"Дару үләннәре" дәрес-конспекты
план-конспект урока на тему

Мисалова Гөлия Наилевна

4 сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл daru_ulnnre.docx34.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дару үләннәре.

Максатлар:

 1. Укучыларны дару үләннәрен танып белергә өйрәтү, сүзлек байлыгын арттыру; аларның сәламәтлек өчен файдасы турында өстәмә белем бирү; текстның эчтәлеге белән танышу, укучыларда әңгәмәдәшенең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара бүлү һәм диалогик-монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен формалаштыру;    

          2. Укучыларның белемнәрен  системага салу;

3. Фитотирапия белән кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.

Метод һәм алымнар: аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү, дәреслек белән эшләү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, интерактив такта, презентация,  дәреслек, күрсәтмә материаллар: киптерелгән дару үләннәре, витаминлы чәй рецептлары.

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1 нче кисәк – Казан: Мәгариф, 2010, 45-50 битләр.

        Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

  1). Исәнләшү.

  2). Психологик уңай халәт тудыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Мотивлаштыру.

4.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6. Яңа белемнәрне ныгыту.

7. Рефлексия.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру этабы.
  1. Исәнләшү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Укучылар: Исәнмесез! Рәхмәт, Сезгә дә хәерле көн телибез!

       2). Психологик уңай халәт тудыру. (тыныч кына Музыка уйнату)

Укытучы: Әйдәгез әле кулга кул тотышып басыйк, һәм гадәттәгечә дәресебезне җырдан башлыйк. (“Көз һәм балалар җыры”, Г.Гәрәева.)

Укучылар:

  • Көз, көз, әйт әле,

     Кәрзинеңдә ниләр бар?

  • Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

- Көз, көз, әйт әле,

 Кәрзинеңдә ниләр бар?

  • Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы-суык көннәр бар.

  • Көз, көз, әйт әле,

     Кәрзинеңдә ниләр бар?

  • Әбиемә, бабама

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Укытучы: Утырыгыз, укучылар! Җырда җырланган теманы дәвам итәбез. Парлап эшлибез. Тәрәзәгә якынрак утыручы укучылар көзге табигать турында сөйли һәм көзнең билгеләрен саный.

Укучылар: Көннәр салкын, яфраклар саргая, яфраклар коела, җил исә, кошлар җылы якка китә, су туңа, көннәр кыскара, төннәр озыная.

Укытучы: Каршыдагы укучы бүгенге һава торышы турында сөйли.

Укучы: Бүген егерменче октябрь. Көн болытлы. Җил төньяктан. Төнлә Казанда температура минус 2С, минус 3С, көндез плюс 2С, плюс 3С. Яңгыр яварга мөмкин, өйдән чыкканда үзегез белән зонтикларыгызны алырга онытмагыз, сау-сәламәт булыгыз!

Укытучы: Яхшы, сез каршыгыздагы укучыдан нинди җаваплар ишеттегез? (берничә укучыдан сорала).

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар, без сезнең киңәшләреңне тотарга тырышырбыз. Укучылар, менә шундый салкын көннәрдә, яңгыр астында калган кешеләр, бигрәк тә спорт белән дус булмаган, чыныкмаган балалар нишлиләр?

Укучылар:  Салкын тидерәләр, авырыйлар.

Укытучы: Ә авырсак, әниләребез нишли?

Укучылар: Табиб чакыра, дару бирә.

Укытучы: Ә даруны кайдан ала?

Укучылар: Аптекадан, даруханәдән.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы: Укучылар, ә сез, “Табигать – яшел аптека» дигәнне ничек аңлыйсыз?

Укучылар: Даруларны, витаминнарны үсемлекләрдән, үләннәрдән  әзерлиләр.

Укытучы: Әйе, димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Укучылар: “Дару үләннәре” турында сөйләшербез.

Укытучы: Дөрес, Дару үләннәре – лекарственные растения.  Аларның татарча атамаларын өйрәнербез, аларның файдасы һәм кайда үскәннәре турында белербез.

      Укучылар, өстәлгә игътибар итик. Сезнең өстәлләрдә рәсемнәр ята. Сез бу үләннәрне таныйсызмы? Үзара сөйләшегез. Фикер алышыгыз. Бәлки сезнең бу үләннәрне күргәнегез дә бардыр.

     Һәр өстәлдән 2 нче номерлы укучылар җавап бирсен әле. Кайсы үләннәрне таныдыгыз?

      Ә сез тагын нинди дару үләннәрен беләсез, әйтеп карагыз әле. (Укучылар үзләре белгән дару үләннәрен атыйлар).

      Сезгә күп кенә файдалы үләннәрнең исемнәре таныш икән.

 Безнең Татарстанда гына 42 төрле дару үләне үсә.

     Сезнең дару үләннәре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?

Укучылар: Әйе, килә.

Укытучы: Бик яхшы. Мин җәй көне бик күп дару үләннәре җыйдым. Кәрзингә салып, мин аларны дәрескә алып килдем. Карагыз әле, сез бу үләннәрнең барысын да таныйсызмы? (Кәрзиндәге дару үләннәрен тотып, иснәп карыйлар).

Укучылар: Юк.

Укытучы: Димәк, безгә ул үләннәр белән танышырга кирәк.

Шуның өчен хәзер экранга карыйк. (Видео карау). Сезнең алдыгызда рәсемнәр ята. Видеоязмада күргән үлән рәсемнәрен аерып ала барыгыз.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Укытучы: Бу видеоязмада нинди үләннәр турында сүз барды?

Укучылар: Дару үләннәре.

      Укытучы: Нинди дару үләннәре аталды? Сезнең алдыгызда рәсемнәр ята, шулар арасыннан видеода әйтелгәннәрен аерып алдыгыз. Бу үләннәрнең исемәре истә калдымы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Әйдәгез, кабатлап китик. Игътибар кабат экранга!

полынь – әрем

ландыш – энҗе чәчәк

крапива – кычыткан (авитаминоздан һәм алергиядән файдалы).

шиповник – гөлҗимеш (хәл булмаганда, витамин буларак кулланыла)

одуванчик – тузганак (матдәләр алмашын җайга сала).

  Бу сүзләрне киләсе дәрестә сүзлекләргә язып та куярбыз. Ә хәзер дәреслекләрнең 45 нче битен ачыйк. Без хәзер “Дару үләннәре” дигән текст укырбыз, эчтәлеге белән танышырбыз.

  (Текстны укытучы укый, укучылар эчтән бер кат укып чыга).

Текстта таныш булмаган сүзләрне атагыз.

бака яфрагы – подорожник (салкын тигәннән).

мәтрүшкә – душица (төрле яраларны тиз төзәтә).

(Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау, мәгънәләрен аңлату).

Физминутка. 

          Без сезнең белән дару үләннәре белән таныштык. Ә хәзер ярминкәгә барырбыз, кышка дару үләннәре алып куярбыз.

         Һәр өстәлнең 3 номерлы укучылары сатып алучылар, ә син, Изель сатучы булырсың. Ситуация шундый: сатучыдан бер дару үләне алып командагызга алып кайтып бирергә тиеш буласыз.

      (һәр укучы командасына дару үләне алып кайта)

      Ә хәзер командаларда бу үләннең файдасы турында фикер алышыгыз.

      Һәр команданың 4 номерлы укучысы безне дә үләннәрнең файдасы белән таныштырып китсен.

       

          Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

         Ә хәзер яңадан текстыбызга әйләнеп кайтыйк. Һәм сорауларга җавап бирик.

         (Веер) Сезнең каршыгызда зәңгәр тасмалар ята, һәр өстәлнең 3 номерлы укучысы сорауларны кулына ала, 4 нче номер укый, 3 номер җавап бирә, 1 номер дөреслеген тикшерә:

  1. Безнең туган якта урманнар, болыннар нинди?
  2. Алар нәрсәләргә бай?
  3. Дару үләннәре нәрсә өчен кирәк?
  4. Дару үләннәрендә нәрсә күп?

Ә хәзер, 1 нче өстәл 1 номерлы укучысы беренче сорауга җавап бирсен әле.

2 нче өстәл, 1 нче номер икенче сорау.

3 нче өстәл, 1 нче номер өченче сорау.

4 нче өстәл, 1 нче номер дүртенче сорау.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

        Өстәлдә кызыл карточкалар ята. Һәр укучы берәр карточка ала. Анда җөмләләр язылган. Җөмлә хикәя эчтәлегенә туры киләме, яки туры килмиме, әллә инде текстта бу турыда әйтелмиме? Үзегезнең җавап туры килгән почмакка барып басыгыз.

 (КОНЕРС: Туры килә, туры килми, текстта әйтелми.)

  1. Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар бар.
  2. Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар юк.
  3. Татарстанда зур таулар бар.
  4. Урманнарда дару үләннәре күп.
  5. Даруханәдә дару үләннәре күп.
  6. Кибеттә дару үләннәре сатылмый.
  7. Дару үләннәре сәламәтлек өчен бик файдалы.
  8. Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел.
  9. Дару үләннәреннән пешерелгән чәй тәмле була.
  10. Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан җыйдык.
  11. Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан сатып алдык.
  12. Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан салып чәй ясадык.
  13. Гөлҗимеш витаминнарга бай.
  14. Гөлҗимеш витаминнарга бай түгел.
  15. Дару үләннәрендә витаминнар күп.

Ә хәзер текстка туры килгән җөмләләр, хикәя эчтәлеге эзлеклелеге буенча (по содержанию текста) тезелегез.

Ярый, укучылар, урыннарыгызга утырыгыз.

Укытучы: Укучылар,  дәрестә без бүген нәрсәләр белдек?

(Укучыларның җаваплары тыңлана).

Нәтиҗә.

Укучылар, кәрзиннәрдә дә шул ук дару үләннәре, бары тик киптерелгәннәр (высушанные травы). Алардан шифалы чәй ясап эчсәң бик файдалы.

Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Укытучы: Сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне кемнәр ничек үзләштерде,  ничек бәяли? Өстәлегездә кәгазь үсемлекләр ята. Әгәр,

          Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. – “Яшел дару үләне” .

          Әйбәт эшлим, материалны аңладым. – “Сары чәчәкле дару үләне”.

         Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. – “кызыл чәчәкле дару үләне”н шушы кәрзингә урнаштырыгыз. (1, 2, 3, 4 өстәл)

      Укучылар, менә безнең дару үләннәребез тулы кәрзинебез әзер. Бу үләннәрне безгә табигать бирә. Шуңа да без “Табигать – яшел аптека” дибез.

Сез әле өйдә дә дару үләннәре темасына эзләнүегезне дәвам итәрсез.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

     Өй эше өч варинтта:

1 -  һәр укучы өчен мәҗбүри: Текстның эчтәлеген cөйләргә өйрәнергә;

2 – өстәмә билге алырга теләүчеләргә: Дару үләннәре кергән табышмаклар эзләп килергә;

3 – ирекле бирем: Сезнең әбиләрегез генә белә торган чәй пешерү рецептлары бардыр, сорап язып килергә.

            Бүгенге дәресне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Шул бүләкнең кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.

Сезгә миннән шул теләк:

     Беркайчан да рәнҗетмәгез,

    Табигать ул – Җир Ана.

    Табигатьнең якын дусты

    Булсын иде һәр бала!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс на тему :"Дару һәм дару үләннәре"

Укучыларга даруларны куллану  вакытларын, күләмен аңлату бик мөһим.Даруларны табиб кушуы буенча гына кулланырга кирәк. Ләкин тирә-ягыбызда файдалы үләннәр күп.Шуларны җыю. саклау һәм куллану...

Конспект занятия из блока «Мир природы» На тему: «Дары природы». Веточка рябины. (для детей 5-6 лет)

Данное тематическое занятие «Веточка рябины» - одно из блока «Мир природы». Проводится с детьми 4-5 лет первого года обучения.На занятии  применяются несколько приёмов рисования: примакиван...

Конспект урока для дошкольников "Дары осени"

Конспект урока для дошкольников «Дары осени» Грибы Учитель  Наступила осень, и лесная скатерть-самобранка разложила на своих светлых опушках и под кронами вековых деревьев, в зарослях к...

КОНСПЕКТ УРОКА "РИСУЕМ ДАРЫ ОСЕНИ - ЯБЛОКО"

Данный конспект будет интересен преподавателям изобразительного искусства. В конспекте представлены дополнительные материалы....

Дарить, или не дарить?

Подарок от души цены не имеет....

Конспект НОД в старшей группе (образовательная область «Познавательное развитие») « Щедрые дары осени» с использованием игрового набора «Дары Фрёбеля»

Занятие поможет закрепить и уточнить знания об осени, названия осенних месяцев; развить познавательно - исследовательскую  и конструктивную деятельность; развить свободное общение в работе с игро...