Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса
рабочая программа (6 класс) на тему

Замалиева Римма Габбасовна

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • татар әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау;
  • халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру;
  • милләтеңә, туган җиреңә, әти-әнигә, туган телеңә ихтирам хисе тәрбияләү, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу;
  • Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану;
  • белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу;
  • иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү;
  • хезмәт тәрбиясе бирү, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;
  • табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;
  • яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarskaya_literatura6_klass.docx59.69 КБ

Предварительный просмотр:

 

        1.    Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • татар әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау;
  • халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру;
  • милләтеңә, туган җиреңә, әти-әнигә, туган телеңә ихтирам хисе тәрбияләү, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу;
  • Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану;
  • белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу;
  • иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү;
  • хезмәт тәрбиясе бирү, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;
  • табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;
  • яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Көтелгән предмет нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;
  • 5-6 татар, рус язучысы, шагыйре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
  • төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;
  • 3 мәкаль, 3 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
  • төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
  • төрле темаларга проект эше яклау;
  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләреңә бәя бирү.

2.  Уку предметының эчтәлеге

1.  Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты. Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.

Мифлар. Татар халык мифлары. Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Әдәбият теориясе. Миф. Мифик геройлар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары. Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем.

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары. Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе. Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы.

Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.

3. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә.

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә. “Шүрәле” балеты. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә. Әдәбият теориясе. Балет.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М. Җәлилнең музей-квартирасы. Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе. Әдәбият теориясе. Символ, строфа.

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә. “Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак” төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше. Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре. Авыл проблемалары.

4. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә. “Кар ява” хикәясеКышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар.

“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. “Нәни чыршы” шигыреШигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема.

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы. Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре.

5Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары. “Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясеХикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә. Кояштагы тап” хикәясеӘсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә. “Ике туган” хикәясеХикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре.

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат. Мокамай” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар. Әдәбият теориясе. Поэма.

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Дуслык, чын дуслык!” шигыреШигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану.

7. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләреШигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор.

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясеХикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере.

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат. “Апрель” хикәясеӘсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.

Әдәбият теориясе. Портрет.

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы.

Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре.

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар. “Сабантуй” журналыЖурнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге.

3.  Тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

1

Мифлардан чынбарлыкка

5

2

Халык моңнары: җырлата да, елата да...

8

3

Кадерле син, кеше-туганым!

19

4

Энҗе карлар явып үткән...

7

5

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

11

6

Ил өстендә илле дустың булсын.

4

7

Көлке көлә килә...

4

8

Һәр фасылың гүзәл, табигать!

9

Барлыгы

67+3 (контрольуку,

еллык контроль эш)

Темаларның сәгатьләргә бүленеше

Тема

сәгать саны

I.

Мифлардан чынбарлыкка (5 сәгать)

1.

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

1

2.

Мифлар. Татар халык мифлары.

2

3.

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

2

II.

Халык моңнары: җырлата да, елата да... (8 сәгать)

1.

Халык җырлары.

1

2.

Сөмбелә бәйрәме.Чуклеме.

2

3.

Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

2

4.

Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.

1

5.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре.

1

6.

Татарстан Республикасы гимны.

III.

Кадерле син, кеше-туганым! (19 сәгать)

1.

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре

1

2.

Мәҗит Гафури. “Ана” шигыре.

2

3.

БСҮ. Бишек җырлары

1

4.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

1

5.

Шүрәле” әкият-поэмасы

3

6.

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

1

7.

Шүрәле” балеты.

1

8.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы

1

9.

Муса Җәлил. “Чәчәкләр” шигыре

2

10.

М.Җәлилнең музей-квартирасы

1

11.

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә

1

12.

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясе.

4

IV.

Энҗе карлар явып үткән... (7 сәгать)

1.

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә. “Кар ява” хикәясе.

1

2.

БСҮ “Чыршы бәйрәме”

1

3.

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

1

4.

Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы

2

5.

Проект. Яңа ел белән котлау.

2

V.

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое. (11 сәгать)

1.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә.

1

2.

Әбүгалисина” кыйссасы.

2

3.

Казанда Каюм Насыйри музее.

1

4.

Абдулла Алиш.“Әни ялга киткәч” хикәясе.

2

5.

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе.

2

6.

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.“Кем булырга?” шигыре.

1

7.

БСҮ. Һөнәрләр (иҗади эш).

1

8.

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

VI.

Ил өстендә илле дустың булсын. (4 сәгать)

1.

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.

Мокамай” поэмасы

2

2.

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

Дуслык, чын дуслык!” шигыре

1

3.

БСҮ Минем дустым бар.

1

VII.

Көлке көлә килә... (4 сәгать)

1.

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре

2

2.

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

Ике тиен акча” хикәясе.

2

VIII.

Һәр фасылың гүзәл, табигать! (9 сәгать)

1.

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

Апрель” хикәясе.

2

2.

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.

3

3.

БСҮ. Сабантуй бәйрәме.

1

4.

Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат “Сабантуй” картинасы

1

5.

Сабантуй” журналы

1

6.

Арадаш аттестация эше (проект, тест, иҗади эш).

1

Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 5 сәгать

Проект эше - 2

Контроль аудирование -2

Контроль уку -2

Арадаш аттестация эше -1

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

Г.Тукай. «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре

М.Гафури. «Ана» шигыре

Һ.Такташ. «Мокамай» поэмасы

4. М.Җәлил. «Чәчәкләр» шигыре

Ә.Еники. «Туган туфрак» хикәясе

Г.Бәширов. «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Язгы сабан туйлары» өзеге

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Уен җырлары

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

Н.Исәнбәт. “Өч матур сүз” шигыре

М.Җәлил. “Чәчәкләр” шигыреннән өзек

Р.Вәлиева. “Нәни чыршы” шигыре

Э.Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре

4.  Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

план

факт

                 I.Мифлардан чынбарлыкка (5 сәгать)

1

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

1

2

Мифлар. Татар халык мифлары.

1

3

Мифлар. Татар халык мифлары.

1

4

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

5

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

II

II.Халык моңнары: җырлата да, елата да... (9 сәгать)

6

Халык җырлары.

1

7

Сөмбелә.Татар халык бәйрәме

1

8

Чуклеме.Чваш халык бәйрәме

1

9

Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

1

10

Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

1

11

Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.

1

12

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре.

1

13

Татарстан Республикасы гимны.

1

14

Контроль уку.Уку тизлеген тикшерү

1

III.

Кадерле син, кеше-туганым! (20 сәгать)

15

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре

1

16

Мәҗит Гафури. “Ана” шигыре.

1

17

Мәҗит Гафури. “Ана” шигыре.

1

18

БСҮ. Бишек җырлары

1

19

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

1

20

“Шүрәле” әкият-поэмасы

1

21

“Шүрәле” әкият-поэмасы

1

22

“Шүрәле” әкият-поэмасы

1

23

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

1

24

“Шүрәле” балеты.

1

25

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы

1

26

Муса Җәлил. “Чәчәкләр” шигыре

1

27

Муса Җәлил. “Чәчәкләр” шигыре

1

28

М.Җәлилнең музей-квартирасы

1

29

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә

1

30

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясе.

1

31

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясе.

1

32

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясе.

1

33

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясе.

1

34

Аудирование.Тыңлап аңлау

1

IV.

Энҗе карлар явып үткән... (7 сәгать)

35

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә. “Кар ява” хикәясе.

1

36

БСҮ “Чыршы бәйрәме”

1

37

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

1

38

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы

1

39

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы

1

40

Проект. Яңа ел белән котлау.

1

41

Проект. Яңа ел белән котлау.

1

V.

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое. (11 сәгать)

42

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача

1

43

“Әбүгалисина” кыйссасы.

1

44

“Әбүгалисина” кыйссасы.

1

45

Казанда Каюм Насыйри музее.

1

46

Абдулла Алиш.“Әни ялга киткәч” хикәясе.

1

47

Абдулла Алиш.“Әни ялга киткәч” хикәясе.

1

48

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе.

1

49

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе.

1

50

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.“Кем булырга?” шигыре.

1

51

БСҮ. Һөнәрләр (иҗади эш).

1

52

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

VI.

Ил өстендә илле дустың булсын. (4 сәгать)

53

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.

1

54

“Мокамай” поэмасы

1

55

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.“Дуслык, чын дуслык!” шигыре

1

56

БСҮ Минем дустым бар.

1

VII.

Көлке көлә килә... (4 сәгать)

57

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”шигыре

1

58

Шәһүкәт Галиев.“Атлап чыктым Иделне” шигыре

1

59

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

1

60

Фаил Шәфигуллинның “Ике тиен акча” хикәясе.

1

VIII.

Һәр фасылың гүзәл, табигать! (10 сәгать)

61

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

1

62

Гәрәй Рәхимнең “Апрель” хикәясе.

1

63

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат..

1

64

“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.

1

65

“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.

1

66

БСҮ. Сабантуй бәйрәме.

1

67

Контроль уку.Уку тизлеген тикшерү

1

68

Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат “Сабантуй” картинасы

1

69

“Сабантуй” журналы

1

70

Еллык контроль эш .Тест

1

                               

Тематик планда үзгәрешләр кертү бите

Язылу номеры

Дата

Календарь-тематик планга кертелгән үзгәрешләр

Сәбәбе

УТЭ буенча директор урынбасары белән килешү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарской литературе 9 класс

9 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ...

рабочая программа по татарской литературе. 5 класс.

Рус балаларына татар әдәбиятыннан эш программасының бер өлеше. 5 нче сыйныф....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 6 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 7 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 7 класс...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 8 класс

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарской литературе 8 класс...