4 нче сыйныфта татар теле дәресе
план-конспект урока на тему

Сайфуллина Рузиля Минивазировна

ФГОС  таләпләренә туры китереп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_a_kl.docx33.56 КБ

Предварительный просмотр:

                                              4 нче сыйныфта татар теле дәресе

                                                  Укытучы: Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы

Тема

Киләчәк заман хикәя фигыль

Максат

1.Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында белемнәрне ныгыту.

2.Киләчәк заман хикәя фигыльләр кулланып,  хикәя төзү күнекмәләрен үстерү.

3.Аралашу культурасын үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнеш

Уку.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Презентация, карточкалар.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы – укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру, мотивация. Эшкә кызыксыну тудыру.

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез,укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

− Кыңгырауны ишеттек тә,

 Ашыктык без дәрескә,

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

-иң беренче, без белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп алыйк.

- тулы җөмләләр белән сөйлә

-кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт

-игътибар белән тыңла, бүлдермә

- Укучылар, дәрестә кем дежур икән?

Дежур укучы белән әңгәмә.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: уку мәсьәләсен кабул итү;

ТБУУГ:Үз фикереңне формалаштыра белү.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Фигыль турындагы белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: җөмләнең нәрсә икәнлеген аңлата алу.

Өй эшен тикшерү

- укучылар, үткән дәрестә нинди теманы өйрәнгән идек.

-Үткән заман хикәя фигыльләр.

-Үткән заман хикәя фигыльләр нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?

-Нәрсә белән төрләнә?

-Бу сорауларга җавап бирү өчен мин сезгә карточкалар таратам. Карточкаларда  язылган җөмләләрдән үткән заман хикәя фигыльләрне табарга, зат-санын билгеләргә, кушымчалар ялгану тәртибен аңлатырга.

Җавабыгызга туры килгән почмакка басасыз, парлашып бер-берегезгә ни өчен бу почмакны сайлавыгызны аңлатасыз.

(почмаклар- зат-сан белән төрләнә, барлык һәм юклык формасы)

 Укучылар чыгышын тыңлау.

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

        

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Уку мәсьәләсен кую

 1.Ә мин, укучылар, сезгә бер мәкаль алып килдем.

Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр. Бу мәкальдәге котылыр, тотылыр фигыльләренә сораулар куегыз әле?

Нишләр?

-Ничек уйлыйсыз, бу фигыльләр эшнең кайчан үтәлүен белдерәләр?

-Киләчәктә үтәлүен белдерәләр.

-Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

-Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

- Дәресебезнең максаты нинди?

-Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең ясалышын, зат-сан белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын өйрәнәбез.

Модель. Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

-

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

.

I.Уку мәсьәләсен чишү.

(дәреслектәге 86 нчы биттәге  кагыйдәне укыйлар, бер-берсенә сөйлиләр, хор белән әйтәләр)

Нәтиҗә. Киләчәк заман х.ф. Нишләр? Нишләмәс? Нишләячәк? Нишләмәячәк? сорауларына җавап була..

Модель. Киләчәк заман х.ф. Нишләр? Нишләмәс? Нишләячәк? Нишләмәячәк?

Үзбәя.

Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны, мәкальне язып куябыз. Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр.

Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Мәкальгә туры килгән нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

1 эш. Карточкалар буенча парларда эш т( бер ручка белән эшләргә). Фигыльләргә киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларын өстәп язарсыз.

Укучыларның җавапларын тыңлау. Дөрес вариант буенча бер-берсенең эшен тикшерәләр. Слайд №1.

Нәтиҗә. 87 нче биттәге кагыйдәне хор белән укыйлар. 

Модель. 

Билгеле төре

-ачак, -әчәк; -ячак, -ячәк, -

Билгесез төре

ар, -әр, -ыр, -ер, -р

кушымчалары

Үзбәя.

2 нче эш. Индивидуаль эш. Киләчәк заман хикәя фигыльләр алдыннан кирәкле зат алмашлыкларын куеп язарга.

Укучылар җавабын тыңлау.

Тикшерү.Бер-берсенең эшен тикшерәләр. 

Мин  кайтырмын, кайтачакмын

Син  кайтырсың, кайтачаксың

Ул  кайтыр, кайтачак

              Күплек санда

Без кайтырбыз, кайтачакбыз

Сез кайтырсыз, кайтачаксыз

Алар  кайтырлар, кайтачаклар

Нәтиҗә. Киләчәк заман хикәя фигыльләр зат-сан белән төрләнә.

Модель. Зат-сан белән төрләнә.

Үзбәя.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

Физминут

Хикәя фигыльләргә чүгәлисез, боерык фигыльләргә кул чабасыз.

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек ярдәмендә камилләштерү

3 нче эш. Дәреслек белән эш. 226 нчы күнегү. Кил фигылен юклык формасында төрләндерү. I- вариантлар берлектә,  

II- вариантлар күплектә төрләндерәләр.( тактада эшләү)

Укучыларның җавабын тыңлау. 

Тикшерү.Тактадагы хаталарны төзәтү.

Нәтиҗә. Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең барлык һәм юклык формасы бар.Слайд №3.4

Модель. 

Барлык формасы

( куш.юк)

Юклык формасы

(-ма, -мә; -мас,-мәс)

Үзбәя.

4 нче эш. Слайд №5. Рәсемгә карап “Безнең гаилә” темасына киләчәк заман хикәя фигыльләр кулланып, җөмләләр төзеп язарга. Фигыль нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыкларга.

Тикшерү.Укучыларның җавабын тыңлау.

Нәтиҗә. Җөмләдә киләчәк заман хикәя фигыльләр хәбәр булып килә.

Моделе. Җөмләдә хәбәр була

Үзбәя.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: рәсемдәге сурәтләргә карап танып белү эшчәнлеген үстерү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: фигыль турында алган  белемнәрен практик куллана белү

5 нче эш. БДИ га әзерләнү. В вариантын эшләү.

1.Урамда кыш. 2.Суык. 3.Бу атнада да көннәр салкын булачак. 4. Көннәр салкын булса да, балалар кышны яраталар. 5. Кыш сизелмичә дә үтәр.

В1. 3 нче җөмләдән фигыльне табып, заманын күрсәт.

В2. 5 нче җөмләдәге фигыльнең зат-санын билгеләп яз.

В3. 4 нче җөмләдәге фигыльне юклык формасына куярга.

Тикшерү.

Нәтиҗә .

Модель буенча сөйләргә.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

V. Рефлексия. 

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Дәрестә алган белемнәрегез тормышта кирәк булачакмы? Ничек уйлыйсыз?

Үзбәя.Бүгенге дәрестә “ 5” ле алучылар басалар. Ни өчен “5” ле куйдың.

“4” ле алучылар басалар. Ни өчен “4” ле куйдың?

Ни өчен “3” ле куйдың?

VI.Өй эше.

1.222 нче күнегү

2.Уку китабыннан  5 җөмлә язып алырга.

3.225 нче күнегү (хикәя язарга)

ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: Фикерне дөрес итеп әйтә белү.

                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....