УКУЧЫЛАРНЫ ДИАЛОГИК ҺӘМ МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМГӘ ӨЙРӘТҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
проект

Давлетшина Гульнара Асхатовна

Проект эшебезнең максаты:

туган тел дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны туган телдә аралашырга өйрәтүдә диалогның һәм монологның  әһәмиятен күрсәтү; укучыларның аралашу  эшчәнлеген активлаштыруда заманча технологияләрнең ролен билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zamancha_tehnologiyalr.docx15.19 КБ

Предварительный просмотр:

УКУЧЫЛАРНЫ  ДИАЛОГИК  ҺӘМ МОНОЛОГИК  СӨЙЛӘМГӘ ӨЙРӘТҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

Җир йөзендә иң зур байлык – кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса.  Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Ә хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы тора. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.  Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә аралашырга өйрәтү. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле педагогик технологияләр кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк. Әлеге проблемаларны күз уңаенда тотып, проект темасын «Укучыларны монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәтүдә заманча технологияләр» дип билгеләүне мәслихәт күрдек.

Укыту процессында рус телле укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү – гаять катлаулы, шуңа күрә без рус телле укучыларга татар телен өйрәтүнең уңай юлларын тәкъдим итәргә булдык. Югарыда китерелгән фикерләр проект эше темасының актуальлеген дәлилли. 

Проект эшебезнең максаты: 

туган тел дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны туган телдә аралашырга өйрәтүдә диалогның һәм монологның  әһәмиятен күрсәтү; укучыларның аралашу  эшчәнлеген активлаштыруда заманча технологияләрнең ролен билгеләү.

          Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

– диалогның һәм монологның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;

– туган тел дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыруда күнегүләр системасының тоткан урынын ачыклау.

– туган тел  дәресләрендә кулланылган дидактик уеннарны ачыклау.

         Тикшеренү объекты – рус телендә сөйләшүче укучыларының диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтүдә дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары, заманча технологияләрне чагылдыручы фәнни-тикшеренү чыганаклары

Тикшеренү предметы – монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәтүдә коммуникатив технологияләр һәм уен технологияләре .

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә өйрәнелгән, тикшерелгән эш алымнары һәм эш нәтиҗәләре укыту процессында рус балаларына татар телен өйрәткәндә кулланыла ала.

         Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.

Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» [10, 302], «Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге; лингводидактика аспект: Монография» А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре», Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр», С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру», «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» хезмәтләре тәшкил итә. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак туган телне өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Көтелгән нәтиҗәләр. 

1. Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.

2. Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.

3. Диалогик һәм монологик сөйләмне формалаштыру юлларын эзлекле һәм системалы рәвештә куллану  аша укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...

ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.

"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"...

Заманча технологияләр куллану

Заманча технологияләр куллану...