БСҮ "Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

БСҮ "Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын" дәрес эшкәртмәсе, 6 класс (рус гр.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_6_kl_rus.gr_.docx18.6 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: БСҮ “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”

Максат:

1. Укучыларның дуслык темасы буенча белемнәрен искә төшерү, чын дуслык төшенчәсен аңлату.

2.Укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.

3. Укучыларда бер-берсенә дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

Дәрес планы.

  1.  Оештыру этабы.
  2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

Тактада:

Дус акчадан кыйммәт.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

-Болар нәрсәләр?

- Нәрсә ул мәкаль? (мәкальләрне уку, тәрҗемә итү, аңлату)

- Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшербез?

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Узган дәрестә без “Зәңгәр  яфраклар” текстын укыдык. Искә төшерик.
  • Тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
  • Ленаның нинди карандашы юк?
  • Ленага яшел карандаш нигә кирәк?
  • Ленаның яфраклары ни өчен зәңгәр төстә?
  • Ничек уйлыйсыз, Катя чын дусмы?
  • Ул нинди кыз?
  • Дус булу өчен, Катяга нинди булырга кирәк?
  1. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану.
  1. “Таркалган сүз”

У С Д К Л Ы

  • Хәрефләрдән нинди сүз төзеп булыр?
  • Бу сүз ничек ясалган? (сүз ясагыч кушымча ярдәмендә)
  • Сүзнең синонимын табыгыз әле (татулык)

-Бу безнең йортыбызның фундаменты булыр.

- Йорт төзү өчен тагын нәрсә кирәк? (кирпеч, цемент)

- Дуслык – ул кешеләрдәге нинди сыйфат? (уңаймы, тискәреме)

2) Сүзләр сайлау.

- Партада сүзләр язылган кирпечләр бар. Алар арасыннан уңай сыйфатларны табыгыз. (тыйнак, гадел, акыллы, көчле, кыю, тырыш, әдәпле, ярдәмчел, эшчән)

- Нинди сүзләр калды? (тупас, әдәпсез, саран, ялганчы, әләкче, куркак, ялкау)

- Алар кешенең нинди сыйфатын белдерәләр? Уңаймы, тискәреме?

- Сезнеңчә, чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Чын дус ... булырга тиеш.

  • Ә нинди булмаска тиеш?

            Чын дус ... булмаска тиеш.

3)Җөмләләр белән эш.

- Тыңлагыз һәм әйтегез, җөмләдә нинди кеше турында сүз бара?

Ул һәрвакыт булыша. (ярдәмчел)

Ул һәркөн дәрес әзерли. (тырыш)

Эш ярата. (эшчән)

Өлкәннәргә урын бирә. (тәрбияле)

  • Димәк, чын дус ниләр эшли? (булыша, хөрмәт итә, аңлата...)
  • Менә өебез төзелеп тә бетте. Бу йортка 6 нчы б класс укучылары җыелган. Әйдәгез, йорт түбәсенә класс һәм мәктәп номерын языйк.
  • Бу йортта дуслык саклансын өчен анда яшәүчеләрнең кагыйдәләре булырга тиеш. Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?

Дус акчадан кыйммәт.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

4). Диалог төзү (парларда эш)

- Синең дустың бармы?

-Аның исеме ничек?

-Дустың кайда яши?

-Сез аның белән кайда дуслаштыгыз?

-Дустың белән сез бергә нишлисез?

-Син дустыңны ни өчен хөрмәт итәсең?

5). Монолог төзү. (укучылар дуслары турында сөйлиләр)

6) Карточкалар белән эш.

Бирелгән ситуация буенча диалог төзү (группада эш)

1 ситуация. Узнайте у друга идет ли он сегодня играть в хоккей.

2 ситуация. Предложи другу покататься на лыжах.

3 ситуация. Спроси у друга играет ли он зимой на улице и как?

7).Синквейн язу.

Дус (исем)

Ышанычлы, көчле (ике сыйфат)

Сөендерә, юата, булыша (өч фигыль)

Дуслык – ул көч.(мәкаль)

Татулык (синоним)

8). Тест язу.

5. Рефлексия.

- Нәрсә турында сөйләштек?

- Дус нинди булырга тиеш?

Укучыларның үз-үзләрен бәяләүләре.

Өй эше: Әгәр Катя юмарт булса, текст ничек үзгәрер?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "

Сценарий Нового года для татарской группы...

"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән ма...

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. Дуслык турында сөйләшү

Разработка урока по татрскому языку по учебнику Р.З.Хайдаровой исьпользованием интерактивной доски.6 кл.по теме ""Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын"...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын

Конспект урока по родному татаррскому языку...

Татар теле грамматикасын яхшырак үзләштерү максатыннан үткәрелгән мастер-класс

Татар теле грамматикасын яхшырак үзләштерү максатыннан үткәрелгән мастер-класс...