"Татар малае" конкурсының визитка өлешенә сценарий
материал (6 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Сәхнәләштерелгән күренеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_malaena_instsenirovka.docx18.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татар малае.  Сәхнәләштерелгән күренеш.

Чишмә челтерәгән тавыш.Чиләк-көянтә тотып ике әни очраша.

Гөлйөзем. Фатыйма исәнме, ахирәтем. Күптәннән күрешкәнебез юк.

Фатыйма. Сөйләмә дә инде.

Сәрби килә.  Ни хәлләрегез бар.Суга килдегезме? И, сезнең белән чишмә буенда очрашсак кына инде.

Ф. Араларыбыз ерак бит.

Г. Шулай шул.

С. Бигрәк саф сулы инде чишмәбез. Тутырыйк әле, чиләкләребезне.

Г. Тукта әле, кая ашыгасың болай. Сөйләшеп, серләшеп алыйк әле бераз.

Ф. Чишмә дигәннән  мин улыма бары чишмә суыннан гына чәй эчертәм. –Әй, минем улым бигрәкләр матур җырлый инде үзе.

Г. Абау, әллә мактанасың инде.

Ф. Мактанырлык шул. Тавышы сандугачка тиң бит аның. Хәтта Мәскәүгә чаклы барып лауреат исеме алып кайттык. Аның көне шул җыр белән үтә. Көне буе җыр түгәрәгендә. Җырлый- җырлый бик арый арый да инде үзе. Бер генә нәрсәгә дә мин аны борчымыйм да , эшләтмим дә.

Г. Ярар, мин дә әйтим алайса. Беләсезме минем улым да бит уңганнарның уңганы, булганнарның булганы. Спорт өлкәсендә дим. Ул медаль, граматоларны саный башласаң, бармагың җитмәс. Бокс белән шөгыльләнәбез бит без. Көне буе шул мескен “груша”ны “кыйный да кыйный” (Хәрәкәт күрсәтә).Тирләп пешеп хәлдән тая. Уйлап кара әле көне буе бит ул.

Ф. Сәрби, ә син ник эндәшмисең әле.

С. Нәрсә дип әйтим соң. Мин сезнең өчен бик шат инде анысы.

Г. Әллә малаең турында бер сүз дә әйтмисеңме?

С. Гади генә бер ул үстерәм. Әнә бит үзе дә күренә.

Ф,Г. Карале, карале. Чынлап Сәрби малаемы соң бу?

Инзир. Әнкәйләр, нихәлләрегез бар?  (әнисен кочаклый).

Ф.Г. Аллага шөкер улым.

С. Улым, иртәгә генә кайтырга тиеш идең бит әле.

И.  2 көнгә сузылырга тиешле футбол ярышларын - 1көндә  тәмам булды, әнием .

С. Яхшы булган анысы.Сине күргәч, бераз борчылып та, куркып та киттем.

И. И, әнием, сезнең әниләрнең йөрәкләре  бала өчен һәрвакыт борчыла инде. Бигрәк олы йөрәкле инде сез.  Бу бер   көн эчендә сине сагынырга  да өлгердем. Менә үзеңә багышлап  шигырь  яздым. Укып күрсәтимме?

Ф. Укы, укы, балам.

 Синең җылы карашың

Ышанычлы күзләрең.

Күңел түрләренә үтә

“Улым” дигән сүзләрең.

Бу сүзләрдә бит күпме сөю?

Әни йөрәге назлы.

Иркәләп баштан сыйпавы

Җылытып тора җанны.

Матурларның матуры син

Уңганнарның уңганы.

Синең кебек уңган –булган

Кешеләр тагын бармы?

Кайтып керсәм, өй эчләре

Тәмле ис белән тулган.

Барына син җитешәсең,

Һәр эш килә кулыңнан

Син пешергән һәрбер ризык

Йотмалы телләреңне,

Һәрвакытта  шундый уңган

Көләч бул , әни яме.

Г. Ай-яй , матур шигыр язгансың, балакаем.

 Әни! Миңа татар малае дигән  бәйгедә  чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр, югалып  калдым. Нишләргә инде? Үзем дә белмим.

Ф. Сәрби,әлбәттә, катнашсын.

Г. Әйе, әйе, сөйләгәндә теле телгә йокмый. Тавышы нинди матур.Әлбәттә катнаш.

С. Улым, йөрәгең кушканча эшлә яме. Әгәр ярдәм кирәк булса, мин сиңа булышырмын.

И. Кадерле әниләр!  Сез балаларыгыз өчен утка да суга да керергә әзер.

Шуңа күрә дә мин барлык әниләрне  чиксез хөрмәт итәм. Бәйгедә дә әниләргә багышланган җыр башкарыр илем.

Г. Җырлап күрсәт әле, балам.    

Ф. Әйдә, җырла бик рәхәтләнеп тыңларбыз.

Җыр.

Кадерле әниләр! Мин Сезне  якынлашып килүче  язның беренче бәйрәме 8 нче март халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Сау – сәламәт, бәхетле булыгыз.

Ф. Ай-яй  матур җырладың. Рәхмәт сиңа , балам.

Г. Күңелләрем дә тулып китте.

И. Әни,  иңнәрең дә авырта бит үзеңнең. Бу ерак  чишмәдән суны үзем алып кайтам дип ничә тапкыр әйттем бит мин сиңа. Бирче көянтә- чиләкләреңне.

Ф. Карале, малае уңган да , булган да икән. Әнисенә булышырга дип әллә кайдан килеп җиткән.

 Г. И,   Фатыйма, ә без сиең белән үзебезнекеләрне мактадык.

Ф. Сөйләмә дә инде.

Г. Әйдә  без дә Сәрбиләргә кайтыйк әле.Бәйгегә әзерләнергә безнең дә ярдәмебез тими калмас.

Ф. Әйдә, киттек


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий визитки на конкурс УЧЕНИК ГОДА

Сценарий и минусовки для визитки ученика на конкурс УЧЕНИК ГОДА...

Хәбәр һөйкәлешенең хәҙерге заман юҡлыҡ формаһы. Кеше матур эше менән. 6 класс, башҡорт теле

Тема: Хәбәр һөйкәлешенең хәҙерге заман юҡлыҡ формаһы. Кеше матур эше  менән.Маҡсат:1.     Ҡылымдарҙың юҡлыҡ формаһы тураһында мәғлүмәт биреү, тема буйынса белемдәрен системала...

"Татар кызы" бәйгесе сценарие

ldquo;Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребе...

Визитка "Татар кызы"

quot;Татар кызы" бәйгесе өчен визитка...

Воспитательная работа, визитки и сценарии мероприятий

Визитка команды, для представления на экологическом мероприятии...

"Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий

quot;Татар егете, татар кызы" конкурсы өчен сценарий...

"Татар кызы" бәйгесенә визитка

Укучыла арасында уздырыла торган " Татар кызы" бәйгесе өчен визитка ....