"Кыш" темасына дәрес, 2 нче класс (рус гр)
план-конспект урока

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

"Кыш" темасын кабатлау дәресе, 2 класс (рус.гр)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx20.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Кыш” темасын кабатлау.

Класс: 2а класс (рус.гр.)

Максат:

  1. “Кыш” темасын гомумиләштереп кабатлау, алынган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.
  2. Тема буенча дәресләрдә өйрәнелгән лексиканы сөйләмнәрендә урынлы куллана белүләренә ирешү.
  3. Табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Әдәбият:

- Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле” (дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге) Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,2013.

- Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы, 1-11 нче сыйныфлар (төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)

- Н.Л.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина “Татар теленнән эш дәфтәре” (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен) Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

- Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Татар теле дәресләре, 2 класс” (рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма) Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

- Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 2 класс”(Укытучылар өчен методик кулланма) Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,2013.

“Раушан көзге” (татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия),Казан “Мәгариф”-1993.

Кулланма материал:

“Кыш” темасына төзелгән презентация, рәсемнәр, мэнэдж мэт, кар бабай макеты, мамыктан ясалган кар бөртекләре, җимлек, туп, кышлаучы кошларның рәсемнәре, карточкалар, почта ящигы, откыткалар, чыршы, чыршы уенчыклары, тестлар.

Сингапур структурасы:

-куиз-куиз-трейд.

Дәрес барышы.

  1. Орг.момент.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Хәлләрегез ничек?

- Кара-каршы, җилкәгә-җилкә иптәшләрегез белән исәнләшегез. (жест)

- Күзләрегезне йомып, без булдырабыз дип кабатлагыз.

- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.

  1. Актуальләштерү.
  1. Рәсемнәр өстендә эш.(Фонетик күнегү)
  • Сүзләрне тыңлагыз һәм кабатлагыз.

Бирелгән сүзләр: кыш, кар, җил исә, буран, салкын, кар ява, чана, чана шуа, чаңгы, чаңгы шуа, тимераяк, тимераякта шуа, кар бабай, кыш бабай, кар кызы, яңа ел.(слайдлар)

  • Бүген без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (кыш турынды)
  •  Әйе, бик дөрес. Без бүген “Кыш” темасын кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз, системага салырбыз.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  • Кышын көн нинди? (салкын)(слайд)
  • Җиргә нәрсә ява?
  • Җил нинди? (салкын, көчле)
  • Тәрәзәгә карагыз әле.Бүген көн нинди?
  • Кар явамы?
  • Җил исәме?

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. -Бүген без сезнең белән кыш иленә сәяхәткә чыгарбыз.Беренче тукталышыбыз уенчыклар кибете булыр.(слайдлар)

  • Кибеттә нәрсәләр бар? (уенчыклар)
  • Әйдәгез, кибетчедән чаңгы, чана, тимераяк сорап алыйк та тауга барыйк.
  • ...., кибетчедән чаңгы сора.
  • Миңа чаңгы бирегез әле.
  • ..., кибетчедән чана сора.
  • Миңа чана бирегез әле.
  • ..., кибетчедән тимераяк сора.
  • Миңа тимераяк бирегез әле.
  • Чана, чаңгы, тимераяк кулда. Әйдәгез, тауга барыйк.Сәяхәтебез күңелле булсын өчен җырлап та алыйк.

“Ләлә чана шуа” җыры. (Б. Рәхмәт сүзләре)

2.– Менә тауга да килеп җиттек.(2 тукталыш – тау)Менә бу рәсемгә карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.(слайд)

- Балалар кая килгәннәр?

- Алсу, Марат нишлиләр? (кар бабай ясыйлар)

- Настя нишли? ( чаңгы шуа)

- Дима нишли? (чана шуа)

- Оля, Петя нишиләр? (тимераякта шуалар)

- Малайлар нишлиләр? (кар атыш уйныйлар)

- Балаларга күңеллеме?

- Кем рәсем буенча хикәя төзеп сөйләп күрсәтә ала? (1-2 укучының сөйләвен тыңлау)

  1. – Тауга килгәч, әйдәгез, кар бабай да ясыйк әле.Моның өчен сезгә өстәлдә яткан кар бөртекләре арасыннан “Кыш” темасына караган сүзлеләрен сайлап алырга кирәк.

Бирелгән сүзләр: кар, яфрак, яңгыр, кыш, салкын, чәчәк, дәфтәр, буран.

Укучылар бу кар бөртекләрен кар бабай макетына беркетәләр.

  • Әйдәгез, берничә сүз белән җөмлә дә төзеп алыйк әле.

Мәсәлән, кар сүзе.

  • ..., син ниди җөмлә төзедең?
  • Җиргә ак кар ява.
  • Балалар кар атыш уйныйлар.һ.б.

  1. -Әйдәгез, ял итеп алыйк- кар атышып алыйк. (слайд)Моның өчен барыгыз да басыгыз. Зур түгәрәк ясагыз. Минем кулымда – кар йомарламы. Мин сезгә русча сүзләр әйтәм, ә сез аларны тәрҗемә итеп карны кире атарга тиеш.

Мәсәлән, зима-кыш, снег-кар, холодно-салкын.һ.б.

5.-Юлыбызны дәвам итик. Бу агачка карагыз әле. Анда нәрсә эленгән?(җимлек)(3 тукталыш – җимлек)(слайд)

- Анда нинди кошлар килгән? (чыпчык, күгәрчен, тукран, песнәк, ала карга, чыпчык, карабүрек)

- Аларны бер исем белән атагыз. (кышлаучы)

- Син җимлек ясадыңмы?

- Аны кая куйдың?

- Җимлеккә нәрсә салдың?

- Кошлар килдеме?

- Нинди кошлар килде?

  1. “Куиз-куиз-трейд” структурасы.
  • 1 номерлы укучылар, партада яткан карточкаларны таратыгыз. Карточкада ясалган кошның татарча атамасын языгыз.
  • Басыгыз, урындыкларны этеп куегыз. Үзегегә пар табыгыз. Рәсемне күрсәтеп, иптәшегездән нинди кош икәнлеген сорагыз. (соңыннан карточкалар алмашына, яңа пар сайлана, берничә тапкыр кабатлана).

6. – Бара торгач, юлыбыз элемтә бүлегенә - почтага килеп чыкты. (4 тукталыш – почта)(слайд)

- 1 номерлы укучы, партада яткан открыткаларны таратыгыз.

- Открыткалар артына яңа ел котлавы язылган, ләкин көчле буран чыгып, кайбер сүзләр кар белән капланган.

Төшеп калган хәрефләрне куеп, котлауны уку, почта тартмасына салу.

  • Бу котлауларыгыз иясенә һичшиксез барып җитәр дип ышанам.

7.–Сәяхәтебез бик күңелле булды. Ә хәзер яраткан мәктәбебезгә әйләнеп кайтыйк.( 5 тукталыш – мәктәп)

  • Анда бүген нәрсә була? (бәйрәм)
  • Нинди бәйрәм? (яңа ел бәйрәме)
  • Бәйрәмдә Марат, Олег, Наташа нишлиләр? (Җырлыйлар)
  • Ләлә, Валя нишлиләр? (бииләр)
  • Ә син нишлисең? (шигырь сөйлим)
  • Әйдә, сөйләп күрсәт инде. (Укучы М.Җәлилнең “Суык бабай” шигырен сөйли)

  • Яңа ел бәйрәменә чыршы куйыйк. Чыршыбыз матур, ләкин нәрсәдер җитми. (уенчыклар) (слайд)
  • Әлбәттә, уенчыклар кирәк. Уенчыкларны чыршыга элгәнче, аның артындагы биремне үтәргә- сүзләрнең антонимнарын табарга кирәк.
  • Ә нәрсә ул антоним?

Бирелгән сүзләр: зур, яхшы, көн, ак, чиста, салкын, кыш,һ.б.

  1. Тест.
  • Сәяхәт ахырында, кабатлаганнарны искә төшереп, тест язып алыйк әле.

Тест эшләре мөстәкыйль эшләнә,җыеп алына һәм соңыннан тикшерелә.

  1. Рефлексия.

1. -Дәрестә ниләр эшләдек? (сәяхәт иттек)

-Сәяхәт күңелле булдымы?

- Сәяхәт барышынды без нәрсә турында сөйләштек? (кыш турында)

- Син кышны яратасыңмы?

 2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү- сүзләрне кабатларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....