"Багалмам" бәйгесенә шигырь һәм хикәя
материал (5, 6, 7 класс) по теме

Хисамова Фирая Мухаметовна

Эшнең авторы: "Рухың сәламәт булса, җаның тыныч булыр" дип исемләнгән  укытучылар өчен методик кулланма авторы.  Буш вакытларымда әкиятләр, шигырьләр иҗат итәм. Алар гәҗит-журналларда еш басыла.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл шигырь һәм хикәя117.75 КБ

Предварительный просмотр:

G:\IMG_463411.jpg

Эшнең авторы:   Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы, Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Рухың сәламәт булса, җаның тыныч булыр" дип исемләнгән  укытучылар өчен методик кулланма авторы.  Буш вакытларымда әкиятләр, шигырьләр иҗат итәм. Алар гәҗит-журналларда еш басыла. Ә менә бусын кичә генә иҗат иттем.  Сезнең  бәйгегә тәкъдим итәм.  

Миңа  47 яшь.  Апас районы Свияжский бистәсендә  21 нче йортта яшим.   Өй телефоным: 88437634409, сот:   89061125917.

БЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘКИЯТ  номинациясенә.

Әллә чын, әллә ялган.   (әкият)

Борын-борын заманда,

Бара идем елга буйлап,

Төрле-төрле уйлар уйлап,

Күзем төште басмага.

Утыра берәү басмада,

Су анасы ахырысы

Башындагы тарагы

Ялт-йолт итеп ялтырый.

Күзем төшкәч таракка,

Карадым да як-якка.

Кереп киттем  бер заман

Якындагы таллыкка.

Утырам качып-посып

Тын да алырга куркып.

Искә төште шул чакны

Тукайның Су анасы.

Ә-ә, менә икән, нәкъ үзе.

Алтын тарак яктысында

Ялт-йолт итәдер күзе.

Күзәтәм, нишләр икән дим,

Тын да алмый  башладым.

Шул вакытта авыл яктан

Этләр өрә башлады.

Су анасы куркуыннан,

Тизрәк суга ташланды.

Этләр китеп баргачтын

Мин дә алдым азрак тын.

Басма эченә кердем,

Су анасы, чык!- дидем.

Шулчак дулкынланып китте,

Көмештәй елга өсте.

Кинәт өскә калкып чыкты,

Бик гүзәл Су анасы.

Ярдәм ит әле, егет!-ди.

Тарагымны таба алмыйм,

Син алгансың ахрысы.

Юк  дим,  сораусыз мин һичкайчан

Кеше әйберен  алмыйм.

Нәрсәдер әгәр  тапсам  да,

Мин анарга кагылмыйм.

Алайса, ди, син соң нишләп

Бирегә килдең, егет?

Мин дим, су коеныйм диеп

Елгага килгән идем.

Шулчак басма өстендә

Мин сине күрдем дидем.

Әнә бит тарагың синең,

Басма читендә ята.

Белмичә дөреслекне,

Кешегә яла якма.

Миңа газиз әнием

Дөрес тәрбия бирде.

"Кеше әйберенә тимә,

Малга кызыкма!" -диде.

Әдәп-әхлак сыйфатларын

Өйрәтте миңа әни.

Тәртипле бул, улы, диеп

Әйтә  иде дәү әни.

Бәлки әле тарагың да

Алтын түгелдер дидем.

Мин булыйм үз юлымда,

Ярый хуш, саубул дидем.

Менә дуслар, кайвакытта

Шундый хәлләр булгалый,

Әллә чын, әллә ялган.

Әллә мин бик хыялый.

Балалар өчен иң яхшы шигырь номинациясенә .

Гата үртәргә ярата.

Сәбәпсез дәрес калдыра,

Өй эшләрен  үтәми.

Начар гадәтләре дә күп,

Кечкенәләрне  үрти.

Син,  ди,  минем кебек итеп,

Сызгыра да белмисең.

Көлгәндә дә әллә ничек,

Сыердай мөгерисең.

Ә син менә чапкан чакта

Туп кебек тәгәрисең.

Агач башына менгәндә,

Шуышып үрмәлисең.

 Ләйләнең ди, сипкеле бар,

Теше төшкән Маратның.

Саматның чалбары ертык,

Көче юк ди,  Азатның.

Кушамат белән эндәшә

Нәни балаларга да.

Мин түгел, ул үзе диеп,

Оста ялганларга да.

Алай түгел, болай ул дип,

Һәркемнән гаеп таба.

Мин түгел, ул гаепле диеп,

Кешегә яла яга.

Сез, дусларым, беркайчан да

Гата кебек булмагыз.

Нәниләрне яратыгыз,

Өлкәннәрне тыңлагыз!

Балалар өчен иң яхшы хикәя номинациясенә.

Шайтан таягы.

 Алсинәгә иртәдән үк  бәхет елмайды. Аның бүген әтисе озакка сузылган  командировкадан кайтты.  Инде Алсинә әтисен төшләрендә күрә башлаган иде.

 Әтисе кайтуны сылтау итеп ул мәктәпкә дә бармаска булды. Бик нык сагынган иде шул әтисен. Әнисе дә моңа каршы килмәде, ярар бер көннән бернәрсә дә булмас диде. Көнозын әтисе кая барса, Алсинә шунда булды.

 Кызым, төштән соң без синең белән дәү абыеңнарга барып, аларның хәлләрен белеп килербез дигәч, Алсинәнең кинәт йөзе үзгәреп китте. Юк, мин аларга бармыйм, мин  башка дәү абыйны яратмыйм, диде ул моңсу гына.

 Әтисе  кызыннан бу җавапны һич тә көтмәгән иде.  Нигә алай кыланасың, кызым, өйдә үзең генә калмассың бит инде. Әниең эштән кайтканчы кайтып та җитәрбез диде ул.  Әтием, мин аларга бармыйм, ул миңа "шайтан таягы"диде. Алмазга  кыен булып китте, алма кебек кызына аның бертуган абыйсы шулай дип әйтсен әле.  Кызым кайчан, ни өчен шулай дип әйтте соң сиңа абыең? Әнием  сиңа сөйләмәскә кушты,- диде Алсинә.  Яле, яле нәрсәне сөйләмәскә кушты инде сиңа әниең? Сөйлә, кызым, юкса мин сиңа планшет алып  бирмәячәкмен. Әгәр сиңа сөйләмәсәм, әнием дә миңа планшет алып бирәм дип вәгъдә итте бит. Миңа ике планшет нәрсәгә соң, -диде кызы. Бу сүзләр Алмазның тынычлыгын алды. Яле, кызым, күзләремә карап, дөреслекне сөйләп бир әле миңа, әтиеңне  бер дә яратмыйсыңмыни соң? Яратам әтием, тик син бүтән беркая да  китмә, алайса дәү абый тагын әнине кочаклый. Бер көнне алар  залда кочаклашып торалар иде.  Мин  күреп алдым да, дәү абыйны этеп җибәрдем. Менә шул вакытта дәү абый миңа, ах син, "шайтан таягы" диде. Ә әнием   "чикерткә" диеп кычкырды.  Мин шул  кичне бик озак елап яттым, ә төшемдә сине күрдем. Әтием, әниемә сөйләмәм дип сүз бир. Әгәр сөйләсәм чәчләрем, тешләрем коелсын диген.  Без кызлар белән бер-беребезгә шулай дип сүз бирәбез, диеп тәтелдәде Алсинә.  Ярар, кызым,  сөйләмәм, сүз бирәм.  Кил әле, күбәләгем, бер яратыйм әле үзеңне дип Алсинәне куенына алды. Син минем  нәфис гөлем,  сөйкемле, акыллы кызым дип мамыктай чәчләреннән сыйпады, йомшак битләреннән үпте.  Кызым,  инде бүгеннән соң  сиңа беркем дә мондый ямьсез сүзне әйтмәс.  Бу минутларда Алсинә  әтисенә сыенып, татлы хыялларга чумды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Һ. Такташ."Мокамай" шигыре

7нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.

7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Шигырь бәйрәме.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насирова Н.Н. иҗатына багышланган бәйрәм...

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...

“Шигырь сөйлик әле!” әдәби-музыкаль кичә.

Внеклассное мероприятие в честь памяти М.Джалиля...