Теркәгечләр иленә сәяхәт.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

Теркәгечләр иленә сәяхәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_klass_rus_terk_1241_gechl_1241_r.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

                              Теркәгечләр иленә сәяхәт

Максат:

  1. Укучыларны теркәгечләр белән таныштыру;
  2. Теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләрен булдыру;
  3. Төрле өйлкәдәге һөнәр-профессияләргә ныклы караш тәрбияләү.

Материал:

Сафиуллина Ф. С.

Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. – Яңадан эшләнгән һәм тулыл. өченче басма. – Казан : Мәгариф, 2008. – 159 б.

Җиһазлау: презентация, таблица

Метод: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү

Дәрес тибы: яңа тема үтү 

Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы сөйләү, таблица белән эшләү

Дәрес планы

I. Оештыру

1. Исәнләшү;

2. Уңай психологик халәт тудыру;        

3. Дежур укучы чыгышы                

II Актуальләштерү

1. Сез нинди кисәкчәләр беләсез?

2. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) Тәрбияче балалар карый.

2) Тегүче биналар төзи.

3) Табиб авыруларны дәвалый.

3. Җөмләләр тәрҗемә итү

III. Яңа белемнәр бирү

  1. Трекәгеч турында гомуми мәгълүмат;
  2. Таблица  белән эшләү

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. 52 нче бит 3 нче күнегү

Җөмләләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

2. Карточка белән эшләү: сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

V. Йомгаклау

Теркәгеч рус теленә ничек тәрҗемә ителә?

Нинди теркәгечләр була?

Мисаллар әйтегез.

VI. Өй эше

52 нче бит, 4 нче күнегү.

Актив укчыларга билгеләр кую.

Дәрес барышы

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?

Укытучы: Сыйныфта бүген кем дежур?

Укытучы: Узган дәрестә без кисәкчәләрне үттек. Сез нинди кисәкчәләр беләсез?

Укучы: да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, -чы, -че,...

Укытучы: Укучылар, без һөнәр турында да сөйләшә башлаган идек. Әйтегез әле, кайсы раслау дөрес түгел?

1. Тәрбияче балалар карый.

2. Тегүче биналар төзи.

3. Табиб авыруларны дәвалый.

Укучы: Тегүче биналар төзи.

Укытучы: Хәзер бераз тәрҗемә итик:

1) Его папа работает директором торговой фирмы. 2) Твоя мама работает в аптеке? 3) Твой старший брат спортсмен? 4) Кем работает твоя сестра? 5) Отец Миши – экономист. 6) Он сам выбрал эту профессию. 7) Его друг работает в столовой поваром.

Укытучы: Яхшы. Бүген без сезнең белән яңа темага керәбез. Дәресебезнең темасы : “Теркәгечләр”. Беренче сорау: Рус теленә теркәгечләр ничек тәрҗемә ителә?

Укучы: Союзы.

Укытучы: Молодец!

Укытучы: Экраннарга игътибар итик.

Теркәгеч – җөмлә кисәкләрен (члены предложения) һәм кушма җөмлә өлешләрен (части сложного предложения) үзара бәйләү өчен кулланыла торган сүз төркеме.

Димәк, Союзы служат для соединения между собой членов предложения и части сложного предложения.

ТЕРКӘГЕЧЛӘР

ТЕЗҮЧЕ

(СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ)

ИЯРТҮЧЕ

(ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ)

ҖЫЮЧЫ

(собирательные)

һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни)

КАРШЫ КУЮЧЫ

(противительные)

ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь)

БҮЛҮЧЕ

(Разделительные)

я, яки, яисә(или, либо)

чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть)

  • Җыючы теркәгечләргә: һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни);     Ни яңгыр яумый, ни кояш чыкмый. Минем дустым гитарада һәм баянда уйный.
  • Каршы куючы: ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь); Бүген кояш, ә җылы түгел. Мин бу сорауның җавабын беләм, ләкин әйтмим.
  • Бүлүче: я, яки, яисә(или, либо);                                                                    Я син безгә барасын, я мин сезгә киләм. Бүген я кинога барам, я театрга.
  • Ияртүче теркәгечләр: чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть)                                                                         Алия, ягьни минем дустым, иртәгә килми. 20 нче гыйнварда мин мәктәпкә килмим, чөнки апаларга барам. Әгәр бәлеш пешерсәң киләм

Укытучы: Хәзер 52 нче биттәге 3 нче күнегүне эшлибез. Җөмләләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Дәресләр бетте, һәм укучылар өйләренә таралдылар. Табиб һөнәре миңа ошый, ләкин, минемчә, ул бик авыр. Барлык укучылар яраткан һөнәрләре турында сөйләделәр, тик Айнур гына җавап бирмәде. кунакларга я мин сорау бирермен, я син әңгәмәдә катнашырсың. Ул сөйли дә сөйли, әмма беркем тыңламый. Яңалыкны ишеткәч, мин ни көлергә, ни еларга белмичә басып тордым. Минем программист буласым килә, чөнки әтием дә, әнием дә  - программистлар. Әгәр тырышсагыз, “5” ле билгеләренә генә укый аласыз. Гәрчә бик күп яңа һөнәрләр барлыкка килсә дә, аның әнисе кебек балалар табибы буласы килә. чыгыш ясаучы шулкадәр матур итеп котлады ки, тыәлаучыларның күзләрендә яшьләр күренде.

Укытучы: Бу күнегүдә нинди теркәгечләр күрдек?

Укытучы: Карточка белән эшләү: Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Мин дустыма шалтыраттым, ләкин ул җавап бирмәде. (каршы куючы)

Я син безгә кил, я мин киләм. (бүлүче)

Бәйрәмдә дусларым биеделәр, ләкин җырламадылар. (каршы куючы)

Дустым , я, я, кинога, белән, театрга, барачакбыз.(бүлүче)

Дустым, чөнки, туган көнемә, авырды, килмәде. (ияртүче)

Дустыма я хат язам, я шалтыратам.(бүлүче)

Укытучы: Шулай итеп, дәрескә йомгак ясыйк.

Теркәгеч рус теленә ничек тәрҗемә ителә?

Нинди теркәгечләр була?

Мисаллар әйтегез.

Көндәлекләрне ачып өй эшен язабыз. Өй эше: 52 нче бит, 4 нче күнегү.

(Актив укчыларга билгеләр куела)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

7нче сыйныф татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы...

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

дәрес-презентация...

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

"Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау"  дәрес эшкәртмәсе "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты....

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....