"Йөрәгемне балаларга бирәм" кичәсе
учебно-методический материал (9, 10, 11 класс) по теме

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

Укытучыларга багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yorgemne_balalarga_birm.doc99 КБ

Предварительный просмотр:

“Йөрәгемне балаларга бирәм...”

1нче слайд -  Мәктәп һәм укытучы

2 слайд - “Йөрәгемне балаларга бирәм”

3 нче слайд (1 нче укучы сүзләре)

1нче укучы:           Бөтен гомерен балаларга биреп,  

Таңнан төнгә янып-көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче – укытучым!

4 нче слайд (2 нче укучы сүзләре) 

2нче укучы:    Һәрбер сүзе, җылы күз карашы

Сабый күңеле түренә үтүче,

Авырлыклар килсә, уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым!

5 нче слайд  (3 нче укучы сүзләре)

3нче укучы:     Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче,

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче – укытучым!

6 нчы слайд – мәктәп бинасы

2.        Мәктәп, укытучы...

Барыбызны берләштерүче балачак, яшьлек һәм тормыш юлын сайлап алу чорын бер-берсенә бәйләүче илаһи көч бу. Җир йөзендә мәктәптән һәм укытучыдан башланмаган бер генә һөнәр дә юк.

7, 8, 9 слайд – мәктәп укытучылар коллективы фотолары.

Җирдә кешеләргә  тормышны колачлар өчен канатны укытучы куя. Кем генә булмасын, президентмы, гади эшчеме – тормышка беренче адымнарын мәктәп бусагасында, укытучы янәшәсендә атлый. Тәмле йокыларын калдырып, тәүлекнең һәр минутын укучылар турында уйлап үткәргән кеше ул –  укытучы. Эшенә гомер бакый тугры калып, балалар өчен җанын фида кылырдай укытучылар белем бирә безнең мәктәпләрдә.

1. Йөрәк уты белән балкып янган, үз җылысы белән безне җылыткан, гомерен балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларга багышланган кичәбезне башлыйбыз. Хөрмәтле укытучыларыбыз, ветеран укытучылар! Бу кичәбез – безнең сезгә хөрмәтебез, мәхәббәтебез, ихтирамыбыз!

Директор сүзе

10 нчы слайд –  шигырь:

2. Ил карты да сиңа башын иеп,

 Мөгаллим дип, зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

-  Дөньяда иң сабыр, иң түзем, тыйнак, иң гүзәл кеше кем дип уйлыйсың, Ильяз?

- Әлбәттә, укытучы.

- Хөрмәтле укытучылар!

Җыр “Якын дус берәү  генә” – Файзуллина Айгөл

11 нче слайд – открытка “С днем учителя”

- Бу җырны бәйрәм сәламе итеп кабул итегез, хөрмәтле укытучылар!

12  слайд – шигырь:

Укытучы сүзен әйтү белән

Үзенә бер шатлык уяна.

Күңелләрдә һаман көчле булып

Ул кабызган якты нур яна.

Ул бит безгә йөрәк җылысы белән

Үз баласы кебек эндәшә.

Һәр җөмләсе, һәрбер сүзе белән

Яшь буынга бәхет өләшә.

Укытучы! Нинди матур исем!

Әйткән саен килә әйтәсе.

Ничек инде аны зурламыйсың,

Ул һәркемнең әткә-әнкәсе.

1.  Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра,

Киләчәккә юлы сузыла.

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә,

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисендә.

13 слайд – открытка “ С днем учителя!”

2.”Укытучы дигәндә, мин барыннан да элек, минем артта миңа сынап, тикшереп, сокланып, борчылып карап торучы ике күз нурының җылысын тоя башлыйм. Парта өстенә иелеп, авыз читеннән тел очын чыгарып, каләм тотарга яңа өйрәнә башлаган кулның кыеш-мыеш таяклар сызып азапланган чагында, укытучы апаның парта янына килеп, минем арттан күзәтеп торганын сизә идем мин. Матуррак итеп сызарга тырыша идем. Тырышканлыкны укытучы да сизә иде, әлбәттә, елмая иде. Әйе, аның йөзенә карамасам да, елмайганын белә идем. Минем артта миңа көч, ышаныч биреп, фәрештә шикелле укытучы басып тора иде”, -  дип яза күренекле драматург Туфан абый Миңнуллин.

14 слайд –Руфия Гариповна фотосы һәм сүзләре:

Укытучы, якты кояш кебек.

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

1. Туфан абый бик белеп әйтә. Фәрештәгә тиң укытучылар укыта бит безне дә.

Руфия Гариповна,сез бик күпләргә беренче тапкыр каләм тотарга, беренче хәреф танырга өйрәткән иң хөрмәтле һәм иң ягымлы укытучыларның берсе. Сез үзегезнең беренче дәресегезне хәтерлисезме? Шул турыда сөйләгез әле.

Егорова Руфия Гариповна сөйли.

Руфия Гариповна! Бу концерт номеры сезнең хөрмәткә

15, 16, 17нче слайдлар Курайчылар ансамбле

19 слайд

      Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

      Көрәшергә безне өндәде:

    - Яратыгыз  Җирне!—диде һаман, ләкин:

    - Мине яратыгыз! – димәде.

      Аңа бүген еллар аша карыйм:

      Көлеп басып тора күңелдә...

    Ах, хәйләкәр абый!

    Җирне, кешеләрне яраттырып,

    Яраттырган икән үзен дә!

18 слайд – открытка:

Балачакның

гүзәл бер мизгеле

Хәтеремдә

минем бүген дә.

Кулга тотып

чәчәк бәйләмнәрен

Килгән көнем

белем иленә...

20 слайд “Бәйрәм белән” открытка

2. ”Укытучыларымның йөзенә күтәрелеп караганымны хәтерләмим. Оялчан, кыюсыз малай да түгел идем, югыйсә. Малай-шалайларга хас шуклыкларны да бүтәннәрдән ким эшләми идем. Мавыгып китеп, шаянлык чигеннән чыгып, артык узынган чакларымда, укытучылар каршыларына бастыралар иде дә, ”Яле, күземә кара әле”, -  диләр иде. Иң авыры минем өчен шул сүз иде. Юк, күтәрелеп караудан курыкмый идем мин, укытучыны изге җан итеп санаганга, шулай эшләгәнмендер. Ничек инде ул – бөек затның күзләренә чекерәеп карап тор, имеш. Бик күпләрнең күңелендә үз укытучылары шулай олы зат булып сакланадыр”, -  дип яза күренекле әдип Туфан Миңнуллин.

Зиятдинова Айгөл М. Мәһдиевның “Фронтовиклар” романыннан өзек укый.

21,22,23 слайдлар-туган як табигать күренеше

Ансамбль. Җыр ”Кайтырмын”

24 слайд- логотип  Җиңү

1. Сугыш... Дәһшәтле көннәр...Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә  бу елларның фаҗигасе хәтеребездә яңара.

2. Җир туй ясый бүген, җир шатлана.

    Бүген бөек Җиңү бәйрәме.

    Җилфер - җилфер итә туган илнең

    Данга манган кызыл байрагы

25че слайд - сугыш  ветераны  Хәсәншин Ш.А.

26 нчы слайд - ветеран белән очрашу

1. Безнең микрорайонда сугыш афәтен үз җилкәләрендә кичергән ветеран укытучылар яши.

 Шамил Абрарович Хәсәншин армиядә хезмәт иткәндә, сугыш башлана. Яшь егет Мәскәү асты сугышларында катнаша, каты яралана. 1942нче елда офицер дәрәҗәсе ала. Бөек Җиңүне Мәскәүдә каршылый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, 1нче, 2нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Сугыштан соң институт тәмамлый, гомер буе тарих һәм география укытучысы булып эшли.

27 нче  слайд - сугыш ветераны Судак О.Т.

28 нче  слайд - ветеран белән очрашу

2. Ольга Терентьевна Судак сугышка педагогия институтының беренче курсында укыганда китә. Яшь кыз Мәскәүне саклаучы зенитчылар полкында хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен орден – медальләр белән бүләкләнә.

29 нчы слайд – Җиңү бәйрәме эмблемасы.

1. Шагыйрь Шәүкәт Галиев ”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”, - дип, безгә мөрәҗәгать итә. Кадерле балалар! Ветераннарга үзебезнең хөрмәтебезне белдерик! Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  “Яшь ана” шигыре сезнең өчен яңгырый.

        30,31 слайд табигать күренеше.  

2.  Балачакның гүзәл бер мизгеле

    Хәтеремдә минем бүген дә,

    Кулга тотып чәчәк бәйләмнәрен

    Килгән көнем белем иленә.

    Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп,

    Алып киттең тормыш юлыннан.

    Авыр чакта ярдәм кулын суздың,

    Сакладың син ялгыш адымнан.

 

1. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул – укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйкь кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең, укытучы үзенең җанын  телем - телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк.

 32 нче  слайд –  Фәрхетдинова Динә Мөхәммәтовна фоторәсеме.

33 нче  слайд – Динә Мөхәммәтовна укучылар белән.

Бу залда безнең яраткан укытучыбыз Динә Мөхәммәтовна утыра. Ул алып барган дәресләр кызык та, мавыктыргыч та иде. Динә Мөхәммәтовна укучыларда үз фәненә карата кызыксыну, хөрмәт уятты. Без сезнең дәресләрегезне сагынып искә алабыз, хөрмәтле мөгаллимебез. Динә Мөхәммәтовна, ни өчен сез тормышыгызны мәктәп белән бәйләдегез?

34,35,36,37 слайдлар

Ансамбль җыр “Соңгы дәрес”

                            1.  Игелекле татар мөгаллиме,

 Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

 Йөрәк утың балкып янса гына,

 Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

38 нче слайд – Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре.

2. "Укытучы булу өчен, берәүләргә – айлар, икенчеләргә еллар кирәк. Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Үзенең эше төшенә керә башлагач" ,- дип яза күренекле язучы, гомере буе укучылар, студентлар укыткан галим, шушы залда утыручы укытучыларның остазы Мөхәммәт Мәһдиев.

1. Бик кызык,Алсу,син ничек уйлыйсың, безнең укытучыларыбыз төшләрендә безне күрәләр микән?  Минемчә, “5”легә укучылар гына керәдер аларның төшләренә.

39,40 нче слайдлар – Гайнетдинова Сания Хәкимовна фотолары.

2. Әйдә соң ,Ильяз, үзләреннән сорыйк.

1. Сания Хәкимовна – мәктәбебезнең иң хөрмәтле татар теле укытучысы. Аның үрнәгендә бик күп укучылар татар теле укытучысы һөнәрен сайладылар. Сания Хәкимовна, Сездә   укытучы  булу теләге кайчан туды?  Сезнең төшегезгә мәктәп керәме?

Гайнетдинова Сания Хәкимовна  сөйли.

41 нчы слайд –  Азизова Венера Әзһамовна фотосы.

2. Рәхмәт. Залда бик күпләрнең  яраткан укытучысы Венера Әзһамовна утыра. Ул татар теле укытучысы гына түгел, шәһәребезнең иң көчле гарәп теле укытучысы да. Венера Әзһамовна данлыклы укытучылар династиясеннән. Сезнең укытучы һөнәрен сайлавыгызда кемнең йогынтысы зур булды? Әтиегезнекеме, әллә әниегезнекеме?Шул турыда безгә дә сөйләгез әле.

Азизова Венера Әзһамовна  сөйли.

1. Рәхмәт. Сания Хакимовна һәм Венера Әзһамовна, сезнең хөрмәткә татар халык җыры яңгырый. Һәрвакыт туган телебезнең сакчылары булып калыгыз.

42 нче слайд: открытка

1.   Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

      Язмышларны башлап яздыгыз,

      Ходай сезгә озын гомер бирсен,

      Рәхмәт сезгә, изге кеше сез!

2. Кемнән генә сорасаң да, ул үзенең иң якын кешесе итеп, әнисен һәм укытучысын искә төшерә. Чыннан да, безне беренче мәртәбә олы тормыш юлына чыгаручы, дөнья белән таныштыручы, тормышка мәхәббәт уятучы –  укытучы бит.

1.”Укытучының иң төп өстенлеге фәнен белү генә түгел, ә үз фәне белән тәрбияли алуында.”-  дип яза күренекле педагог  К. Д. Ушинский.

43,44,45 нчы  слайдлар – Садыйкова Земфира Заһитовна, Әшрафҗанова Рауза Рәвгатовна,Фролова Л.И. фотолары .

2. Кеше гомере –  тау кебек. Кеше тау итәгендә туа да ярты гомере буе өскә күтәрелә, менеп җиткәч, хозурланып, як-ягына карана:  бөтен дөнья уч төбендәге кебек... Мәктәбебездә күп еллар буе рус теле укытучылары булып Земфира Заһитовна һәм Рауза Рәфгатовналар эшләделәр. Сез безнең күңелләрдә изгелек , сабырлык, кешелеклелек орлыклары салучы мөлаем затлар булып сакланасыз. Без сезгә сокланабыз. Сезнең укучыларыгыз да сездә соклану хисләре генә уятса иде.

46 слайд открытка- Ф.Айгөл җыр”Уйлама “

 

1. Педагогика дигән фән  кешене бик ярата, ул сине бөтенләе белән дә йотарга риза, аның фикеренчә, чын укытучы – үзенең бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган кеше.

47  слайд – Ибатуллина Розалия Мәхмүтовна фотосы.

2. Розалия Мәхмүтовна — сайлаган профессиясенә хыянәт итмичә 30 ел укучыларга математика серләрен аңлата. Ул укучыларның да, укытучыларның да иң якын кешесе. Розалия Мәхмүтовна –  һәрвакыт бик төгәл, таләпчән укытучы. Андыйлар турында туганда ук укытучы булып туган, диләр.

1. Розалия Мәхмүтовна, мәктәптә үзегез белән булган кызыклы вакыйганы сөйләгез әле.

48 слайд открытка “Такталарга...

6 Рәхмәт!  Ә хәзер, Розалия Мәхмүтовна, сезнең өчен һәм барлык математика укытучылары өчен кызлар ансамбле башкаруында “Соңгы звонок”

 җыры яңгырый.

1. Һәрбер бала –  бөредәге чәчәк,

   Күңел чишмәм белән сугарам.

   Тормыш юлларыңа теләк теләп,

   Фатихамны биреп чыгарам.

   Әйтерсең лә, уңдырышлы җиргә

   Сибеп йөрим бәхет орлыгын.

   Сөйләп кенә бетерү мөмкинме соң,

   Мөгаллимә булу зурлыгын?!

49 нче  слайд – Ганиева Гөлгенә Әхәтовна фотосы.

1. Мәктәпне укытучыдан, укучыдан һәм китапханә хуҗабикәсе Гөлгенә Әхәтовнадан башка күз алдына китереп булмый. Оста психолог, аяклы энциклопедия, диләр андый кешеләрне. Аның һәр сорауга җавабы әзер.

Гөлгенә Әхәтовна, сез гомер буе мәктәп китапханәсендә эшлисез. Укучылар мәхәббәтен казану өчен нишләргә кирәк?

50,51,52 слайдлар Әни турында.

1. Рәхмәт.  Ә хәзер сезнең хөрмәткә кызлар ансамбле башкаруында җыр яңгырый .“Озак яшә, әнкәй, шатлык белән” Зифа Нагаева сүзләре һәм көе.

                      1. Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшакатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

1. Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен, балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә кирәк. Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ил һәм милләт язмышы белән яши.

53 нче  слайд –Шакиров Равис Мөҗәһитович татар теле укытучылары

арасында төшкән фото.

1. Бүген безнең кадерле кунагыбыз – мөгаллимнәр мөгаллиме Равис Мөҗәһитович

Хөрмәтле Равис Мөҗәһитович ,сезнеңчә бүгенге көн укытучылары һәм укучылары нинди булырга тиеш?

2.  Кадерле кунагыбыз һәм укытучыларыбыз хөрмәтенә вальс.

54 нче  слайд – Укытучылар коллективы

1.Укытучы! Бүген галим дә, игенче дә, эшче дә бу олы исем алдында баш ия.     Теләсә нинди һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына,

   чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң җаваплы,  иң гуманлы һөнәр иясе. Ул даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

55,56,57,58 нче слайд-укытучылар

2.  Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торуын онытмыйк!

 1. Әйе, нәкъ менә алар һәр бала күңеленә юл табып, кешелекне алга алып баручылар.          

 2.      Укытучы!   Сердәшче,  киңәшче сез,

                       Һәрвакытта гадел, түзем дә.

                       Иң хөрмәтле, матур кеше булып,

                       Каласыз сез  күңел түрендә.

  1. Укытучы! Өмет һәм мәхәббәт

                       Саласыз сез безнең йөрәккә.

                       Һәр сүзегез, акыл, киңәшегез

                       Зур ышаныч безгә, терәк тә.

  1. Укытучы! Сезгә сабырлыклар

                       Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

                       Бәхет, уңыш сезгә юлдаш булсын

                       Мактаулы һәм авыр эшегездә!

4.  Укытучы хезмәте – серле хезмәт. Мин укытучы хезмәте алдында баш иям. Алар –   изге профессия кешеләре. Изге итеп сакларга иде аларның хезмәтен!

1. Һәркайда кеше –бәһаләп бетергесез кыйммәтле хәзинә. Кешеләр –  илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәге тоткасы сезнең кулларда,  хөрмәтле укытучыларыбыз .

2. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Укучыларыгызның ихтирамын күреп, якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп, озын-озак яшәгез!  Рәхмәт сезгә!

59,60 слайдлар. Кызлар ансамбле башкаруында җыр

    “Мәктәп еллары”А. Хәмзин сүзләре, М. Минһаҗев көе.

                             61 слайд логотип "26 нчы мәктәп"

     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

5 сыйныфта (рус телле балаларга) әдәбияттан дәрес планы

5 нче сыйныфта (рус телле балаларга) әдәбияттан "Татар театрлары" дигән темага дәрес планы...

Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде....

Туган төбәгемнең бай тарихы

Туган төбәгемнең бай тарихы...