Мин бит. татар егете!
материал по теме

Это внеклассное мероприятие для  5-7 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_bittatar_egete.doc107 КБ

Предварительный просмотр:

                           Татарстан  Республикасы

                        Биектау муниципаль районы

                   Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе

        5- 7 класслар өчен        

                                                   Төзеде: педагог – оештыручы

                                                                Марданова Г.Х.

               

                                         2010ел

Зал зәвык белән бизәлгән. Арткы планда катнашучы егетләр хакында мәгълүматлар бирелә. Акрын гына татар халык көе астында алып баручылар чыга.

1 а.б.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар егете.

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бул милләтнең батыры.

2 а.б.

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә.

Зыялылык, инсафлылык

Гап- гади сүзләрендә.

1 а.б

Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне, кадерле ир- егетләр! Сене Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет- шатлык, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез.

Шушы бәйрәм уңаеннан оештырылган “ Татар егете” бәйгесен башлап җибәрергә һәм уенчылар белән таныштырырга рөхсәт итегез.

1нче укучыбыз Салихзянов Фаил 5 нче класста укый.

2 нче укучыбыз Бикмуллин Рәсим  шулай ук 5 класс укучысы.

3 нче укучыбыз Ахмитянов Рамил  6  нчы класста укый.

4 нче укучыбыз Ильин Алмаз 6 нчы класста укый.  

5 нче укучыбыз Халилов Илһам  7 класста укый.  

6 нчы укучыбыз Хакимов Илнар  шулай ук 7 класста укый.

Бәйгедә катнашучы укучыларыбызны бәйрәм белән  Харисова Айсинә  котлый.

1 а.б.

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез

Сыналырсыз, җыр- моңда.

2 а.б

Яратырбыз , алкышларбыз

Хәер- фатыйха бездән.

“Татар егете” бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

1 а.б.

Ә хәзер, хөрмәтле дуслар, сезне бәйгенең тәртибе белән таныштырып үтәбез. Ул җиде бүлектән тора:

1.Сорауларга җавап бирү.

2.Иҗади номер.

3.”Татар егете нинди булырга тиеш?” соравына иҗади җавап   әзерләү”.

4.Хуҗалык эшләре башкару.

5.Кроссворд чишү.

6.Ситуациядән чыга алу осталыгы.

2 а.б

Батыр, уңган, горур татар егете

Сәхнә түрләренә урын алсын.

Көч сынашу бәйге булып түгел,

Бәйрәм булып күңелләрдә калсын.

1 а.б.

Хөрмәтле Рамил Вакилович. Сезе чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә тазалык- саулык, эшегездә зур уңышлар телибез.

Сезнең тормыш юлыгызда,

Очрамасын киртәләр.

Гел шатлыклар, гел бәхетләр

Алып килсен иртәләр.

Бәйрәм белән сезне.

Сезнең өчен җырлый  Гараева Гөлчәчәк.

Алып баручы.

Инде беренче бәйгегә күчик. 

 Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Сезгә 3әр сорау , сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк булачак. Сез әзерме. 5 класслардан башлыйбыз.

 

Сораулар 1 укучыга

1. Татар халкында язны каршылау бәйрәме.                    (Нәүрүз)

2. Республикада  иң зур шәһәр?                                         (Казан)

3.” Рөстәм маҗаралары” повестеның авторы.                  (Г.Кутуй)

2 укучы

1. Татар халкында яз башында нинди бәйрәм үткәрелә, исеме кайдан алынган?                                                                   (Сабантуй)

2.”Шүрәле” әкиятенең авторы?                                         (Г.Тукай)

3. Татар халкында ураза тоту ае ничек атала?                   (Рамазан)

3 укучы

1.Казан кремеле янында кемгә һәйкәл куелган?              (М.Җәлил)       

2. Татарстанда чыга торган популяр журналларны сана?  (Ялкын, Салават купере, Сөембикә, Татарстан, Идел, Мирас һ.б)

3. Татарстан Республикасының башкаласы?    (Казан)

                                                 

4 укучы

1.“Туган тел” җырының сүзләрен Г.Тукай язган, көе кемнеке?  

                                                                                                   (Халык)

2.Кайсы шәһәрдә сәгать заводы бар?                                    (Чистай)

3. Россиянең башкаласы?                                                        (Мәскәү)

5 укучы

1. 30 нчы август көнен кешеләр нигә бәйрәм итәләр? (республика көне)

2. Татарстан Республикасы гербында нинди җәнлек сүрәтләнгән.  (Барс)  

3. Татарстан территориясе буйлап ничә елга ага?  ( 4 зур: Идел,   Кама, Вятка, Агыйдел, 500ләп кечкенә.)

6 укучы

1. Кайсы шәһәрдә вертолетлар җитештерелә?                    (Казан)

2. А.Мотросовның батырлыгын кабатлаган татар кешесе.

                                                                                    ( Г.Гафиятуллин)

3. Колумб нинди материкны ачкан?                                   (Америка)

Алып баручы

2 бәйге  Иҗади номерлар бәйгесе. Сүз 5 класс укучыларына бирелә.

3 бәйге ”Татар егете нинди булырга тиеш?” соравына иҗади җавап   әзерләү”. Бу сорау укучыларга алдан ук бирелгән иде. Алар сорауга җавап әзерләгәннәрдер. Бер – берегезне кабатлау булмасын. 3 җөмлә белән аңлатып бирегез. Сезнеңчә Татар егете нинди сыйфатларга ия булырга тиеш.

Тәбрикләү өчен сүзне 6 класс  укучыларына бирәбез.

Салихзянов Данис абый һәм 6 класс малайларын котлыйлар.

2 а.б.

Егетләрне сынап карыйк

Аш- су өлкәсендә дә.

Аларга көч биреп торыйк

Тырышып эшләгәндә

1 а.б.

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җиткән.

Кирәк костюм тегәргә,

Төймәсе төшеп киткән.

Алып баручы:

3 нче бәйге: Укучылар сезнең алдыгызда бәрәңге, суган һәм төймә. Иң беренче төймә тагабыз. Аннан соң алъяпкычларны бәйләп бәрәңге 1әр суган әрчибез. Кем тизрәк һәм сыйфатлы итеп башкара шул җиңүче.

Музыкаль пауза барышында сез эшләрегезне тәмамларга тиеш.

2 а.б

Тәбрикләү өчен сүз 6 классларга бирелә.

 Руслан абый һәм 7 класс малайлары котлыйлар.

1 а.б. Иҗади номерларыбызны дәвам итәбез. Сүз 6 класс укучыларына бирелә.

4 нчы бәйге: Хәзер егетләргә кроссворд бирәбез. Кайсыгыз тизрзк чишеп бетерер.

1 укучы   5                                                                                          

1

Е

н

и

к

и

2        

Т

а

р

и

х

3

Р

ә

с

и

м

4

К

а

м

а

л

5

Т

у

к

а

й

1.”Курай” хикәясенең авторы.  

2.Үткәнне өйрәнүче фән.  

3.Каеннар арасында адашкан егет.  

4.Казандагы Кабан күле янындагы театр.   

5.”Эш беткәч уйнарга ярый” дип кем әйткән?                

   

2 укучы      5 класс                                                                                                              

1

Г

а

л

и

м

җ

а

н

2        

Б

и

о

л

о

г

и

я

3

С

а

л

а

в

а

т

   

4

С

ө

е

м

б

и

к

ә

5

Т

у

к

а

й

1.”Алмачуар” хикәясенең авторы.

2. Үсемлекләрне өйрәнүче фән.

3.Чәе суынган җырчы.

4.Кызыл кирпечле авыш манара.

5.”Эй, сабыйлар, эшләгез сез” дип кем өйткән?

3 укучы     6 класс                                                                                                              

1

Г

а

л

и

м

җ

а

н

2      

Ә

д

ә

б

и

я

т

3

И

л

н

а

р

 

4

П

и

р

а

м

и

д

 а

5

К

а

м

а

л

1.Кызыл чәчәкләр” әсәрен авторы кем?

2.Язучыларны өйрәткән фән.

3.Талбишектә үскән җырчы.

4.Геометрик фигураны хәтерләткән күңел ачу комплексы.

                                                             5.”Беренче театр”ны кем язган.

4 укучы 6 класс

1.”Маякчы кызы” әсәрен кем язган?

1

Г

а

р

и

ф

 

2      

А

л

г

е

б

р

а

3

Б

у

л

а

т

 

4

Ц

и

р

к

 

5

И

л

д

а

р  

2 .Төгәллекне өйрәтүче фән.

3.Торналарны күзләүче җырчы.  

4.Кешеләр һәм җәнлекләр тамашасы карый торган НЛО тәлинкәсе.

5.”Бакчачы турында баллада ”ны кем язган?      

5 укучы 7 класс

 й

1

М

и

р

с

ә

 2      

Ф

и

з

а

к

а

 3

А

с

а

ф

 

4

К

о

л

Ш

ә

 р

 и

ф

5

Ф

а

т

и

х

1.”Агыйдел” әсәрен кем язган?

 2.Электр кырын өйрәтүче фән.

  3.Трамвайчы җырчы.

   4. Иң зур мәчет.

5 .”Ант ”  шигырен кем язган?                                                                                                                                                        

                                                                                                                         

  6 укучы 7 класс

1

К

ә

р

и

м

 

2      

Ә

л

и

ф

б

а

3

В

и

л

 

 

4

К

р

е

м

л

ь

5

С

и

б

г

а

т

 1.”Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясен кем язган?                                                                       2. Укырга өйрәткән китап.

3. Көрәшче җырчы.

4.Төгәл вакытны күрсәткән ак диварлы

    манара.

5. “Юксыну” шигырен кайсы  шагыйрь язган?

2 а.б. Иҗади номерларыбыз дәвам итә. Сүз 7 класс укучыларына бирелә.

Алып баручы:

7 нче бәйге егетләрнең тормышта очрый торган төрле ситуацияләрдән чыга алу осталыкларын тикшереп карыйк әле.

 5 класслар өчен

  Дәресләрегез беткәч кайтырга чыктыгыз һәм раздевалкага киемнәрегезне алырга кердегез. Иптәшегезнең курткасын урлаганнар. Киеп кайтырга алмаш калмаган. Өйләренә шалтыратып мәгьнә юк. Чөкнки әти-әниләре өйдә юк. Син нишләр идең?

 

Тәнәфес вакытында 6 һәм 7 классның ике малай сүзгә килде һәм бәйләнешә башладылар. Әлбәттә гаепле 7 класс малае иде. Класс җитәкчесе бу нигазны күреп алды һәм 6 класс укучысын гаепләде. Гаепле укучы үз гаебен танымады. Бу очракта син нишләр идең?

6 класслар өчен.

  Кич белән син бер иптәшең белән урамга чыктың. Шул вакыт синең классташыңа берничә чит авыл егетләре бәйләнә. Иптәшең әйдә тизрәк китик, алар күп, без икәү генә ди. Ә классташыгыз ярдәм сорый. Син нишләргә булдың?

 

 Класста-ЧП: бер кызның сумкасыннан телефонын алганнар. Кыз елый. Классташларның кайберләре аны кызгана, юата. Ә кайберләре үзе гаепле дип саный. Бу очракта син нишләр идең?

7 класс өчен.

  Физика дәресе. Классташ кызыңның дәреслеге калган. Син дәреслегеңне кызга бирдең.Чөнки ул кыз сиңа охшый. Укытучы синең дәреслеген юк икәнлеген күреп сүгә һәм ни өчен дәрескә әзер түгел икәнлегенә аңлатма көтә. Син нишләр идең?

Син урамда велосипедта йөрисең. Иптәшең йөгереп килеп синнәе медпунктка барып килергә дип велосипедыңны сорап торды. Син бирмәдең. Чөнки сине дусларың көтә иде. Икенче көнне мәтематика дәресеннән чңа тема үттегез һәм син берни аңламадың. Иптәшеңнән дәресне аңлатуын сорадың. Ул дәшмәде. Син нишлисең?

 1 а.б.

Укучыларыбыз  ситуациядән  чыгу юлларын эзләгән арада тәбрикләү өчен сүзне 7 класс укучыларына бирәбез.

Җырлый  Маликова Рания

2 а.б.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер- гомергә.

Бүген дә без асыл татар егетенең

Уңганлыгын салыйк күңелгә.

1 а.б.

Халыкларның җаны- ул җыр, диләр.

Җыр диләр дә, бездә- моң диләр.

Телгәләсә, киссә бәгырьләрне,

Татар җыры иде шул диләр.

Җырлый  Шафигуллина Алинә

Нәтиҗәләр ясау өчен сүз жюригә бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Татар егете-2011"

Данное мероприятие проводилось в рамках  Регионального семинара с участием Ульяновской областной татарской молодежной организации «Союз татарской молодежи». ...

Исследовательская работа - презентация "Вехи Памяти" к уроку тат.литературы в 7 классе "Батыр егет-ил курке"

Исследовательская работа - презентация " Вехи Памяти"к уроку татарской литературы в 7 классе "Смелый джигит - радость страны" Использование местного материала об участниках Великой Отечественной войны...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

“Татар егете” конкурсы.

“Татар егете” конкурсы....

"Татар егете - ил бөркете" бәйгесенең сценарие

Кич утыру формасында оештырылган бәйге....

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...

Татар егете

quot;Татар егете" бәйгесенә презентация...