"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие
методическая разработка (10, 11 класс) по теме

Мусина Гөлназ Шәриф кызы

Кич утыру формасында оештырылган бәйге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn.doc83.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татар егете – ил бөркете»

бәйгесенең сценарие.

    Авыл өе. Кызлар, чигү чигеп, Фасил Әхмәтовның Хәлим Җәлалов сүзләренә иҗат иткән «Сөлге чигәм» җырын җырлап утыралар.

 Сөлге чигәм асыл җепләр белән,

                                        Йөрәк хисен салып бу җырга.

                                        Насыйп булса иде бу бүләгем

                                        Мәйданнарда җиңгән батырга.

   Ефәк җепләр белән  сөлге чиктем,

                                        Уртасында чәчәк-гөл генә.

                                         Җиңеп алсаң,егет, бу бүләкне,

                                         Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.

Бvлмәгә бер кыз килеп керә.

1нче кыз.Кызлар, авылга әллә ничә кунак егете килгән,ди, авыл егетләре белән бергә бvген безгә аулак өйгә киләләр ,ди.

«Сөйләшv»дигән шаян бию башкарыла.

2нче кыз.Кызлар , әйдәгез аларны сынап карыйбыз: кайсысы иң көчле, иң уңган, иң белемле ,иң,иң,иң икән.

1нче кыз. Ә ничек сыныйбыз?

2нче кыз.Биетәбез ,җырлатабыз,көч сынаштырабыз.Хәзер дәv әни белән дә сөйләшеп керәм.Ул белем ягын тикшерергә бик оста.Укымышлы бит ул минем  дәv әнием.(Чыгып китә).

Кызлар ,җырлый-җырлый, яулык чигvләрен дәвам итәләр,кайсы көзге янына килеп төзәтенә ,бизәнә;кайсы тәрәзәгә карап ала.Сызгырган тавыш ишетелә.

2нче кыз(йөгереп керә).Кызлар, егетләр килделәр.

Тальян гармунга кушылып, «Баламишкин» көенэ егетләр  җырлый башлый.

Егетләр.Әйттерикме,типтерикме,Баламишкин көенә,

               Сулар кичеп,диңгез vтеп килеп җиттек өенә.

Кызлар.Аргы урамнан килдеңме ,бирге урамнан килдеңме,

               Без сагынганны белдеңме , vзең сагынып килдеңме?

Егетләр.Аргы урамнан килмәдек,бирге урамнан килдек без,

               Сез сагынганны белмәдек ,vзебез сагынып килдек без.

Кызлар.    Егет илнең былбылы,кызлар былбылның гөле,

                Гөл былбылын, былбыл гөлен сагынгандыр, билгеле.

Егетләр.Кызлар кия кызыл яулык,без киябез француз,

               Без исән-сау килеп җиттек, сез ни хәлдә торасыз?

Кызлар.Су буенда куаклар ,асыл кошлар кунаклар,

               Сагынучылар интекмәсен,хуш килдегез,кунаклар!

Кызлар.Сезгә монда ни кирәк?

Егетләр.Кара кашлы кыз кирәк.

Кызлар. Ни эшкә соң ул кирәк?

Егетләр.Ансыз яна яшь йөрәк. Ягез инде ,кызлар,  ишекне ачыгыз!

Кызлар. Бусага ялы тvләргә акчагыз бармы?

Егетләр. Бар.

Кызлар. Ишек бавы бер алтын, безнең кызлар  мең алтын.

Егетләр.Ачыгыз!

Кызлар.Бvләгегез бармы?

Егетләр.Бар.

Кызлар. Әйдәгез ,кызлар,ишекне ачабыз.

Егетләр кер,бvләкләрен бирәләр.

Егетләр.Безләрдән сезгә чуктыйн-чук, кvптин-кvп сәлам.

Кызлар. Сәламегезне алдык ,кесәгә салдык. Әйдәгез,  «Бишле» уенын уйнап алабыз.Һәр егет ,  саналмыш әйтеп, vзенеә парын табарга тиеш. Я, кайсыгыз  кыю. (Бу 1нче  сынау).

Уен башлана. Уен барышында  2нче сынау ( җырлау,  шигырь сөйләv буенча)  vткәрелә.

Егетләр  vз  hөнәрләрен кvрсәтәләр.

2нче кыз.Уйнадык, уф,ардык.Әйдәгез,бераз ял итеп алыйк.Әнә дәv  әни дә кереп килә.

Егетләр,кызлар.Исәнмесез, Миннафа әби.

2нче кыз.Дәv әни, берәр  мөнәҗәт  әйт  әле.

Әби.Әбәv, бигрәк кvп җыелгансыз икән.Мин оялам.

2нче кыз.Әбекәй, әйт инде.

Әби.Әйтсәм әйтим инде.

Әби  мөнәҗәт әйтә hәм хикәя сөйли.

«Эңгер-меңгер вакыт. Юл буйлап ике  кеше атлый  әтисе һәм  аның җиде яшьлек улы. Юл уртасында  таш ята. Малайның әтисе  ташны шәйләми калды һәм абынып, аягын авыртырды . Сукрана-сукрана ул ташны урап үтте һәм улын кулыннан җитәкләп , ары таба атлады. Икенче көнне этисе белән улы шул ук юлдан кайталар. Әтисе юлда таш ятканы онытты һәм кабат абынып, аягын авырттырды. Өченче көнне дэ алар шул ук юлдан бардылар. Таш  яткан урынга ерак иде әле. Әтисе улына әйте: - Игътибарлы бул, улым. Ташны урап үтәргә кирәк. Менә алар әтисе  ике тапкыр  абынып аягын  авырттырган  урынга да килеп  җиттеләр, әмма анда таш юк иде. Юл читендә  чал  чәчле бабай гына утыра. –Бабай, - дип сорады малай, - сез мондагы ташны күрмәдегезме?-Мин аны юлдан алып ташладым. – Сез дә абынып аягыгызны авырттырдыгызмыни? –Юк, мин абынмадым да, аягымны да авырттырмадым. Ә ни өчен ул ташны алып ташладыгыз соң? –Чөнки мин- кеше. Малай уйланып калды. –Әти, - диде ул, - ә син соң кеше түгелмени?          

Аннары 3нче сынауны (сөйләм кvәсе ,фәлсәфә,хлык авыз иҗаты)

vткәрә.Моның өченРизаэддин Фәхреддин мирасыннан өзекләр, мәкальләр тәкъдим ителә. Егетләргэ  шулар арасыннан  хикәянең  эчтәлегенә туры килә торганнарын табарга кирәк.

Әби.Ярый, балакайларым, мин ардым,чыгыйм инде.

2нче кыз.Рәхмәт,әбекәй. Сөйләгән сvзләрең бик гыйбрәтле булды.

Әби чыга, малай керә.

Малай.Апа, өй эшен эшләргә булыша алмассың микән?

1нче кыз. Булышабызмы, кызлар?

Кызлар.Булышуын булышырбыз, нәрсә бирерсең соң?

Малай. Әйберем юк,ләкин мин биеп, кулда торып, намаз укып, жырлап, шигырь сөйләп кvрсәтә алам.

1нче кыз.Нишләтәбез?

Кызлар.Кулында торсын!

 Малай.Рәхмәт.Эшне башлаганчы ,дога кылып алыйк .Бисмилла белән башланган эш уңышлы булыр.(Дога кыла).

1нче кыз.Я,китер өй эшеңне,хәзер абыйларың сиңа булышыр.Ягез әле, егетләр, карап карыйк әле.(Егетләр биремне vтиләр. Биремнәр аерым кәгазьләрдә бирелә).

1нче кыз.Менә, энем, өй эшең эзер.Я, кулыңда торып кvрсәт.(Малай кулында тора).

Малай.Ә менә бу абыйларның көчләре кvптер инде. Тикшереп карыйсы иде:кайсы иң көчле икән?

2нче кыз.Әйдәгез, чынлап та тикшерәбез!

Кызлар.Әйдәгез,әйдәгез!

(Кул көрәштертеп, иң көчле егетне билгелиләр).

2нче кыз. Егетләр,кызлар, әйдәгез, такмак  әйтешәбез.(Җырлау hөнәрен тикшерv өчен сынау.Текст бирелә).

Егетләр.Без җырлыйбыз шаян җырлар,

               Ә сез тыңлап торыгыз.

               «Әнә килә автомобиль»

                Булыр безнең җырыбыз.

Кызлар.Әнә килә автомобиль

              Төягәннәр калайлар.

               Безнең авыл малайлары-

               Туксан яшьлек бабайлар.

Егетләр. Әнә килә автомобиль

               Төягәннәр капчыклар.

                Безнең авылның кызлары-

                Сиксән яшьлек карчыклар.

Кызлар. Әнә килә автомобиль

               Төягәннәр  бvрәнкә.

                Безнең авыл малайлары –

                Җыенысы бер тәңкә.

Егетләр. . Әнә килә автомобиль

               Төягәннәр  гөлҗимеш.

                Безнең авылның кызлары-

                Елак-сытыклар ,имеш.

Кызлар. . Әнә килә автомобиль

               Агып бара майлары.

                Шәп җырлый безнеә малайлар,

                Җырлый торган чаклары.

Егетләр. Әнә килә автомобиль

               Сез нигә утырмыйсыз?

                Башка кызлар тиз онытыла ,

                 Сез нигә онытылмыйсыз?

Кызлар. Егетләр, инде сезгә китәргә дэ вакыт.Әтиләр дә кайтыр.Сау булыгыз!

Егетләр.Хушыгыз!

               Әйттерикме,типтерикме,Баламишкин көенә,

               Сулар кичеп,диңгез vтеп килеп җиттек өенә.

Кызлар.Аргы урамнан килдеңме ,бирге урамнан килдеңме,

               Без сагынганны белдеңме , vзең сагынып килдеңме?

Егетләр.Аргы урамнан килмәдек,бирге урамнан килдек без,

               Сез сагынганны белмәдек ,vзебез сагынып килдек без.

Кызлар.    Егет илнең былбылы,кызлар былбылның гөле,

                Гөл былбылын, былбыл гөлен сагынгандыр, билгеле.

Егетләр.Кызлар кия кызыл яулык,без киябез француз,

               Без исән-сау килеп життек, сез ни хәлдә торасыз?

Кызлар.Су буенда куаклар ,асыл кошлар кунаклар,

               Сагынучылар интекмәсен,хуш килдегез,кунаклар!

(Егетләр чыгып китәләр.Сvз жюрига бирелә)

1нче кушымта.

  1. «Бер заман бардым Печэн базарына,-

Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә белән кайнамакта бу базар,

Кайда бассаң анда тулы сәvдәгәр.

Кайсы сатмактадыр ,кайсы ала,

Берсе алдый , шунда берсе алдана.»

  1. «Хан кабере өстенә кордырдым таш манара,

Дидем : «Vзем vлсәм дә, исемем кvп елга кала.»

 

      3.   «Заманалар  бозылды.Эле менә бvген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап ,динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән.Шуны булдырмаска йөреп ,бvген   ясигъга   бара алмый калдым. «Уйнатмагыз ,рөхсәт юк!»-дип,Жамали vндергә әйткән идек,ул: «Минем эшем  тvгел,пристефкә vзенә әйтегез»,-диде.Пристефне өйдә туры китереп булмады,галавага менгән идек,ул да алар яклы булырга кирәк: «Минем эшем тvгел ,сез палисәмистергә барыгыз»,-диде.Ана барган идек ,бакзалга киткән.Губирнаторга да барган идек,бутишник : «Ул бу вакытта кеше кертми,иртәгә сәгать уникедә килеңез»,-диде.Шулай итеп ,ахрысы,бәдбәхетләрне туктатып булмады».

    4. «     Казанда Арча кыры дигән борынгы урамны беләсезме?Шул урамда,Культура  hәм ял паркы турысында,бер мәhабәт бина бар.Заманында анда Духовная академия булган,безнең заманда-мәктәп.Бинаның өске катларында кеше тормый,анда аудитория-

ләр,клуб,китапханә,спорт залы.Тvбәндә ,подвалда,жыештыручылар,мич ягучылар,шоферлар,тагын әллә кемнәр тора.

         Мин менә шул подвалда vскәнмен.Әткәй-мич ягучы,әнкәй-идәннәр себерvче.Безнең нибары бер бvлмә,кvп булса унбиш –уналты квадрат метр.Сеңелем белән мин  кышын коридорда,җәен ишек алдындагы бакчада уйныйбыз».

       5. «Йортлар hаман сирәгәя hәм вагая бардылар.Ниhаять,алар кvлле  hәм сазлы бушлыкка килеп чыктылар.Аннан авылныкы сыман бер катлы,иске  өйчекләр  тезелеп киткән урамга килеп керделәр. Үр менеп,дvрт-биш йорт vткәннән соң,ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең  ачык капкасына  килеп керде.Вәли абзый ,арбадан төшеп,Габдулланы кулына  кvтәреп алды,hәм алар,капка янындагы болдырның баскычын шыгырдатып,өскә- икенче каттагы фатирга менеп киттеләр».

       6. «Хикәябез гаҗәеп гvзәл бер хикәядер.Аңа керешер алдыннан иң әvвәл вакыйгасының кайда hәм кайчан булуын әйтеп  vтик.Хикәябездән укып аңлашылачак   вакыйга моннан берничә ел элек Казан шәhәрендә булды.

Иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казан мосафирханәләреннән бер олугъ hәм мөгътәбәр  мосафирханә янына бик кvп кешеләр җыелган иде.Араларында шундый сvзләр  ишетелеп куя иде:

           -Ни бар,нәрсә карыйсыз?Ни булган?

-Нәрсә булсын,бvген шушы мосафирханәдә бер мосафирә  хатынны   vтергәннәр».          

7. «Мин vз илемнең  борынгы Иделен ,тын Донын,якты Арагвасын,шигъри Дим буйларын сагынам.Гvя  бу мөкатдәс елгаларның суларын тvгел ,хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең  бер йотым суын да  бvген мин ширбәт итеп эчәр идем».

8. «И, Казан! Дәртле Казан!

     Моңлы Казан! Нурлы Казан!

     Мондадыр безнен бабайлар тvрләре, почмаклары,

     Мондадыр дәртле кvңелнең хурлары, оҗмахлары.»

9. «Менә Казан!..

      Менә әкиятләрдә кvп сөйләнгән  Кабан кvле!..

      Заhидулла юынырга дип кvл читенә килде. Ул vзенең тирләгән йөзен су өстендә кvреп хәрәкәтсез калды, аның калын кара кашлары, борын төбендәге сызылып торган кара мыегы тузанланган, яңагы буйлап аккан тирдән керле битендә буразналар сузылып калган.Ул кушуч белән кvлдән су алды, рәхәтләнеп, ашыкмыйча юынды, аннары капчыгын баш астына салып, чирәмгә сузылып ятты.Заhидулла капчык эчендәге тимер коралларның салкынлыгын тойды: «Музыка кораллары ясау hөнәренәЙосыф абый өйрәтмәгән булса,нишләр идем бу дөньяда ?-дип уйлады ул.»

10. «Казан.

        Кремль.

        Ак диварлар…

        Чал тарихлардан калган.

         Ташларына татарларның

         Кайнар каннары тамган.»

2нче кушымта.

И егет ,сорауларга җавапларны шушы биткә яз!

1.Безнең якташларыбыздан кемнәрнең Казанда музейлары бар?

                

2.Казанның меңьеллыгы кайчан булды?

3.Беренче татар балетының авторлары кем?

4.Профессиональ  татар театрының  беренче труппасы  ничек   аталган?

5.Казанның иң борынгы ,иң матур,милли  яктан иң vзенчәлекле

дип нинди бинасын атарга була?

6.Татарстан  Республикасы  гимнының  авторы  кем?

7.Казан шәhәрендә  нинди мәчетләр бар?

8.Казан  шәhәрендә  нинди кvл  бар?

9.Казан  Кремленең кайсы  манарасында   сәгать  бар?

10.Кабан кvленә   нинди елга  коя?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Татар егете-2011"

Данное мероприятие проводилось в рамках  Регионального семинара с участием Ульяновской областной татарской молодежной организации «Союз татарской молодежи». ...

Мин бит. татар егете!

Это внеклассное мероприятие для  5-7 классов....

Исследовательская работа - презентация "Вехи Памяти" к уроку тат.литературы в 7 классе "Батыр егет-ил курке"

Исследовательская работа - презентация " Вехи Памяти"к уроку татарской литературы в 7 классе "Смелый джигит - радость страны" Использование местного материала об участниках Великой Отечественной войны...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

“Татар егете” конкурсы.

“Татар егете” конкурсы....

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...

Татар егете

quot;Татар егете" бәйгесенә презентация...