Исем темасын кабатлау.
план-конспект урока на тему

Гарифуллина Алсу Рафиловна

Сингапур системасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isem_temasyn_kabatlau.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем темасын кабатлау.

Максат: 1. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерү.

3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: карточкалар, презентация

Кулланылган сингапур структуралары:Мэнэджмэт,  Конэрс, Модель Фрейер,  Микс Фриз Груп, Сорт Кардс, Файнд Зе Фиб, Сималтиниус раунд тэйбл.

                                                           Дәрес барышы:

I.Оештыру.

Өстәлдә МЭНЭДЖМЭТ.

  • Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды.
  • Кара- каршы партнерыгыз белән исәнләшегез.(йодрык белән бер-берсенә әкрен генә тиеп алалар)
  • Җилкәгә- җилкә партнерыгыз белән исәнләшегез.( “биш” бирәбез)
  • Күзләрегезне йомып БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ дип кабатлыйбыз.
  • Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.

II. Үткәннәрне актуальләштерү.

Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен  сызарга тиеш.

ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБӘМА

Нинди сүз килеп чыкты?

Исем

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

И хәрефе кергән сүзләр  әйтегез

Фамилиясендә с хәрефе булган кызлар басыгыз.

Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә м хәрефе бар басыгыз.

-Без сезнең белән исем сүз төркемен өйрәнеп бетердек. Исем турында нәрсәләр белдек икән.

Ә хәзер МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР   структурасын эшләп алабыз.

Сезнең алда А4 битләре ята. Башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез.  Шул бүленгән кисәкнең почмагын әз генә бөклибез һәм аны ачып алдыбызга куябыз.  Бөкләнгән сызыкларны карандаш белән сызабыз. Уртага  исем дип язып куябыз.

БИЛГЕЛӘМӘ

Исем – предметны белдерә, кем?,

нәрсә? сорауларына җавап бирә.               ХАРАКТЕРИСТИКА

                                                                    Килеш, тартым белән төрләнә. Уртаклык,              

                                                                    Ялгызлык исемнәр була. Берлек һәм күплек

                                                                    саннарда килә.

                    ИСЕМ

МИСАЛЛАР

Туп, өстәл, укучы

КАПМА-КАРШЫ МИСАЛЛАР

Бара, сөйли, матур, ун

Тикшерү. Хәзер КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрен тикшерәсез. 20 сек эчендә берегез үз фикерен әйтә, калганнар тыңлый.  Һәрберегез түгәрәк буенча үз фикерен әйтә.№3 укучы башлый.  Һәр өстәлдән №2 укучы баса үзенең моделен укый.

Ә  хәзер КОНЭРС  структурасын эшләп алабыз.

Өстәлдә карточкалар бар. №2 укучы карточкаларны һәр укучыга өләшеп чыга. Карточкаларда сүзләр язылган. Сүзегезнең кайсы почмакка   туры килүенә карап үзегезнең почмагыгызга басасыз.  Почмакта үзегезгә пар табасыз, аңа “биш” бирәсез. Тагын шундый өч сүз уйлагыз.  Сезгә 30 сек. вакыт бирелә. Кемнең чәче карарак, шул башлый. (30 сек.) ТАЙМД ПЭА ШЭА   4 почмакта тикшерелә.

Класста 4 почмак. 1- кем?

                                2- нәрсә?

        3- ялгызлык исемнәр

          4- килешләр

Карточкадагы сүзләр :  малай , мәктәп, Нократ, урманда

Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.

Эшебезне дәвам итәбез.

СОРТ КАРДС структурасы.

Өстәлдә карточкалар (һәр өстәлдә әзер карточкалар). №4 укучы карточкаларны ала һәм уртага тарата. Сез команда белән карточкаларны аерырга тиеш буласыз. 2 мин эчендә төркемнәргә бүләләр.

Ничә төркем чыкты? Аңлатыгыз.

№1 укучы 1 төркем, №2 - 2 төркем, №3 - 3 нче төркем, №4 - 4 төркемдәге сүзләрне укый, аңлата.

Һәр өстәл 1 әр җөмлә төзи.

1- кем? нәрсә?     2- килеш белән төрләнгән исемнәр        3- тартым белән төрләнгән исемнәр         4- исем темасына карамаган сүзләр

Сүзләр:  бара, китап, Мамадыш, мәктәптә, дәфтәрем, әнием, матур, бакчага, укучы, балалар, дусларыбыз, урманда

Рәхмәт. Булдырдыгыз.

 “Хаталарны төзәт”  уены уйнап алырбыз.  СИМАЛТИНИУС  РАУНД  ТЭЙБЛ   структурасын эшләп алырбыз.

Мин сезгә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам.

№1 укучы карточканы ала, хаталы сүзне таба, астына сызып куя.

№2 укучы җөмләне укый, сүзнең кушымчасын төзәтә.

№3 укучы сүзнең килешен билгели.

№4 укучы җөмләдән исемнәрне таба.

Тикшерү.

Тын сукмакның тал тирбәлә.

Ял итеп алабыз.

МИКС ФРИЗ ГРУП.   Музыка астында  биисез. Музыка туктагач катып каласыз. Сорау бирелә, җавап ничек була шулай группага берләшәсез.

1.Татар телендә ничә килеш бар?(6)

2. Исем сүзендә ничә иҗек бар?(2)

3. Күплек сан кушымчалары ничә?(4)

4.Иялек килешенең кушымчасы ничә?(2)

5.Берлек сан ничә предмет булуын аңлата?(1)

Рәхмәт.Урыннарыгызга утырдык.

ФАЙНД ЗЕ ФИБ сруктурасы.

Карточкада җөмләләр язылган.Җөмләләрнең берсе уйдырма (дөрес түгел). 30 сек. уйлыйсыз.

Кайсы өстәл 1 җөмлә уйдырма дип уйлый – басыгыз. Басалар икән укытучыга кул чабалар (дөрес түгел).

 2 җөмлә уйдырма дип уйлый – басыгыз. . Басалар икән укытучыга кул чабалар (дөрес түгел).

3 җөмләне уйдырма дип саный – басыгыз. Басмыйлар икән укытучы кул чаба.

Җөмләләр: 1. Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? Сорауларына җавап бирә

                    2. Исемнәр  килеш, тартым белән төрләнә.

                    3. Исем зат белән төрләнә.

Рәхмәт. Булдырдыгыз.

Исем темасын кабатладык. Ә хәзер тест эшләп алабыз. Бу сезнең чыгу билеты булачак. Кәгазьгә исемегезне язасыз, җавапларны билгелисез.

ТЕСТ.

1. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

 ә) предметның исемен;

б) предметның эшен;

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

а) Кемне? Нәрсәне? Кемнең? Нәрсәнең?

ә) Кайсы? Нинди?

  б) Ничек?

3. Исем нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән  

 ә) зат – сан белән   

 б) килеш, сан белән

4. Бу сүзләр арасыннан ялгызлык исемне табыгыз:

а) җөмһүрият

  ә) Татарстан 

в) башкала

5. Чыгыш килешендәге исемне табыгыз:

а) болыннан

 ә) куянны

 в) Әнисәнең

6. Нинди килештәге исем җөмләдә ия булып килә?

а) баш килешендәге

 ә) төшем килешендәге

б) чыгыш килешендәге

7. Түбәндәге сүзләр арасыннан исемне табыгыз:

а) эленгән

 ә) элгеч 

б) элә

8. Иялек килешенең сорауларын табыгыз:

а) кемне? нәрсәне?

ә) кемнән? нәрсәдән?

б) кемнең? нәрсәнең?

III. Өй эше.

1. Исемнәр кертеп хикәя төзергә.

2. Исем темасына постер ясарга.

IV. Рефлексия.

Өстәлдә өч төстәге түгәрәк ята.

- Әгәр бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса –яшел түгәрәкне күтәрәсез.

- Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр соравыгыз калса – сары түгәрәкне күтәрәсез.

- Әгәр материал авыр булып, аны үзләштермәгәнсез икән кызыл түгәрәкне күтәрәсез.

Дәресебез тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз. Билетларыгызны тапшырыгыз.

Чыпчык.

Көн бик салкын. Марат урам__  чыкты.  Аның күзе өй янындагы агач__  төште.  Агач төбен__ бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлык__ хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчык__  кулына алды,  өйгә алып керде. Чыпчык  кышын өй__  яшәде. Яз көне Марат кош__  ирек__ җибәрде.

Исем турында ниләр беләсез? Исем схемасын, моделен төзик әле.

 - Исем мөстәкыйль сүз төркеме.

 - Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

- Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык була.

 - Исемнәр зат-сан белән төрләнәләр.

 - Исемнәр килеш белән төрләнәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Исем темасын кабатлау.

5 сыйныфның рус төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәрес....

Татар теленнән исем темасына грамматик күнегүләр

Татар теленнән исем темасына грамматиккүнегүләр.(Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфлары өчен)Лилия Сабитова, Әгерҗе шәһәре 2 нче урта мәктәбе укытучысы. 6 нчы сыйныфта укучыларның сүз төркемнәре т...

"Исем” темасын ныгытуга өстәмә грамматик материал.

Күнегүләр Зәйдә яшәп иҗат итүче рәссамнар турында "Зәй энциклопедиясеннән", "Зәй офыклары", вакытлы матбугатта басылган төрле мәгълүматләр, хәбәрләргә таянып төзелде. Рус мәктәбендәгге 6 нчы сыйныфның...

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест

“Исем” темасын йомгаклау өчен тест...

"Исем" темасына дәрес

Әлеге дәрес эшкәртмәсен 4нче сыйныфта "Исем" темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин....