"Татар кызы" бәйгесенә визитка
материал (9, 10, 11 класс)

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

Укучыла арасында уздырыла торган " Татар кызы" бәйгесе өчен визитка .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_kyzy_bygese_vizitka.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар кызы” бәйгесенә сценарий (визитка)

(2 егет сөйләшеп утыра)

1 нче егет:  Безнең  күрше Сания апага шәһәрдән кунак кызы кайтты бит. Күрдеңме әле?

2 нче егет: Әй, чебен тими чер итә торган елак  Мәрьямме ул?

1 нче егет: Елак булыр ди сиңа, бар. Минем, аны күргәч, күз маңгайга менде. Вот чибәрләнгән ул. Аның матурлыгын күреп, исәнләшергә дип ачкан авызымны ябарга онытканмын.

2 нче егет: Әй, бер дә хараптыр инде. Шәһәр кызларын күргән бар.  Әле русчалап сөйләшкән буладыр?

1 нче малай: Булыр бар. Әбисенең бакчасында, карлыган җыйганда, татарча җырлап җибәрә, малай, Венера Ганиеваң бер кырыйда торсын!

2 нче малай: Чынлап әйтәсеңме?

1 нче малай: Әйдә, ышанмасаң койма кырыенарак. Әнә үзе монда килә түгелме соң?

     (“Туган авылым”  җырын җырлый-җырлый кыз килеп керә.)

Кыз: Исәнмесез, егетләр! (пауза)  Ник дәшмисез?  Әллә танымыйсызмы?

1 нче егет: Менә синең җырлаганыңны  тыңлап, телсез калдык әле.

2 нче егет: Инде без сине татарчаны бөтенләй  оныткансыңдыр дип уйлаган идек. Шәһәр кызлары бит алар....

Кыз: Сез нәрсә инде, егетләр? Нинди шәһәр кызы булыйм инде мин. Шушы авылда бергә уйнап үстек бит инде без сезнең белән. Үткән ел гына мәктәпне бетерү, укырга керү мәшәкатьләре белән кайта алмадым.

2 нче егет:  Әйтәм юкка чыктың син,  Казан кызы чибәр Гөлмәрьям. Укырга кереп йөргәнсең икән әле.

Кыз: Әйе,ничәмә-ничә төннәр авылыбызның  чишмәләре, әбиемнең  яшел ишегалды, хәтта усал ата казы да төшләремә кереп йөдәтте. Үлеп яратам бит мин шушы әти-әнием туган авылны. Нәсел җепләрем  гел  үзенә тартып тора.

1 нче егет: Молодец, Мәрьям. Кайбер шәһәр кызлары шикелле авыл турында борын җыерып сөйләшмисең син. Әле ничек матур итеп татарча җырлый да беләсең икән , ә?!

Кыз: Авылга кайттым исә, бер хыялыйга әйләнәм дә куям инде мин. Хыялга бирелеп, шигырьләр дә язгалыйм. Берсен сезгә дә укыйсым килә.

Егетләр: Яле, яле!!!

Кыз (шигырь сөйли):

Күңелләрем әллә нишләп китә,

Авыл туфрагына басуга.

Күпме шатлык, күпме илһам бирә

Азга гына сиңа кайту да.

Бәхетем арта, авылыма кайтсам,

Очар коштай тоям үземне.

Оныта алмам, мәңге яратырмын,

Әби-бабам туган бу җирне.

2 нче егет: Чыннан да үзең яздыңмы, Мәрьям?

Кыз: Үзем инде, үзем.

2 нче егет: Айрат, син өеңә ашыга идең түгелме? Син бар, мин Мәрьямне үзем озатып куям.

1нче егет: Юк, Илдар, мин түгел, син ашыга идең бит.

Кыз: Сез нәрсә инде егетләр, минем өем монда гына бит!

2нче егет: Әйдә, шәһәр кызларын ялгыз йөртү килешмәс, бергә киттек, алайса. (Чыгалар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Визитка "Татар кызы"

quot;Татар кызы" бәйгесе өчен визитка...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...