Мәктәптә Шәүкәт Галиев иҗатын өйрәнү.
презентация к уроку на тему

Хамаева Гульфина Азгаровна

Укытучылар ниндидер эш алымнарын үз хезмәтләрендә куллана алалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpt_shukt_galiev_izhatyn_oyrnu.pptx130.71 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Шәүкәт Галиев шигырьләрен рус мәктәбенең татар төркемнәрендә өйрәнү. 5 – 11 нче сыйныфлар.

Слайд 2

Мәктәп программасында Шәүкәт Галиев иҗаты 5 нче сыйныф: Шәүкәт Галиев. “Алтын куллар”, “Хәзинә”, “Телләр белүче каләм”,”Магнитофон онытмый”, “Саумысез, арышларым!” 3 сәг. Ятлау өчен: “Хәзинә”, “Магнитофон онытмый” шигырьләре тәкъдим ителә. 6 нчы сыйныф:Шәүкәт Галиев “Саумысез, арышларым!” 1 сәг. 8 нче сыйныф: Шәүкәт Галиев. Иҗаты турында белешмә. “Әткәйгә хат”.2 сәг. Ятлау өчен, “Әткәйгә хат” (өзек) тәкъдим ителә. 11 нче сыйныф: Балалар әдәбияты. Шәүкәт Галиев иҗаты. “Урман күчә урамга”, “Багана”. 2 сәг.

Слайд 3

Төркемләү: Тради ц ион метод белән укыту. Иҗади үсеш технологиясе. Яңа педагогик технологияләр кулланып укыту.

Слайд 4

1 нче дәрес. Ш. Галиевнең биографиясе. “Алтын куллар” шигыре. 1.“Алтын куллар” шигыре өстендә эш: с трофадан - строфага анализ бирү, сурәтләү чараларын билгеләү; ш игыр ь төзелешенә хас үзенчәлекләр : кыска дүрть юллыклар, халык әдәбиятында кебек аваздаш рифмалар. 2. Нәтиҗә чыгару: безнең бәхетебез – безнең кулларда.

Слайд 5

Иҗади үсеш технологиясе 5 нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең “Хәзинә” шигырен өйрәнү.

Слайд 6

Дәрес максаты: Китапханәләр тарихы белән таныштыру, шигырьне дөрес итеп, аңлап укуларына ирешү, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү, китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

Слайд 7

Уку максатын кую: Төркемнәрдә тикшерегез: Китапханәләр нигә кирәк? Китап нәрсә ул? Кеше ни өчен китап укырга тиеш? Син китап җыяр идеңме, әллә алтын – көмешме?

Слайд 8

Үз – үзеңә бәя кую. Дәрестә башкарылган һәр күнекмәне үтәгәннән соң бәя куела .

Слайд 9

Китап уку — иң яхшы белем алу .

Слайд 10

Уку мәс ь әләсен чишү. 1. Төркемнәрдә тикшерегез: - “Хәзинә” шигырен уку. - Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз: хәзинә, бакканнар, мөгаен,борын – борыннан? хәзинә - байлык, богатство, бакканнар – караганнар, мөгаен – наверное, борын – борыннан – давным – давно.

Слайд 11

Сораулар: - Хәзинәне ничек эзләгәннәр? - Хәзинә нәрсә ул? - Китапханәдә нинди хәзинә бар?

Слайд 12

Үз – үзеңә бәя кую.

Слайд 13

Түбәндәге мәкальләрнең мәгънәсен ачыклагыз: Китап – белем чишмәсе. Китап – тормыш көзгесе. Китапсыз йорт – кошсыз урман. Алтын җирдән табыла, акыл – китаптан.

Слайд 14

Үз – үзеңә бәя кую.

Слайд 15

- Китап – якын дус, диләр. Моны ничек аңлыйсыз? - Китапның дошман булуы мөмкинме ?

Слайд 16

Үз – үзеңә бәя кую.

Слайд 17

Әгәр китап сөйләшә белсә, ул үзенең укучыларыннан нинди кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итәр иде икән? Дәфтәрләрегезгә языгыз.

Слайд 18

Кагыйдәләр үрнәге: - Зинһар өчен, пычрак кул белән тотынмагыз: башка китап укучылар мине кулларына алсалар, миңа оят булачак. Мине ручка белән сызгаламагыз – бу килешми. Битләремне бөкләмәгез.

Слайд 19

Рефлексия. - Бүген дәрестә без нинди шигыр ь укыдык? - Шагыйрь китапханәне ни өчен хәзинә дип атый? - Китапны ничек сакларга кирәк?

Слайд 20

Үз – үзеңә бәя кую .

Слайд 21

3 нче дәрес. “Саумысез, арышларым!”. Методик киңәшләр. Өлешләргә бүлү: лирик геройның туган ягын сагынып кайтуы, юксынуы һәм икмәкнең кадерен белү. Хиснең сәбәбен билгеләү. Строфадан - строфага хиснең үзгәрүен, тулылануын күзәтү. Шигыр ь нең темасын билгеләү: туган җирдән аерылган лирик геройның сагыну хисләре.

Слайд 22

“Туган телем – иркә гөлем”. Әдәби – музыкал ь кичә. ... Күрсәң иде малайның Ничек гаҗәпләнгәнен: -Кара әле, яшь чакта Мин татарча белгәнмен?! “Магнитофон онытмый ...”

Слайд 23

“Әткәйгә хат” поэмасы. 8 нче сыйныф. (2 сәг.) Максат: анализ аша әсәрдә шагыйр ь тормышын, хис – омтылышларының изгелеген, әсәрне тәэсирле иткән сәнгат ь чә алымнарны танып белү. 1. Солдат хатларын күрсәтү. 2. Ш. Галиевнең әтисенең хатларыннан өзекләр уку. 3. “Минем беренче гомерем” – автобиографик әсәр. Өзекләр уку. 4. Поэманы уку. 5. Текстуал ь план төзү, эчтәлек сөйләү. 6. Лирик геройга характеристика. лирик геройны характерлый торган юлларны уку; ә тисе турында сөйләшү; л ирик герой өчен хас сыйфатлар. 7. Әңгәмә. 8. Сурәтләү чараларын билгеләү. 9. Ни өчен поэма” Әткәйгә хат” дип атала?

Слайд 24

Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев иҗаты. 11 нче сыйныф. Төркемнәргә бүленү. Төркемнәр чыгышы: А) Балалар әдәбияты, төрләре. Ә) Балалар шагыйр ь ләре һәм шигыр ь ләре. Биремнәр: а) “Урман күчә урамга” шигырен анализлау, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау. ә ) “Багана” шигырен анализлау, сынландырулар нинди максаттан кулланылуын ачыклау. Шигыр ь ләргә анализ: шигыр ь нәрсә турында? с урәтләү чаралары, әһәмияте; ш игыр ь ләрнең уртак якларын билгеләү; б алалар язучысы буларак, Шәүкәт Галиев иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә?

Слайд 25

11 нче сыйныф өчен Шәүкәт Галиев иҗаты буенча тест биремнәре. 1 . Шәүкәт Галиев кайда туган? А) Арча районы Кушлавыч авылы. Ә) Апас районы Олы Бакырчы. Б) Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы. 2. Шәүкәт Галиев кайчан туган? А) 1906 нчы елның 15 нче февралендә. Ә) 1938 нче елның 9 нчы февралендә. Б) 1928 нче елның 20 нче ноябрендә . 3. Шәүкәт Галиев кайчан Казанга килә? А) 1938 нче елда. Ә) 1954 нче елда. Б) 1953 нче елда. 4 . Шәүкәт Галиев Мәскәүдә нинди курсларда укый? А ) Политик курсларда. Ә) Шигыр ь язу курсларында. Б) Әдәби курсларда.

Слайд 26

5. Беренче китабы ничек атала? А) Яңа көйләр”. Ә) “Шәвәли”. Б) “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”. 6. 1962 нче елда нинди җыентыгы басыла? А ) Уйларым, серләрем”. Ә ) “Камырша”. Б ) “Тамчылар тамар чаклар”. 7. 1972 нче елда нинди бүләк бирелә? А) Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе. Ә) Муса Җәлил исемендәге премия. Б) Татарстан Республикасының халык шагыйре. 8. Г.Х. Анде рсен исемендәгеПочетлы диплом нинди китап өчен бирелә? А ) “Заяц на зарядке” китабыөчен . Ә ) “Кызык” китабы өчен. Б ) “Тәмле йорт” китабы өчен. 9.Шәүкәт Галиев сүзләренә язылган җыр? А ) “Утыр әле яннарыма”. Ә ) “Ялгыз аккош”. Б ) “Әнкәй”.

Слайд 27

10. Бу юллар нинди шигырьдән: Башкаларның “4”, “5” ле, Ә ул тагын “2” ле алган. А) “Онытылган”. Ә) “Хәзинә”. Б) “Шәвәли”. 11. Шигыр ь ләренең төп герое кем? А) Тимерша. Ә) Закир. Б) Шәвәли. 12. Бу юлларны кем әйткән: “Балалар әдәбиятында Тукайдан соң, Бари Рәхмәтләрдән соң туган бушлык бетте”. А ) Роберт Миңнуллин. Ә) Хәсән Туфан. Б) Сибгат Хәким.

Слайд 28

Хәсән Туфан: “ Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә … чын шагыйрь хәлендә килеп керде … һәм нәниләрнең , Тукайча әйткәндә , « фәрештә валчыклары »- нык , ак , пакъ , саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште . Аның бу иҗатта төп материалы – туган тел, Тукай әйткән матур тел ”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме

Урок башкирского языка в русской школе по теме "Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме" в 11 классе....

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...