«Урман дусларыбыз» темасы буенча монологик, диалогик сөйләм.
план-конспект урока на тему

Бадгиева Эльза Даниязовна


1Г сыйныфында әниләр өчен үткәрелгән әдәби уку дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_duslarybyz_temasyn_yomgaklau_1_klass.docx407.21 КБ

Предварительный просмотр:

1Г сыйныфында әниләр өчен үткәрелгән әдәби уку дәресеC:\Users\НАИЛЬ\Эльза 2\фото рабочие\1 класс фото урока\DSC00422.JPG

Тема: «Урман дусларыбыз»  темасы буенча монологик, диалогик сөйләм.

Максат: Темага караган лексиканы сөйләмдә актив куллану.

                Өйрәнелгән грамматик формаларны куллана белү.

                 Парларда эш оештыра белү.

Җиһазлау: җәнлек һәм хайван сурәтләре, маскалар.

Дәрес барышы:

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы. 

  1. Дәрес темасын балалардан әйттерү.
  2. Белемнәрне тигезләү.

Лексика:

Хайван, җәнлек атамалары,

          сорау алмашлыклары (нәрсә, кайда, нишли, нинди)

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

  1. Сорау алмашлыкларын кабатлау (нәрсә, кайда, нишли, нинди)
  2. Диалогик сөйләм. Сорауларга җавап бирү.

  Укытучы куян турында берәр баладан сорый:

- Бу нәрсә?

- Куян кайда яши?

- Куян нинди?

- Куян нишли?

Укытучы балаларга укытучы ролен башкарырга тәкъдим итә.

Укытучылар чыратлашып шул ук тәртиптә сорыйлар. 2-3 бала такта янында, ә калганнары парларда эшли. Укытучы очраган хаталарны төзәтергә куша.

Уйнаганнан соң укытучы сорый: Кто думает, что без ошибки смог задать вопросы и ответить на них? А кто у соседа смог исправить ошибки?

     3. Физминут. Укытучы өйрәнелгән фигыльләрне әйтә, ә укучылар хәрәкәтләр белән аңлаганнарын белгертәләр. Укытучыны берәр укучы алыштыра.

     4. Монологик сөйләм. “Серле тартма” уены. Тартмада берәр җәнлек яки хайван сурәте, укытучы аның турында сөйли, укучылар уйлап кем икәнен әйтәләр. Укучылар уенны дәвам итәләр.

Сөйләм үрнәге: Ул авылда, шәһәрдә яши. Ул зур. Ул йөгерә, баса, утыра.

Барысы да уенда катнашып карасын өчен парларда берберсенә әйтеп уйныйлар. Укытучы очраган хаталарны төзәтергә куша.

Уйнаганнан соң укытучы сорый: Кто без ошибки смог загадать загадку? А кто помог соседу исправить ошибки?

     5. Диалогик сөйләм. Җәнлек булып киенеп укучылар исәнләшү-танышу диалогын искә төшерәләр.

Сөйләм үрнәге:

- Исәнме!

- Сәлам!

- Хәлләр ничек?

- Рәхмәт, яхшы! (Әйбәт!)

- Мин куян, ә син кем?

- Мин чеби.

- Син кайда яшисең?

- Мин авылда яшим. Ә син кайда яшисең?

- Мин урманда яшим.

- Сиңа ничә яшь?

- Миңа 7 яшь. Ә сиңа ничә яшь?

- Миңа 7 яшь. Әйдә уйныйбыз!

- Әйдә!

2-3 пар сөйләтелә.

Барысы да сөйләп карасын өчен “Ике түгәрәк” уены оештырыла.

 III. Рефлексия.

  1. Рефлексия.
  • На этом тему животных мы завершаем. Кто считает, что он хорошо научился рассказывать и спрашивать про животных? А кто еще дома будет заниматься?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

Диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә текстны сәхнәләштерү.(Тәҗрибә уртаклашу)

Cөйләм дәресләрендә әсәрне  сәхнәләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу. Мәкалә....

4 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе. "Минем песием (этем) бар" - диалогик- монологик сөйләм.

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган ачык дәрес конспекты....

УКУЧЫЛАРНЫ ДИАЛОГИК ҺӘМ МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМГӘ ӨЙРӘТҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

Проект эшебезнең максаты:туган тел дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны туган телдә аралашырга өйрәтүдә диалогның һәм монологның  әһәмиятен күрсәтү; укучыларның аралашу  эшчәнлеген ...