“Татар егете” конкурсы.
методическая разработка на тему

 “Татар егете” конкурсы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_egete.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Татар егете” конкурсы.

Зал бизәлә. Тантаналы көй яңгырый. Сәхнәгә як-яктан 2 алып баручы чыга.

1нче алып баручы. Шигырь яңгырый:

Җир кызларын фәрештәдәй күргән,

Садәлекне сөйгән ир-атлар,

Кер кундырмый аны саклар өчен

Сездә көч бар, сүнмәс гайрәт бар.

2нче алып баручы.         Яшәп туймас гомер дәвамчысы,

Һәрчак беренчеләр сафында,

Кылычтан да үткен чор чатында

Сез торасыңүз томыш сагында.

1нче алып баручы. Исәнмесез, укытучылар, укучылар, бәйгедә катнашучылар!

2нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда, мәктәптә  һәм җәмәгать урыннарында егетләрнең, малайларның  тапкырлыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, алар тарафыннан, дорфалык, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга мөмкин.

1нче алып баручы. Ә бүген “Татар егете” бәйгесендә катнашырга килгән егет-малайларыбыз андыйлардан түгелдер.

2нче алып баручы. Ышанам, ышанам,............ ,андый түгелдер. Без аларның нинди күркәм сыйфатларга ия икәнен бүгенге бәйгеләрдә белербез һәм күрербез.

1нче алып баручы. Аларның хезмәтенә гадел жюри бәя бирәчәк.

2нче алып баручы. Әй, кызлар һәм  малайлар,

                                           “Татар егетен”  сайлыйк,

                                            Хәзер аларны  елмаеп,

                                            Кул чабып каршы алыйк.

1 нче алып баручы. Әйдәгез, әлеге тырыш, уңган, булдыклы малайларны сәхнәгә чакырыйк. Менә алар: ....

 ( Бәйгедә катнашучылар тантаналы көй барышында сәхнәгә чыгып тезелә.)

2нче алып баручы.  Менә безнең бәйгедә  катнашучы егетләребез сезнең алда һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне гадел жюри белән таныштырып китәбез.

1 нче алып баручы.

Мәктәбебезнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары- ........,

 2нче алып баручы.  Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - .......,

Китапханәче - ........

Педагог-оештыручы - ...... –

(Егетләр аска төшеп утыралар,алгы рәткә)

2нче алып баручы.          Ул миңа елмайда да күзен кысты

                                      Ни өчен икәнен мин беләм –

                                      Чөнки ул таныштырырга тели

                                     Безне үзе  белән.

1 нче алып баручы. Бик яхшы. Безнен 1нче бәйгебез  «Әйдәгез, танышыйк!» дип атала да инде.  Бәйгедә катнашучылар кыскача үз-үзләре белән таныштырырга тиешләр. Беренче булып 5а сыйныф егете .........................................................сүз бирелә.

2нче алып баручы.  Алдагы уенчыбыз 5б сыйныфыннан, хәзер сүзне аңа бирәбез.

1 нче алып баручы. Үз-үзе белән таныштыруны дәвам итә 6а сыйныф укучысы ...................................................

2нче алып баручы.  Ә хәзер микрафонны 6б сыйныфының егетенә бирәбез.

1 нче алып баручы. Чират, ниһаять, 6в сыйныфына да җитте. Рәхим ит.

2нче алып баручы.  Ә хәзер уенда катнашучы иң өлкән егетләребез 7нчеләргә дә чират җитте. Рәхим итегез. 7а сыйныфыннан ................................................

1 нче алып баручы. Соңгы егетебезгә сүз бирәбез, каршы алыгыз. Ул 7 б сыйныфыннан.

2нче алып баручы.  Гүзәллекне сез бик яратканга

Дәвам итә безнең яшәү дә

Авырлык килсә өметләнергә

Әлдә сез бар, егетләр, янда.

1 нче алып баручы. Сез ул-якты көндә ут уйнатып,

Дөньясын онытып биючеләр дә,

Кирәк булса, барысын ташлап,

Янган утка керүчеләр дә.

2нче алып баручы.  Чыннан да, ир-егетләр, кирәк чакта батыр да, кыю да, тапкыр да, акыллы да, түземле дә, ягымлы да була белергә тиеш.

1 нче алып баручы. Әйе, ..................., мин синең белән килешәм.Ләкин чын егет булу өчен, минемчә, болар гына аз әле. Бу сыйфатлардан тыш алар үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынатмаска тиеш.

2нче алып баручы. ....................., ә син безнең егетләребез аңа сәләтле түгел дип беләсеңме әллә? Алар бар нәрсәгә дә сәләтле. Алдагы бәйгебез дә нәкъ шуңа багышланган һәм ул “Сәнгатьтәге осталыгым” дип атала.

1 нче алып баручы. Сәхнәгә беренче уенчыбызны чакырабыз. Рәхим итегез.

(5а,5б,6а,6б,6в,7а,7б)

2нче алып баручы.  «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» - безнең алдагы конкурс шулай дип атала. Безнең уйлавыбызча конкурста катнашучы егетләребез кадак, чүкеч, пычкы, ышкы, балта һәм әйбер ясарга кирәкле булган башка эш коралларын ишетеп кенә белмиләрдер, ә аларны оста итеп куллана да беләләрдер дип уйлыйбыз.

1 нче алып баручы. Әлбәттә, беләләр , ................ .Өйгә эшкә бирелгән  биремен дә мәшәкатьсез генә үтәп чыканнардыр  дип ышанабаз.

2нче алып баручы.  Әйдәгез, карап карыйк. Сәхнәгә 5а сыйныфы уенчысын чакырабыз. Рәхим итегез.

(5б, 6а, 6б, 6в, 7а, 7б)

1 нче алып баручы. Әйе, безнең егетләребез чыннан да бик булдыралар икән бит. Үзләре оста итеп бииләр, җырлыйлар, матур итеп әйберләр ясыйлар, матур итеп үзләре белән таныштыра да алалар. Тагын кайсы яктан гына тикшерик микән инде  егетләребезне.

2нче алып баручы.  Без бит “Татар егете” бәйгесендә. Димәк, алар татарча матур итеп сөйли генә белергә тиеш түгел  ә ,сәнгатьле итеп шигырь дә укый белергә тиешләр.

1 нче алып баручы.  Алдагы биремебез мондыерак. Сезгә шигырьдән өзек бирелә. Сез бирелгән вакыт эчендә шигырьне мөмкин кадәр матур, сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә тиеш булачаксыз.

(Һәр катнашучыга шигырь бирелә. Сәнгатьле итеп укырга. Алар әзерләнгәндә сыйныфтан әзерләнгән концерт номеры куела: 5а, 5б, )

2нче алып баручы.  Сәхнәгә үз уенчысын музыкаль номер белән куәтләргә 5а һәм 5б сыйныфы укучылары чакырыла. Беренче сүзне 5а га бирәбез. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы.  Безнең егетләребез әзердер инде. Сәхнәгә аларны чакырабыз.  Беренче 5а сыйныфы егете .......................  чакырабыз.

(Һәр катнашучы шигырьне сәнгатьле итеп укып курсәтә)

2нче алып баручы.  Алдагы биремебез белән катнашучыларыбызның сүз байлыкларын тикшерербез.

Бирелгән сүздәге хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк яңа сүз ясап язарга.

........................................................

Егетләр әзерләнгән вакытта 6а, 6б, 6в сыйныфлары әзерләгән  концер номерларын  тыңларбыз.

1 нче алып баручы. Тырышкан табар-ташка кадак кагар, диләр халыкта. Егетләребез дә тырыштылар, барлык бәйгеләрдә дә сынатмадылар.

2нче алып баручы.  Бәйгебез тәмамланып та килә инде. Аңа нәтиҗә ясарга вакыт та җитте. Жюриларыбыз нәтиҗә ясаганчы 7а, 7б сыйныфы укучылары әзерләгән концерт номерларын карап үтик.

1 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне “Татар егете” бәйгесендә катнашучы егетләребезгә бирәбез. Рәхим итегез, егетләр.

(Сәхнәдә бер рәткә тезелеп басалар һәм “Ирләр булыйк”(Р.Гаташ) шигырен чиратлап укыйлар)

Ирләр булыйк!

Ирләр булыйк һәрвакытта һәм һәр адымда,

Малай чакта-

Уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда.

Ирләр булыйк — үсмер чакта,

Беренче кат яратканда:

Яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.

Үпкәләшеп йөрешкәндә.

Килешкәндә.

Ирләр булыйк —

Якыннардан аерылганда

Һәм аларны сагынганда.

Егет булгач — юллар үтеп

арган чакта,

ерып булмас карурманда

калган чакта.

Куркынычның күзенә карап

барган чакта,—

тормыш таләп иткән һәр урында,

утта, суда.

Ирләр булыйк — мәхәббәттә җиңелгәндә,

чигенгәндә,

кайгы һәм шатлык килгәндә,

мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.

Вәгъдәләрдә.

Ирләр булыйк — ир булгач та,

картайгач  та.

Ирләр булыйк!

Һич югында

күк гөмбәзен иңебездә

бары бер көн тотып торыйк.

Ирләр булыйк!

1 нче алып баручы. Рәхмәт, егетләр. Чыннан да һәрвакытта да бүгенге кебек кыю, унган, тырыш булыгыз.

2нче алып баручы.  Ә хәзер нәтиҗә ясарга, җиңүчеләрне бүләкләргә сүз жюрига бирелә.

Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Татар егете-2011"

Данное мероприятие проводилось в рамках  Регионального семинара с участием Ульяновской областной татарской молодежной организации «Союз татарской молодежи». ...

Мин бит. татар егете!

Это внеклассное мероприятие для  5-7 классов....

Исследовательская работа - презентация "Вехи Памяти" к уроку тат.литературы в 7 классе "Батыр егет-ил курке"

Исследовательская работа - презентация " Вехи Памяти"к уроку татарской литературы в 7 классе "Смелый джигит - радость страны" Использование местного материала об участниках Великой Отечественной войны...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие

Кич утыру формасында оештырылган бәйге....

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...

Татар егете

quot;Татар егете" бәйгесенә презентация...