фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы
статья на тему

Хакимова  Гульназ Задитовна

        Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлгеләр...Яшьләр дә шундый кадерле ядкәрләрнең кадерен белсен һәм киләчәк буыннарга тапшырсын иде.

Әйе, Әмирхан Еники әсәрләрен укыган саен, тормышны башкачарак аңлый башлыйсың, тирә - юньдә булган гади генә әйберләр дә, бүтен яктан ачыла. Әмирхан аганың күзе төшкән һәр нокта безнең өчен искиткеч әһәмиятле әйбергә әйләнә. Аның әсәрләренең исеме үк кешене уйландырырга мәжбүр итә. Әмирхан ага Еники чын мәгънәсендә халык язучысы. Язучының һәр әсәре мәңгелек тема-проблемаларны яктырта.Шуңа күрә алар еллар, гасырлар үтсә дә үз әһәмиятләрен югалтмаячаклар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya._hakimova.docx19.38 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль  берәмлегенең

“Лениногорск шәһәре 6 нчы урта  гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми учреждениесенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлназ  Җәдит кызының   эзләнү эше

Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау  образы аша   идея-эстетик эчтәлекнең  ачылышы

        Әмирхан ага Еники үзенең әсәрләре белән укучының иң нечкә кылларын тибрәтә алырлык оста психолог, язучы. Аның һәр иҗат җимешенә исеменнән алып, соңгы ноктасына кадәр тирән мәгънә салынган.Укырга керешкәнче үк, исеме дә уйландырырга мәҗбүр итә, хикәя-повестьларындагы символик образлар, табигать күренешләре, тел-сурәтләү чаралары шул дөньяга алып китә, әсир итә. Ә. Еникинең хикәяләве ялыктырмый, туйдырмый, үзе артыннан укучыны бер мизгелгә дә калдырмый. Ә. Еникине кеше күңеленең җырчысы, дияргә мөмкин булыр иде. Аны кешенең эчке дөнясы,  рухи байлыгы кызыксындыра.

              Язучы иҗатының тагын бер үзенчәлеге – тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган кешеләрне үзәккә куеп тасвирлау, аларның рухи дөньяларын ачу. Әмирхан Еники, оста психолог буларак, символик мәгънәгә  ия образларны еш куллана. Символик образлар аша  хикәя-повестьларының  идея-эстетик  эчтәлеген ача. “Саз  чәчәгендә” – Саз чәчәге, “Рәшәдә” – Рәшә, “Әйтелмәгән  васыятьтә”- Кылганнар, “Җиз кыңгырау” хикәясендә  Җиз кыңгырау  символик образлары. Бу хезмәтемдә  Әмирхан Еникинең  “Җиз кыңгырау” хикәясендәге  Җиз кыңгырау образына тукталасым килә.  Бу хикәядә халык аңында яшәп килгән изге йолалар, гореф-гадәт, традицияләр  мәңгеләштерелә. Хикәя авторның үткәнгә сәяхәтен хәтерләтә.  

       Язучы хикәяне шүрлектә тавышсыз-өнсез торган  кыңгырау сурәтен тудырудан башлый һәм укучы  шунда ук  аның нәкъ менә чыңларга  яратылганын  уйлап куя. Әсәрнең беренче юлларыннан ук  әдәби каршылык күзгә ташлана.”Кайчандыр, моннан күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында, ул кара дугага тагылган  килеш, ат башында йөри иде. Хәзер  кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк.” Әсәрнең шушы өлешендә  үткән һәм бүгенге көннәр бер төенгә төйнәлә.  Автор кыңгырауны әкрен генә селкетеп, аңа җан өрә:”зың-зың..”. Кыңгырау чыңы   геройның күңелендә үткән вакыйгаларны яңарта. Җиз кыңгырау, гүя мәгълүмат саклаучы  предмет: гомер үткән, ә кыңгырау мәңгелек, вакыт, хәтер төшенчәләрен үзенә туплаган.

         Җиз кыңгырау... Әби-бабаларыбызның көнкүрешендә җиз әйберләр киң кулланылышта булган. Җиз әйберләр тиз генә тузмаган, шуңа күрә алар буыннан-буынга  күчеп килгән. Бәлки, бу  җиз кыңгырау да  бер буынлык кына түгелдер, ә чорлар аша үтеп, безнең көннәргә килеп җиткәндер.

       Хикәянең төп өлешен  туй вакыйгасы алып тора.Төп герой җизнәләре белән  туйга җыена. Әсәрнең бу өлешендә  кыңгырау – бәйрәм хәбәрчесе. Җиз кыңгырау тавышы һәр авыл кешесенең күңеленә бәйрәм рухы өсти.Урамдагы малайлар, уеннарыннан туктап,  ишегалларында йөргән агайлар,башларын борып, җиткән кызлар ачык тәрәзәләрдән сузылып кыңгыраулы атны карап калалар.Бу зеңгелдәү, тәңкә сипкәндәй, кырларны уята, тургайларны биеккәрәк күтәрә. Бу күренешләр туйның якынлаша  баруын сиздерә.

         Әмирхан Еники туй йоласын үтә нечкәлекләре белән оста сурәтли. Туйны хуҗаларның туган-тумачалары “күтәрешә”: кода-кодачаларны ашка алалар, матди яктан ярдәм итәләр. Кода-кодагыйлар, җиз кыңгырау тавышын тыңлап, кунактан-кунакка йөриләр. Никах күренешенә күз салсак, анда кияү белән кәләш  катнашмый. Никах укылгач кына, кияү кияү егетләре белән  пар атларда куш кыңгыраулар тагып, авылга яшьлек, яшәү дәрте өстәп киләләр. Ә кичен  Җиз кыңгырауның нечкәргән моңлы тавышы кызларны һәм егетләрне урам әйләнергә чакыра.

       Төп өлеш бөтен авылны кыңгырау чыңына күмгән атлар сурәтен тудыру белән тәмамлана. Соңгы Җиз кыңгырау тавышы белән туй бетә. Әйе, һәр туй белән ,һәр кыңгырау тавышы белән кемдер үзенең яшьлеге белән саубуллаша.

 Җиз кыңгырау гади кыңгырау гына түгел, ул сөйләнгән вакыйгаларның мәңгелек шаһиты. Җиз кыңгырау үткән белән киләчәкне бәйләп торучы символик образ. Җиз кыңгырау бик кадерле, чөнки аның дәртле, көмеш тавышында яшьлек һәм мәхәббәт саклана.Символик мәгънәгә ия Җиз кыңгырау образы  төрлечә чыңлавы белән хикәянең идея-эстетик эчтәлеген ачуга ярдәм итә. Әсәрдәге сюжетларның  бер эзлеклелектә алып барылуында да бу образның өлеше зур. Җиз кыңгырау  әсәргә салынган идеяне үткенләндерә, аңа ачыклык кертә, геройларның характер сыйфатларын  тирәнрәк һәм тулырак  ачу вазыйфасын башкара.

       Хәзер туйлар лимузиннар белән генә төшә. Яшьләр төрлечә кыланып карый, ә статистикага күз салсак, ике гаиләнең берсе таркала. Яңа буын авырлыкларга тиз бирешә. Ә бит әби-бабайларыбыз кыңгыраулы атларда туй төшергән дә, килен  төшкән җирендә таш булып, иренә буйсынып, балаларына дөрес тәрбия биреп, кайнана-кайнатага игелек күрсәтеп гомер иткән. Бәлки, гаиләләрнең бәхетендә, озын гомерле булуында пар атларның, җиз кыңгырауларның да өлеше зур булгандыр.

        Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлгеләр...Яшьләр дә шундый кадерле ядкәрләрнең кадерен белсен һәм киләчәк буыннарга тапшырсын иде.

Әйе, Әмирхан Еники әсәрләрен укыган саен, тормышны башкачарак аңлый башлыйсың, тирә - юньдә булган гади генә әйберләр дә, бүтен яктан ачыла. Әмирхан аганың күзе төшкән һәр нокта безнең өчен искиткеч әһәмиятле әйбергә әйләнә. Аның әсәрләренең исеме үк кешене уйландырырга мәжбүр итә. Әмирхан ага Еники чын мәгънәсендә халык язучысы. Язучының һәр әсәре мәңгелек тема-проблемаларны яктырта.Шуңа күрә алар еллар, гасырлар үтсә дә үз әһәмиятләрен югалтмаячаклар.

                                      Кулланылган әдәбият.

  1. Еники Ә.  Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан  Республикасы ”Хәтер” нәшрияты, 2002. 2 нче том.
  2. Мотыйгуллина Ә. Психологик проза остасы. // Казан утлары.-2002.-№6.
  3. Харис Р.   Әмирхан  Еники иҗатының үзенчәлеге. ( Язучының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция. 20 март, 2009 ел. ТДГПУ.) http://renat-kharis.ru/tat/sc_works/eniki.html

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар әдәбиятыннан тест. "Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты"

Әмирхан Еники  тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...

“Әби-бабайларның туган җире оныкларга кадерлеме?” Әмирхан Еникиның «Туган туфрак» хикәясеннән өзекләр.

Предмет: «Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, автор Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү;  аңлап йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; укытучы ярдәм...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча презентация

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча презентация...