Мастер - класс
план-конспект урока (9 класс) на тему
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 24.51 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
1НЧЕ АЛЕКСЕЕВСК УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Мастер - класс
Тема: “Имтиханнарның В4-В11 төрен эшләүгә әзерлек этабы буларак текст өстендә эш.”
Күрсәтте: 1 нче категорияле татар
теле укытучысы Сөнгатуллина Л.Р.
2014 нче ел.
Тема:Имтиханнарның В4-В11 төрен эшләүгә әзерлек этабы буларак текст өстендә эш.
Максат:“Гади сер” текстын уку, текстта булган грамматик категорияләрне кабатлау нәтиҗәсендә Дәүләт тестының В4 - В11 төрендәге күнегүләрне эшләү күнекмәләрен үстерү. Вакытны дөрес файдалануның кирәклегенә төшендерү.
Дәрес барышы.
- Дәресне оештыру.
- Актуальләштерү.
Бүген без сезнең белән имтиханга әзерләнүебезне давам итәбез. Дәресебезнең темасы “Гади сер” дип атала. Безнең бүгенге максатыбыз бирелгән текст өстендә эшләп В4- В11 төрендәге күнегүләрне эшләргә өйрәнү. Бездә бүген кунаклар да бар. Аларга без бүген белемнәребезне күрсәтергә тырышырбыз. Әйдәгезтексттан башлыйк. Сезнең алдыгызда текст. Мин текстны укыйм, сез карап барыгыз.
- Текст өстендә эш.
Гади сер.
Илдар - сыйныфта иң яхшы укучы. Ул тыныч холыклы, өлгер, бөтен эшкә дә вакыт таба. Шуңа күрә аны укытучылар да, иптәшләре дә ярата.
Беркөнне Илдарның сыйныфында ата-аналар җыелышы булды. Сыйныф җитәкчесе Илдарны мактады. Башка балаларның әти-әниләре Илдарның әнисенә шундый сорау бирделәр:
- Сезнең улыгыз “биш”ле билгеләренә генә укый. Ул шәһәр мәктәпләре арасында үткәрелгән математика һәм физика олимпиадаларында беренче урыннарны ала. Спорт белән дә шөгыльләнә икән. Бүген концертта матур итеп баянда уйнады. Әйтегез әле, ул барысына да ничек өлгерә? Өйдә аның башка эшләре юкмы әллә?
Бу сорауларны ишеткәч, Илдарның әнисе, елмаеп:
- Безнең гаиләбездә ике малай үсә. Илдар – өлкәне. Өйдә күп эшне ул эшли. Иртән энесен балалар бакчасына алып бара, кич алып кайта. Илдар идән дә себерә, чүп тә чыгара, савыт-саба да юа. Киемнәрен дә үзе чистарта, үзе үтүкли. Энесе белән уйнарга да вакыт таба. Ничек өлгерә дисезме? Сере гади: улыбыз кечкенәдән вакытның кадерен белеп үсте. Ул төгәл режим буенча яши, - ди.
Вил Казыйхановтан
- Сорауларга кыска җавап бир.
Вакыйга кайда бара?
Вакыйга кайчан бара?
Текст кем турында?
Текст нәрсә турында?
- Ә хәзер үзлектән эшлисез.
Җөмләләр текст эчтәлегенә туры киләме, туры килмиме?
А 1. Сыйныфта укучылар җыелышы булды. (туры килми)
А 2. Әнисе Илдарны ярата. (текстта әйтелми)
А 3. Илдар гел бишлеләргә генә укый. (туры килә)
А 4. Җыелышта класс җитәкчесе Илдарны мактады. (туры килә)
А 5. Илдарның әнисе улы турында сөйләмәде. (туры килми)
А 6. Илдар – гаиләдә олы бала. (туры килә)
А 7. Илдар өйдә әти-әнисенә булышмый. (туры килми)
А 8. Илдар режим буенча яши. (туры килә)
А 9. Илдарның сеңлесе бар. (туры килми)
А 10. Илдар әтисе белән кар көри. (текстта әйтелми)
- Ә хәзер иярчен җөмләләрне кабатлыйк.
Слайдларда бирелгән җөмләләрне текст эчтәлегенә туры китереп, ахырын уйлап языгыз.
Илдарны мәктәптә барысы да ярата, чөнки _________________ .
Илдар тырышып укый, шуңа күрә _______________________ .
Илдарны өйдә әти-әнисе дә, энесе дә ярата, чөнки ____________ .
Илдар спорт белән шөгыльләнә, шуңа күрә _________________ .
Илдар бишлеләргә генә укый, чөнки ______________________ .
Илдар режим буенча яши, шуңа күрә _____________________ .
- Тагын бер тапкыр текстка карыйбыз.
Текттан файдаланып :
Спроси у друга, как он помогает родителям.
________________________________________
Как скажешь о том, что ты помогаешь маме.
_________________________________________
Спроси у друга, каким видом спорта он занимается.
__________________________________________________________
Спроси у друга, в семье Ильдара сколько человек.
__________________________________________________________
Узнай у друга, как он учиться в школе.
_____________________________________________________________
Спроси у друга, понравился ли ему текст.
(Дөресме, син ничек уйлыйсың, кабатла... һ. б.)
- Ә хәзер балалар төп өлешкә күчәбез. Безнең төп максатыбыз В4 – В11 төрендәге биремнәрне эшләү. Текстны искә төшерәсез һәм биремнәрне эшлисез. Мин сезгә шуның буенча билге куячакмын.
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В4-В11 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию. |
В4
Сыйныф җитәкчесе _____________ мактады. | Илдар |
В5
Илдар спорт белән _____________ | шөгыльләнергә |
В6
Бүген _____________ матур итеп баянда уйнады. | концерт |
В7
_____________ гаиләбездә ике малай үсә. | без |
В8
Өйдә күп _____________ ул эшли. | эш |
В9
Ул _________ билгеләренә генә укый | биш |
В10
Ул төгәл режим буенча _______________ . | яшәргә |
В 11
Илдар олимпиадаларда __________ урыннарны ала. | бер |
Ә хәзер үзегезгә үзегез бәя куегыз, дөрес эшләдегезме, үзегезнең хаталарыгызны күрдегезме?
- Йомгаклау.
- Автор нәрсәне “Гади сер “ дип атый? (вакытны дөрес файдалануны)
- Илдар вакытны дөрес файдаланып нәрсәләр эшли алды?
- Ә сез вакытны дөрес файдаланасызмы?
Өй эше. Текстның эчтәлеген сөйләргә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе» Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»....

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"
quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .
Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически »Цель: Дать учащимся возможность...

мастер-класс.Согласие участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"на обработку персональных данных.
Яруллина Гульшат Минасхатовна...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "
Яруллина Гульшат Минасхатовна имеет высшее образование, закончила Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»
Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...
