Проект эше. "Журналист һөнәре"
презентация к уроку на тему

Хамаева Гульфина Азгаровна

Презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhurnalist_honre_prezent.pptx1.84 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Журналист һөнәре Җитәкчеләр: Хамаева Гөлфинә Әзһәр кызы, Шәмсетдинова Ландыш Ринат кызы

Слайд 2

Сугаепова Р., Кәримов И., Пузырев И., Муринова А. – 10 нчы сыйныф укучылары; Гомәрова Роза, Шәйхетдинова Алия, Хәкимова Лилия–8 нче А сыйныфы укучылары. Проект эше өчен төркем тупланды

Слайд 3

Сүзнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз ролен укучыларга төшендерү; -укучыларны әйләнә – тирәлеккә иҗади карарга өйрәтү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; укучыларны әдәби телдә матур сөйли, җәмәгать урыннарында үз – үзләрен тота белергә өйрәтү. Проект эшенең максаты:

Слайд 4

Проект эшенең бурычлары: укучыларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту; көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү; мәктәптә, районда, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү.

Слайд 5

Эш планы 1. Журналист булу җиңелме? “Минзәлә” газетасы журналистлары белән очрашу. 2. Журналист эшенең төп этаплары: әзерлек чоры. 3. Газета турында төшенчә бирү. 4. Газета мәкаләсе. 5. Материал туплау. 6. Шигырь конкурсында репортер буларак катнашу. 7. Интервью алыр өчен, кызыклы кеше белән очрашу. 8. Мәкалә язу. 9. Редакцияләү. 10. Газетаның беренче номерын чыгару.

Слайд 6

“Минзәлә” газетасы журналистлары белән очрашу

Слайд 7

“Минзәлә” газетасы мөхәррире - Шагиев Илдус Ильяз улы

Слайд 8

Журналист эше кызыклы

Слайд 9

Газета чыгару – авыр эш

Слайд 10

Журналист эшенең төп этаплары Мәкалә язу өчен, материал туплау; кирәклесен сайлап алырга өйрәнү. Максат һәм бурычларны билгеләү. Сораулар төзү. Кыска информация әзерләү.

Слайд 11

Газета мәкаләләре Газета мәкаләләренең төп жанрлары: кыска мәкалә репортаж интервью

Слайд 12

Материал туплау Материал туплаганда, нәрсәгә игътибар итәргә? уртак тел табу осталыгы; үз-үзеңне тоту культурасы; үзең күргәнне һәм белгәнне кешеләргә җиткерә белү; язма алып бару осталыгы.

Слайд 13

Интервью алу

Слайд 14

Сугыш ветераны турында белешмә Мухаметдинов Миннахмет Мухаметдинович. Год рождения: 30 апреля 1924 года. Место рождения: с. Кузембетьево Мензелинского района. Участник Великой Отечественной войны. Служил в морском флоте, на защите в Заполярье. Был женат, двое детей.

Слайд 15

Мәкалә язу Ветеранда кунакта. Күптән түгел генә без, 10 нчы сыйныф укучылары, шәһәребезнең сугыш ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улында кунакта булдык. Аның белән якыннан таныштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Әлбәттә, Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы артык сөйләшә алмый. Ул хәзер авырыксынып йөри, начар ишетә. Ләкин без килгәнгә бик сөенде, күңеле тулып, елап та алды. Безгә үзенең тормышы турында сөйләде, медальләрен күрсәтте. Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы 1924 нче елда Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туып – үсә, төрле эшләрдә эшли. Ветеран 1942 нче елның августыннан 1945 нче елның маена кадәр фашистларга каршы көрәшә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “ За Победу над Германией» , «За оборону Советского Заполярья» медал ь ләре белән бүләкләнә. Бу очрашудан без ниндидер дулкынлану хисләре белән кайттык, ветераннарга карата тагын да хөрмәт хисебез артты. Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары.

Слайд 16

Редакцияләү Мәктәптә "Ягез әле, кызлар!" конкурсы булып үтте. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышланган "Ягез әле, кызлар!" конкурсы булып үтте. Конкурста 9 – 11 нче сыйныф укучылары катнашты . Башта командалар үзләре белән таныштырдылар . Командалар төрле исемнәр сайлаганнар иде: “Кызлар” ( инглизчә: gills), “Дерзкие”, “Модницы- сковородницы”. Командалар, “Иң яхшы визитка”, “Иң яхшы прическа һәм аны яклау”, “Чәчәк исеме кергән җырларны кем күпме белә?”, “ Иң оста биюче”, “ Телефон- нан кем озаграк сөйләшә?”, “Җанатарлардан музыкаль номер” кебек конкурсларда катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 10 нчы сыйныф командасы “Золушка өчен прическа” ны бик матур итеп ясады һәм яклады. 9 нчы сыйныф командасы иң күп җыр белүче буларак танылды. 11 нче сыйныф командасы “Телефоннан кем озаграк сөйләшә?” ярышында сүз байлыгын күрсәтте. Ахырда мәртәбәле жюри гадел хөкем чыгарды: 1 нче урынга 10 нчы, 11 нче сыйныфлар чыкты, 2 нче урынны 9 нчы сыйныф яулады. Алар өчен мәктәбебезнең пешекчеләре алма пирогы пешергән иде. Ахырда командалар тәмле пирог белән сыйландылар. Сугаепова Регина, 2 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы.

Слайд 17

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде .”Өй салу кош оясы ясаудан башлана " , ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк. Гомәрова Роза, 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа кружка "Мастерская школьного журналиста"

Школьная газета – это чудо и обыденность…Информационная роль газеты велика, но ещё больше образовательная  и воспитательная! Современные информационные технологии должны стать инстру...

Методическая разработка занятия-игры «Мы журналисты»

Школьную газету можно сейчас рассматривать как средство создания в школе настоящего крепкого творческого коллектива, как средство формирования обществе...

Посвящение в журналисты

Посвящение в журналисты - это внеклассное мероприятие, проведенное специально для ребят, вступающих в ряды журналистов школьной газеты. Здесь вы найдете не только сценарий мероприятия, но и приложения...

Комплексное решение воспитательно-образовательных задач на занятиях в студии юных журналистов. Развивающие упражнения с газетой

Темой данной работы является комплексный подход к формированию одного из элементов структуры учебного занятия в студии юных журналистов, а именно, развивающим упражнениям с использованием информационн...

"Сподвижница мира"- республиканский конкурс "Юный журналист". Сочинение- интервью.

Сочинение- интервью с заложницей театрального центра на Дубровке, в основе которого лежат реальные факты....

проект "Юный журналист"

проект учеников 8-9 класса...

Образовательный проект «Школа юного журналиста как ресурс повышения читательской грамотности школьников»

Актуальность проблемы и темы проекта состоит в том, что книга перестала играть важную роль в жизни общества, о чем свидетельствует   падение уровня общей культуры, искажение ценностных ориен...