Внеклассное мероприятие "Татар егете-2011"
план-конспект урока (11 класс) по теме

Данное мероприятие проводилось в рамках  Регионального семинара с участием Ульяновской областной татарской молодежной организации «Союз татарской молодежи».











 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_vneklassnogo_meropriyatiya_tatar_egete_-2011.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное образовательное учреждение “средняя общеобразовательная школа №7” г. Альметьевска, РТ.

“ТАТАР ЕГЕТЕ  - 2011”

бэйгесе

     

Авторлар:

Яруллин Ильшат Ильдусович

Рашитова Флюза Валиулловна

Альметьевск 2011г.

Финал “Татар егете -2011” сценарий план

Фанфара

   Кашапов А.   Хәерле көн,исәнмесез, кадерле кунаклар һәм дуслар-кардэшлэр!

   Б.Диләрә  Бүген  без сезнең белән  ”Татар егете -2009” бәйгесенә җыелдык.

Кашапов А.   Әлеге бәйге безнен мэктэп бинасынд беренче тапкыр уткэрелэ.

   Б.Диләрә .И.   Татар егете бэйгесендэ  татарча рәхәтләнеп сөйләшә ала торган, сәләтле, батыр егетләр генә  катнашып җиңә алалар.

Кашапов А.   Бүгенге сәхнәдә менә шул иң шәп егетләр катнаша да инде.

 Б.Диләрә.   Егетләребез үзләре белән алга таба таныштырып узарлар, ә без үзебез белән таныштырып үтик: Сезнең алдыгызда 10а сыйныфы укучылары Кашапов Артур һәм Борһанова Дилэрэ. К.Руслан.   

Кашапов А  Мэктэбебезнен, иң текә, иң сәләтле иң, иң,  ин егетлэре буген бу сэхнәдә!.

Б.Диләрә. Бүгенге “Татар егете -2011” бәйгесендә катнашучы егетләребезгә бәя куеп  торучы хөкемдарларыбыз белән дә таныштырып узыйк:

(жюри)

Бүгенге бәйгене оештыруда ярдәм иткән  уку йортлары белән дә таныштырып үтик:

чын күңелдән рәхмәт әйтеп киләчәктә дә бергәләп хезмәттәшлек итүгә өметләнеп калабыз.

Кашапов А “Татар егете - 2009” бәйгесенең спонсары:

Җаваплылыгы чикләнгән “Спецтехавтоматика” берләшмәсе.

“Спецтехавтоматика” берләшмәсе шәһәребездә һәм республиканың төрле почмакларында ашханә җиһазлары, телефон нокталары,

 Сигналилизация-саклау, лифт җиһазларын упнаштыру белән шөгыльләнә.

Б.Диләрә. “Спецтехавтоматика” берләшмәсенә рәхим итегез!

Кашапов А “Татар егете” бэйгесен  ачык дип игълан итәбез. (егетләрнең визитка) Сәхнәдә татар егетләре.

1. Синякаев Рамил

2. Насыйров Айдар

3. Фарухшин Минтимер

4. Шакиров Риналь

5. Хасанов Рим

Б.Диләрә. Егетлэребезне кочле алкышлар белэн каршы алабыз.

Кашапов А   Элмэт каласы - ак кала

      Күп калага баш кала,

      Дусты өчен егет кеше

      Авыр эшләр башкара

   Б.Диләрә.    Егет булса шундый булсын-

      Өзелеп яратырлык

      Кайгылы минутларыңда

      Кайгыңны таратырлык.

Кашапов А  Шулай итеп беренче конкурс – бэйге Визитка дип атала. Егетлэр узлэре белэн таныштырып китэргэ тиеш булалар. Беренче егетебез Синякаев Рамиль! Каршы алабыз!

  1. Синякаев Рамил (визитка)

Рэхмэт Рамиль! Без алга таба барабыз. Сэхнэдэ Насыйров Айдар

  1. Насыйров Айдар (визитка)

Рэхмэт Айдар! Чираттагы егетебез Фарухшин Минтимер

  1. Фарухшин Минтимер (визитка)

Рэхмэт Минтимер! Э хэзер шакиров Риналь! Каршы алыгыз!

  1. Шакиров Риналь (визитка)

Һәм актыгы егетебез Хасанов Рим

  1. Кашапов Артур

Дилэрэ, егетләрне тыңлап үттек, бар да матур итеп сөйли.Бар да уйный, бар да җырлый, бар да бии.

   Б.Диләрә.     Бу чыннан да шулай микән?  Әйдә кызык итәбез аларны җырлатабыз да, биетәбез дә, кыскасы нәрсә эшли беләләр барсын да күрсәтсеннәр.

  1. Кашапов А       Мин риза, гел миңа гына биеп йөрергә димәгән, мин дә әзерәк рәхәтләнеп ял итеп, егетләрне күзәтим әле. Миннән дә уздыручысы бармы икән. Сез алдагы биремгә әзерләнә торыгыз. Ә без бәйгебезне дәвам итәбез.  Диләрә, минем сиңа бер тәкъдимем  бар, әйдә егетләр арасында “Йолдызлар фабрикасы” конкурсы оештырабыз.
  2. Аларны җырлатабыз, биетәбез, көлдертәбез, сөйләтәбез. Кыскасы,  булган талантларын күрсәтсеннәр.

   Б.Диләрә. Шулай итеп, беренче егетне сәхнәгә чакырабыз. Сәхнәдә ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕ!

Кашапов А  Чираттагы конкурс Талантлар дип атала! Егетлэр нэрсэгэ сэлэтле икэн!!!!

  Башладык!!!

Б.Диләрә Сәхнәдә Синякаев Рамил! “Салкын чәй”

. Кашапов А Сәхнәдә Насыйров Айдар (жыр)

Б.Диләрә Сәхнәгә Фарухшин Минтимерне чакырабыз! (жыр)

Кашапов А Шакиров Риналь (жыр)

Б.Диләрә   Хасанов Рим

Кашапов А Шундый күңелле булды. Нинди сәләтле, җырга – моңга оста булган,  чын татар егетләре җыелган бу уку йортына. “Йолдызлар фабрикасына” Казанга җибәрерлек бит бу егетләр.

 Б.Диләрә     Алдагы биремдә егетләребезнең талантларын карап уздык.

  Кашапов А Кадерле дуслар без сезнен, белэн чираттагы биремгэ кучэбез.

Б.Диләрә. Егетләребез үзләре  турында  шундый шәп иттереп сөйләделәр, дэ жырладылар да, Сөйләүләренә караганда аларга нинди сорау бирсәң дә җавап бирерләр төсле.

Алдагы биремебез “Мәкальнең башы миннән - азагы синнән” дип атала. Егетләр без әйткән мәкальләрнең азагын яки төшеп калган сүзләрне әйтергә тиеш булалар.

  1. Б.Диләрә. Алдан сөйләү егет эше түгел.
  2. Егет кеше ике сөйләшми.
  3. Карама кеше сүзенә, кара эшенә.

Кашапов А

  1. Ат күрке – ял, егет күрке – мал.
  2. Егет булса, җебеп тормас; җебеп торса егет булмас.
  3. Ашы тизнең, эше тиз.

Б.Диләрә.

  1. Ат – тешеннән, егет түшеннән билгеле.
  2. Егетлек җирдә калмас.
  3. Эшенә күрә-ашы.

Кашапов А

 

  1. Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы эшеннән билгеле.
  2. Егетнең егетлеге яуда беленә.
  3. Осталык- иң зур байлык.

Б.Диләрә.

  1. Атның даны егет кулында, егетнең даны үз  кулында.
  2. Егет сүзе – тимернең үзе.
  3. Тырышкан хур булмас.

Кашапов А

  1. Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән.
  2. Егетнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.
  3. Тырышлык бәхет китерер.

Б.Диләрә.

  1. Дегет булма, егет бул.
  2. Зирәк егет җир астыннан юл таба.
  3. Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.

Кашапов А  Шундый күңелле булды. Нинди сәләтле, җырга – моңга оста булган,  чын татар егетләре җыелган бу 7 нче мәктәпкә. “Йолдызлар фабрикасына” Казанга җибәрерлек бит бу егетләр.

Б.Диләрә.

Рэхмэт егетлэр, көчле алкышлар белән озатабыз!!! Ә без дәвам итәбез!

Кашапов А Дилэрэ, син бүгенге  көндә  президенттан нәрсә сорар идең?

Б.Диләрә. Кризис вакытындамы? Нәрсә бирә алыр икән ул? Әйдә бөтен сораулар белән дә бәйгедә катнашучы егетләр президентка кызыклы итеп хат язсыннар.

Моның өчен егетләрне сәхнәгә чакырыйк.

Егетләр, сәхнәгә рәхим итегез!

Кашапов А     Без егетләргә  берничә сүз әйтәбез: кризис, машина,  татар егетләре, кар, 23 февраль. Алар шушы сүзләрне кертеп кызыклы формада хат язарга тиеш булалар. Әлеге конкурс егетләребезгә өйгә эш итеп бирелгән иде

Б.Диләрә Ә хәзер инде егетләребезне тыңлап узыйк, президентыбызга нинди хатлар яздылар икән.

  1.  (егетлэр бер бер артлы хатларын укыйлар)

 Кашапов А  Бик кызыклы хатлар язганнар. Барлык хатларны да  бәйгеләр бетү белән президентыбызга җибәрәсе калды. Кризисларыбыз да шуның белән тукталыр, яңадан рәхәт тормышта яши башларбыз дип ышанабыз.

Б.Диләрә.

  1.   Рәхмәт егетләргә.  Егетләр! Менә белемнәрегезне дә тикшереп утәсе иде!

 Кашапов А Без сезгэ сораулар бирербез, һәм дә инде сез безгә бик тә эчтәлекле итеп жавап бирегез.

1.Марат Сафин кем ул?

  1. спортсмен, теннис буенча дөнья чемпион

1. Әлмәт шәһәре 7 не мәктәп директоры кем?

2. Зиннәтулла Билалетдинов кем ул?

- “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры.

3. Каз өмәсе кайчан үткәрелә?

4. Татар халкында Сабан туе кайчан бәйрәм ителә?

5. Сиңа ак чәчле  яки кара чәчле кызлар күбрәк ошыймы ? Ни өчен?

6. Татарстан Республикасы  Президенты кем?

7.Татарча нинди газета-журналлар беләсез?

8.Татарстан яна гасыр телевидение каналында ни нди татарча тапшырулар бар?

9.Татар халкынын нинди традицион бәйрәмнәре бар.

10. Г.Тукай әкиятенә нигезләнгән нинди балетны беләсез?

 Егетләрнең барсына да соңгы бер үк сорау.

      Күренекле автоузышчылар:

  1. Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Миннеханов, Фирдәвес Кабиров, Азат Мәрдиев, Айдар Биляев, Илһам Рахматуллин, Радик Шәймиев, Айрат Шәймиев.

Рамил Синен, бик тэ яратып йоргэн кызың бар ди. Коннэрдэн бер коне ул син,а кадерлем,син мине яратсан,  чэчен,не кызыл тоскэ буя эле дип эйтэ. Бу очракта нишлэр иден,?

Рим Шулай итеп ойдэ бер узен, телевизор карап ятасын, квартира жыештырылмаган, кухняда савыт саба юылмаган! Хэм шул вакытта ишектэ звонок! котмэгэндэ синен, янга яраткан кызын, килгэн икэн. Бу очракта нэрсэ эшлэр иден.?

Минтимер Син  кич белэн кызын. Белэн матур итеп кенэ паркта, кулга кул житэклэшеп йорисез! Шул вакытта сина эниен, шалтырата: Улым мин кайтып життем, хэзер  аэропорта! Мине килеп ал эле ди! Бу очракта нишлэр иден,?

Айдар Яраткан кызын, бн очрашуны сэгать бишкэ билгелэден.! Сэгать эле 3 кенэ! Бераз ятып торйм эле дип йоклап киткэнен, Уянсан, сэгать алты тулып киткэн! Бу очракта нэрсэ эшлэр идеен?

Ринал ин мода буенча киенергэ яратасын. Яна тар чалбар киеп мэктэпкэ килден! Шулай итеп такта янында басып торганда, кулын,нан акбур тошеп китэ! Син урелэсен, шул выкыт яна чалбарын, жыртылып китэ! Бу очракта нишлдэр иден

  1. Егетләребезгә рәхмәт бик зур.

  1. Шулай итеп, бәйгебез азагына да якынлашты. Бүгенге бәйгедә катнашкан егетләребезне тагын бер кат алкышлыйк. (ЕГЕТЛӘРНЕ САНАП ЧЫГАБЫЗ)

  1. Р. Бәйгебез азагына да килеп җитте. Казыйларыбыз егетләргә бәя куеп, нәтиҗә чыгарган арада, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ача торсак та була.

  1. Көчле алкышлар белән каршы алыгыз

  1. Кашапов Артур һәм Борһанова Диләрә!.

Бүгенге бәйгенең җиңүчесен белү өчен сәхнәбезгә хөрмәтле казыйларыбызны чакырабыз 

“ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕН  ЯУЛАГАН ЕГЕТ”

“БАТЫР ЕГЕТ”

“ЗИРӘК ЕГЕТ”

“СӘЛӘТЛЕ ЕГЕТ”

“КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕН ЯУЛАГАН ЕГЕТ”

“МИЛЛИ ҖАНЛЫ ЕГЕТ”

  1. Егетләргә бүгенге  бәйгедә катнашканнары  өчен бик зур рәхмәт. Тормышта үз юлыгызны табып, курыкмыйча алга атлавыгызны телибез.

  1. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, исән-сау булыгыз. Бәйрәмнәр белән сезне. Киләсе очрашуларга кадәр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...