статьи
статья

Ибрагимова Нурания Мансуровна

Предварительный просмотр:

Заманча мәгълүмати технологияләр үсеше шартларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү

Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы ролен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат. Мондый шартларда укытучы остаз, методолог, белем иленә илтүче булып тора. Бүген укытучы хезмәтендә заманча технологияләрне үзләштерү уңышка ирешүнең төп шарты, чөнки мәктәп үз укучыларыннан алда барырга тиеш.

   Бүген укытучылар алдында башка бурычлар тора: белем бирү генә түгел, ә һәр баланы укырга өйрәтү, талантларын ачу. Бары тик чын укытучы гына балалар коллективында һәр бала яшьтән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык итеп, эш оештыра ала.  Моңа ирешү өчен укытучының югары квалификацияле, грамоталы,белемле булуы таләп ителә. Хәзер татар теле һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра.

Башлангыч мәктәп, укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә, аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш. Бу турыда төрле конференцияләрдә, семинарларда, вакытлы матбугат битләрендә фикер алышына. Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә дә күп  темалар күтәрелә.

Укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә. Шуңа күрә белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән фәнни белемнәрнең нәтиҗәсе, һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары, шәхеснең әхлак сыйфатлары, аның иҗади көче һәм сәләте үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш. Ә инде укытуның сыйфаты дигәндә,”4”ле,”5” ле билгеләренә укучылар саны гына түгел, ә бәлки укучыларның белемлеген дә, тәрбиялелеген дә, психик һәм  физик үсешен дә, гомумән, аның социальләшкән шәхес булып формалашуын да күз алдында тотабыз. Мондый сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләүгә мәгариф эше сыйфаты белән максатчыл идарә иткәндә генә ирешеп була.

Белем сыйфаты төшенчәсе соңгы елларда гына күтәрелгән проблема түгел. Педагогик эшчәнлекнең төп максатларыннан исәпләнгән белемлелек сыйфаты элек-электән иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган. Әмма соңгы елларда белем эчтәлегенең яңаруы, тәгълим-тәрбия процессына яңа технологияләрнең күпләп  үтеп керүе белем сыйфатын тикшерүгә игътибарны икеләтә арттыруны һәм һәр укытучыдан үз эшчәнлеген дә, балалар эшчәнлегенең нәтиҗәлеген дә объектив бәяләп баруны таләп итә. Һәр фән укытучысы дәрес саен үз предметы буенча махсус белем һәм күнекмәләр белән беррәттән, киләчәктә балага тормыш итүдә зарур булган гомумкүнекмәләрне дә формалаштыра барырга тиеш.

Милли мәгарифкә дә яңа технологияләр үтеп керә башлаганга да шактый гомер үтте. Яңа технологияләрнең гамәлгә  керүе, кулланышы турында нәрсә әйтә алабыз соң? Инновоцион технологияләрне тормышка  ашыру нәтиҗәле булсын өчен, билгеле бер шартлар үтәлү кирәк. Хәзерлек этабы, укыту- методик комплекс белән тәэмин ителеш тә - мөһим шартларның берсе. Иң мөһим шартларның берсе- технология нигезендә эшкә алынучы укытучының үз мотивациясе булу. Шуңа күрә иҗади эшләүче укытучылар укыту – тәрбиядә балаларның сәләтен, талантын үстерергә ярдәм итә торган яңа технологияләр кулланырга тырыша.

Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрен профессор Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенең элементларын кулланып алып барабыз. Бу технологиянең – логик, алгоритмик фикерләрне, иҗади сәләтне үстерүдәге әһәмияте бәхәссез. Укучыларга төпле белем бирү максатында укытучы дәрестә төрле уку - укыту алымнарыннан файдалана. Теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләрендә төркемләп эшләү алымнарын кулланабыз. Дәреснең һәр этабында балалар төркемнәрдә эшли, бер-берсе белән фикер алыша, бәхәсләшә, төркемнән кем җавап бирергә тиешлеген үзләре  хәл итә, хәтта җавап өчен билгене дә үзләре куя. Төркемнәрдә балаларның ярдәмләшеп эшләве фәннәрне кыенлык белән үзләштерүчеләрне дә уйланырга мәҗбүр итә. Бүленеп эшләгәндә балаларның укуга мөнәсәбәте һәм кызыксынулары кискен арта. Аларның һәркайсына, көчле укучылар белән беррәттән уртача дәрәҗәдә һәм йомшаграк үзләштерүче балалар да керә. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү максатыннан чыгып, балаларга шәхси якын килеп, дифференциаль биремнәр тәкъдим ителә. Дәресләрне  дифференцияле укытуның төп максаты – көче һәм сәләтенә туры килерлек биремнәр эшләтеп, һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү, аеруча сәләтләренең үсеше өчен дә мөмкинлек тудыру. Моның өчен балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен билгеләргә кирәк. Алга таба яңа теманы өйрәнү алдыннан, тиешле белем күнекмәләрне, нинди метод һәм алымнар куллану максатка ярашлы булуын, нинди күрсәтмә әсбаплар, нинди сорау һәм биремнәр тәкъдим итәргә кирәклеген укучыларның сыйныфта һәм өйдә нинди күләмдә эш башкарырга тиешлеген ачыкларга.

Белгәнебезчә, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Өйрәнә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен искә алып укучылар өчен индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, өстәмә күрсәтмә- әсбаплар, сораулар әзерлибез. Дәресне актуальләштерү өлешендә алда кулланылачак белемне искә төшерү белән башлыйбыз. Эшне (кабатлау рәвешендә) төркемнәрдә оештырып була.Төркемнәрдә эшләгәндә балаларның үзара аралаша белү осталыгы да үсә. Шулай ук тестлар куллану да нәтиҗәле.

       Укучыларның белем алуын нәтиҗәле, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыру максаты белән дәрестә күп төрле уеннар да кулланабыз. Уеннар файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Г.К.Селевко, үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүлә:

-дидактик уеннар;

-тәрбияви уеннар;

-үстерешле уеннар;

-социальләштерүче уеннар.

    Дидактик уеннарны укучыларның белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү өчен кулланабыз. Тәрбияви уеннарны әхлак тәрбиясе бирү, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрәбез. Укучыларның сөйләм телен үстерүдә, эзлекле фикер йөртү сәләтләрен формалаштыруда үстерешле уеннар ярдәм итә.Укучылар бигрәк тә рольле уеннарны яраталар.Рольле уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, үзара ярдәмләшү теләге тудыра.

     Бүгенге көндә массакүләм матбугат чаралары арасында балалар өчен татар телендә басыла торган газета-журналлар күп чыга башлады. Менә без, 170 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфларда укыта торган татар теле укытучылары, дүртенче ел  “Салават күпере” журналы белән берлектә эшлибез. Балаларыбыз бу журнал белән яхшы таныш. Журнал  заманчалыгы, бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы, сыйфатлы кәгазьдә эшләнүе белән аерылып тора. Һичшиксез, нинди генә балалар журналы булмасын, аларның һәркайсында кызыклы табышмаклар да, әкиятләр дә, башваткычлар, рәсем ясау күнекмәләрен булдыру өчен биремнәр дә, уеннар да, әйләнә-тирәне танып белүгә корылган материаллар да булырга тиеш. Болар барысы да “Салават күпере” журналында урын ала. Шуңа күрә балалар бик теләп һәм яратып укыйлар.

      Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, язучыларны, аларның иҗатларын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә дә өйрәтәбез.

Бөтендөнья белем бирү процессының тагын бер мөһим һәм тотрыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күп кенә предметлардан белем бирүдә компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Быел «balarf.ru» сайтында урнаштырылган “Бала” китапханәсендәге мултьфильмнарны күрсәтеп башлангыч сыйныф укучыларының татар теленә булган кызыксынулары тагын да артты.

Презентацион материалларны класстан тыш чаралар үткәргәндә, ата-аналар жыелышларында, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин. Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтергә кирәк: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

 



Предварительный просмотр:

Фәнис Яруллинның балалар өчен язган шигырьләрендә

табигать образлары

                                                         

Ф.Яруллинның табигать темасына язылган шигырьләрен күзәтү безгә шагыйрьнең күбрәк яз, җәй, кыш ел фасыллары турында яратып язганын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Кыш фасылын Ф.Яруллин ир-ат белән чагыштыра, аны ир-атка хас сыйфатларны биреп тасвирлый: кыш ирләрдәй каты куллы, күз яше – тамчы күренсә дә, шунда ук оялып, тизрәк кире туңдыра (“Кыш” шигыре).“Малай такмагы” исемле шигырендә шулай ук кыш галәмәтләре сурәтләнә. Бар дөнья ап-акка төренгән: юллар да ап-ак, өйләр ап-ак, түбәләр тау булганнар, агачлар муеннарыннан көрткә кереп чумганнар.“Кыш башы” исемле шигырендә автор әле яуган карны җылы ипи өстенә ягылган ак май белән чагыштыра, ул шулай ук тиз эреп юкка чыга, ди.

Яз исә табигатьнең вәгъдәсе, ди, чөнки аның һәр бөресе киләчәктә җимеш китерәчәк, басуларда-кырларда көшел-көшел бодай барлыкка киләчәк, болыннарда печән туачак, ди. Алай гына да түгел, яз безнең күңелләрдә өмет уятырга тиешлеге искәртелә.“Язгы парчалар” исемле шигырендә Ф.Яруллин яз фасылын шау-шулы, күңелне күтәрә торган, дәртле билгеләр ярдәмендә бирә. Мәсәлән, язын “елгалар ярсыган ат кебек тибешеп ярларын селкетә”, “зыңгылдап ярыла язгы боз, әйтерсең лә, кыңгырау кагалар”, “кояш җиңнәрен сызганып ашыга-ашыга эшли”, “ургылып-ургылып пар чыгарып казан кебек кайнаган кырлар” турында сөйләнә бу шигырьдә.“Март кояшы” шигырендә дә Ф.Яруллин кояшны сынландыра: биредә кояш язга әзерләнеп, репетиция ясый, җылы яктагы кошларга кайтыгыз, дип телеграмма суга. Кыскасы, кояш бер дә тик тормый, шул рәвешле язны ашыктыра.“Апрель” исемле шигырендә шагыйрь табигать күренешләрен сурәтләгәндә кызыклы образларга мөрәҗәгать итә: кыш-абзый, Җир-ана, Апрель-батыр. Апрель-батырның хәрәкәтләрен тасвирлаганда автор шулай ук сынландыру алымын куллана.

Май ае бар табигатькә җылы сулыш өрә, шуннан игеннәр үсеп китә, чәчәкләр хуш исләрен аңкытып утыралар, үләннәр борын төртәләр, бөреләр туннарын салып, яфраклар яра, алмагачлар да матурлана – ак чәчәкле күлмәкләрен киеп куя (“Май” шигыре).

Җәйге июнь-июль айлары исә чәчәккә, җиләккә бай айлар, ди Ф.Яруллин. Аның “кояшы да бигрәк кайнар”, шуңа күрә барысы да күлмәкләрен салып, елгада су коенып, йөзеп рәхәтләнәләр, ел буена көч җыялар.Җәйнең рәхәтлекләрен Ф.Яруллин “Рәхәт тә соң!” исемле шигырендә дә санап китә: җәен болыннарга чыгарга, елгаларда коенырга, талларда тирбәлергә, салларда йөзәргә, походларга барып була бит!

Ә менә көз турында язарга яратмый шагыйрь. Мәсәлән, “Октябрь” исемле шигырендә көзнең иң ямьсез чагын тасвирлый. Октябрьнең соңгы көннәре: иске толыптай болытлар, алама тунын кигән күк, кураен көйләр-көйләмәс кенә өреп йөрүче җил күңелләрдә салкынлык, моңсулык кебек хисләр уята.Әйтергә кирәк, толып кигән болытлар образы “Ак болытлар” шигырендә дә очрый, ләкин монда толыплары аларның ак төстә, автор бу болытларны исә аэродромга җыелышкан самолетлар белән чагыштыра. Бу шигырдә, гомумән, кызыклы чагыштырулар тәкъдим ителә: болытлар – самолетлар, бу болыт-самолетларның пилотлары – җил, болытлар – күк абзаның оныклары.

Ф.Яруллин төнге күкнең матурлыгын да образлы тасвирлап бирә. Мәсәлән, “Күктә” исемле шигырендә йолдызлар – күк йөзенең чәчәк юрганы, диелә. “Йолдызлы кич” шигырендә исә күк йөзендәге йолдызлар сипкелләр, тулган ай миң белән тиңләштерелә. Шул сипкелләр җемелдәве, миңнең нур чәчүе йолдызлы кичнең бар матурлыгын билгели. Ф.Яруллин таң вакытының аеруча матур булуын “Авылда печән өсте” шигырендә ассызыклап, аның образлы тасвирлауга ирешә алган: гөлләр алсу иренен таң нурына буяган, елмаеп кояш туа, кошлары сайрый куакта.

Ф.Яруллин иҗатында табигатьнең матурлыгы туган якның кешегә якынлыгы белән янәшә бирелә. Туган якның юкәләре дә лирик геройны әнисе кебек иркәли, башыннан сыйпый (”Туган як табигате” шигыре). Туган якның ташлары да йомшак, һавалары баллы, көзләре, кышлары да җанга бик җылы, дип яза Ф.Яруллин “Баулы ягым” шигырендә.

 “Елга монологы” исемле шигырендә Ф.Яруллин җәйләр, кышлар, айлар, еллар ага торган кодрәтле елга исеменнән сөйли. Елга үзенең кешегә никадәр игелек күрсәтүен санап китә.

“Рәнҗемәсен” исемле шигырендә автор шулай ук табигатьне сакларга өнди. Кешеләрнең төрле булуын ассызыклап үтә. Без табигатькә хөрмәт белән карамасак, аны саклауга көч куймасак, ул безгә рәнҗергә дә мөмкин, дигән фикер белдерә шагыйрь. Бу рәнҗештән куркырга кирәк, чөнки ул кешегә бер дә файдага түгел. Кеше үзе табигатьнең яклаучысы булырга тиеш, ди. Шулай итеп, табигать образлары Ф.Яруллинга кешенең эчке рухи халәтен тасвирларга, аның табигать белән һәрвакыт бергәлеген күрсәтергә, теге яки бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерергә хезмәт итәләр. Ф.Яруллинны шулай ук кешеләрнең табигатькә карата саксызлыгы, мәрхәмәтсезлеге, гамьсезлеге дә нык борчый.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.  Минһаҗева Л.И. Фәнис Яруллин // Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – Б.285-291.

2. Яруллин Ф.Г. Әсәрләр: 3 томда. 1 том / Ф.Г.Яруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 495 б.



Предварительный просмотр:

Яшь буынны тәрбияләүдә уен  технологияләренең әһәмияте.

                                           

                                                            Игра – это огромное светлое окно, через которое

                                                                     в духовный мир ребенка врывается живительный  поток представлений, понятий об окружающем мире. Игра – это искра, зажигающая огонек пытливости и любознательности.

                                                                                    В.А.Сухомлинский  [1]

Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Өлкән кешенең тормышында эшчәнлек, хезмәт, эш нинди урын тотса, бала өчен уен шундый ук урын тота. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә дә күбесенчә шундый ук була. Шуңа күрә дә кешенең киләчәктәге эшчәнлеген тәрбияләү иң элек уен процессында үтә. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен, балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлык белән эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин.

Баланың уенына җитәкчелек итү һәм аны уен аша тәрбияләү өчен, ата – аналар уенның, чыннан да, нәрсә икәнлеге турында, аның эштән нәрсә белән аерылуы турында бик яхшылап уйларга тиешләр.

Иң элек шуны әйтергә кирәк: уен белән эш арасында әллә ни аерма юк. Яхшы уен –  яхшы эшкә, начар уен начар эшкә охшый. Бу охшашлык бик зур була, шуны әйтергә кирәк: начар эш ул, яхшы эшкә караганда, күбрәк начар уенга охшый төшә.

Һәрбер яхшы уенда иң элек көч кую, фикер йөртү – уйлау эше була. Яхшы уен балага шатлык китерә. Бу шатлык я иҗади шатлык, я җиңү шатлыгы, я эстетик шатлык – сыйфат шатлыгы була. Яхшы эш тә шундый ук шатлык китерә. Монда да тулы охшашлык. Ләкин уенның да эштән аермасы, үзенә генә хас сыйфаты бар: уен кешене эшкә таләп ителә торган физик һәм психик көч куюга өйрәтә.

Баланың ничек уйнаганлыгын күзәтеп торырга туры килгәне бар  микән сезгә? Күзәтә калсагыз, шуңа игътибар итәргә тырышыгыз: бала үзе укыган китаплардагы геройлар булып уйныймы, чүпрәктән тегелгән юлбарысны “Маугли” китабында тасвирланган ерткыч җанварларның дәһшәтле дошманына әйләндерәме, әле сатучы, әле игелекле доктор, әле очучы, әле автобус йөртүче роленә кереп, әлеге курчаклар булып сөйлиме? Бала боларның берсен дә эшләмәсә, хыялы уянмаган икән әле моның, дигән нәтиҗә ясарга була. Шуны уятырга ярдәм итәргә, әлеге уеннарны күмәкләшеп уйнап карарга кирәк.

Бер мисал карап үтик: “...Бервакыт безгә җәй көне очраклы рәвештә генә бик җитди бер галим кешенең, комда кызынып ятканда, берсенә - 4, икенчесенә - 5 яшь булган балалары белән рәхәтләнеп уйнаганың күзәтергә туры килде. Диңгез яры буенда алар комнан крепость, урамнары, өйләре, бакчалары булган бөтен бер шәһәр төзеп яталар иде. Кинәт, шәһәргә коточкыч бәла яный. Болар барысы да хәзер су астында калачак. Әти кешенең, сирена тавышына охшатып, әче итеп сигнал биргәнен, коткаручы отрядларга аның ничек оста җитәкчелек иткәнен, шәһәр урамнарына ничек итеп коткаручы көймәләр җибәргәнлеген күрсәгез иде! Бу уенга битараф булып калу мөмкин түгел иде. Бераздан әлеге әти кеше һәм аның уллары янына комда кызынып ятучы балалар җыела башлады, тора – бара аларга өлкәннәр дә килеп кушылдылар. Аларның уенын хәзер уен гына дип булмый иде инде – мавыктыргыч тамашага әйләнеп калды ул. Малайларның әтиләре дә улларыннан ким мавыкмаган иде.

Курчаклар уйнатып, көлкеле спектакльләр куя торган гаиләләр дә бар. Курчакларны “уйнатучылар” әти белән әни кеше һәм аларның балалары булалар. Алар әкиятләрне, балаларның яраткан хикәяләрен тасвирлап күрсәтәләр. Үзләре дә төрле вакыйгалар уйлап чыгаралар. Андый балалар мәктәптә сочинениеләрне бик җиңел язачаклр.”[2]

Әйтеп узганча, уен ул – нинди дә булса тормыш рәвешенә өйрәнү, шул тормышка кереп китү чарасы булып та тора. Уен кай ягы беләндер искиткеч дәрәҗәдә табигатькә яраклаштырылган була. Мәче, үз балалары белән уйнаганда, аларны тавыш-тынсыз гына йөрергә, эләктереп алырга, сикерергә, сыртларын кабартырга, тирә-юньне күзәтә һәм тыңлый белергә өйрәтә. Бер үк вакытта ләззәт тә бирүе һәм файдалы да булуы ягыннан хәтта хайваннар уены да – табигатькә яраклашу ул. Димәк, уен ул – нинди дә булса тормыш рәвешенә өйрәнү, шул тормышка кереп китү чарасы булып та тора.

Уен – нәни шәхесне әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәтүдә иң турылыклы, ышанычлы ярдәмче. Без максатыбызга әнә шул уеннар аша ирешергә тырышабыз. Чөнки алар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың төрле яктан үсешенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың аңын, физик көчен, җыр – биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

Уен зиһенне дә, хыялны да, акыл хезмәте һәм физик хезмәт башкаруга әзерлекне дә даими рәвештә үстерә барсын. Бала үзенең уенын иң җитди һәм иң мавыктыргыч эш итеп санасын. Шуңа күрә уенны оештырганда, аңа җитди карарга кирәк. Әгәр дә без бөтен яктан да, ягъни тәрбияви, сүзлек запасын баету һәм физик яктан да яхшы нәтиҗәләргә ирешергә телибез икән, балаларны уеннар аркылы файдалы эшләргә һәм хезмәткә тартырга тиешбез.

Балаларда татар телен  өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе – максатка юнәлтелгән уеннар үткәрү.

Башлангыч сыйныфларда кабатлау – йомгаклау дәресләрен, программа материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү эшен иҗади фикер йөртүне таләп итүче уен рәвешендә оештыру нәтиҗәле була. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек, начар билге алудан курку хисе юкка чыга. Белемне, лексик күнекмәләрне төрле шартларда гамәли куллану мөмкинлеге күпкә арта, укучының фикерләү сәләте үсә, ул эзләнә, үзенең фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучы башкаларга ярдәм итә ала, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игътибарлылык, ярдәмчеллек, максатка ирешүгә омтылу сыйфатлары, горурлык хисе тәрбияли.

Белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле уеннар үткәрү уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, “Адашкан сүзләр” уенын үткәрү барышында укучыларның белемнәрен тиз генә тикшереп алу мөмкинлеге туа. Уенның шарты буенча адашкан сүзләр үз дәүләтләрендәге шәһәрләрен табарга тиеш.

Балаларга, бигрәк тә рус мәктәпләрендәге татар балаларына, уеннарны тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерелә торганнарын сайлап алырга кирәк. Уеннарның гади, аңлаешлы, шул ук вакытта кызыклы да булуын исәпкә алу әһәмиятле.

Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү, балаларның фикерләү сәләтен, тел байлыгын, танып-белү активлыгын үстерү, аларның белем алуга сарыф ителергә тиешле вакыты һәм көче заяга китмәсен, уку-язу эше авыр йөккә әйләнмәсен өчен, I-II сыйныфта татар теле дәресләрендә дидактик уеннар куллану отышлы. Андый уеннарга “Тылсымлы квадрат”, “Хәтерләп буламы?”, “Нәрсә үзгәрде?”, “Кем күбрәк сүз уйлый”, “Сүзләрне мәгънәләре буенча урнаштыр” кебек уеннар алырга мөмкин.

        “ Дәрестә уеннар оештыру – укытуның актив формалары һәм методларыннан файдалану ул. “Психология күзлегеннән караганда, бала-чага һәртөрле уенга һәвәс була. Дидактика күзлегеннән караганда, уен – мавыктыргыч, кызыклы ситуацияләрдә укытуның диалогик һәм эвристик (ягъни продуктив) методларының бергә берләштерелүеннән гыйбарәт ул”, – дип, М.И.Мәхмүтов “Хәзерге дәрес” мәкаләсендә (“Совет мәктәбе” журналы. 1987, №3) берьюлы берничә методтан файдалануның өстенлеген күрсәтә. “Уен вакытында укучы актив катнаша, вакытка экономия ясала һәм нәтиҗәләр шунда ук билгеле була.” ” [3]

Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга әзерләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә, уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән танышырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.

Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.

Шул рәвешле укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып, төрле күрсәтмә әсбаплардан һәм аудиовизуаль техникадан файдаланып, уен рәвешендә төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә дә, яңа белемнәрне өйрәткәндә һәм ныгытканда да куелган максатка, уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

Тел дәресләрендә, аеруча ныгыту – кабатлау дәресләрен үткәргәндә төрле дидактик материаллар, уен формаларын куллану әһәмиятле. Аларны файдалану балаларның материалны үзләштерү дәрәҗәләрен ачыкларга, шуның белән бергә алган белемнәрен, осталык һәм күнекмәләрен ныгытырга, уйлау, фикер йөртү эшчәнлекләрен үстерергә дә булыша.

Ул уеннарны ныгыту, кабатлау, йомгаклау һәм хәтта яңа тема үткәргәндә дә кулланырга мөмкин. Уеннарны кызыклы итеп үткәрү һәм балаларны үз теләкләре белән уенга катнаштыру укытучының үзеннән тора. Укытучы уен вакытында һәрвакыт балалар белән аралашып торса, үзе дә уенда катнашып күрсәтсә генә куелган максатына ирешергә мөмкин.

   

   Кулланылган әдәбият.

  1. Активные игры для детей. Ростов н/Д: Феникс,2001-320 стр.
  2. Аникеева Н.П. Воспитание игрой. Кн. для учителя. – М.: Просвещение, 1987. – 144 стр.
  3. Бочкова Л. Тел өйрәнүдә бөтен – блок ысулы һәм иҗади уеннар // Мәгариф. – 2004. - №6. – 95 б.
  4. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф.. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. –“Раннур” кит. Нәшр., 2000. – 331 б.
  5. Вильданова Г. Дидактик уеннар. // Мәгариф. – 1998. - №7. – 113 б.  

       6.     Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез (Уеннар): Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм       башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик кулланма. – “Мәгариф” нәшр.,2005.- 175 б.

       7.     Зиннурова Ф.М. Уйнап укый сабыйлар.  Казан, “Мәгариф” нәшр., 2007.-160 б.

8.     Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, 1941. – 231 б.

9.     Усачева. А.Үткәннәрне кабатлау (1 сыйныф). // Мәгариф. – 2002. - №9. – 187 б.

   10.     Тәрбия турында әңгәмәләр /Русчадан Җ.Х.Кәлимуллин, С.С.Гайфуллина, һ.б.лар тәрҗемәсе. –

               Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - Б.97

       11.    Тәрбиядән яраладыр тәрбия. – Яр Чаллы: “Идел - йорт” нәшр., 2002. – 164 б.


[1] Активные игры для детей. Ростов н/Д: Феникс,2001-Б.3

[2] Тәрбия турында әңгәмәләр /Русчадан Җ.Х.Кәлимуллин, С.С.Гайфуллина, һ.б.лар тәрҗемәсе. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - Б.97

[3] Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы /Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров. – “Раннур” кит.нәшр., 2000. – Б.65



Предварительный просмотр:

Фәнис Яруллин иҗатында сугыш темасы.

Сугыш — һәркем өчен дә зур фаҗига. Сугыш Фәнис Яруллинның гаиләсен дә урап узмый.  Ф.Яруллинның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Аңа 4 яшь чагында әтисе сугышка китә. Озакламый әтисенең үлү турындагы хәбәре килеп төшә. Әнисе 6 бала белән тол кала. Ул балаларны аякка бастырырга кирәк.

Ф.Яруллин үзенең “Бер пуля ”шигырендә болай дип яза:

Бер пуля тигән берьюлы

Сигез кеше йөрәгенә;

Яуда килеп кергән дә ул

Әтиемнең күкрәгенә.

Кырык яшьтә сулышын өзгән

Һәм тол иткән анамны да.

Шул ук пуля ятим иткән

Безне – алты баланы да.

Сугыштан соңгы авыр елларны Ф.Яруллин үз җилкәсендә күтәрә. Әтисе юклык аны гел исенә төшереп тора. Нинди генә эшкә алынмасын, һәрвакыт  әтисен күз алдына китерә.

“... Буен, төсен, әйе, хәтерләмим,

Ләкин

Сагынуларым онытылмый һич тә:

Үтмәс пәке белән карт-корыдан

Чәч алдыруларым һаман истә.” – дип яза шагыйрь “Хәтерләү” шигырендә. Шушы авыр еллар, сугышның ачы яралары шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә чагыла.

Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары.

Әтиләрнең окопларын сөреп,

 Иген чәчә хәзер балалары.(“Тамыры калган”)

Сугыш беркемнең дә капкасын какмый үтмәде. Кайсы йорт бердән-бер гаилә башлыгын, кайсысы бер-бер артлы берничә баласын яуга озаткан. Озаткан һәм кайтуларын зарыгып көткән. “Кеше күңеле - крепость” исемле шигырендә якын кешеләрнең аерылуын, аларның сугыштагыларны көтеп, билгесезлек эчендә яшәүләрен тасвирлый. Чынлап та, сугышка киткән кешенең тормышы әллә бүген өзелә, әллә иртәгә? Әмма берсе дә якыннарының үлемен теләми, барысының да исән-имин туган иленә әйләнеп кайтуын көтә.

       Турыдан-туры сугыш вакыйгалары күрсәтелмәсә дә, сугыш чорының ачы хәсрәтен тасвирлаган шигырьләр бик күп Ф.Яруллин иҗатында. “Ветеран сүзе”, “Сирәгәя бара”, “Әни әйтә”, “Әткәбезнең фронт хатлары”, “Кызыл байрак төсле кызыл күлмәк” кебек шигырьләре шундыйлардан.

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ел вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Ләкин бу канкойгыч сугыш турында, ул  калдырган эзләр турында әле хәзер дә язучылар үзләренең әсәрләрендә бирергә тырышалар. Ф.Яруллин да үзенең кайбер хикәяләрендә сугыштан соңгы авыр елларны сүрәтли. Аның “Яшел сандык” хикәясендәге Айрат диңгездән әнисенә калын-калын хатлар яза. Конвертка сыймаса, ул аларны үтүкләп нечкәртә. Хезмәттәшләре аның шулай яратып, әллә ничә битле хат язуына сокланалар...  Сугыштан соңгы авыр еллар. Ашарга юк. Айрат көне буе ач килеш урамда уйнап йөри. Ул еш кына әнисенең зур яшел сандыкны ачканын күрә һәм ул сандык эчендә тәм-томнар ятадыр дип уйлый. Беркөнне әнисе өйдә юк көнне ашарга эзләп сандыкны ача. Ләкин анда әтисенең сугышка хәтле тектергән костюмы, ике күлмәгеннән һәм кабак орлыгыннан башка бернәрсә дә булмый. Айрат бер уч кабак орлыгын алып кесәсенә сала. Ләкин кесәсе тишек булу сәбәпле кабак орлыклары идәнгә коела. Ул әтисенең костюм кесәсеннән бер кәгазь табып, кабак орлыкларын шуңа төрә дә елга буена йөгерә. Кабак орлыкларын ашый, ә кәгазьне кораб ясап елгага агыза. Өйгә кайткач, ул әнисенең елаганын күрә. Елауның сәбәбе – Айрат әтисенең сугыштан язган бердәнбер хатын елгага агызган булып чыга. Ничек ул аны танымаган?! Шушы вакыйгадан соң ул,үскәч,  әнисенә һәр көн саен хат язарга сүз бирә. “Минем хатларым белән яшел сандыгың тулар.” – ди. Һәм ул сүзендә тора.

Тагын бер хикәясендә Назыйм исемле малайның әтисеннән калган күнитекнең нинди кадерле булуын аңлыйсың.(“Иске өй истәлеге” хикәясендә) Назыйм әтисенең сугышка киткәнен бөтенләй хәтерләми. Аңа бары тик өч яшь ярым гына була. Әтисенең үлү хәбәре килгәч, апаларының елаганнарын гына хәтерли. Инде күп еллар үткән. Назыймның инде үз балалары бар. Ул әтисеннән калган өйне сүтеп яңаны тергезергә тели. Өйне сүткәндә чормадан күнитек табыла һәм Назыймның хәтирәләре яңара. Ул күнитекне әтисе сугышка китәр алдыннан гына тектергән булган. Ләкин сугыш елларында ачлык, ялангачлык үзәккә үтә. Назыйм абыйсы белән аякка кияргә әйбер булмаганлыктан чиратлашып шушы күнитекне кияләр. Аны киеп чыккач, барлык урам балалары аларга көнләшеп карый. Ләкин беркөнне, сугыш беткән елны, әниләре бер пот он һәм ике капчык бәрәңге хисабына көтүче Әхмәдуллага күнитекне сатып җибәрә. Шул күнитекне күрәсе килеп Назыйм һәр көнне Әхмәдуллалар капма төбенә килеп утыра торган була. Әхмәдулланың хатыны аны урамнан алып кереп боткалар да ашата. Ләкин кадерле истәлектән аерыласы килми аның.  Көннәрдән бер көнне, Назыйм, хуҗаларның өйдә юклыгыннан файдаланып, күнитекне урлый һәм чормага яшереп куя. Әниләре белеп, күнитекне кире хуҗасына илтеп бирергә куша. Әхмәдулла күнитекне кире Назыйга кайтара. Ул да аңлый малайның халәтен. Күнитектән аерылу – әтисеннән аерылуга тиң. Баланың йөрәген яраларга теләми ул. Сугыш аларны болай да иң кадерле кешеләреннән аерды, ә инде әтиләреннән калган соңгы истәлектән аерасы килми Әхмәдулланың. Ничә еллар үтсә дә, Назыймга бу күнитек бик кадерле.

Сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, ялангачлык турында язылган тагын берничә хикәясен атарга мөмкин. “Йөз карасы”, “Кызыл күлмәкле кыз” хикәяләре дә шундыйлардан.

Шулай итеп, Ф.Яруллин үзенең иҗатында сугыштан соңгы авыр тормышның, яшәешнең төрле якларын тасвирлап сурәтли. Турыдан-туры сугыш вакыйгалары күрсәтелмәсә дә, сугыштан соңгы чорның ачы хәсрәтен тасвирлый.

Кулланылган әдәбият.

  1.  Сайланма әсәрләр, 3 томда: 3 том. Шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар; Кереш сүз. – Казан: Тат. дәүләт “Мирас” кит. нәшр., 1994 – 672 бит.
  2. Сайланма әсәрләр, 3 томда: 2 том. Хикәяләр, очерклар, язмалар; Кереш сүз. – Казан: Тат. дәүләт “Мирас” кит. нәшр., 1994 – 552 бит.



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын кулланып эш итү.

          Тормышыбыздагы үзгәрешләр милли телләрне үстерү һәм саклау, укучыларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру, аларда милли үзаң , горурлык тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр ачты. Бүгенге көндә бу эшләрнең торышына зур игътибар бирелә. Әйе, бала яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләргә һәм язарга тиеш. Рус телле балалар өчен бу икеләтә әһәмияткә ия. Шушы максатларга ирешүдә укытучыдан зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп ителә. Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә өйрәтү татар теле һәм әдәбият дәресләренең төп бурычларыннан санала.

        Шуңа күрә укучыларның да телен баету һәм камилләштерү һәр татар теле һәм әдәбият дәресендә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш.  Туган телебез, халык иҗаты – искиткеч бай, матур, тирән аһәңле. Аның байлыгын, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, иҗатында жанрлар, темалар төрлелеген ачу, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү, китап укуга тарту кирәк. Ләкин балалар китап укырга яратмыйлар. Күбрәк компьютер өстендә утыралар. Чөнки кызыктыргыч материаллар анда күбрәк. Шуңа күрә дә балаларны кызыклы, үзенә тартып тора торган әдәби материаллар белән кызыксындырырга кирәк.

        Бүгенге көндә массакүләм матбугат чаралары арасында балалар өчен татар телендә басыла торган газета-журналлар күп чыга башлады.  Шул ук вакытта рус телендәге журналларның һәркөн диярлек яңача вариантлары дөнья күреп кенә тора. Нәтиҗәдә, балалар нәкъ менә рус телендәге матбугат чараларына тартыла, шуның йогынтысында, үзләре дә сизмәстән, тәрбияләнеп үсә. Винкс, Мокси, Винни Пух, Рапунцель, Шрек һ.б. персонажлар белән хыялланып яши башлый. Бу шаукымның нигезендә югарыда санап кителгән геройлар катнашы белән чыккан күпсанлы мультфильмнарның роле зурдыр, минемчә. Шуңа да әлеге журналлар бик популярлашты. Ә бит, уйлап карасак, татар әдипләренең күпме әсәрләрен, татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп тә, аларның сюжеты нигезендә мультфильмнар әзерләп тә, балалар арасында яратылып укыла торган күпсанлы журналлар да чыгарырга булыр иде.

         Менә без, 170 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфларда укыта торган татар теле укытучылары, өч ел  рәттән “Салават күпере” журналы белән берлектә эшлибез. Балаларыбыз бу журнал белән яхшы таныш. Журнал  заманчалыгы, бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы, сыйфатлы кәгазьдә эшләнүе белән аерылып тора. Һичшиксез, нинди генә балалар журналы булмасын, аларның һәркайсында кызыклы табышмаклар да, әкиятләр дә, башваткычлар, рәсем ясау күнекмәләрен булдыру өчен биремнәр дә, уеннар да, әйләнә-тирәне танып белүгә корылган материаллар да булырга тиеш. Болар барысы да “Салават күпере” журналында урын ала. Шуңа күрә балалар бик теләп һәм яратып укыйлар. Хәзерге заманда барлык ата-ананың да язылырга мөмкинчелеге юк. Шунлыктан журналны килгәннең беренче көнендә үк барлык балалар белән дә укып, танышып чыгабыз. Шуннан соң гына журналны ияләренә тапшырабыз. Балалар бик теләп ризалашалар. 2012 елның беренче санында балаларның үз рәсемнәре басылып чыкты.  “Салават күпере” журналы үткәргән “Иң шәп сыйныф” конкурсында да катнаштык. Үзем сыйныф җитәкчесе булып эшләмәсәм дә, мәктәбебезнең иң шәп сыйныфын сайлап алып, конкурста катнаштым. Безнең мәктәпнең материаллары басылып чыкканнан соң, балаларның күңелләре тагын да үсеп китте. Тырышып хикәяләр язалар, рәсемнәр ясыйлар. Аларны журналга җибәрү теләге белән иҗат итәләр.

      Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, язучыларны, аларның иҗатларын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә дә өйрәтәбез.

Шулай итеп уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра барабыз. Балалар белән шигырьне дөрес басым һәм интонация ясап сәнгатьле итеп укырга өйрәнәбез, укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбиялибез.

Укытучы – тәрбиячеләр, ата – аналар  алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Ә балаларны тәрбияләүдә “Салават күпере” журналының әһәмияте бик зур.



Предварительный просмотр:

Использование информационно–коммуникационных образовательных ресурсов на уроках родного языка и литературы

в начальных классах

Сегодня компьютерные технологии можно считать тем новаторским способом передачи знаний, который соответствует качественно новому содержанию обучения и развития ребенка, позволяя ребенку с интересом учиться и находить источники информации, воспитывает самостоятельность и ответственность при получении новых знаний, развивает дисциплину интеллектуальной деятельности. Компьютер удачно входит в синтез со школьными предметами, гармонично дополняет их. Одним из очевидных достоинств мультимедийного урока является усиление наглядности. Примером может являться использование на уроках татарского языка и литературы мультимедийной интерактивной библиотеки “БАЛА”:

  • мультимедийных приложений к учебникам татарского языка и литературы: http://tatarschool.ru/media/tt4
  • Татарские сказки и произведения татарских писателей в мультимедийной звуковой иллюстрированной форме. Сказка расширяет спектр эмоций ребёнка, формирует систему нравственных ценностей, даёт первые понятия о «добре» и «зле». Сказка для школьника – это первые уроки нравственности, дружбы, взаимопомощи, доброжелательности. Она даёт общие представления о реальности, первоначальные знания о жизни в обществе. Сказка для учителя является эффективным элементом обучения ребенка правильному поведению в различных ситуациях, даёт понимание социально одобряемого поведения. А для родителей совместное чтение помогает укрепить внутрисемейные связи, привить ребенку любовь к чтению. Происходит активация творческого начала, способствует раскрытию внутреннего мира ребёнка. http://balarf.ru/

- Мультфильмы. Татарские мультфильмы являются современной анимационной формой отражения и развития национальной культуры. Они помогают зрителям глубже понять и прочувствовать татарский язык и самобытную культуру татарского народа за счет визуальных образов, глубокой народной стилистики, песенной и музыкальной культуры, татарского изобразительного искусства и произведений лучших татарских поэтов и писателей. Мультфильмы также являются пособием в изучении татарского языка и многогранной татарской культуры. На сайте TATARCARTOON.ru можно бесплатно посмотреть и скачать мультфильмы для детей на русском и татарском языках. http://tatarschool.ru/media/tt4

      Электронная мультимедийная детская библиотека онлайн «БАЛА» предназначена для изучения татарского языка и татарской литературы в целях повышения качества образования в Татарстане. Для учителей татарского языка мультимедийная иллюстрированная библиотека «БАЛА» является помощником в обучении татарскому языку, изучении татарских сказок и проводником в мир прекрасных мультфильмов на татарском языке. А для родителей совместное чтение, совместный просмотр помогает укрепить внутрисемейные связи. Детская библиотека «БАЛА» является эффективным ресурсом в дистанционном обучении для всех детей-татар в любой точке нашей страны и за рубежом.

Проект “Tamle tel” ориентирован на детей дошкольного и младшего школьного возраста. Именно в этом возрасте сознание детей особенно воспримчиво к новым знаниям. Подача материала в форме игры  способствует увлекательному времяпрепровождению малыша. “Tamle tel” первый татарстанский айпад- проект для детей, который доказывает то, что изучение татарского языка – невероятно увлекательное занятие.

В чем же его уникальность этого электронного пособия?

Во-первых, обучение происходит в игровой форме. Таким образом, ребенок познает мир и самого себя через игры, сквозь свой воображаемый мир. А чем лучше развита фантазия, воображение малыша, тем проще, лучше и успешнее он сможет освоиться в мире взрослых.

Во-вторых, в «Tamle tel» №2 весь материал представлен на татарском, русском и английском языках. Учитывая современные образовательные стандарты и требования для начальной школы, можно быть уверенными, что это пособие будет помощником ребенка как при подготовке к школе, так и в процессе обучения.

Этот выпуск «Tamle tel» называется «Окружающий мир». Здесь ребенок сможет очутиться и в жилой комнате, и на улице, и в лесу, и на дне океана, и даже на небе, чтобы изучить много новых слов о мире вокруг нас. К тому же в этом выпуске мы научимся узнавать и сравнивать формы (круг, треугольник, квадрат), потренируем память, узнаем новые цвета, познакомимся с лесными животными и много другое.

Уникально и то, что текстовой материал сопровождает аудиозвук. Таким образом все задания, слова сможет понять даже малыш, который еще не освоил навыки чтения. А синхронный перевод всех слов в пособии на три языка будет способствовать закреплению полученных знаний.

"Әйдә! Online. Изучаем татарский" – проект Радио Азатлык, предназначенный для всех, кому интересен татарский язык. 
Этот проект предлагает несколько курсов изучения татарского, от начального уровня ("Разговорный татарский") до более продвинутого ("Фразеологизмы"). Также вы можете читать и слушать произведения татарских и зарубежных авторов в оригинале и с переводом. Курс "Татарский с Азатлык" разработан на основе материалов, подготовленных редакцией Радио Азатлык с более, чем 60-летней историей. 
Фото, видео, аудио материалы и тексты проекта помогут вам расширить запас слов в татарском языке, подскажут, как использовать слова и выражения в повседневной жизни при общении с коллегами, друзьями или на работе. Каждый урок заканчивается тестом, пройдя который вы сможете проверить свои знания. Все материалы можно и нужно скачивать, и перепечатывать. http://www.azatliq.nom.ug/eyde/about

Наиболее интересным является разработка новой медиа среды для младших школьников «Сәлам». Это технология богата различными песнями, аудиофайлами, видео-уроками, что делает занятия татарского языка очень увлекательным. Родители и дети положительно восприняли данный учебно-методический комплект. http://selam.tatar/

Использование средств ИКТ на уроках татарского языка и литературы позволяет:

- активизировать познавательную деятельность обучающихся;

проводить занятия на высоком эстетическом и эмоциональном уровне;

- обеспечить высокую степень дифференциации обучения (почти индивидуализацию);

- повысить объем выполняемой работы на занятии в 1,5-2 раза;

- усовершенствовать контроль качества образования;

- рационально организовать учебный процесс, повысить эффективность занятия.

      Дети, обращаясь к различным источникам информации, собирают интересующие их сведения, фиксируют их и готовят к использованию в проектах. Основные виды представления информации -это записи, рисунки, вырезки, ксерокопии текстов и изображений, информация на электронных носителях. Основная задача учителя на этом этапе-направить деятельность детей на самостоятельный поиск информации.

       Источником информации может быть отдельный предмет (книга, фильм); организация ( музей, библиотека, предприятие); мероприятие ( экскурсия), человек (родители, специалисты, учителя)

          После завершения всей работы детям надо дать возможность рассказать о своей работе, показать то, что у них получилось, и услышать похвалу в свой адрес.

          Проектные работы могут быть выполнены в различных жанрах, таких как: мультимедийная экскурсия, справочник, путеводитель, видеоматериалы (видеофильм, презентация), учебное пособие или дидактические материалы, компьютерная программа и другие.

Использование в обучении татарского языка и литературы  исследовательского метода позволяет включать учащихся в максимально самостоятельную, творчески активную деятельность. Большое значение для выработки исследовательских умений, помимо проведения исследований, имеют творческие работы, такие как составление кроссвордов и разнообразных задач, сочинение сказок, вычерчивание различных графиков, написание докладов, рефератов и т. п.

Исследовательская работа учащихся занимает на уроках татарского языка и литературы и во внеурочное время достаточно большое количество времени. Однако затраты времени впоследствии компенсируются тем, что учащиеся быстро и правильно выполняют задания, кроме того, повышается осознанность и прочность их знаний, появляется устойчивый интерес к предмету. И с этими иследовательскими работами мы участвуем в различных конференциях.

       Осваиваем новейшие достижения педагогической         науки и практики, используем передовые технологии, осуществляю наиболее результативный отбор методов, средств, форм обучения и воспитания нового поколения. Сейчас у каждого педагога имеется свой сайт образовательного характера. В «nsportal.ru» есть наши публикации практических работ с учениками, мероприятия, проведенные в гимназии с педагогами и родителями. Одаренные дети наиболее удачные исследовательские работы размещают на сайте школы.

       Особое внимание уделяем использованию ИКТ. Многие обучающиеся овладевают некоторыми компьютерными программами Paint (создают макеты и проекты, используя навыки рисования), PowerPoint , Publisher (создаём буклеты, журналы, поздравительные открытки) и т.д.                                              

Ведется систематическая работа с электронным журналом, электронными дневниками учащихся. Провести мониторинг, распечатать отчет, выдать домашнее задание, оперативно связаться с родителями помогает электронный дневник.
     Данная система ориентирована на решение различных школьных задач:

· отражение ведения учебной части;

· автоматизацию ведения школьного документооборота;

· учет успеваемости и посещения учащихся;

· мониторинг различных показателей;

· контроль за учебным процессом;

· своевременную выдачу домашних заданий;

· своевременную связь с родителями (по желанию)

       Наша  задача, как учителя, состоит в том, чтобы дать каждому из своих воспитанников возможность пережить радость достижения, осознать свои возможности, поверить в себя. Однажды открыв для себя увлекательность    в  мир неведомого  школьник уже постоянно стремится к поиску, не считаясь  с трудностями, временными неудачами. Психологическая парадигма «успех рождает успех» является источником внутренних сил ребёнка любого возраста, рождающим энергию для преодоления трудностей, желание учиться. Ребёнок испытывает уверенность в себе и внутреннее удовлетворение. На основе всего этого, можно сделать вывод: успех в учёбе – завтрашний успех в жизни!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Главное захотеть стать здоровыми"

Из опыта работы учителя физической культуры о реализации ФГОС НОО...

Статья о проектной деятельности учащихся: Проект "Путешествие по зоопарку", статья размещена на сайте ПАПО в архиве новостей, http://pacad.ru, выступление было 29 апреля 2011 г. в г. Черноголовка состоялись Московские областные педагогические чтения

29 апреля 2011 г. в г. Черноголовка состоялись Московские областные педагогические чтения "Проектная и исследовательская деятельность учителя"Проект: «Путешествие по зоопарку»Бойкова Анна Александровн...

Статья "Влияние музыки на здоровье человека" Автор статьи Дёмина Наталья Анисимовна

Важна и та музыка, которая звучит в дошкольном учреждении и дома, которая формирует дальнейшие предпочтения и культурный уровень подрастающего поколения. Ведь сегодняшние дети – будущее нашего государ...

Статья "Помогите ребенку стать одаренным", опубликованная в сборнике статей и научно - методических материалов научно - практической конференции"Одаренность и девиация современного ребенка: опыт развития и преодоления" 28 сентября 2012 г .

По данным американского психолога Е. Торренса, около 30 процентов детей, отчисленных из школы за неуспеваемость, были одаренными.Развивайте способности ребенка, все подряд, какие в нем только обнаружа...

Статья "Очень трудно сразу стать взрослым"

Чему и как учит школа? Что важней - знать математику, химию, биологию или уметь правильно ориентироваться в жизненном пространстве, развивать в каждом ученике способность самообразования, самоконтроля...

Статья "Образование будущего",эффективный педагогический опыт:сборник научных статей и методических материалов.

Статья "Образование будущего",эффективный педагогический опыт:сборник научных статей и методических материалов....