Выступление на пед.совете
материал (5 класс) по теме

Исмагилова Рамзия Тальгатовна

 Татар теле әдәбият дәресләрендә  бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx63.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Идел буе районы 129 нчы рус- татар урта мәктәбе

 

Тема:«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

укучыларның бәйләнешле сөйләм телен

 һәм иҗади сәләтләрен үстерү»

( чыгыш)

Казан – 2015

                                                              Эчтәлек

  1. Кереш. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерүнең фәнни һәм гамәли әһәмияте.
  2. Төп өлеш. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
  1. Бәйләнешле сөйләм үстерү юллары
  2. Бәйләнешле сөйләм үстерү чарасы буларак, төрле характердагы язма эшләр.
  3. Укучыларның  бөйләнешле сөйләмен һәм иҗади активлыкларын үстерүдә вакытлы матбугатның роле.
  4. Эш кәгазьләре- сөйләм үстерүнең нәтиҗәле чарасы.
  5. Дәрестә уен элементлары.
  6. Бәйләнешле сөйләм үстерүдә  стилистик күнегүләрнең, иҗади биремле карточкаларның әһәмияте.
  7. Традицион булмаган дәресләр, укытуның яңа технологияләре- иҗади үсешне тәэмин итә торган чаралар.
  1. Йомгаклау. Ирешелгәннәр чик түгел.
  2. Файдаланылган әдәбият.

                                                             Кереш

Укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерүнең

 фәнни һәм  гамәли әһәмияте

Туган тел-халыкныңрухы, җаны, иң әһәмиятле билгесе. Телдә һәм тел аша халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, шулай ук аның тарихы, культурасы чагылыш таба. Шуңа күрә туган телне өйрәнү һәм саклау иң зарур эшләрдән санала.

Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы. Фикерләү һәм культурага ирешү коралы. Без менә шул корал белән оста эш итә беләбезме, фикерләребезне ачык һәм төгәл итеп белдерә алабызмы соң? Кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Кайбер кешеләрнең сөйләвен тыңлау яки язганын уку күңелсез була.

Телдән һәм язма сөйләмнең югары культурасына ия булу, туган телнең барлык чараларыннан, стилистик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Мәктәптә укучының гоммуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле.

Укучы үзләштерә торган тел нормаларына фонетик, лексик, морфологик, орфографик, синтаксик һәм пунктуацион законнар һәм кагыйдәләр керә; бәйләнешле/ контекстлы/сөйләмнән файдалану алымнары һәм стилистик нормалар да шуларга өстәлә. Укучы һәр сүзгә карата “Мин аны дөрес әйтәмме? Дөрес язаммы? Дөрес аңлыйммы?” дигән сорау куя белергә тиеш.

Сөйләм үстерүнең әһәмиятле бүлеге – укучыны җөмлә төзи белергә өйрәтү. Укучылар хикәя, сорау, боерык, ияле, иясез, җыйнак һәм җәенке җөмләләр һәм ике –өч гади җөмләдән торган кушма җөмләләр төзи белергә тиешләр.

Сөйләм үстерүдә бәйләнешле яки контестлы сөйләм төзи белү аеруча әһәмиятле. Бәйләнешле сөйләмнең үз алымнары, нормалары бар.

Иң элек бәйләнешле текстка кергән аерым җөмләләр үзара бәйле булырга тиеш. Алар билгеле бер тәртипкә куела, бербөтен барлыкка килерлек итеп, бер эчтәлек астына берләштерелә.

К.Насыйри грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк (“Сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”) телдән һәм язма сөйләм үстерүне күз алдында тота. Ана телендә сөйләгәндә, язганда сүз сайлый белүгә, сүзләрне дөрес әйтүгә, куллану принципларына, стилистик алымнарга игътибар итә (“Нәмунә”, “Кавагыйде китабәт”).

Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында ана теле дәресләрендә телдән һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча зур игътибар юнәлтә.

“Сөйләм яшәүдә нинди зур урын тотса, язып  аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле,”- ди ул.

Баланың сөйләргә өйрәнүен ул язарга өйрәнү өчен хәзерлек итеп аңлый һәм аның юлларын да күрсәтә: а) эчтәлекле логик эзлекле итеп сөйләтү,

б) сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләтү, в) укучылар белән әңгәмә сәгатьләре үткәрү.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дәрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү, телдән һәм язма сөйләм өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнгән. Грамматик, пунктуацион, орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дәрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән сөйләм булып санала. Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү әдәбият һәм тел дәресләре белән табигый үрелеп бара һәм сөйләм өстендә эшләү элементлары һәр дәрестә була.

Проект эшебез татар мәктәпләрендә татар балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана.

Эшебезнең темасын сайлаганда  татар мәктәпләрендә укытучы татар мөгаллимнәренә тәкъдим ителгән бурычлардан   укучыларны фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә өйрәтүгә игътибар иттек.

Проектның төп максаты:  укытучыларны педагогик һәм методик эш ысуллары  белән таныштыру, фәнни һәм иҗади сәләтне үстерү юлларын  аңлату, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, башлап эш итү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен куллану төрләрен ачыклау.

 Гипотеза

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

- проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.

Проектның бурычлары:

 -Бәйләнешле сөйләм үстерүдәге  эш тәҗрибәсе белән таныштыру, һәр педагог эшли ала торган чараларны тормышка ашыру өстендә эшләү системасын аңлату;

- укытучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә хезмәттәшлек булдыру.

- төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдә һәр укытучының җаваплылыгына ирешү.

-танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

Көтелгән нәтиҗә:

1. Укытучылар  алдында чыгыш ясау, аны яклау.

2. Тәҗрибә уртаклашу, портфолио үрнәге бирү.

3. Проект буенча презентация эшләү.

Проектның тикшерү объекты: татар төркемнәрендә  балалар белем алган дәреслекләр, фәнни һәм иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары, аларның үзенчәлекләре.

Проектның фәнни яктан әһәмияте.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

        Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.

        

2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле

 сөйләм телен һәм фәнни, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү

  1. . Бәйләнешле сөйләү үстерү юллары

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү аларда үз фикерләрен логик эзлекле, бәйләнешле итеп сөйли һәм яза белә күнекмәсен булдыруны күздә тота. Бу исә укучыларны сөйләм төзүнең төп законнары һәм аңа булганталәпләр белән таныштыру бурычын да куя. Шушы җитди бурычны гамәлгә ашыру татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөкләнә. Тел дәресләрендә укучылар текст төзүнең теориясен үзләштерәләр, ә әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрне өйрәнү һәм яма эшләр башкару барышында бәйләнешле текст төзү буенча гамәли күнегүләр алалар.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, укучылар арасында үз фикерләрен логик эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп бирә алмаучылар да очрый. Бу укучыларга сөйләм төзү буенча җитәрлек күнекмә бирелмәүдән килә. Текст эчендә җөмләләрне үзара бәйләүнең ныклы кагыйдәләре һәм махсус чаралары бар. Катлаулы синтаксик берәмлекләр дә билгеле бер эзлеклелектә киләләр. Балаларны, бәйләнешле текст элементлары белән таныштырырга кирәк. Бәйләнешле текст төзү күнекмәләренә ия булмаган укучыларның эшләрендә очрый торган типик хаталар түбәндәгеләр:

     1. Текст эчендәге җөмлә һәм абзацлар арасындагы үзара бәйләнеш булмау.

     2. Җөмләләрнең бертөрле конструкциядә булуы.

     3. Текст эчендәге җөмләләрнең логик бәйләнеше булмау.

     4. Фигыльләрдә заман формаларының бертөрлелеге бозылу.

     5. Абзацларга дөрес бүлмәү.

Нәтиҗәдә укучыларның  БДИ биремнәре  түбән бәяләнәчәк.

Мондый хаталар аерым җөмләләр белән генә эш итүдән килә. Язма эшләрдәге хаталар өстендә эшләгәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарга гына түгел, текстның логик ягына да игътибарлы булырга кирәк.Дәрестә текстның гомуми синтаксик төзелешен анализлау да урын алырга тиеш. Бу бурычны хәл итү өчен,  әдәби текстлар өйрәнгәндә, аларның төзелешенә, җөмләләрне үзара бәйләүче чараларга игътибар итәргә, тел дәресләрендә әдәби текстлар белән эшләргә кирәк. Мондый эшләр укучыларга имтиханнарга әзерләнүдә булышачак.Бәйләнешле сөйләм үстерүне түбәндәге эзлеклелектә алып барырга кирәк.

1.Бәйләнешле сөйләм үстерү турында төшенчә, аңа булган төп таләпләр белән таныштыру;

2.текст турында төшенчә бирү;

3.текстның темасын һәм төп фикерен билгеләргә өйрәтү;

4. сөйләм төрләре белән таныштыру;

5. текст эчендә җөмләнең үзара бәйләнеш юлларын күрсәтү;

6. текстка карата план төзү;

7. хикәяләү һәм аның элементлары;

8. абзац ` һәм аның элементлары, һ. б.

“Алмашлык” темасын өйрәнгәндә аларның лексик бәйләү чарасы булуы күрсәтелә. Бигрәк тә  Ш зат һәм күрсәтү алмашлыкларының җөмләләрне үзара бәйләү чарасы булуына басым ясала.

Әдәбият дәресләрендә дә әдәби текстның эчтәлегенә һәм идея- эстетик юнәлешенә генә түгел, бәлки структурасына да тукталырга кирәк. Мәсәлән, абзац бүленеше ничек бирелә, текст эчендәге синтаксик берәмлекләр нинди юллар белән бәйләнә һ.б.ш.

Язма эшләрдән соң башкарыла торган хаталар өстендә эшләү барышында бәйләнешле сөйләмгә карата куела торган таләпләрнең үтәлешен дә  игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Язма эшләрдән соң хаталар өстендә эшләгәндә текстның төзелеше, андагы логик бәйләнеш, тема, аның ачылышы, текст төзүдә җибәрелгән хаталарны анализлау сорала.

Сочиненеиеләрне  болайрак анализларга кирәк.

Дәреснең максаты: укучыларны сочинениеләрдә җибәрелгән хаталарны һәм җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә өйрәтү.

Анализларга тиешле текст алдан ук тактага язып куела яки проектор аша күрсәтелә. Кызыл юлларга дөрес бүленү- бүленмәве әйтелә, алардагы фикер  тәмамланган булырга тиеш. Шушы таләпләргә җавап бирмәгән эш бергәләп редакцияләнә, редакцияләнгән эш шулай ук проектор аша күрсәтелә  һәм өйдә укучыга үз эшен редакцияләп килергә кушыла.

  1. Бәйләнешле сөйләм үстерү чарасы буларак,

төрле характердагы язма эшләр

Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур.

Язма эшләргә әзерлек барышында укучыларның мөстәкыйль эзләнүләренә һәм күзәтүләренә нигезләнгән эш алымнарыннан файдалану максатка ярашлы. Язма эшләр укучыларны әдәби иҗатка рухландырырга, сүзгә игътибарылык тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә язма эшләр барышында түбәндәге эшләр башкарыла:

  • лекция яки әңгәмә рәвешендә алга билгеле бер максат куеп, теоретик материал аңлатыла;
  • укучыларның алларына куелган максатларын үтәүне күздә тотып, әдәби текст өстендә мөстәкыйль эшләү оештырыла;
  • кулъязмалар, камилләштерү максатыннан чыгып, класста бергәләп редакцияләнә;
  • укучыларның эшләренә телдән һәм язмача рецензияләр бирелә.

Мондый эшләрне башкару балаларның телдән бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстрерүгә дә уңай йогынты ясый.  Шулай ук укучыларның чыгышларын магнитофон тасмасына яздырып, үзләреннән тыңлату аларны сөйләмгә игътибарлы булырга өйрәтә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә укучылар үз фикереңне дөрес һәм яхшы итеп башкаларга җиткерә белүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлап калырга тиешләр. Язма эшләргә эзерлек уку елының башында ук башлап җибәрелә. Бу бигрәк тә чыгарылыш класс укучылары өчен зур әһәмияткә ия. Махсус дәфтәр ачып, анда түбәндәге графалар булдыру зарури:

Сочинение темалары.

Эпиграф.

Цитаталар.

Файдалану өчен әдәбият.

Укучыларның үзара аралашу, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү чараларының берсе – мәктәп стена газеталары, төрле бюллетеньнәр. Алар өчен материалны укучылар язган сочинение, репортаж, интервью, очерк мәкаләләр арасыннан сайлап алу отышлы. Шуңа күрә мондый эшләрне башкару алдыннан укучылар бу турыда кисәтеп куела. Класста укып тикшергәннән һәм укучылар тарафыннан уңай бәя алганнан соң, мәктәп газетасы өчен уңышлы дип табылган эшләр аерып куела.

Әдәби темаларга сочинение язу барышында дифференцияле укыту технологияләреннән файдалану да максатка ярашлы. Бу очракта класс өч группага бүленә. Беренче группага язучы иҗаты белән аеруча кызыксынучы, аның турында өстәмә материаллар белән яхшы таныш булган укучылар берләшә. Алар бер-берсен өстәмә материал чыганаклары, үзләре мөстәкыйль рәвештә үзләштергән материаллар белән таныштыралар, ни өчен теге яки бу эпиграфны сайлауларын әйтәләр. Мәсәлән, Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәндә, бу группага “Минем күзаллавымда Муса Җәлил” дип исемләнгән Җәлилнең иҗатына һәм тормыш юлына бүгенге көн күзлегеннән карап бәя бирә алырлык тема тәкъдим итәргә мөмкин. Икенче группага исә программада каралган материалны тулысынча үзләштергән укучылар берләшә . Аларга “Зинданнарны ватып чыккан җыр” дигән тема тәкъдим ителергә мөмкин. Ә өченче группага программа материалын авыррак үзләштерүче укучылар берләшә һәм алар, нигездә, язучы иҗатының бер юнәлешен генә яктырталар. Аларга “Муса Җәлил иҗатында фашизмга нәфрәт” темасы дигән сочинение язарга тәкъдим ителә.

Укучыларның кешеләр белән аралаша, хәбәрләшә белүләрен аралашу  культурасы һәм иҗади сәләтләрен үстерүнең бер төре буларак, репортаж жанры белән кечкенә сыйныфларда ук таныштыра башларга һәм төрле вакыйгалар уңаеннан яздырып,  мәктәп стена газетасына һәм вакытлы матбугат битләрендә басылып чыгуларына ирешергә кирәк. Мәсәлән, “Белем бәйрәменнән репортаж», “Мәктәп сабантуе”. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Безнең репортажлар” дигән махсус стенд булдырырга мөмкин.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытуның төп бурычы-  тел гыйлеме турында тирән  белешмә бирү, укучыларда сөйләм культурасы, интеллект, башкаларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Бу юнәлештә башкарыла торган эшләрнең берсе- укучыларны интервью алырга өйрәтү.  Моның өчен укучылар берничә кагыйдәне үзләштерергә тиеш.

  • әңгәмә өчен кызыклы кеше эзләп табу,
  • әңгәмә алып барылачак тема турында хәбәрдар булу,
  • төп һәм өстәмә сорауларны алдан ук уйлау,
  • әңгәмәдәшенең фикерен төгәл һәм дөрес җиткерү.
  • иң кызыклы аралашу турындагы белешмәне туплау.

Укучының сөйләме төссез, ярлы, язуы хаталы булмасын дисәк, укучыны матур әдәбиятка якынайту юлларын эзләргә кирәк. Психология фәннәре кандидаты, “Народное образование”, “Школьные технологии» журналларыныңбаш редакторы А.М.Кушнир фикеренчә, уку-танып белү һәм аралашуның төп формаларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә укучыларны үзләренә кирәк әдәбиятны сайлый белергә , үзең укыган китапка бәя бирергә өйрәтү зарури. Сөйләм үстерү дәресләренең берсендә үзләре укыган бер әсәргә укучылар аннотация язалар, ягъни бик кыска формада әсәрнең нинди максатны күздә тотып язылуын, нинди катлау укучыга юнәлдерелүен күрсәтәләр.

Гомуми белем мәктәпәрендә тел дәресләре буенча алынган фәнни мәгълүматны ныгыту һәм шулар нигезендә сөйләм үстерү максаты беән үткәрелә торган язма эшләрнең иң таралган төре- төрле характердагы диктант һәм изложениеләр.

Профессор П.О.Афанасьев «Вопросы орфографии в школе» хезмәтендә диктантлар турынла болай ди: “Диктант өчен билгеле күләмдә бәйләнешле текст сайлап алганда. Аның эчтәлеге укчыларны кызыксындырырлык, җиңел аңлашырлык булганда, язар алдыннан шул текст бөтен килеш укылып, эчтәлеге укучыларга җиткерелгәндә, шулар өстенә, дөрес язылышы ачыкланып бетмәгән очракларга карата алдан аңлатма бирелгәндә, диктантлар дөрес язарга өйрәтү чарасына әвереләләр”.

Диктант үткәрү эшенә иҗади якын килергә һәм аның алымнарын активлаштырырга, аны балалар рухына ятышлы, мавыктыргыч  өстәмә чаралар белән баетып, иҗади эшчәнлеккә һәвәсләндерә торган зәвыклы эшкә әверелдерергә кирәк.

Моңа түбәндәгеләр ярдәмендә ирешергә мөмкин:

   1.текстны укыр алдыннан аның авторы /чыганагы/, әһәмияте турында кыскача аңлатма бирү, игътибарны өзекнең сәнгатьчә эшләнешенә, поэтик образлар нәфислегенә юнәлтү;

  2.бәйләнешле текстны сәнгатьле укып, эчтәлегенең эмоциональ үзләшүенә ярдәм итү;

   3. өстәмә сораулар биреп, текстның эчтәлеге,  идеясе белән кызыксындыру;

   4. орфограммаларныңязылышы, орфография кагыйдәләренә нигезләнеше турында укучыларның үзара сорау-җавапларын оештыру;

  5. текстка бүлек башы уйлап табу;

  6. югары классларда иҗади диктант текстларын өстәмә биремнәр белән катлауландыру, мәсәлән, бәйләнешле текстның эчтәлегенә ярашлы эпиграфлар уйлап табу, текстны цитата, афоризм, халык иҗаты үрнәкләре белән баету.

Ирекле,  иҗади диктантлар укучыларның сөйләмен үстерүдә аеруча нәтиҗәле урын тоталар. Бу диктантлар үтелгән сүзләрнең дөрес язылышын, тыныш билгеләренең дәрес куелышын гына таләп итеп калмыйлар, бәлки укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштырып, сүз хәзинәсен баетырга, иҗади фикеләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәләр.Иҗади диктантларда түбәндәге биремнәр файдаланырга мөмкин:

  • эчтәлеккә туры килерлек итеп, аерымланган хәлләр өстәп язарга;
  • җөмләнең теге яки бу кисәгенә аныклагычлар өстәп, аларны эчтәлек һәм мәгънә ягыннан яраклаштырып, текстны үзгәртеп язарга;
  • җөмләнең баш кисәкләрен синоним һәм антонимнары белән алыштырырга ( мәсәлән,  былтыр яз явымсыз булды- быел көз явымлы булмады);
  • туры сөйләмне кыек сөйләмгә яки кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерергә.

  1. Укучыларның бөйләнешле сөйләмен һәм иҗади активлыкларын үстерүдә вакытлы матбугатның роле

Һәр укучы үзен халыкның бер өлеше итеп танырга, шәхес итеп тоярга тиеш. Моның өчен укучылар татар дөньясында булган яңалыклар белән танышып барырга тиешләр. Бу эш, гадәттә, вакытлы матбугат аша алып барыла. Шуңа күрә һәр укучы балалар өчен татар телендә чыга торган вакытлы матбугатка язылырга, алардагы материаллар белән даими рәвештә танышып барырга тиеш. Уку елының башында татар матбугатына багышланган махсус дәрестә укучылар татар балалар матбугатының тарихы, бүгенге көндә татар телендә чыгып килүче газета-журналлар турында мәгълүмат алалар, ә уку елының ахырында уздырылган матбугат дәресләрендә исә алар ел буе үзләре яратып укыган газета –журналлар, алардагы иң кызыклы рубрикалар турында сөйлиләр, ел башында үзләренең кайсы газета-журналларга нинди материал җибәрүләрен хәбәр итәләр.

Вакытлы матбугат белән эшләү– укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләүнең иң нәтиҗәләре чараларының берсе. Укучылар класс алдында газетага күзәтү ясыйлар, үзләренә иң ошаган мәкаләгә отзыв, әдәби әсәргә рецензия язалар. Вакытлы матбугат – тел дәресләрендә кулллану өчен дә кызыклы материал. Үстерелешле укыту технологияләреннән файдаланып, укучыларга алдагы дәресләрдә үтеләчәк тема өчен материал туплап килергә кушыла. Мәсәлән, түбәндәге эшләр бирелергә мөмкин: “Сабантуй” газетасыннан ия белән хәбәр арасына сызык куелу очрагына мисаллар язып килергә, бер составлы җөмләләргә, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләргә мисаллар язып килергә.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерүдә газета-журнал жанры буларак, мәкалә язарга өйрәтү әһәмиятле урын алып тора. Мәкалә язу дәресен түбәндәгечә уздырырга мөмкин.

Тема. “Уңыш бәйрәме” темасына мәкалә язу.

Максат. Укучыларны газета хәбәрләренең үзенчәлекләре белән таныштыру, мәкалә сүзенә аңлатма бирү, көндәлек матбугатны даими укып бару күнекмәсе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сүзе. “Нәрсә ул мәкалә?” дигән сорауга җавап эзләү (укучыларның җаваплары тыңлана, “Аңлатмалы сүзлек” тән укучыларның “мәкалә” сүзенең аңлатмасын укулары оештырыла.)

Эчтәлекләре, темасы, язылу максаты буенча мәкаләләрнең төрләре язылган таблицага күзәтү ясала.

Мәкалә -  информация

Тәнкыйть мәкаләләре

Фәнни мәкаләләр

Укытучы, мәкалә иҗат итү өчен, үзенә бик яхшы таныш булган материалны сайлап алырга кирәклеген искәртә, мәкаләнең композицион төзелеше, ягъни кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән торырга тиешлеген әйтә.

Укучылар, үзләре укып килгән мәкаләләрне анализлап, өлешләрен табалар. Андагы тел –сурәтләү чараларына игътибар итәләр.

Язылачак мәкаләгә бергәләп план төзелә:

1. Кереш өлеш. Газетага мөрәҗәгать.

2. Төп өлеш. “Уңыш бәйрәме”нә укучылар керткән өлеш.

3. Йомгаклау. Бәйрәм калдырган тәэсирләр.

Шул планга нигезләнеп, укучылар, үзләре язачак мәкаләнең эчтәлеген сөйләп чыгалар, караламаларга язалар. Өйдә мәкаләне язып бетереп килергә кушыла, иң яхшы дип табылган  мәкаләләрнең төрле газеталарга җибәреләчәге әйтелә.

  1. Эш кәгазьләре – бәйләнешле сөйләм үстерүнең нәтиҗәле чаралары

Укучыларны хезмәткә әзерләү, аларда мөстәкыйльлек, иҗат активлыгын  үстерү башка күнекмәләр белән берлектә аларның эшлекле сөйләмен үстерүне дә күздә тота. Мәктәпне тәмамлап, укучылазур тормышка аяк басалар, төрле һөнәр ияләре булып китәләр. Кая гына барсаң да, төрле эш кәгазьләре: гариза, беркетмә, автобиография, отчет кебек эш кәгазьләрен яза белергә кирәклеге белән очрашалар. Шуңа күрә укучылар мәктәпне бетергәндә доклад, газетага мәкалә, төрле эш кәгазьләрен яза белергә тиешләр.

Эшлекле сөйләмгә төп таләп – аның грамматик яктан дөрес төзелгән булуы. Эш кәгазьләрдә сөйләм нигезендә, кыска, гади җөмләләрдән төзелгән булырга тиеш. Эш кәгазьләренә өйрәнү өчен махсус сәгатьләр бирелә һәм алар грамматиканың төрле бүлекләрен өйрәнгәндә шуларга нисбәтле рәвештә язылырга тиеш. Мәсәлән, автобиография, белдерү, телеграмма, хат, беркетмә кебек эш кәгазьләрен “Исем”, “Фигыль”, “Алмашлык” кебек темаларны,  акт, ышаныч язуы кебек эш кәгазьләрен “Сан” темасын үткәннән соң яздыру максатка ярашлы. Мәсәлән, укучыларны хат язарга өйрәткәндә бергәләп хатның нинди этаплардан торганы ачыклана һәм хат язар өчен бергәләп план төзелә.

Сәламләү һәм мөрәҗәгать итү;

Үз тормышыңнан иң әһәмиятле дип саналган вакыйгаларны язу;

Үзең белгән әйберләр турында сорау;

Йомгаклау, саубуллашу сүзләре;

Имза;Дата.

Укучыларга мөстәкыйль эш итеп, ял көнеңне ничек үткәрүе турында дустына хат язарга дигән эш бирелә.

8 нче класста тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау һәм “Туган авылым - Вәрәшбаш” темасына хат жанрында сочинение язуга әзерлек буенча дәрес сочинение  - реклама үрнәге.

Максат.

1. Хат жанрында сочинение язу  күнекмәләрен үстерү.

2. Орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне ныгыту.

3. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһаз. Аудиокассета, Хафазетдинова И.М. “Вәрәшбашым”.

Дәрес барышы

  1. Укытучының кереш сүзе. Без сезнең белән гаять кызыклы чорда яшибез. Һәркем тормышта үз урынын табарга, үз эшен булдырырга омтыла. Яши торган төбәгебез дә бай табигатьле. Максатыбыз:реклама характерендагы хат жанрында сочинение язарга әзерләнүИң яхшы эшләрне без рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә итеп, төрле газета- журналларга да җибәрербез. Эшегездә мөмкин кадәр тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне файдаланырга тырышыгыз. Бу хатны язганда сез еш файдаланачак сүзне һәм аның синонимнарын табыйк.
  2. Кроссворд. Дөньяда кеше өчен иң әһәмиятле әйбер, иң зур байлык нәрсә? Аның синоним вариантлары

С

Ә

Л

А

М

Ә

Т

Л

Е

К

А

А

У

З

Л

А

Ы

Л

И

С

Ә

Н

Л

Е

К

Ы

И

К

Х

Ә

Т

Л

Е

К

3. График диктант (укытучы әйтә, укучылар җөмләләрнең схемаларын төзиләр, җөмлә төрләрен билгелиләр).

А)    Туган ил ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә . [  ], [].

Б)     Матур булса да торган җир,

Сагындыра туган җир. (   - се ),  [  ].

В) Табигатьнең иң матур почмагына урнашканга күрә, мин туган авылымны өзелеп яратам. (- га күрә), [  ].

Г) Җәй җиткәч, авылыбызның яше- карты Зәкәрия каенлыгына ашыга. (- кәч), [ ].

Д) Һәр ялда авылга ашкынып кайтуымның сер шунда: анда минем сөекле әнием яши. [шунда]: ().

4. Сочинение – реклама язу өчен материал туплау.

Укытучы: Хәзер мин сезгә  турында җөмләләр укыйм,сез аларны иярченле кушма җөмләләргә әйләндерегез.

5.Туган ягым – әдәби иҗатта.

Туган авыл турында язылган шигырьләр укыла.

6. Реклама характерындагы хат тексты төзиләр.

7. Хатларны укыту

8. Дәрескә йомгак.

9. Өй эше. Хат жанрында сочинение язарга, рус теленә тәрҗемә итәргә.

  1. Дәрестә уен элементлары

Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак  “Уен технологияләре”  баланың иҗади сәләтен, аралашу культурасын үстерүдә дәрестә уен элементларына зур игътибар бирә. “Эшлекле уен” технологиясеннән файдаланып, “Безнең тормышта реклама” дигән темага дәрес уздырыла.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату дәресләрендә, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында да уен элементларыннан файдалану отышлы. “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык”, темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә.

Дәрестә “Мәкальне әйтеп бетер” дигән уен түбәндәгечә уйнала. Укытучы мәкальнең башын әйтә, иң беренче булып кул күтәргән укучы ахырын әйтә һәм бу укучыга жетон бирелә. Иң күп жетонлы укучыга югары билге куела һәм ул икенче дәрескә уенның алып баручысы итеп билгеләнә. Мәсәлән, “Антоним сыйфатлар” темасын өйрәнгәндә

“Эшнең тире ачы, ә /җимеше татлы/.

“Юләр җиңдем дияр, ә /акыллы юл бирдем дияр/.

“Куркак ашта батыр, ә /эштә юаш/.

“Ачы булсаң, тоздай бул, /баллы булсаң, балдай бул/.

“Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый. “Кем күбрәк?” уены танып белү сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Мәсәлән, сан кергән әсәрләр исемнәрен кем күбрәк белә? (“Мең дә бер кичә”, “Өч кыз”, “Җиде күгәрчен”, “Җиде кат җир астында”). Бу эшне өй эше итеп биреп җибәрергә дә була. Укучылар төрле темаларга кроссворд, чайнворд, шарадалар төзүне дә яратып башкаралар.

Мәсәлән, 6 класста “Сыйфат” темасын кабатлаганда үткәрелә торган дәрес-сәяхәт үрнәге түбәндәгечә буырга мөмкин. Укытучы укучыларга дәреснең темасын, максатын һәм үзенчәлеген аңлата, сәяхәткә поездга  утырып барачакларын хәбәр итә. Беренче вагон (1 рәт) – купе, анда сорауга иң яхшы җавап бирүче, ягъни, иң кыйммәтле билет алучы, икенче вагонга сорауга яхшы, өченче вагонга сорауга “3” лелек җавап бирүчеләр утыра. Сәяхәт барышында төрле станцияләр очраячагы, алардан кузгалып китү өчен каршылыкларны җиңәргә кирәклеге әйтелә.

1 станция “Ромашка”

“Ромашка” уены уйнала. Ромашканың һәр таҗына сыйфат сүз төркеменә каралган сорау язылган, җавапларына карап укучылар төрле төстә жетон  алып, вагоннарга утыралар.

2 станция “Табышмак әйтәм- тап”. Табышмакның җавапларын табарга, аларда очраган сыйфатларны дәфтәргә язарга.

Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым.(кыш)

Җанлы җансызны кыйный, җансыз үкереп елый.(барабан)

Ите симез, мае юк, тиресе калын, йоны юк.(шалкан)

Һ.б.ш.

3 станция“Белгечләр”. Түбәндәге тест уздырыла.

Тест N1. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар.

А) Ап-ак, чем кара,, дөм сукыр.

Ә) Кызгылт, алсу. Күгелҗем.

Б) Яшел, сары, матур.

Тест N2/ Ясалма сыйфатлар

А)кызыл, яшел, күксел, аграк.

Ә) Эшчән, көләч,уйчан, ямьле.

Б) Аллы- артлы, керделе- чыктылы,  аклы-күкле.

В) Халыкара, унберьеллык, искиткеч.

4 станция. Халыкәйтсә, хак әйтә.

Дәфтәрләргә сыйфат кергән мәкальләр уйлап язарга.

5 станция«Тел дигән дәрья бар”

Iрәт- матур

IIрәт- зур

III рәт- җылы сыйфатларына синоним һәм антонимнар уйлап яза, шуларның берсен кертеп җөмлә төзи.

6 станция “Кызыклы грамматика”

Ребусларны чишәргә

6 н, 40 мыш, КЗ, Т 10 лы.

Кайсы бодайдан кортлар бал ала? Кайсы җир бердә искерми?

Нәтиҗәләр чыгару. Билгеләр кую.

  1. Бәйләнешле сөйләм үстерүдә стилистик күнегүләрнең,  иҗади биремле карточкаларның әһәмияте

Горур кеше генә милли үзаңга ия була ала.Шуңа күрә укытучы һәр балага шәхес итеп карарга, гомуми белем бирү мәктәпләрендә балаларның белемне үзләштерүгә сәләтләренең төрле булуын исәпкә алып эшләргә тиеш. Шуларны исәпкә алып, индивидуаль биремле карточкаларны 3 төркемгә бүлеп  төзергә кирәк. Авыр, уртача, яхшы үзләштерүчеләр өчен махсус карточкалар әзерләнә. Мәсәлән,

№1 Сыйфатлар кулланып хикәяне дәвам итәргә.

№2 Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәдә кулланырга

№3  Җөмләне үрнәктәгечә үзгәртергә.

Аерым биремле карточкаларны шундый тәртиптә төзү һәр балага уңай билге алырга,  уку белән кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итә.

Укучыларның язу һәм сөйләм культурасын үстерүдә, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүдә стилистика фәне  зур роль уйный.

Стилистика телдәге сүзләрне, образлы сурәтләү чараларын дөрес итеп, билгеле бер максатка ярашлы рәвештә куллана һәм алардан дөрес файдалана белү юлларын өйрәтә.

Мәсәлән, укучыларга бер үк сүзнең мәгънәсен аңлатканда, аерым өзекләрне дәфтәргә яздырырга, шулай ук укучыларга сүзнең төрле мәгънәләрдә кулланылышын чагылдырган аерым карточкалар тәкъдим итәргә мөмкин. Мисал өчен түбәндә берничә карточка үрнәге китерелә. Карточканы алган укучы тел сүзенең мәгънәсен аңлатып бирергә тиешбула.

Карточка №1

И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле ! (Г.Т.)

Карточка № 2

Ашкайнатуканалы авыз куышлыгыннан башлана, бу куышлыкта тел һәм тешләр була. Тел- мускуллардан торган орган. (Анатомия дәреслеге)

Карточка № 3.  Сугышта мин бер разведчикны белә идем. Ул разведкага киттеме, “Тел” алмыйча кайтмый. (Н.Д.)

Карточка  №4

Алтын минем туган илем,

Көмеш телле гармуным.

Бер үк сүзнең мәгънәсен ачыклау класс берничә группага бүленә. Һәр группа үз карточкасында күрсәтелгән сүзнең мәгънәсенә аңлатма бирә. Бер группа аңлатып бетергәч, икенчесе, өченчесе аңлата. Соңыннан укытучы һәр группаның җавапларын анализлый , үзенең бәясен биреп җиңеп чыккан группаны билгели. Шулай итеп, анализ үзенә күрә мавыктыргыч уен төсен ала.

Фәнни эзләнүле эшкә тарту.

Өлкән сыйныфларда  Б.С.Ү.нең тагын бер юнәлеше фәнни эшчәнлеккә тарту юлы белән башкарыла. Өлкән класс укучылары зур блоклы темаларны өйрәнүне йомгаклау дәресендә үз рефератларын яклыйлар, оппонентлар аларның эшен бәяли (телчеләр ярдәм итә). Мәсәлән, 8 нче класста Тукай иҗатына карата реферат темалары:

“И.Нуруллинның “Тукай” романында Тукай образы”

“Тукай әкиятләрендә әхлак темасы”

“Тукай образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә” һ.б.ш.

Искәрмә:  бу рефератлар-  Тукай, Җәлил көннәрендә түбән сыйныфлар алдында чыгыш ясау өчен әзер докладлар.  Нәтиҗәдә лекторлар группасы оеша.

Ә татар теле дәресләрендә өлешчә эзләнүле фәнни эшләрне “ Ономастика” бүлеген өйрәнгәннән соң  башкару отышлы. Мәсәлән, түбәндәге темаларны ачыклау:

Шәҗәрә- тәрбиянең асыл ташы

Авылдагы антротопонимнар

Вәрәшбаш авылының микротопонимнары

Атларда да кеше язмышлары.. (Зоонимика)

Туган ягыңны беләсеңме? Һ.б.ш.

Искәрмә:

“Авылда сакланган йолалар”

“Кайсыдыр автордагы стиль һәм пунктуацион хаталар»

“Туган якның күренекле кешеләре” темаларына да  тикшеренү эшләре үткәреп була.

  1. Традицион булмаган дәресләр, укытуның яңа технологияләре- иҗади үсешне тәэмин итә торган чаралар

Дәрес-пресс- конференцияләр үткәрү дә укучыларны иҗади эзләнүгә, сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга этәргеч бирә. Мәсәлән, Дәрдмәнд иҗатын өйрәнү буенча пресс конференция уздыру өчен класс 3 группага бүленә.

1нче группа пресс-конференция өчен сораулар әзерли, 2 нче группа-экспертлар, иң уңышлы дип табылган сорауларны сайлап алып, 3 нче группага – журналистларга тәкъдим итә.

Укучыларны фикер йөртергә, теге яки бу вакыйгага карата үз фикерләрен булдыруга интеграль дәресләр үткәрү дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән,  “30 нчы еллар әдәбияты” темасын өйрәнгәндә ” Еллар һәм язмышлар” дип исемләнгән әдәби портретлар кичәсе уздырырга мөмкин. Бу дәрестә тарих укытучысы, китапханәче чакырыла. Тарих укытучысы бу чорга тарихи күзлектән бәя бирә, әдәбият укытучысы репрессияләнгән язучылар турында сөйли, китапханәче  шул язучыларның безгә килеп җиткән әсәрләре белән таныштыра. Аерым укучыларның репрессия корбаннары турында чыгышлары тыңлана, портретлар, аларның әсәрләренә карата укучылар ясаган рәсемнәре  күрсәтелә, әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңлана. Дәрес ахырында укучыларга “Ир язмышы- ил язмышы“ дигән темага сочинение язарга бирелә.

Мәктәптә укучыларны һәр кешене шәхес буларак хөрмәт итеп аралаша белү  культурасына ия булган тирән белемле шәхесләр итеп тәрбияләү бурычы йөкләнә. Мондый очракларда дәрес- диспут, дәрес- бәхәс кебек төрләрдән файдалану уңышлы. Мәсәлән, Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре буенча класстан тыш уку дәресен дәрес- диспут итеп оештыру максатка ярашлы. Бик актуаль булган катнаш гаилә проблемасы укучыларда яңа фикерләр уята, тормыш мисаллары белән дәлилләргә тырышалар,  үзара бәхәсләшәләр. Дәресне йомгаклап, аларга “Мин киләчәктә гаиләмне ничек күзаллыйм” дигән темага сочинение язарга кушыла.

“Тукай иҗатында -  мәхәббәт” темасына уздырылган кичә бер укучыны да битараф калдырмый. Гадәттә андый дәресләргә әзерлек вакытында республикада чыга торган матбугат чаралары , аерым алганда, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “ Чын мирас” “Гаилә учагы” журналлары белән турыдан- туры эш итәргә мөмкинлек бирә.” Тукай иҗатында мәхәббәт темасы ” исемендәге  иншалар бик уңай тәэсир калдыра.

Укучыларның танып- белү активлыкларын, иҗади сәләтләрен һәм сөйләм осталыкларын үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең тагын берсе-телдән журналлар чыгару.

Класстан тыш эшләр дәресләрнең органик дәвамы булып тора, балаларга үзләренең активлыкларын,  иҗади сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Укучыларның гомуми белемнәрен киңәйтә, ял вакытларын файдалы оештыруга хезмәт итә, тел һәм әдәбият фәне белән кызыксынуны арттыра.Яңа буын белем бирү стандартлары нәкъ шуларны таләп итә. Класстан тыш эшләрнең төрләре бик күп : әдәби кичәләр, конференцияләр үткәрү, әдәби һәм тематик газеталар чыгару, әдәби экскурсияләр оештыру, түгәрәкләргә тарту һ.б.ш. Иң кызыклысы-китап укучылар конференциясе. Китапны уйлап укырга,  аны тикшерергә, башкалар фикере белән килешергә яки киресенчә.  Соңгы вакытларда чыккан китаплар белән даими танышырга кирәк. Моның өчен педагог үзе дә күп укырга тиеш. Мәсәлән, Ф.Садриев, Зифа Кадыйрова әсәрләре белән танышу классик әсәрләрне өйрәнүгә комачауламый.

Югарыда китерелгән эшләрнең барысы да укучыларның бәйләнешле сөйләм телен,  танып- белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый, ә иң мөһиме шунда: укучылар БДИ һәм ГИА га тулысынча әзерләнеп,  югары нәтиҗәләргә ирешәчәк.

               Йомгаклау

Алга куелган проблема өстендә даими һәм эзлекле эшләү,заманча педагогик технологияләрдән файдалану, ФДГББС ына нигезләнеп укыту эшебездә уңай нәтиҗәләргә китерә. Укучыларыбыз республика һәм регионара үткәрелгән фәнни-эзләнү конференцияләрендә, әдәби конкурсларда призлы урыннар яулыйлар,  татар теле һәм әдәбияты буенча югары уку йортларына укырга керәләр, республиканың төрле мәктәпләрендә ана телен укыталар.

Балалар иҗат иткән әсәрләр республиканың төрле газеталарында басылып тора. Даими рәвештә безнең укучылар  конкурс эшләрендә җиңеп чыга.

Татар теле һәм әдәбиятыннан өлгермәүчеләр юк. Укытуның сыйфаты 81% тан югары.

Хәзергесе вакытта  җинаять кылып, җәзага тартылучыларның укытучысы булмавыбыз белән горурланып, милли тәрбия казанышы дип саныйбыз.

Эш тәҗрибәсеннән дәрес эшкәртмәләре, районда һәм республикада чыккан китапларда бар. Республика күләм, зона,  районнарда үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә теләп катнашабыз , чыгыш ясыйбыз.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирү стандарты К. 2008.
  2. Татар теленнән гомуми белем бирү стандарты.К.2008.
  3. С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова.Башланыч мәктәптә татар теле методикасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты,1975.
  4. А.Г.Әминов, Г.М.Әдһәмова “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы”.Казан.Татарстан китап нәшрияты, 1986.
  5. Г.Н.Селевко. Современные образовательные технологии. Москва “Народное образование” 1998.
  6. В.Х.Хаков.Мәктәптә стилистиканы өйрәнү.Татарстан китап нәшрияты,1970.
  7. Р.А.Юсупов. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1983.
  8. Б.М.Мифтахов V-X классларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, бәяләү һәм анализ ясау методикасы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1966.
  9. Р.Ш. Сайкин. Язма эшләр.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1974.
  10. Педагогик технологияләр турында “Мәгариф” журналларындагы материаллар (2012-2013еллар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на педагогическом совете. Тема: "Виды и формы домашнего задания по истории"

Выступление на педагогическом совете. февраль 2010 год. Тема: Виды и формы домашнего задания""...

Информационная компетентность – одна из ключевых способностей педагога (выступление на педагогическом совете)

Современные условия жизни общества требуют принципиально новых подходов к системе образования. Информатизация образования является одним из приоритетных направлений развития социальной сферы и органич...

Роль дополнительного образования в предупреждении асоциального поведения воспитанников (выступление на методическом совете)

Дополнительное образование является чрезвычайно важным и необходимым для каждого ребенка не зависимо от его уровня развития, сформированности интересов, мотивации к обучению. Познать себя подрастающем...

Выступление на педагогическом совете

Выступление на педагогическом совете «Формирование предметных компетентностей педагогов в условиях перехода на новые образовательные стандарты»: «Компетентностный подход к преподаванию информатики»...

Выступление на педагогическом совете

Выступление на педагогическом совете «Основные составляющие компетентности классного руководителя в современной школе», «Информационная компетентность учителя»...

Участие в работе предметно-методической комиссии, методических советах выступления на педагогических советах.

Участие в работе предметно-методической комиссии, методических советах выступления на педагогических советах, НПК стимулирует профессиональное развитие педагога, способствует его самореализации....

Выступление на педагогическом совете школы Тема выступления: «Повышение учебной мотивации и познавательного интереса к предмету с помощью проектно- исследовательской деятельности на уроках письма и развития речи»

Положительное проявление и реализация возможностей учащихся в проектной деятельности. Актуальность и перспективы активных форм обучения в школе для детей с интеллектуальными нарушениями. Возникающие т...