материалы по воспитательной работе
план-конспект урока на тему

Ибрагимова Нурания Мансуровна

конспекты мероприятий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yoldyz.docx20.26 КБ
Файл koshlar-beznen_duslarybyz.docx16.56 КБ
Файл unysh_byrme.docx16.17 КБ
Файл halkybyznyn_kunel_bizklre.docx18.42 КБ

Предварительный просмотр:

Сүнмәс йолдыз.

Максат. Балаларны шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әдәби әсәр геройларының эш-гамәлләре үрнәгендә балаларда әдәплелек, кешелеклелек, олыларга ихтирам хисе тәрбияләү, укучыларда мавыктыргыч шигърият дөньясы белән кызыксыну уяту.

Кичәнең барышы.

Кичә шагыйрәнең “Телсез малай” шигыре белән башланып китә.(2 бала рольләргә бүлеп сөйли)

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген балалар күңеленә тылсымлы ачкыч табып, анда яшерелгән уй-фикерләрне,өмет-хыялларны әйтеп бирә белгән гаҗәеп шагыйрә, шәфкатьле ана, талантлы журналист Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова иҗаты турында сөйләшербез.

          Укучылар, әле генә без сезнең белән шигырь тыңладык. Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (фикерләр тыңлана)

           Шигырьдә бала үз телен белми һәм аны хайваннар да санламый. Сез бу балага нинди киңәшләр бирер идегез? (киңәшләр тыңлана)

           Туган телебезнең кирәклеген аңлаткан бу шигырьне Йолдыз Шәрәпова язган. Йолдыз Шәрәпова-балалар иҗаты күгендә үз урынын тапкан сүнмәс йолдыз булып санала ала. Кичәбезнең исемен дә бүген без шулай дип атадык. Ул, үзенең иҗади нурын тарату аша, нәниләр күңеленә үтеп керә алган шагыйрә. Һәм Йолдыз апагыз үзе бүген бездә кунакта.

            Йолдыз апа, сүзне сезгә бирәбез. (Йолдыз Шәрәпова үзе белән таныштыра)

   Экранда:  Йолдыз Шәрәпова республикабызның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа. Балачагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. Туган авылында урта мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казан дәүләт университетының филология факультетында белем ала.  1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз “Ялкын” журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасы “Ильич юлы”нда корректор булып эшли,1986 нчы елдан “Сабантуй” газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли.

Ике бала “Антенналы бәрәңге” шигырен сөйли.

Алып баручы.  Йолдыз апа, менә шушы иң беренче җыентыгыгыз, “Антеналы бәрәңге” китабыгызның язылу тарихы турында кыскача гына сөйләп китсәгез иде.

(Йолдыз Шәрәпова “Антенналы бәрәңге” китабының язылу тарихы белән таныштыра)

Алып баручы.     Икенче китабыгыз сезнең “Зоопарк-Әлифба” дип атала. Ул  китабыгызда төрле кошлар һәм җәнлекләр турында сөйләнә. Бер дә без ишетмәгән җәнлек  исемнәре дә очрый. Сез аны нинди  максатны күз алдына куеп иҗат иттегез? Шул турыда да кыскача әйтеп үтегез әле?

(Йолдыз Шәрәпова “Зоопарк-Әлифба” китабы турында сөйли)

    Алып баручы.     Хәзер сезнең “Дельфинга хат” исемле җырыгызны тыңлап үтик. Ә.Усманов көе.

  • Балалар сезнең “колаклы коймаклар” ашаганыгыз бармы? Ә менә Камиләнең ашаганы бар. Сөйләп күрсәт әле Камилә. (1 бала “Колаклы коймаклар шигырен сөйли”. Укытучы шул исемдәге китапны күтәреп күрсәтә) Менә бу китапта Йолдыз апаның бик кызыклы шигырьләре урын алган. Сез дә китапханәләрдән алып укый аласыз, тик майлы кулларыгызны гына юарга онытмагыз. Бу җыентыкка кергән шигырьләрнең кайберләрен тыңлап та үтәрбез. (Балалар шигырьләр сөйлиләр)

    Алып баручы.    Йолдыз апа,сезнең иҗат җимешләрегез белән җыентыкларда гына түгел, балалар өчен чыга торган “Сабантуй” газетасы аша да танышып барабыз. Инде бүген матбугат битләрендә генә түгел, ә үзегез белән очрашуга да ирештек. Бу газетада балалар күбрәк нинди темаларга  багышланган мәкаләләр язалар?

           Ә менә безнең  балалар арасында да каләмнәрен чарлап караган балалар бар. Аларның да чыгышларын тыңлап карагыз әле. Журналист буларак сез нинди фикерләр әйтерсез.

(Берничә бала үзләре язган шигырьләре белән уртаклашалар,1 бала “Гармун уйныйм” җырын башкара)

Алып баручы.     Йолдыз апа, кызыклы хәлләр тормышта булмый калмый, бигрәк тә балалар белән. Сез шигырьләрегезне тормыштан алып язасыз. Гаилә эчендә килеп чыккан кызык вакыйгаларны да шигырь юлларына теркәп барасыз. Шундый берәр кызык вакыйга кайсы шигырегездә урын алган? Иң кызыклы дип санаганнарын сөйләп үтмәссез микән?

  • Гаиләгез турында сүз чыккач, үзегезнең гаиләгез турында да кыскача әйтеп үтегез эле.

(Йолдыз Шәрәпова гаиләсе турында сөйли)

  • Сезнең гаиләгездә биш бала. Һәрберсе бер сорау гына бирсә дә ул биш сорау була.  Сез һәрберсенә дә үзегезнең вакытыгызны табып, җавап биреп өлгерәсезме? “Җавапсыз сорау” исемле шигырегез дә алар биргән сораулардан туган шигырь түгелме?

“Җавапсыз сорау” җыентыгына кергән шигырьләрнең кайберләрен тыңлап та үтәрбез. (Балалар шигырьләр сөйлиләр)

Алып баручы.    “Файдалы чара” шигыренең ахырында Ядькәр исемле бала тәрбияле бала булып кала. Димәк, Сез, Йолдыз апа, шагыйрь генә түгел, ә оста психолог та икәнсез. Шигырьләрегез аша яшь буынны бик оста тәрбиялисез. Шигырьләрегезнең башы балаларның кимчелекле яклары белән башланса да, шигырь ахырында инде тик уңай сыйфатлар  гына өстенлек ала.

  • Балалар, без бүген сезнең белән Йолдыз Шәрәпованың берничә китабы белән таныштык. Калган китапларын китапханәләрдән алып укырсыз дип өметләнәбез. Хәзер ул үзе белән алып килгән башка китапларын сезгә тәкъдим итәр.

(Йолдыз Шәрәпова китаплары белән таныштыра)

  • Йолдыз апа, сезгә иҗат уңышлары, гаилә бәхете телибез. Каләмегез саекмасын. Һәрвакыт балаларны шатландырып, кызыклы шигырьләр иҗат итүегезне теләп калабыз.

(Кичә татар халык җыры белән тәмамлана)



Предварительный просмотр:

Кошлар – безнең дусларыбыз.

                                   ( сыйныфтан тыш чара)

Максат: бездә кышлаучы кошларны һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү; балаларның ана телендә фикерләү сәләтен үстерү; аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; кошларга ярдәм кирәклеген төшендерү; кошларны, табигатьне саклау хисе булдыру; татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: магнитофон,кошларның рәсемнәре,балаларның үзләре ясаган рәсемнәре,җимлекләр.

                                   Кичәнең барышы.

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Килгән кунаклар! Кичәбезне башлап җибәрер алдыннан кунак егетенә сүз бирик әле. Ул безгә бер көй уйнап күрсәтер.

         (Балалайкада татар халкының “Ай былбылым”көен уйный)

Укытучы. Бу көй сезгә танышмы? Бу җыр нәрсә турында.(балаларның җаваплары)

Укытучы. Әйе, безнең бүгенге кичәбез кошларга багышланган. Сезнең белән кош рәсемнәре ясадык. Әйтегез әле, бездә нинди кошлар кышларга кала.?(балалар җавап бирәләр)

Укытучы. Ә безнең кызлар кошлар турында җыр да беләләр.(кызлар җырлый)

Укытучы. Менә кыш та килеп җитте.Кар ява. Урамда салкын. Салкын урамда безнең кошларыбызга бик авыр. Ни өчен аларга авыр соң?(балалар җавап бирәләр)

Укытучы. Сез кошлар турында шигырьләр беләсезме? Теләүчеләр бик күп икән. Шуңа күрә. әйдәгез, санамышлар әйтешәбез. Кем беренче чыга, шул шигырен сөйли.

Җепсез орчык                                  Әлчи, бәлчи,                                                  

Чәүкә, чыпчык,                                Әни күлмәк үлчи.                                            

Кара балчык                                     Чәүкә, чыпчык                                                      

Син кал, бу чык.                               Син кал, бу чык.

(санамыш кемдә туктый,шул шигырен сөйләп урынына утыра бара)  

Укытучы. Ә  сез кошлар турында табышмаклар беләсезме?(балалар бер – берсенә табышмаклар әйтешәләр.Укытучы үзе генә дә әйтергә мөмкин)

1.Колга башында йорты

  Эчендә яши җырчы.

2.Җәй дә гөр – гөр, кыш та гөр – гөр

  Гөрли дә гөрли генә.

  Түбә астында яши ул

  Михнәтләр кәрми генә.

3.Тук та тук дип утыра ул

  Тук түгелдер, ачтыр ул.

  Агачлардагы кортларны

  Чүпләргә бик мастер ул.

4.Урмый, чәчми

  Ил өстендә көн итә.

5.Җәй шакылдый бу чүкеч

  Кыш шакылдый бу чүкеч

  Ничек чыдый бу чүкеч?

6.Я су белән коена,

   Я тузанда коена

  Үзе безгә сыена.

  Гомер буе безнең белән

 яшәргә дип җыена.

7.Кечкенә генә берәү

  Артында озын терәү.

8.Язын килә,көзен китә,

  Оя ясасаң үз итә.

9.Бер кошым бар:тынмый,

  Агачка оя кормый.

  Өе җирдә

  Җыры күктә.   Һ.б.

Укытучы. Рәхмәт,балалар.Әйдәгез , хәзер уен уйнап алыйк. Җылы якка китүче кошлар булса, кул күтәрерсез. Бездә кышлаучы булса, кул күтәрмисез.( “Очты – очты...” уенын уйнау)

Укытучы. Балалар, сез кошлар турында мәкальләр беләсезме? (Балалар мәкальләр әйтәләр. Сыйныфны ике төркемгә бүлеп, ярыштырырга да мөмкин. Әлбәттә,мәкальләрне алдан өйрәнеп килергә әйтелә.)

-Иртә кычкырган күкенең башы таз булыр.

-Күке күкәйне үзе салган

 Баласын каргага тапшырган.

-Сандугач сайраганда тургай тик тора.

-Сандугач шәп сайраган өчен читлеккә эләгә.

-Чыпчык утырмас, утырса да тик тормас.

-Карлыгач йортка, сандугач бакчага кунар.

-Саескан йөрүе белән йөреп,үз йөрүеңне онытма.

-Һавадагы тургайга алданып, кулыңдагы торнаны җибәрмә.һ.б.

Укытучы.Бүгенге кичәдә күп нәрсәләр белдек. Ләкин кирәклесен әйтмәдек.Кошларга кыш көне авыр икәнен белдек,әмма ничек ярдәм итеп булуын әйтмәдек. Кыш көне кошларга ничек ярдәм итеп була соң?

Балалар. Ашарга бирергә, җимлекләр куярга кирәк.

Укытучы. Дөрес, балалар. Менә бүген сезнең кайберләрегез җимлекләр дә алып килгән. Ә мин бодай ярмасы алып килдем. Дәресләр беткәч, бергәләп шул җимлекләребезне мәктәп янындагы агачларга элеп куярбыз. Үзебез кырыйдан аларны күзәтербез. Кошларга гел ярдәм итик. Аларны үзебезнең дусларыбыз дип саныйк. Чөнки алар кешеләргә бик зур ярдәм итәләр. Алар кырларны, урманнарны, агачларны кортлардан чистарталар. Алар чыннан да безнең дусларыбыз. (Кичә “Балалар тавышы”исемле җыр белән төгәлләнә. Г.Зарипов муз., Х.Вахит сүз.)

                                       



Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме.

                                   (сыйныфтан тыш чара)

Максат. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларның ана телендә фикерләү сәләтен үстерү;туган якка мәхәббәт, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү; кеше хезмәтенә ихтирам уяту;

Җиһазлау. “Әдәплелек дәресләре” китабы, “Ачык дәрес”газетасы (сент.2004),балаларның көз турындагы рәсемнәре, яшелчәләр, җиләк – җимешләр, бодай бөртекләре, башаклар.

                                          Кичәнең барышы.

Укытучы. Туган ягыбызга көз килеп җитте. Көннәр кыскарды, яфраклар саргайды, кошлар җылы якларга очып киттеләр. Бакчаларда,авылларда эш бик күп. Авыл халкы тырышып эшләде:бәрәңге казыды, чөгендер, кишер, кәбестә җыйды. Ә сез көз айларын яратасызмы?(1 бала көз турында шигырь сөйли.) Хәзер яшелчәләр безнең өстәлдә.(кәрзин тулы яшелчәләр күрсәтә) Бу кәрзиндә нәрсәләр күрәсез? 

Балалар. Кишер, бәрәңге, суган, сарымсак...  

Укытучы. Сез дә бакчада әти - әниләрегезгә, әби – бабаларыгызга бу уңышны үстерергә һәм җыеп алырга булышкансыздыр?

            (1 бала Г.Латыйпның “Минем әти бакчачы”шигырен сөйли.)

Укытучы. Без барыбыз да бәрәңге ашарга яратабыз. Аннан нинди генә ризыклар пешермибез. Бәрәңгегә багышлап җырлар да иҗат ителгән. Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк.(Бәрәңге турында җыр җырлау)

                 (Шулвакыт ишек шакыйлар. Уңыш бабай  керә.)  

Уңыш бабай. Исәнмесез, балалар! Сезнең җырыгызны ишетеп кердем. Бик матур җырладыгыз. Көз бәйрәмен үткәрәсез икән. Ә сез көз турында мәкальләр беләсезме?    

1 бала. Язның байлыгы -  кояш

             Көзнең байлыгы -  уңыш.

2 бала. Көзге көн ул бала кебек:

             Әле көлә, әле елый.

3 бала. Кышкы кар – көзге икмәк.

4 бала. Күз өчен яз яхшы,

            Авыз өчен көз яхшы.

Уңыш бабай. Булдырдыгыз, балалар. Мин сезгә күчтәнәчләр алып килдем. Бу көз бүләкләре. Ләкин боларны биргәнче, сез миңа көз турында шигырьләр сөйләсәгез иде.

                (Балалар уртага чыгып шигырьләр сөйлиләр.)

Укытучы. Уңыш бабай, безнең кызлар биергә дә яраталар. Алар сиңа хәзер биеп тә күрсәтерләр. ( “Уракчы кызлар” биюе)

           ( Бала Н.Мадьяровның “Көзге урман”шигырен сөйли)

 Уңыш бабай. Булдырдыгыз, балалар. (Ипи чыгара) Менә көзнең иң зур байлыгы – икмәк сезгә. Ләкин безнең табынга килгәнче, ул нинди юллар үтә? Кем әйтер?

 (1 бала ипине ничек үстерүләре һәм безнең табынга ничек килеп эләгүе турында сөйли. 2 кыз “Игенчеләр” җырын башкаралар.)

 1 бала (кулына ипине тотып шигырь сөйли)

             Шуңа мин тәмле булам,

            Табында балкып торам.

            Шуңа мине олылап

            Ипекәй дип атыйлар,

            Изге күреп саклыйлар...

            Сез дә, нәни дусларым,

           Үсегез моны белеп

           Әрәм итмәгез мине

           Һәм рәнҗетмәгез берүк.

 Уңыш бабай.  (1балага төртеп күрсәтеп)Әйт әле, кызым, син кишер яратасыңмы?

Ул бала.  Әйе. (һәм кишер турында шигырь сөйли)

Уңыш бабай.       Күрдегезме, ул кишерне ничек ярата. Шуңа күрә сез дә кишер ашагыз. Һәм ул бала кебек акыллы, сау – сәламәт булырсыз. Менә сезгә дә кишер алып килдем. (Балаларга кишер өләшә.) Бу тәмле, баллы яшелчәләрне безгә табигать үзе бирә. Табигатьне саклагыз! Тырыш,  эшчән булсагыз, өстәлегездә һәрвакыт тулы кәрзиннәр булыр . Хәзер мин китәм, хушыгыз!

 Укытучы.   Уңыш бабайны озаттык. Безгә дә “Сау бул көз” дип әйтәсе генә кала. Кадерле балалар, бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Хушыгыз.                  

 



Предварительный просмотр:

                          Халкыбызның күңел бизәкләре.

                                (сыйныфтан тыш чара)

Максат: татар халкының милли сәнгате, күңел җәүһәрләре, кием –               салымнары белән таныштыру;татар халкының гореф – гадәтләренә, авыз иҗатына игътибар итү; милли киемнәргә кызыксыну уяту; балаларга эстетик тәрбия бирү; татар милли сәнгатенә, һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;

Җиһазлау:  сандыкта урнаштырылган милли әйберләр, рәсемнәр, милли ризыклар, магнитофон язмасы;

                                           Кичәнең барышы.

            (Әкрен генә көй яңгырый . Милли киемнәрдән әби килеп керә)

Әби. Исәнмесез, балалар.Менә бүген мин сезгә кунакка килергә булдым. Яшем дә олы инде.Хәзерге балалар үз халкының үткәнен белеп бетерми. Шуңа күрә сезне татар халкының яшәү рәвеше, киемнәре белән таныштырырга телим.(рәсем күрсәтә)Әйтегез әле, балалар.Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

 Балалар. Борынгы авыл өен күрәбез.

Әби. Сез аның борынгы авыл өе икәнен каян беләсез?

Балалар.Бүрәнәдән эшләнгән, чигүле пәрдәләр, чаршаулар эленгән.Карават өстендә җәймәләр Һ.б.

Әби. Әйе,балалар. Алар матурлап эшләнгән. Бу – татар халкының үзләре тукып, чигеп эшләнгән әйберләре. Аларга халыкның күңел җылысы салынган. Менә бүгенге кичәгә мин шуларның бер өлешен алып та килдем.(Сандыкны күрсәтеп)Моның нәрсә икәнен беләсезме соң?

Балалар.Сандык.

Әби. Дөрес, акыллыларым, сандык бу.Бу сандыкта нәрсәләр бардыр дип уйлыйсыз?

Балалар.Бу сандыкта әбинең кулдан эшләнгән әйберләредер, чөнки алар кадерле әйберләрен генә сандыкларда саклаганнар бит.

Әби. Әйе,балалар. Бу сандык миңа да истәлекле, кадерле. Ул - әниемнең бүләге. Аның нинди серләр саклавын без хәзер күрербез.

Балалар.Әби, синең өстеңдәге киемнәрең дә татар халкының милли киемнәре бит. 

Әби. Әйе.Бу - минем әниемнең күлмәге.Алъяпкычы да аныкы.

Балалар.Алъяпкычның бизәге

               Нурлар сибә йөзеңә,

               Чәчәк төшкән һәрбер кием

                Килешәдер үзеңә.

Әби. Рәхмәт.Уңган бала икәнсең. Әйдәгез, инде сандыкны ачып карыйк.(Сандыктан бер төргәк тартып чыгара) Нәрсәләр бар икән бу төргәктә?

Балалар. Чигелгән сөлгеләр.

Әби.Сез чигүле сөлгеләр турында шигырьләр беләсезме?

Бер бала.Оста кызлар сабантуйга

                Матур сөлге чиккәннәр

                 Көрәштәге батырга

                 Аны бүләк иткәннәр.

Әби. Дөрес, һәр елны сабантуйга һәркем берәр нәрсә чиккән. Чыннан да, батырларга иң зур бүләк иде ул. Ә сөлгеләрне, ашъяулыкларны ничек итеп чиккәннәр соң?

Балалар. Ефәк җепләр, тамбур белән чиккәннәр.

Әби. Шулай шул, мендәр, карават өсләрен дә шулай ук эшләгәннәр. Башта туку станогы артына утырып тукыганнар. Аннары утырып чиккәннәр.Матур булып чыксын өчен күп көч куярга кирәк булган аларга. Миндә чиккән әйберләр бик күп. Өйдә дә күп калды әле. Барысын да алып килеп булмады шул. (чиккән әйберләр күрсәтә) Менә нинди матурлар. Үзем чиктем мин аларны. Хәзер сандыкта тагын ниләр барын күрсәтермен, бераз гына хәл алыйм инде.

Бер кыз. Әби, син юлдан да килгәч, арыгансыңдыр. Утырып ял итеп ал. Ә мин сиңа бер җыр җырлап күрсәтим.(җыр җырлый)

Әби. Рәхмәт, балам. Әйдәгез, хәзер сандыктагы әйберләрне карауны дәвам итик. Сез нинди бизәнү әйберләре беләсез?

Балалар.Йөзек, беләзек, алкалар...муенсалар, чулпылар...

Әби. Әйе,балалар. Менә алар(шкатулка тартып чыгара). Менә бу йөзекләрне, беләзекләрне күргәч бер җыр искә төште әле.(әби җырлап ала)

             Беләзегем – йөзегем,

             Киярмен әле үзем.

             Ятка бирер ярларым юк,

             Сөярмен әле үзем.

Балалар. Әби, сандыгыңда тагын нәрсәләр бар?

Әби. Бар әле.бик күп. Ул әйберләрне караганчы, башта берәр уен уйнап күрсәтегез әле.

Балалар. Без “Йөзек салыш” уенын беләбез.

Әби. “Йөзек салыш” ! Без дә уйный идек ул уенны, аулак өйләрдә җыела идек.Һәрберебез кул эшләре белән килә. Туктап төрле уеннар уйный идек. “Йөзек салыш”- безнең яраткан уеныбыз иде.Ягез, уйнап күрсәтегез әле. Менә көмеш йөзегемне биреп торам.(уен уйныйлар)

    Булдырдыгыз, балалар. Мин дә яшь чагыма кайтып килдем әле.(сандыктан читек тартып чыгара) Бу нәрсә?

Балалар. Бу читекләр, әби.

Бер бала. Бизәк төшкән итекләрне

                 Читекләр дип йөрткәннәр.

                 Аларны татар кызлары

                 Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Әби.  Шушы читекләрне күргәч, яшь чакларымны искә төшердем. Читекләр киеп гел биергә ярата идем. Хәзер дә бииселәрем килеп китте.

Балалар. Биеп күрсәт әле, әби.(әби бии) И-и-и әби, хәзер мондый биюләр биемиләр инде. Менә ниндине бииләр.(Бер кыз заманча бию биеп күрсәтә)

 Әби. Шулай шул, заманалар үзгәрде.Яшьләрнең безнең биюләрне бииселәре килми. Әле бер көн кызым концертка алып барды. Татарстанның җыр һәм бию ансамбле диде, ахрысы. Җылый – җылый карадым. Бик күңелле булды. Рәхмәт аларга. Татарның үткәнен бүгенгә күчерүләре,яшьләргә җиткерүләре өчен.(сандыгын актара башлый, аннан калфак, түбәтәй чыгара)Менә болары нәрсәләр икән?

 Бер бала. Балкып тора түбәтәйләр

                  Энҗе бөртекләр белән.

                   Алар монда кигән,гүя,

                   Чын әкият иленнән.

Икенче бала. Әби мин калфак турында җыр да беләм.(җырлый)

Әби. Яхшы, балалар. Алып килгән әйберләрне күрсәтеп бетердем бугай. Икенче юлы килгәндә башкаларын ала килермен. Болар - халкыбызның күңел җәүһәрләре. Җаны хакында сөйләүче эскәтерләр, сөлгеләр, милли киемнәр. Хәзерге вакытта милли сәнгатебезне дәвам итүчеләр ишәйгәннән – ишәя бара, шуңа күрә гореф – гадәтләребез яшәр, чәчәк атар дип ышанасы килә.(җыена башлый)

      Әй, карале, онытып торам икән ләбаса, мин сезгә бераз гына күчтәнәч алып килгән идем. Халкыбызның милли ризыгы - өчпочмаклар. Сыйланыгыз әле, балакайларым. Карагыз әле, чигүле әйберләрне элгәч, сыйныфыбыз ничек матурланып китте. Ашъяулык өстенә тәмле өчпочмагыбызны утырткач, өстәлебез дә ямьләнде. Бүгенге җыелып утыруыбыз күңелемне күтәреп җибәрде. Үзегез кунакка килегез. Өйдәге милли әйберләрем белән таныштырырмын. Киткәнче, теләгем шул: үзегезнең телегезне, ягъни Тукай, Җәлил, Сәйдәш телен онытмагыз!

      Кичә “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамлана.

( Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе)

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

методические материалы по воспитательной работе

Презентация на тему "Толерантность как основа взаимодействия участников образовательного процесса"...

Презентационные материалы к аттестации заместителя директора по воспитательной работе

Презентация к аттестации заместителя директора по ВР, которую можно использовать с учетом индивидуальных показателей....

Анализ воспитательной работы в школе-интернат «Развитие творческого потенциала личности школьника через систему воспитательной работы»

Воспитание детей – рискованное дело,   ибо в случае удачи последняя приобретена ценою большого труда и заботы, в случае же неудачи – горе, несравнимо ни с каким другим.Демокрит...

Материалы к презентации «Организация воспитательной работы с обучающимися в условиях взаимодействия с социумом»

В презентации представлены социальные партнеры школы, направления деятельности, мероприятия...

Методические материалы по воспитательной работе

Методические материала по патриотическому воспитанию учащихся...