Туган телем - иркә гөлем
материал на тему

Внеклассное мероприятие по татарскому языку на тему "Туган телем - иркә гөлем"

Учитель: Газизова Гульшат Рифкатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem-irk_golem.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

-1=

Туган телем – иркә гөлем.

(Сәхнәгә алып баручы ике укучы чыга)

   1 ал.б. – Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар! Бүген 21 февраль – Туган тел көне. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

   2 ал.б. – Итак, мы начинаем праздник, посвящённый Дню международного языка. Международный день родного языка,  который был провозглашён Юнеско в ноябре 1999 года, официально празднуется 21 февраля. Этот праздник призван подчеркнуть важную роль языкового многообразия в мире и поддержать широкое использование родных языков.

   1 ал.б. -  Бөек рус әдибе Л. Н. Толстой: “Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга да мөмкин”, - дигән.

   2 ал.б. – Слово – это средство общения между людьми, способ обмена информацией. И мастерское владение словом ценится в обществе очень высоко. Эта способность является частью общей культуры человека.

   1 ал.б. – Хәзерге көндә дөньяда 2500 тел бар дип исәпләнә. Элекке СССР дәүләтләрендә миллионнан артык кеше сөйләшә торган телләр – 19. Рус, украин, белорус, үзбәк, казакъ,  татар телләре шундыйлар рәтенә керә.

   2ал.б. – Сила слова беспредельна. Удачное слово, часто останавливает катастрофы, сила слова неисчерпаема во всех проявлениях.

   1 ал.б. – Хәзер Татарстанда 70тән артык милләт вәкилләре яши, ә Казан халкының дүрт йөз меңе – татарлар.

   2 ал.б. – Татар теле зур үсеш юлы үткән һәм иң  камил телләрнең берсе булып санала.

  1 нче укучы: Халкым теле миңа – хаклык теле,

                          Аннан башка минем телем юк.

                          Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

                          Иле юкның гына теле юк.  

  2 нче укучы: И минем җандай кадерле

                          И җылы, тере телем

                          Кайгылар теле түгел син,

                          Шатлыгым теле бүген.

                          Тик синең ярдәм белән мин,

                          Тик синең сүзләр белән

                          Уйларын йөрәккәемнең

                          Дөньяга әйтә беләм.

 3 нче укучы: Туган оясыннан аерылган кош

                         Канатына мәңге ял тапмый.

                         Туган телен яратмаган кеше,

                         Башкаларның телен яратмый.

 4 нче укучы :Күзләремне ачты минем,

-2-

                        Иркәләде үз телем.

                        Үз телем яктыртты юлны,

                        Үз телем бирде белем.

                        Әткәң-әнкәң телен белсәң,

                        Адашмассың кайда да...

                        Туган телемдә эндәшәм

                        Кояшка да, айга да.

                        Игелекле булып үсим

                        Газиз туган телемә,

                        Туган тел бер генә була –

                        Әнкәй кебек бер генә.

5 нче укучы: “Кил, өйрән и туган, бер башка телне,

                         Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

                         Катыштырма вәләкин телгә телне,

                         Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер,” – дип кисәтте Дәрмәнд.

6 нчы укучы: Мин бәхетлемен;

                         Мин өчләтә бәхетлемен:

                         Сөйлим әнкәм телендә,

                         Җырлыйм туган телемдә.

   1 ал.б. – Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар җырлар аша безнең күңелебезгә үтеп керә.

Җыр:

   2 ал.б. – Туган – үскән ил - җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Сәнгать әһелләренең матур – матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз. Шуларның кайберләрен бергәләп тыңлап китәрбез.

   1. “Тел турында бер шигырь” Р. Фәйзуллин

   2. “Озак дәшми торганнан соң” Ш. Маннапов

   3. “Ачыну” Н. Нәҗми

   4. “Татарча да яхшы бел” Ш. Ганиев

   5. “Туган тел турында” Зөлфәт

   1 ал.б. – Ә хәзер сезгә бер риваять сөйләп үтәм. Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп, ит базарына барып, тел сатып алган һәм аннан 3 төрле ризык әзерләгән. Ксанф бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:

 - Ни өчен син һаман гел тел генә китерәсең? – дигән.

 - Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың, - дигән Эзоп, - Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар? Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның мәдәнияте үсә, без тел ярдәмендә белем алабыз, фәннәр өйрәнәбез, кешеләр шатлык – сөенечләрен уртаклашалар. Шуңа күрә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә юк.

 

-3-

2 ал.б. – Соңгы елларда милли телләргә, шул исәптән татар телен саклау һәм үстерүгә дә игътибар арта. Дәүләт теле буларак, ул барлык укучыларга да укытыла. Болары – бездә. Ә чит илләрдә хәл ничек соң?

Халидә исемле бер турист ханым Япониядә татарча укытырга мөмкинлек булмагач, “Балаларыбызны туган телсез калдырсак, алар безне кичермәсләр,” – дип, Американың Сан-Франциско шәһәренә күчеп китүләрен әйтә. Аларның балалары, үз телләрен яхшы белгәнгә, бик рәхәтләнеп япон, инглиз, француз телләрендә дә сөйләшәләр икән.

   1 укучы Чуваш телендә җыр башкара.

   1 ал.б. – Татар телен Такташ сөйде,

                  Тукай өзелеп мактады

                  Урам теле түгеллеген

                   Насыйри да яклады.

“Берәү башка телне, өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен,” – дигән Каюм Насыйри.

   2 ал.б. – Менә шулай, балалар. Халкыбыз безгә төрле чаралар аша киңәшләрен биргән, безне тәрбияләгән. Хәзер сез туган телен белмәгән тиен малае һәм аның үз хатасын аңлавы турында бер әкият тыңларсыз.

(Аю, куян, төлке аркаларына сумка асып, укырга баралар. Каршыларына тиен очрый).

Тиен: Сез кая болай иртә таңнан?

Аю, куян, төлке (бергә): Без татар мәктәбенә укырга кердек.

Тиен: Татар мәктәбенә? Анда нәрсә эшлиләр соң?

Аю: Туган телебездә укырга, язарга, санарга өйрәнәбез.

Куян: Ана телебездә җырлар өйрәнәбез. Менә тыңлап карагыз. (Рушан җыр башкара)

Тиен: Белем алып кем баеган? Яз, укы, сана. Җитмәсә татар телендә... Юк, мин бармыйм. Агачтан – агачка сикерүдән дә рәхәт нәрсә юк. Йөрисез инде шунда баш авырттырып.

Аю, куян, төлке (өчесе бергә): Әй кояшкай, зәп – зәңгәр күк

                                                       Безгә карап көләсезме?

                                                       Сайрар кошлар, саф чишмәләр,

                                                       Безнең көйне ишетәсезме?

   (Татар халык биюе. Бии Гөлназ)

   1 ал.б. – Укучылар, бүген мин сезнең кешеләр генә түгел, кошлар, җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турындагы шигырь белән таныштырырмын.

   1 укучы Ш. Галиев “Рус казлары га-га-га” дигән шигырьне сөйли.

   2 ал.б. – Ушинский “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык  һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының  тарихы чагыла,” – дигән.

   1 укучы: Минем өчен шундый тел – татар теле. (Гәрәй Рәхим “Без - татарлар”) шигырен сөйли.

-4-

   1 ал.б. – Пушкин теле

                  Некрасов теле,

                  Тургенев һәм толстой теленең

                  Тиңсез көч, кодрәтен беләм мин.

   1 укучы (рус телендә шигырь сөйли)

   2 ал.б. – Рус белән гомер кичердек сайрашып,

                  Тел, ләгать гадәт вә әхлак алмашып.

                  Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

                  Тарихында һич тә тапсыз көзге без.

   Рус халык биюе. (Гөлназ)

   1 ал.б. – Татар җыры ерак тарихлардан

                  Алып килә халык  хәтерен.

                  Оялчан да, моңлы, ягымлы да

                  Үзе салмак, үзе дәртле ул.

   (Баянда татар халык көе яңгырый)

   2 ал.б. – Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар.

   (Зал белән уен “Ахырын әйт”)

   1 ал.б. - Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш, милләт өчен көрәш ул. Кичәбезне мондый шигырь юллары белән бетерәсе килә:

                  Тел ачылгач әйтә алсаң: “ Әни!” – дип,

                  Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

                  Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

                  Туган телең әле бу булмас.

                  Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

                  Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

                  Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

                  Туган телең әнә шул булыр...

   2 ал.б. – Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

                  Кечкенә чакта җырлаган кебек,

                  Һавада – кояш, җирдә туган тел

                  Булмаса әгәр, зураймас идек.

                  Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын,

                  Онытканнарның бәгырен телеп,

                  Мин бит татар баласы, диеп,

                  Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

   (“Туган тел” җыры башкарыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...