"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий
план-конспект

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_egete_tatar_kyzybygese_ochen_stsenariy.docx17.51 КБ

Предварительный просмотр:

Исеме аның Азалия

Әти-әнисенең бүләге.

Җитез, күркәм холык анда,

Яхшы уку бар теләге.

Азалия... Бу исемгә

Күпме тылсым, күпме сер сыйган

Үзе бии очкан кош шикелле,

Бар гүзәллек аңа җыелган.

Халкының газиз улы ул.

Исеме аның Риназ.

Аны күпме мактасак та,

Тоелыр кебек бик аз.

Кече яшьтән  спортчы ул,

Чаңгычы, футбол уйный,

Олимпиадаларда да

Катнашырмын дип уйлый.

Азалия. И батыр егет, татарларның җанын тетрәндерерлек нинди көч бар синдә?

Риназ. Мирасымнан баш тартмыйча яшәүче,

           Үткәннәрне киләчәккә тапшырырга әзер торучы

           Кыю, батыр татар егете мин.

           Татар дигән данлы милләттән мин,

           Туган илем, туган җирем бар.

          Кол Гали, Тукай, Җәлил, Туфан илһам алган

          Туган телем- татар телем бар.

Гүзәл кыз, ә син нинди уйлар белән янасың?

Азалия. Мин дә замана кызы,

              Милләтемә, халкыма хезмәт итәрдәй

              Шәхес булсам иде.

              Киләчәктә хыялым: безнең татар халкының милли моңнарын бөтен дөньяга яңгырату.

Риназ. Синдәй татар кызы булганда милләтебез югалмас.

Азалия. Ил терәге булырдай егетләребез дә бар икән әле.

Бергә.

Милләтебез киләчәге безнең кулларда.

                                  Гөбәдия

Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе - гөбәдияне пешерергә мине әбием  өйрәтте. Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк.

Авыл каймагы йә сөткә бер чеметем коры чүпрә, тоз, шикәр комы, ак май өстәп, йомшак итеп камыр басып, 15 минутка суыткычка куясың.

Эчлек: беренче катлам – дөге. Аннары кызыл эремчек,йомырка, йөзем белән кушылган дөге. Өстенә тәменчә шикәр комы һәм ак май эретеп саласың. Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә кирәк.

Минем уемча, татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, туган көн, туй кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Чөнки ул - гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы!

Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә

Йөзе шат көлеп тора

Хуш ис бөркелеп тора.

                                        Умартачы

Риназ. Азалия, ярдәм ит әле мина.

Азалия: Хәзер, хәзер, Риназ.

Риназ. Шушы татлы, хуш исле, үзебез җитештергән бал белән мөхтәрәм жюри әгъзаларын сыйлап карыйк әле.

Азалия:Дөрес әйтәсең, Риназ.Мин риза, әйдә сыйлыйк.

Жюридагыларга (Рәхим итеп авыз итегез!)

Риназ: Минем бабам - умартачы. Мин аңардан умартачы булу серләрен өйрәнәм. Умарта кортларының бал җыеп, очып кайтканнарын кызыксынып күзәтәм. Жәй көне бабама умарта карашырга ярдәм итәм: күч жыешам, чистартам, бал аертам.

Бал кортлары табигать тудырган могҗизаларның берсе дип уйлыйм.

Алар- тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, унган-булган җан ияләре.

Кортларның бызылдап очып йөрүләре җаныма рәхәтлек бирэ.

Бал - татлы ризык кына түгел, күп авырулардан дәва да. Бал белән тәмләп чәй эчү генә дә тәнгә шифа бирә. Альберт Энштейн инде күптән бал кортларының иң кирәкле бөҗәк икәнен әйтеп калдырган. Әгәр дөньяда бал кортлары үлеп бетсә, дүрт елдан кешелек дөньясы да юкка чыга. Шуңа курә табигатьне саклыйк! Үзебезнең дә табигать балалары булуыбызны онытмыйк!

                                                 Сөембикә

     Мин горур татар кызы. Өстемдәге бизәкле күлмәгемне, алтын төсендәге камзулымны, татар кызлары гына кия торган читек һәм калфагымны кигәч, үземне сөекле, көчле рухлы ханбикәбезгә охшатып горурланам, үземдә Сөембикә рухын саклыйм кебек. Сөембикә милләтебезнең йөзе, ә мин татар кызы.

Риназ: Исәнмесез! Хәерле көн, барыгызга да! Мине таныйсызмы?

Мин Бөек Тукаебызның Шүрәлесен яратам. Кигән киемнәрем дә Шүрәлене алдаган Былтырныкы кебек.  Башымдагы түбәтәемне, өстемдәге камзулымны, хәтта аяк киемемне дә Былтырныкы кебек итеп сайладым.

Әйтсәм әйтим инде. Тагын бер серем бар минем. Элек – электән татар кызлары Былтыр кебек батыр егетләрне яратканнар.  Минем дә гүзәл татар кызларының күңелләрен яулыйсым килә...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Татар егете-2011"

Данное мероприятие проводилось в рамках  Регионального семинара с участием Ульяновской областной татарской молодежной организации «Союз татарской молодежи». ...

Мин бит. татар егете!

Это внеклассное мероприятие для  5-7 классов....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

“Татар егете” конкурсы.

“Татар егете” конкурсы....

"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие

Кич утыру формасында оештырылган бәйге....

Татар егете

quot;Татар егете" бәйгесенә презентация...