Укытучы мин ... (эссе)
статья на тему

Хажеева Зилия Галиевна

 

Мин – укытучы.

Предметымны, балаларны ярату миңа эшләргә көч һәм дәрт бирә. Һөнәремнең асылын аңлау, эш алымнарын, юнәлешләрен, максатларымны дөрес билгеләргә ярдәм итә.

Мин – татар теле һәм әдәбият укытучысы. Шуңа күрә дә төп эш юнәлешләремнең берсе – балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан эзлекле тирән белем бирү, практикада аларны дөрес кулланырга өйрәтү. Укучыларда милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү. Халкыбыз тарихын, аның рухи мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәтү.

Мең төрле рәхәт мәшәкать эчендә кайныйм. Әйе, мондый ыгы – зыгылы күп санлы мәшәкатьләр белән яшәү, һәр иртә гимназиягә эшкә килгәндә елмаюлы, бәхетле, шат йөзле укучыларың белән очрашу һәр укытучы өчен олы бәхеттер ул.

Менә тагын кыңгырау шалтырар. Ничә пар күз елмаеп та, ышанып та миңа төбәлер. Ә мин, һөнәремнең иң - иң кирәклеген йөрәгем белән тоеп, шатланып, көндәлек укытучылык эшемә чумармын.

Шул мизгелләр һәр укытучы өчен озак дәвам итсен иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchy_min.esse_.docx16.8 КБ

Предварительный просмотр:

 Укытучы мин ...

(эссе)

Мин, 4 баласына укытучы һөнәренә кызыксыну һәм мәхәббәт уята алып, 4 укытучы тәрбияләгән үзләре һәрчак тормышның алгы сызыгында барган, авылыбызның гына түгел, районыбызның хөрмәтле кешеләре – сәүдәгәр хезмәткәрләре гаиләсендә туганмын.

Башкорстанда туып үсеп  тә туган телебез татар теленә мәхәббәт кайларга гына барса да, нинди өлкә - районнарга чыкса да безгә, балаларына, бүләккә классик язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, табып алып кайтып, кулыбызга тоттырган, үзе дә аларны онытылып укыган, борынгы халык җырларын өздереп җырлаган, Хәлил образларын cәхнәдән төшми уйнаган әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм.

Ә туган телемә, халкыма булган изге хисләрем мине Башкорстанстан башкаласы Уфа  дәүләт университетының фиология факультетына алып килгән иде. Аны тәмамлагач, мәктәбемдә хөрмәтле укытучыларым арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, укытучылык хезмәтен башлаган идем.

....Бары моннан 3 дистә ел элек кенә.

Әйе, вакыт белән вакыт бик тиз алышына, җәмгыять үзгәрә, кешеләр белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрешләр кичерә.

Ләкин укытучыларның тормыштагы урыны һәм роленең әһәмияте белем бирүче мөгаллим буларак кына түгел, ә укучыларны һәрьяклап олы тормыш юлына әзерләүче остаз буларак та һич үзгәрми.

Мин – укытучы.

Предметымны, балаларны ярату миңа эшләргә көч һәм дәрт бирә. Һөнәремнең асылын аңлау, эш алымнарын, юнәлешләрен, максатларымны дөрес билгеләргә ярдәм итә.

Мин – татар теле һәм әдәбият укытучысы. Шуңа күрә дә төп эш юнәлешләремнең берсе – балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан эзлекле тирән белем бирү, практикада аларны дөрес кулланырга өйрәтү. Укучыларда милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү. Халкыбыз тарихын, аның рухи мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәтү.

Нинди генә эшкә тотынсам да, мин халык педагогикасына таянып эш итәргә тырышам. Чөнки аның төбендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята.

Әйе, белем бирү, осталык күнекмәләрен үстерү күбесенчә укучыларга дәресләр аша бирелә.

Шөгыльләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү, балаларның фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү, аларның белем алуга сарыф ителергә тиешле вакыты һәм көче заяга китмәсен, уку – язу эше авыр йөккә әйләнмәсен өчен, укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, дөреснең гадәти формалары белән бергә, актив төрләрен – дәрес – конференция, дәрес – семинар, дәрес – зачет, уен – дәрес, сәяхәт – дәрес кебекләрен дә кулланырга тырышам. Дәресләр нәтиҗәле дә, укучы күңелендә калырлык та үтсен өчен, үткәрү урыннарын да үзгәртүне, укыту, тәрбия бирү метод – алымнарын да төрләндерүне уңай күрәм.

Без хәзер югары технологияләр, берсеннән – берсе көчле компьтерлар кулланыла торган заманда яшибез һәм, әлбәттә, заман таләпләренә туры китереп, мин дә үз дәресләремдә яңа укыту технологияләре куллануга зур игътибар бирәм. Кабатлау һәм белемнәрне контрольгә алган дәресләрдә ин-тер-ак-тив такталар белән эшләү, тестлар башкару да укучыларда җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Бердәм республика имтиханнарына да әзерлек булып тора.

Белемнәрне әзер килеш кенә бирүдән читләшү йөзеннән, тел дәресләрендә төрле терәк схемалар куллану отышлы дип саныйм.

Схема, плакат – схемалар грамматик категорияләренең бүленешен хәтердә калдырырга һәм ныгытырга зур ярдәм итә. Шулай ук элек өйрәнелә торган тел күренешләрен җөмләдән таптырып тикшерүләрне, аннары, укучыларның актив катнашуы белән аларның бүленешен схемаларда күрсәтү һәм нәтиҗә чыгаруларны иң кирәкле эш алымнарына кертәм.

Соңгы вакытларда сәләтле балалар белән иҗади эшләүгә аеруча әһәмият бирелә. Чыннан да шулай булырга тиеш дип уйлыйм. Мин балаларның сәләтен һәм мөмкинлекләрен ачыклауны, аларны иҗади эшкә әзерләүне, милли үзаңы үсеш алган, зыялы һәм һәрьяктан камил шәхес тәрбияләүне дә төп юнәлешләрнең берсе дип саныйм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булудан тыш, мин сыйныф җитәкчесе дә. Бу вазыйфа миңа тагын да зур җаваплылык йөкли. Мин белемем белән генә түгел, тышкы күркәмлегем, күңел байлыгым, үз – үземне тотуым белән дә үрнәк булырга тырышам. Балаларда халкыбызның иң матур сыйфатларын күрергә телим. Дәресемдә омтылган, ирешергә теләгән максатларымны класс белән эшләү тәҗрибәсенә күчерәм.

Мең төрле рәхәт мәшәкать эчендә кайныйм. Әйе, мондый ыгы – зыгылы күп санлы мәшәкатьләр белән яшәү, һәр иртә гимназиягә эшкә килгәндә елмаюлы, бәхетле, шат йөзле укучыларың белән очрашу һәр укытучы өчен олы бәхеттер ул.

Менә тагын кыңгырау шалтырар. Ничә пар күз елмаеп та, ышанып та миңа төбәлер. Ә мин, һөнәремнең иң - иң кирәклеген йөрәгем белән тоеп, шатланып, көндәлек укытучылык эшемә чумармын.

Шул мизгелләр һәр укытучы өчен озак дәвам итсен иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучы...(эссе)

Менә 40нчы ел инде мин 1нче сентябрьне зур дулкынлану белән көтеп алам: 10 ел укучы булып, 30 елга якын укытучы булып. Мәктәпне бетергәнгә чирек гасырдан артык булса да, беренче укытучым, яратка...

Мин - Укытучы. Эссе

Минем хезмәтем  дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы....

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе....

Эссе "Мин укытучы"

Эссе " Мин укытучы"...

Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"...

эссе мин укытучы

эссе мин укытучы...

Эссе "Мин - укытучы"

  ЭссеМин – укытучы...