап ачыла күңел.

                             Җырлап ачылмаган күңел,

                              Мәңге ачылачак түгел.

Мәкальләрне сыйфатлар белән тулылындыралар теләктәшлек белдерүчеләр:

1. Акылы кысканың теле...                  (озын).

2. Ялкау атның йөге һәрвакыт...          (авыр).

3. Башланган эшнең беткәне...             (яхшы).

4. Эше җайлының ашы да...                 (тәмле).

5. Юмарт кешенең күңеле...                  (киң).

   Кашыклар һәм башка уен кораллары ярдәмендә бергәләп “Әпипә” җыры башкарыла.

   Жюри нәтиҗәләрне чыгаргач шигырь укыла:

                   И минем җандай кадерле,

                   И җылы, тере телем.

                    Кайгылар теле түгел син,

                    Шатлыклар теле бүген.

      Тик синең ярдәмең белән,

      Тик синең сүзләр белән.

       Уйларын йөрәккәемнең,

       Дөньяга әйтә беләм.

  Һәм Г. Тукай сүзләренә язылган халык көе “Туган  тел” җыры белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....