"Туган ягым - Минзәлә".
презентация к уроку на тему

Хамаева Гульфина Азгаровна

Презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_minzl.pptx2.27 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган ягым Башкарды: 4 нче А сыйныфы укучысы Хамаев Илфат Укытучы : Хамаева Гөлфинә Әзһәр кызы

Слайд 2

Туган як! Туган җир! Туган төбәк ! Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Безнең Минзәлә ягы турында сүз кузгалганда, беренче булып, аның җырларга кергән тугайлары, тугаенда сайраучы пар сандугачлары, шул сандугачлардан калышмаучы җырчылары, шагыйрьләре, язучылары күз алдына килеп баса. Туган җир! Җырларда җырларлык, шигырьләрдә матур итеп сөйләрлек, сагынып кайтырлык, үзәкләр өзгәләнерлек шул безнең туган ягыбыз!

Слайд 3

Әй, ямьле син , Минзәлә ягы ! Тарихы: 1920 нче елга кадәр район җирләре Уфа губернасының Минзәлә өязе, 1920-1930 елларда ТАССРның Минзәлә кантоны составына керә. Район 1930 нчы елның 10 нчы августында төзелә.

Слайд 4

Минзәлә туган якны өйрәнү музее Хәтерләүдән курыкма син Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Ни иккәнен , ни чәчкәнен , Нинди уйлар , нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Исеңдә тот аларны син Сугышларда кан түккәнен, Туган җирнең иреге өчен Зинданнарда интеккәнен...

Слайд 5

Мәчет кайтты - изге кыйблабыз , Иман йорты һәрбер мөслимнең… Бу - Минзәлә : Болгар җире , Башкаласы - данлы Казаны. Туган илдә үскән ирек җиле, Ишеттерде газиз азанны !

Слайд 6

Минзәләдә белем учаклары

Слайд 7

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Театр — яктылыкка , нурга илтә , Кире юлга җибәрми , уңга илтә … Минзәлә татар драма театры үзенең башлангычы белән Чистай яклары белән бәйле. 1935 нче елда Сабир Өметбаев, бер группа туплап, биредә беренче сәнгат ь эшчәнлеген башлый . 1936 нчы елда хөкүмәт карары белән Минзәләгә күчерелә һәм Минзәлә совхоз – колхоз театры дип йөртелә башлый .

Слайд 8

Уйларымның иң татлысы - туган җирем хакында Минзәлә ягында туып үскән, аның гүзәллегенә дан җырлаган әдипләребез дә күп безнең: Рәшит Гәрәй Габделхәй Сабитов Салисә Гәрәева Газиз Мөхәммәтшин Марс Шабаев Фәннур Сафин Ренат Суфиев (Роман Солнцев) Фәнзаман Баттал Гөлшат Зәйнашева һ.б.

Слайд 9

Барасызмы Минзәләгә... Барасызмы Минзәләгә, Мин барам Минзәләгә; Минзәләне күрер өчен Үзәгем өзгәләнә. Килдем Минзәләдән, Ык буеннан, Урманнардан, яшел болыннан... (М. Шабаев) ...Җирдә без калабыз Яшәр өчен сине сагынып. (Р.Гәрәй) Минзәләбез матурая, үсә, Калкып чыга яңа бистәләр. Җанга рәхәт, зур тарихлы шәһәр Кояш кебек балкый, дисәләр... (Ф. Миргалимов ) Җәйрәп ята алкын Ык сулары, Елгалары тагын күп әле. Әсир итә гашыйк күңелләрне Чишмәләре, тирән күлләре. Ык суларын кичтем таңнарда, Ык суларын сиптем талларга... (Р. Гәрәй )

Слайд 10

Бездә бәйрәмнәр дә күңелле үтә...

Слайд 11

Иг ъ тибарыгыз өчен, зур рәхмәт! Хәерле көн телим таңнар саен , Аяз күкләр телим җиремә! Кояшлы көн телим барыбызга, Һәм иминлек телим илемә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...