Разработка урока по изучению творчества С. Хакима
план-конспект урока на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Разработка урока по татарской литературе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka_s._hakim_uzyum.docx50.43 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбе муниципаль гомуми  белем бирү учреждениесе

“Минем өчен Сибгат Хәким иҗаты- ул...” иҗади эшләр бәйгесенә.

Лирик шигырь жанры үзенчәлеге.

(8 нче сыйныфта А. Яхин программасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                               Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы

2011-2012 нче уку елы

Тема . Лирик шигырь жанры үзенчәлеге.

Өйрәнелә торган әсәр. Сибгат Хәким. Башка берни дә кирәкми.

Максат. Лирик шигырь жанры үзенчәлеген өйрәнү. Хәтерне үстерү, уйларга өйрәтү.

Җиһазлау. Тематик презентация яки портрет, альбом, плакат.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу.  

Укытучы. Укучылар, без жанр үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Искә төшерик әле, нәрсә ул жанр?Без нинди жанрларны беләбез?

Көтелгән җавап. Жанр дип әсәрләрнең уртак сыйфатларына әйтәләр. Без әйтем, мәкаль, әкият, хикәя, драма, повесть жанрларын өйрәндек.  

Укытучы.  Дөрес.  Без бүген лирик шигырь жанры үзенчәлекләрен ачыкларбыз. Өйрәнү өчен Сибгат Хәкимнең “Башка берни дә кирәкми” шигырен алырбыз.

  1. Белемнәрне тигезләү.

1 нче бирем. Әзерләнеп килгән бер- ике укучыдан Сибгат Хәкимнең тормыш юлы турында сөйләтү.

2 нче бирем. Күлле Кимедәге Сибгат Хәким музеена экскурсия турында аеручы уңышлы язылган бер- ике инша укыту.

3 нче бирем. Сыйныфның яртысына өйдә ятлап килгән шигырьн сөйләтү.

Үзара бәя.

  1. Уку мәсьәләсе кую.

 Укытучы. Укучылар, без шушы шигырьне анализлап, лирик шигырь жанры үзенчәлеген билгеләрбез, анализ моделен төзербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем.

Укытучы. Эшне эчтәлек табудан башлыйбыз. Тезмә әсәр эчтәлеге хис икәнен беләбез, димәк, хисне табабыз.

Язмада “Башка берни дә кирәкми” җырын тыңлыйбыз.

Көтелгән җавап. Туган җиргә мәхәббәт хисе.

2 нче бирем. Хиснең сәбәбен табабыз. Укучылар: “Туып- үскән җир ямьле булганга”,- дип җавап бирергә мөмкин. Дөрес җавап, ләкин моның белән генә чикләнмибез, “Туып- үскән җирнең яме нәрсәдә?” дигән сорауга җавап эзлибез.

Укытучы. Шигырьне өлешләргә бүләбез.

Көтелгән җавап. Печән чабу, чишмә, дуслар- һәр строфа бер өлеш булып килгән.

Укытучы. Туган җир яме печән чабудамы?

Көтелгән җавап. Укучылар, гадәттә, печән исендә дип җавап бирәләр. Моның белән килешәбез. Ләкин алай гына түгел. Лирик герой печәнне  авылдашлары белән бергә чапкан, шушы хезмәт аңа шатлык китерә.

Икенче строфаны тикшерәбез. Кыенсынып торсалар, сораулар белән юнәлеш бирәбез.

Көтелгән җавап. Туган җир яме- чишмәдә,  лирик герой аны үзе тапкан. (Үзе өчен генәме ул чишмә?) Ул  авылдашларына игелек эшләгән.

Өченче строфаны шул рәвешле тикшерәбез.

Көтелгән җавап. Туган җир анда дуслар булганга ямьле.

Укытучы. Ни өчен алар лирик геройга җылы карашлы?

Көтелгән җавап. Чөнки ул аларга игелекле эшләр эшләгән.

3 нче бирем. Сәбәп- нәтиҗә бәйләнешен табу.

Укытучы. Шигырь өлешләрен икегә калдырып берләштерәбез

Көтелгән җавап. Беренче өлеш (1,2 нче строфалар)эчтәлеге:  туган җир яме, рәхәте- аңа хезмәт итүдә.

Икенче өлеш (3 нче строфа)эчтәлеге: хезмәт нәтиҗәсе- дусларыңның, якташларыңның сиңа булган җылы карашы.

Нәтиҗә ясыйбыз. Туган җиргә хезмәт итсәң, анда сине якын күрерләр, яратырлар. Аны үзең ярату гына җитми, сине дә яратсыннар, хөрмәт итсеннәр, моның өчен барысын да эшләргә кирәк. Бу- авторның безгә әйтергә теләгән фикере, ягъни әсәрнең идеясе.

Үзбәя

4 нче бирем. Әңгәмә. 

Укытучы. Шигырь авторы Сибгат Хәким туган җире өчен игелекле гамәлләр кылган. Туган авылына мәктәп салдыру эшен башлап йөргән. Тагын ниләр эшләгән?

Көтелгән җавап. Туган җире, авылдашлары турында шигырьләр язган. Күренекле шагыйрь булып, Әтнә районы  дәрәҗәсен күтәргән. Без шундый якташыбыз булу белән горурланабыз.

Укытучы. Әйе, укучылар, халкыбыз Сибгат Хәкимне ярата, авылдашлары аңа багышланган нинди матур музей оештырганнар, без дә аны зур хөрмәт белән искә алабыз. Ә  сезнең өчен туган җир яме нәрсәдә?

Көтелгән җаваплар төрле булырга мөмкин: табигать матурлыгы; әти- әниең, якыннарың шунда булу; мәктәбең, дусларың булу, һ. б.

Укытучы. Әйе, тик без “Туган җир яме- аңа хезмәт итүдә” дигән нәтиҗә ясадык бит әле. Безнең туган авылларыбызга, мәктәбебезгә, андагы кешеләргә хезмәт итүче кешеләрне  беләсезме?

Көтелгән җавап (укытучы өсти ала). Иген басуларында, фермаларда эшләүчеләр; Ташчишмәдә чишмәләр төзекләндергән “Татателеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин, Иске Өҗемдәге йортларга су кертүне оештырган Азат Вәлиев, мәктәп ашханәсенә савыт- сабалар бүләк иткән Рәшит Абдуллаҗанов, һ. б.

Укытучы. Ә менә сез ниләр эшли аласыз?

Көтелгән җавап. Мәктәп данын яклап тырышып уку, төрле бәйгеләрдә катнашу; колхозга ярдәм итү, һ.б.

  1. Рефлексия.

1нче бирем. Нәтиҗә ясау: лирик шигырь жанрының үзенчәлеге нәрсәдә?

Көтелгән җавап: 

  1. лирик шигырь темасы- хис;
  2. әсәр эчтәлеге- хиснең сәбәбе;
  3. хиснең дәрәҗәсе, юанычы була;
  4. эчтәлек табу юлы-өлешләргә бүлү һәм аларны берләштерү;
  5. сәбәп- нәтиҗә бәйләнеше: автор теләге (идея)

2 нче бирем. Лирик шигырь жанры үзенчәлеген модельләштерү.

 

        

                

  1. Йомгаклау.
  1. Билгеләр кую
  2. Өй эше. Садри Җәләлнең  “Дим буенда”  әсәрен укып килергә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по теме"Система уроков по изучению творчества М.А. Булгакова"

В презентации представлена система уроков литературы в 11 классе по изучению творчества М.А.Булгакова с использованием технологии исследования ....

Презентация к урокам по изучению творчества И.А.Бунина

Презентация познакомит учащихся с некоторыми местами, связанными с биографией Бунина. А так же представлены несколько его книг, фотография....

План-конспект урока по изучению творчества Б.Пастернака"Быть знаменитым некрасиво".

План- конспект урока по изучению творчества Б.Пастернака "Быть знаменитым некрасиво"....

Разработка урока по литературе Творчество И.А. Крылова. Урок-викторина. 5-й класс

Творчество И.А. Крылова. Урок-викторина. 5-й классЦель урока:Проверка знания учащимися басен И.А.Крылова....

Система уроков по изучению творчества В.П. Астафьева

В учебном материале размещён доклад "Система уроков по изучению творчества В.П. Астафьева", конспект урока, рабочая тетрадь для учащихся....

Воспитание духовности и высоких нравственных качеств личности на уроках по изучению творчества писателей Сибири

В материале представлен опыт работы по воспитанию духовности и высоких нравственных качеств личности обучающихся на основе изучения творчества писателей Сибири на базе кабинета сибирских писателей в р...