татар теле
план-конспект урока (6 класс) на тему

Галиуллина Наиля Мансуровна

6нчы класста яңа тема "Рәвешләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon яңа тема88.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

Дәреснең максатлары:

   1) рәвеш төркемчәләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау;                  

   2) укучыларда рәвеш төркемчәләрен текстта таба һәм таный белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

   3) укучыларда укуга аңлы караш, татар теленә, табигатькә, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, такта, проектр, сораулар белән конвертлар.

Әдәбият исемлеге:

      1. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б. – Үзгәрт. һәм тулыл. дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 2010. – 191б.: рәс. б-н.

      2. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 нче с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 255 б.

      3. Максимов Н.В., Трофимова С.М. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем мәкт. 8-11 с-флары: Укытучылар өчен кулланма / Н.В.Максимов, С.М.Трофимова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 207 б.

Дәреснең төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру1

Методлар: дәреслек белән әшләү, күнегүләр эшләтү, әңгәмә.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, эзлеклелек.

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Дәреснең планы.

I Оештыру. Дәресне оештыру (исәнләшү, укучыларны барлау).

II Актуальләштерү.          

     1. Өй эшен тикшерү.

     2. Дәрес планы белән таныштыру.

III Ныгыту.

     1. Рәвеш билгеләмәсен искә төшерү.

     2. Табышмаклар ярдәмендә  рәвеш төркемчәләрен кабатлау.

    3. Дәреслектәге  135 нче күнегүне башкару.

    4. “Бер сүз белән генә әйтергә” дигән биремне башкару. Берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә белән бирелгән рәвешләрнең мәгънәсен бер сүз, ягъни рәвеш белән генә әйтеп, төркемчәсен билгеләү.

    5. “Шүрәле” әкиятеннән рәвешләрне табып, таблицадагы графаларга дөрес итеп урнаштыру.

III Өй эше бирү.

1. Рәвеш төркемчәләрен кабатларга.

     2. 212нче күнегүне эшләргә.

IV  Йомгаклау.

    1. Гомуми нәтиҗәләр чыгару.

    2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы.

Укытучы:       Якты чырай, яхшы кәеф

                          Күрәм сезнең йөзегездә.

                   Исәнмесез! Хәерле көн

                   Телим һәрберегезгә дә.

Утырыгыз, укучылар! Күрәм күңелләрегез күтәренке. Мин моңа бик шат. Шундый күтәренке кәеф белән татар теле дәресен башлыйбыз. Сыйныфта барыгыз да бармы?

Укучы: Класста барыбыз да бар. Без татар теле дәресенә әзер.

Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, сезгә узган дәрестә өй эшенә сыйфат һәм рәвешләрне кулланып, “Кадерле әниемә” темасына хат язып килергә кушылган иде. Әйдәгез, кайсыгыз хатын укый? (берничә укучының җавабы тыңлана). Инде бүгенге дәрес темасына күчик. Дәресебез бик үзенчәлекле узачак. Бүген дәрестә өч төркемгәдә бүленеп эшләрбез. Балалар, озакламый нинди бәйрәм җитә? (Әниләр бәйрәме.) Әйе, димәк бүген безгә, укучылар, әниләргә бәйрәм  букеты җыярга кирәк булачак. Сез әзерме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Иң беренче рәвешнең нинди сүз төркеме икәнлеген искә төшерик. Димәк, укучылар, нинди сүз төркемен без рәвеш дип атыйбыз?

Укучы: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап булган  һәм төрләнми торган сүз төркеме рәвеш дип атала.

Укытучы: Әйе, дөрес. Димәк, рәвеш эш яки хәлнең билгесен белдерә. Рәвешләр күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә?  

Укучы: Фигыльне.

Укытучы: Рәвешләр тагын нинди сүз төркемнәрен ачыклап килергә мөмкин?

Укучы: Исем, сыйфат, рәвеш.

Укытучы: Рәвешләр ясалышы ягыннан  нинди төркемчәләргә бүленә?

Укучы: Тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә.

Укытучы: Рәвешләр мәгънә ягыннан ничә төркемгә бүленәләр?

Укучы: Мәгънә ягыннан рәвешләр 6 төркемгә бүләнәләр: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре.

Укытучы: Нәтиҗә ясап куябыз.

Укучы: Рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме;  эшнең яки хәлнең билгесен белдерә;  ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә); рәвешләр күбесенчә фигыльне ачыклап киләләр, исемне, сыйфатны, рәвешне дә ачыклап килергә мөмкиннәр, мәгънәләренә карап 6 төркемгә бүленәләр һ. б)

Укытучы: Рәвеш кайсы җөмлә кисәге булып килә ала?

Укучы: Хәл, аергыч, хәбәр.

(Экранда бер чәчәк күренә.)

Укытучы: Бик дөрес, укучылар! Күрәсезме, бик матур чәчәк үсеп чыкты.

Хәзер сез каршыгыздагы конвертларда язылган табышмакны кычкырып укырга, җавабын әйтергә, аннан соң рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә тиеш буласыз. Әйдәгез, башладык.  Конвертларда түбәндәге табышмаклар языла:

1. Иртән килер, кич китәр. (Кояш. Иртән – вакыт рәвеше)

2. Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк. (Табышмак. Сирәк – күләм – чама рәвеше)

3. Ай китте дә ел китте, кичә-көндез юл китте;

    Ни юлы өзелмәде, ни үзе өзелмәде. (Елга. Кичә-көндез – вакыт рәвешләре.)

4. Күп энәле, сукыр күзле. (Чыршы яки нарат. Күп – күләм – чама рәвеше)

5. Кышын ята таштай,

    Язын чаба аттай. (Боз. Кышын, язын – вакыт, таштай, аттай – охшату-чагыштыру рәвешләре)

6. Төнлә өйдә, көндез биләмдә. (Ай. Төнлә, көндез – вакыт рәвешләре )

7. Кышын ката:

    Көмеш сандыкка

    Керә дә ята. (Боз. Кышын – вакыт рәвеше)

8. Соскы борын бакылдык,

    Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк. Күп – күләм чама рәвеше)

9. Язын ямь бирә,

    Җәй салкын бирә,

    Көзен тәм бирә,

    Кышын тун бирә. (Агач. Язын, көзен, кышын – вакыт рәвешләре)

Укытучы: Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз! Табышмакларның җавапларын дөрес таптыгыз! (Экранда икенче чәчәк барлыкка килә) Инде эшебезне дәвам итик.   Алдагы чәчәкне өзәр өчен дәреслекнең 135 нче битендәге 230 нче күнегүне  үтәргә кирәк. Әйдә, Алия биремне кычкырып укып кит әле.

Укучы: биремне укый.

Укытучы: Рәхмәт, Алинә. Укучылар, бирем аңлашыламы?

Укучы: Әйе, аңлашыла.

Укытучы: Алайса, әйдәгез, башта текстны укып чыгыйк (текстны укыйлар).

Текстка нинди исем бирер идегез?

Укучы: Юкә”, “Җәйге иртә”, “Җиләкле аланда”.

Укытучы: Җавапларыгызга рәхмәт. Бик матур исемнәр уйлап тапкансыз. Инде биремне эшләүне дәвам итик. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен, күнегү номерын язып куябыз һәм рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләр белән күчереп алабыз, җәя эченә ясалышы ягыннан төрен билгелибез.(укучылар биремне башкаралар). (бер укучы такта янында эшли, калганнар дәфтәрләрдә.)

Укытучы: Күрәм, биремне башкарып бетердегез, инде дөреслеген тикшерик.

Укучы: гаҗәп матур(киенгән)тезмә ,

              Күптән (кичергән) ясалма,

            Хәзер (моңаеп утыра) тамыр,

           Яңа гына (килгән) тезмә,

           Тирә-якка (аңкытып) парлы,

           Югарырак (үрләде)тамыр,

           Буеннан- буена (яктыртты) парлы.

Укытучы: Молодец, Ранис, бик дөрес эшләгәнсең. (Экранда өченче чәчәк барлыкка килә)

Укытучы.: Әйдәгез ял итеп алыйк. Экранда шигырь юллары барлыка килә.

Әкрен генә басабыз. (Укучылар торып баса).

Әзрәк уйнап алабыз. (Кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар).

Тиз-тиз чүгеп куябыз. (Чүгеп алалар).

Аннан туктап калабыз. (Туктап калалар).

Уңга таба бөгелик.

Сулга таба бөгелик.

Салмак кына әйләник. (Бер урында әйләнеп алалар).

Җайлап кына утырыйк. (Утыралар).

Укытучы: Әлеге шигырь юллары нинди сүз төркемнәреннән торды.

Укучы : Рәвеш һәм фигыль.

Укытучы: Хәзер мин сезгә тагын бер уен тәгъдим итәм “Бер сүз белән әйт”. Рәвешләрнең мәгънәсен берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә белән әйтәм. Сез шул мәгънәне белдерә торган рәвешне табарга һәм бер сүз белән генә әйтергә тиеш буласыз. Кайсы төркем таба, шулар кул күтәреп җавап бирә.  Сез әзерме? Алайса, башладык. (Һәр төркемгә дүртәр)

Үткән көн (кичә)

Бик биектә (югарыда)

Көтелмәгәндә, уйламаганда (кинәт)

Күз ачып йомганчы (тиз)

Шушы елда (быел)

Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (аягүрә)

Ашыкмыйча гына, үз көенә (әкрен)

Санап бетергесез (күп)

Минем уйлавымча (минемчә)

 Китаптагы кебек (китапча)

 Ахырына кадәр, беткәнче (ахырынача)

 Яшен тизлеге белән (бик тиз)

Укытучы: Молодцы, булдырдыгыз! ( дүртенче чәчәк барлыкка килә)  Хәзер, укучылар, игътибарны экранга юнәлтик. Тиз генә рәвешләрнең кайсы җөмлә кисәге булып килүен ачыклыйк. Һәр төркемгә бер җөмлә.

Мин акрын (хәл) гына артка(хәл) чигенәм.

Көн бардылар, төн бардылар, күп (аергыч) юллар үттеләр, ерак(аергыч) җирләргә җиттеләр.

Безнең заманда могҗизадай (аергыч) хәлләр күп(хәбәр).

Укытучы:  Дөрес. (Бишенче чәчәк барлыкка килә) Алдагы слайдка игътибар итик. Бу кем? Ул кайсы әсәрдән?

Укучы: Бу Шүрәле. Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар! Чынлап та бу нәкъ Тукай әкиятендәге Шүрәле. Хәзер мин сезгә “Шүрәле” әкиятеннән өзекләр укыйм, ә сез анда очраган рәвешләрне дөрес итеп әлеге таблицага урнаштырырга тиеш буласыз (укучыларга алдан әзерләнгән таблица таратыла). Бирем аңлашыламы?

Рәвеш төркемчәләре

Мисаллар

Саф рәвешләр

тиз, әкрен-әкрен, аягүрә.

Охшату-чагыштыру рәвешләре

Күләм-чама рәвешләре

аз-маз, аз, күп, бераз

Вакыт рәвешләре

быел, былтыр, бервакыт, иртәгесен.

Урын рәвешләре

Сәбәп-максат рәвешләре

аңламастан

Укучы: Әйе. Без әзер.

Укытучы: Алайса, башладык.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне аз-маз тырмалап чәчкән идем, урган идем...

...Зурмы? -  дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә...

...Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары...

...Һәм дә бар урманында куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше...

...Суккалыйдыр балта белән кыстырылган чөйгә бу,

Хәйләсен әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу...

Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И җүләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!”

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Хәзер эшләрне җыеп конвертка салыгыз. Алар өчен сезгә билге куелачак.

Шулай итеп без бүген дәрестә нишләдек?

Укучы: Без рәвешләрнең төркемчәләрен искә төшереп ярдәм иттек һәм әниләргә букет җыйдык.

Укытучы: Шулай итеп, без бүген алган белемнәребезне ныгыттык. Сез барысын тыңлап, аңлап утыргансыз. Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сездән бик канәгать. Молодцы, укучылар! Хәзер әлеге таблицаны тутырып миңа тапшырырсыз, ягъни ип тәшләрегезгә билге куярсыз.

     Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз: 126нчы биттәге 212нче күнегүне эшләргә.  “Бүген көнем файдалы үтте” дигән темага кечкенә генә инша.  Өй эше буенча сораулар бармы? Дәрес ахырына якынлашып килә, укучылар. Сезгә дәрес ошадымы? Ошаса, авызы ерык рәсем-смайлик белән тавыш бирәсез, дәрес ярыйсы булса, авызы җыелганын күтәрәсез, дәрес ошамаса, турсайган авызлы рәсем-смайлик белән җавап бирәсез. Дәрестә актив катнашып, миңа теләктәшлек белдерүегез өчен рәхмәт, дусларым. Туган телебез –  татар теле искиткеч бай, моңлы, серле, йомшак, тәмле тел ул. Телебезне саф килеш саклыйк, баетыйк, ямьсез сүзләр белән чүпләмик,  сөйләмебезне культуралы, грамоталы  итәргә тырышыйк. Алга таба да шулай уңган, тырыш булыгыз. Сау булыгыз, укучылар! Чыгарга мөмкин.

Муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

«ТР Буа муниципаль районы 5 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

6нчы сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Укытучы : Галиуллина Наилә Мәнсур кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...