Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә
материал по теме

Николаева Альбина Магсумовна

Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе17.75 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

Минем методик табышларым

                                                                               Сөенечем – таңнан торып,

                                                                   Эшкә килгән иртәләр...

                                                                      Бәхет – шушы укучылар

                                                                Кеше булып үссәләр.

    Рәхмәтлемен язмышка  – балачак хыялым чынга ашты. Кечкенәдән апаларым кебек укытучы булырга хыялландым. Урта мәктәпне тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә килгәч, киләчәк язмышым хәл ителде дә куйды: мин - укытучы булачакмын. Аннары Казан дәүләт педагогика университетында уку еллары... һәм минем кулымда укытучы дипломы.

    Нәсел агачыбызда 12 укытучы. Арабызда 80 яшен узган өлкәннәр дә, әле генә уку йортын тәмамлаган яшьләр дә бар. Укытучылар чылбырын дәвам итүем белән горурланам да, шул ук вакытта бик зур җаваплылык хисе дә тоям. Минем вазифам  фәкать гыйлем өйрәтү генә түгел, бәлки олуг галимебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, “балаларның күңеллләренә гүзәл гадәтләр, гүзәл холык кебек яхшылык орлыкларын игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерү” дә. Һәр гамәлебез баланың сизгер, саф йөрәге аша үтә. Ә иртәгә ничек яшәвебез һәм эшләвебез бүген нәрсәгә һәм ничек өйрәтүдән тора.

   Әнә шундый җаваплы хезмәттә егерме  ел. Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Максатым – башка милләт балаларын бай мираска ия булган моңлы телебезнең серләренә төшендерү, аларда халкыбызның мәдәниятенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту.

   Укытучы хезмәте эзләнү-табышлардан тора. Эшне нәтиҗәле оештыру өчен, заман белән бергә атларга кирәк.    

   Укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми.  “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип,  җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен әһәмиятле.  

    Кытай халкында шундый мәкаль бар: “ Әйт миңа – онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, мине дә бу эшкә тарт - өйрәнермен”. Эксперименталь эшчәнлек барышында  укыту эшчәнлегемә проектлар методы үтеп керде. Проектлар методын куллану шуны күрсәтә: бергә уку-өйрәнү җиңел һәм кызыклы, шул ук вакытта эффектив. Проект төзү эшчәнлеге укучының үз-үзенә ышанычын арттыра, башкалар белән хезмәттәшлек итү, проблемаларны чишү юлларын эзләү күнекмәләрен үстерә. Укучыда максатчанлык, кызыксынучанлык, башлаган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли, башка телдә аралашу осталыгын арттыра. Иң мөһиме – телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, һәр укучы иҗади эш төрен үз мөмкинлекләреннән чыгып сайлый, эзләнә. Ә бала күңеленә “эзләнү орлыгын салу  һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.”

      Адәм баласы күп  нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши  алмый. Җир йөзендәге иң зур байлыкларның берсе ул аралашу. Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә , мөстәкыйль уйларга өйрәтә. Аралашу аша балалар  телнең лингвистик берәмлекләрен үзләштереп кенә калмый, халкыбызның мәдәнияте hәм милли үзенчәлекләре белән дә таныша. Рус телле аудиториядә  төркемләп, парлап эшләүне бик нәтиҗәле алымнар дип саныйм. Балаларда  сорауга җавап бирү, проблеманы чишү  барышында бер-берсе белән ярышу, үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачыла. Киңәшләшү, фикер уртаклашу теләге туа.   

    Кайвакытта эшләр түбәсенә менеп җитә алмаслык зур таудай булып күренә. Кайсы башыннан тотынырга  белми аптырап каласың. Шул тауны әйләнеп үтәргә сәбәпләр эзли башлыйсың. Әгәр шунда үз – үзеңне җиңеп, эшкә тотынсаң, әкрен - әкрен тау башына менеп җиткәнеңне сизмисең дә.

 

 “Үзең белгәнне башкаларга өйрәт,” дигәннәр бит. Шуңа күрә укытучы һәрдаим эзләнергә, бик күп сорауларга җавап бирә алырга, һәртөрле очракны уңай якка хәл итә белергә тиеш. Безнең алда бик күп өмет тулы күзләр.  Шул өмет тулы күзләрнең ышанычын акларга кирәк. Ә яраткан хезмәтеңнең кешелек дөньясына крәклеген тоеп яшәүгә ни җитә...  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие

Кич утыру формасында оештырылган бәйге....

"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесенең 2 турына җибәрелгән татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе (ФГОС)

Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе...

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие...

"Багалмам" бәйгесенә шигырь һәм хикәя

Эшнең авторы: "Рухың сәламәт булса, җаның тыныч булыр" дип исемләнгән  укытучылар өчен методик кулланма авторы.  Буш вакытларымда әкиятләр, шигырьләр иҗат итәм. Алар гәҗит-журналларда еш бас...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...