Контроль эшләр һәм тестлар
учебно-методический материал (7, 8, 9 класс) по теме

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы

Тесты и контрольные работы по предмету

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ellyk_kimnar_7_kl_tatar.docx36.49 КБ
Файл kim_11_tatar.docx28.51 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан  шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

“8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

“Каралды”                                                        “Килешенде”                                               “Расланды”

МБ җитәкчесе                                                      Директор урынбасары                                Гимназия директоры

                     Ваганова А.И                                                Шәрәфиева  Г.М.                                             Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № 1                         “ 29  август    2016 ел.                                 Боерык № 210

 “ 29  ” август  2016 ел .                                                                                                                 “1сентябрь  2016 ел.

7 нче сыйныф  (татар төркеме) өчен татар теленнән контроль үлчәү биремнәре

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы

Казан, 2016

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Диктант күләме

ел башы

80-100

ел ахыры

100-120

Изложение күләме

ел башы

150-170

ел ахыры

170-200

Язма эш күләме

ел башы

70-100

ел ахыры

100-120

        

7 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).

Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2-3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны 4 тән артса, пунктуацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән артса, “2”ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5”ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса, “4”ле куела.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3орфографик, 4 пунктуацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булса, “2”ле куела.

татар теленнән кереш контроль эше (тест)

7 сыйныф (татар төркеме) татар теле

1 вариант

1.Грамматика нәрсәләрне өйрәнә?

А) сүзләрне һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

Б) сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

В) сүзләрне һәм сүзлекләрне

2. Сүз төркемнәре генә булган рәтне яз

А) алмашлык, сүзлек, рәвеш, сан, исем                       Б) алмашлык, рәвеш, сан исем, сыйфат                    В) алма, рәвеш, сан, исем, сыйфат

3.Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

А) 5                                   Б) 6                                         В) 7

4. Исем сүз төркеменең билгеләмәсен табыгыз.

А) предмет, затларны, күренешләрне белдерә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә
Б) зат яки предметның эш-хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә нишли? нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап бирә
В) исем, сыйфат, сан, рәвеш, фигыльләрне алмаштырып, алар урынына кулланыла торган сүзләр

5. Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

А) килеш, тартым, сан                                   Б) килеш, тартым,сан, дәрәҗә                         В) килеш, тартым, сан, заман

6. Татар телендә ничә килеш бар?

А) 5                    Б) 6                        В) 7

7. Уртаклык исемнәр генә булган рәтне яз.

А)  апа, машина, Казан, урындык, сандугач       Б) дәфтәр, тавык, давыл, Зөһрә йолдыз, күлмәк        В) уенчык, куян, шәһәр, кибетче, урам

8. Кайсы рәттәге исемнәргә бер үк күплек сан кушымчалары ялгана?

А) дәфтәр, кибетче, тәрәзә, көрәшче                   Б) китап, урындык, шәһәр, урам, мәктәп            В)  куян, аю, карандаш, бетергеч, елга

9. Икедән артык сораулы килешләрне генә языгыз.

А) Б.к, И.к, Ю.к                                          Б) Ю.к, Т.к,Ч.к                                     В) Ю.к, Ч.к, Ур.в.к

10. Килеш кушымчаларын тиешле тәртиптә языгыз.

Бүген урам… салкын яңгыр… ява, шуңа укучы... мәктәп… килмәде.

А) дә, -, лар, кә                                        Б) да, -, нар, кә                                     В) да, -, лар, кә

татар теленнән кереш контроль эше (тест)

7 сыйныф (татар төркеме) татар теле

2 вариант

1.Грамматика нәрсәләрне өйрәнә?

А) сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

Б) сүзләрне һәм сүзлекләрне

В) сүзләрне һәм аларның грамматик үзенчәлекләрен

2. Сүз төркемнәре генә булган рәтне яз

А) алмашлык, фигыль, рәвеш, сан, исем                       Б) алмашлык, рәсем, сан , исем, сыйфат                    В) алма, рәвеш, сан, исем, сыйфат

3.Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

А) 6                                  Б) 7                                       В) 8

4. Исем сүз төркеменең билгеләмәсен табыгыз.

А) предмет, затларны, күренешләрне белдерә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә
Б) зат яки предметның эш-хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә нишли? нишләде? нишләячәк? сорауларына җавап бирә
В) исем, сыйфат, сан, рәвеш, фигыльләрне алмаштырып, алар урынына кулланыла торган сүзләр

5. Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

А) килеш, дәрәҗә , тартым, сан                                   Б) килеш, тартым,сан                        В) килеш, тартым, сан, заман

6. Татар телендә ничә килеш бар?

А) 6                    Б) 7                        В) 8

7. Ялгызлык исемнәр генә булган рәтне яз.

А)  Зөһрә йолдыз, Казан,  «Сабантуй» газетасы    Б) дәфтәр, тавык, давыл, Зөһрә йолдыз, күлмәк    В) уенчык, куян, шәһәр, кибетче, урам

8. Кайсы рәттәге исемнәргә бер үк күплек сан кушымчалары ялгана?

А) дәфтәр, кибетче, тәрәзә, ат                     Б) китап, урындык, парта, карандаш               В)  куян, аю, карандаш, бетергеч, елга

9. Икедән артык сораулы килешләрне генә языгыз.

А) Б.к, И.к, Ю.к                                          Б) Ю.к, Т.к,Ч.к                                     В) Ю.к, Ч.к, Ур.в.к

10. Килеш кушымчаларын тиешле тәртиптә языгыз.

Бүген урам… салкын яңгыр… ява, шуңа укучы... мәктәп… килмәде.

А) дә, -, лар, кә                                        Б) да, -, нар, кә                                     В) да, -, лар, кә

КИМ №1

Диктант.

Олылар сүзе.

        Халык икмәкнең кадерен кытылк елларда гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларда да бик яхшы белгән... Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. “Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны... Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә. Балаларга да, сыныгыңны калдырма, валчыгыңны җый, бәрәкәт очмасын, дип әйтеп кенә торалар, һәм без ипи валчыгын таптаудан чынлап та курка идек, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек... Хәзер алай шомланулар бетте, әмма хөрмәт калырга, хөрмәт сакланырга тиеш... Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак! (98 сүз)

Ә.Еникидән

КИМ №2

Изложение.

Балачак истәлекләреннән.

        Абый мәче белән этне дә төрле һөнәрләргә өйрәтә.

        Актырнак атлы этебез бар. Ялтырап торган куе йонлы, ак тырнаклы эт. Абый аны бик ярата. Ишегалдына чыкса, гел шуның белән уйный. Эт, аны күрү белән атылып, чабып килә дә аның янында бетерелергә, сикергәләргә тотына.ю кулын ялаштыргалап ала, ә кайчак, алгы аякларын абыйның күкрәгенә куеп, битен дә ялый. Абый, башыннан мескен бүреген салып, каерылып, аны бер читкә ыргыта. Актырнак шундук, атылып барып, бүрекне алып килеп бирә. Шуннан соң абый кулын кесәсенә тыга, нәрсәдер эзләгән сыман була. Эт, моны күргәч, алгы аякларын күтәреп, арткы аякларына баса, колакларын торгыза, күзләре уттай яна. Шатлыгыннан бер-ике тапкыр өреп тә куя. Абый аңа ипи кисәге яисә берәр сөяк бирә. Ипине эт шундук чәйнәп йота да, тагын бирмәсме икән дип, койрыгын селкеп, карап тора, ә сөякне бер читкә алып китеп кимерә. Кыш көннәрендә абый аны җигеп тә йөри. Тау шуа торган чанага җигә ул аны. Актырнак, абыйны тартып, ишегалдының бер башыннан икенче башына чаба. Без дә, бала-чагалар, аның артыннан калышмаска тырышып, йөгерәбез. Яхшы ул безнең абый, утырта, чанасын кызганмый.

        Рәхәт тә соң этле чанага утырып йөрүе! Миңа, барыннан да бигрәк, мәчебезнең “кар көрәргә чыгуы” ошый.

        Мин аның бу һөнәрен һәрвакыт бик кызыксынып карап торам, көләм. (200 сүз)

А. Шамовтан

        Бирем. Үзегезнең яраткан хайваныгыз турында күргәннәрегезне өстәп языгыз.

КИМ №3

Сүзлек диктанты.

        Бәхет, борылыш, буяу, дәртле, моңлы, дәүләт, зәңгәр, күтәренке, хөрмәтле, остаз, омтылыш, йомшак, йөгерешче, йөкләмә, каләм, кайбер, канәгать, игътибар, кулъяулык, максат, үтенеч, үсемлек, җиләк-җимеш, җаваплы, җыелыш, җыйнак, һичкем, һөнәрче, өзек-өзек, әңгәмә, әлбәттә, әһәмиятле, уңайлы, уналты, уйлау, уйнап-көлеп, сабырлык. (40 сүз)

Бирем. Бирелгән сүзләр белән 3 җөмлә төзергә.

КИМ №4

Сочинение.

Мин Яңа елны ничек каршылыйм.

КИМ №5

Диктант.

Гайбәт әйбәт түгел...

        Безнең сыйныфта ике Лилия бар. Икесе бергә утыралар, икесе дә матур киенәләр, чиста йөриләр. Әйбәт укыйлар да. Аларны һәрвакыт үрнәк итеп сөйлиләр.

        Математика дәресендә бер мәсьәләне беркем дә, хәтта ике Лилия дә чишә алмады. Ә Мөслимә дигән кыз чиште, җавабы дөрес булып чыкты. Моңа кадәр гел алдан кул күтәрә торган ике Лилия авызларын ачып калдылар. Шуннан соң үзара чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Тәнәфестә, кызларны җыеп, Мөслимә турында сөйли башладылар.

        Янәсе Мөслимә укытучы өстәле каршында утыра, укытучы дәфтәреннән  мәсьәләнең җавабын чәлдерә. Ул акыллы булып күренер өчен күзлек киеп йөри. Имеш, Мөслимә өйдә кечкенә сеңлесен кыйный, үзенең эшен сеңлесенә эшләтә икән. Ул, хәтта, китапханәдән алган китапта булган рәсемнәрнең күзләрен дә чукый, ди.

        Лилияләрнең сүзләренә күпләр ышанмады, чөнки Мөслимәнең әдәпле, тырыш, тыныч кыз икәнен беләләр. Ышанучылар да табылды.

        Кешене начар итеп күрсәтергә тырышып, аның турында ялган сөйләү – гайбәт дип атала. Кеше турында гайбәт сөйләү – әдәпсезлек, әхлаксызлык. Гайбәт сөйләүдән сак булыгыз! Гайбәткә юл куймагыз!

КИМ №6

Изложение

Боз астындагы җыр.

        Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне күл буйлап чаңгыда йөргәндә чаңгыларым җырлап җибәрмәсеннәрме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә-юньдә ап-ак кар, үзәккә үтәрлек салкын.

        Урман да, күл дә тып-тын. Авылда әтәчләр булып әтәчләр дә шым булган. Ә чаңгыларым җырлапмы-җырлый. Күңелемә шик төшә башлады. Агачка җан өрмәгән бит. Кемдер боз астында, нәкъ минем аяк астында чүт-чүт өздерә.

        Әгәр шул чакта кул селтәп китеп барган булсам, боз астындагы серле җыр чишелмәгән табышмак булып каласы булган икән. Ә мин китеп бармадым, кызыксынасы иттем.

        Бер-бер нәрсә ачыклый аламмы дип, бозга яттым да караеп торган ярыкка башымны суздым. Ә теге тылсымлы тавыш инде якындарак ишетелә. Кош булып балыклар сайрамыйдыр лабаса! Күл төбендә челтер-челтер гөрләвек агып ятамы икән әллә? Боз сөңгеләре чең-чең итеп бәрелә микән?

        Җыр һаман яңгырый да яңгырый. Ул шулкадәр чын, чиста, аһәңле. Юк, юк, болай гөрләвек тә, балыклар да, боз сөңгеләре дә җырлый алмас. Болай итеп дөньяда бары бер җан иясе – кош кына сайрый ала.

        Чаңгыларым белән бозга бәргән идем – җыр тынды. Тавыш – тынсыз гына көтеп торгач, җыр кабат яңгырады. Тагын бар көчемә чаңгыларым белән бозга бәрүем булды, караеп торган ярыктан бер кош очып чыкты да миңа карап өч тапкыр башын иде.

  • Исәнме, боз асты җырчысы! – дип, мин дә кошчыкны сәламләдем. Кошчык җавап итеп әлеге таныш җырын сузды.
  • Ә мин сине беләм бит, - дидем мин, аны тавышыннан танып. – Су чыпчыгы бит син.

Су чыпчыгы миңа җавап кайтарып тормады, ул башын гына ия белән иде. Кошчык бераздан боз астына кереп китте дә янә сайрый башлады. Кыш уртасы булса ни?! Боз астында җил дә, салкын да, карчыга да куркыныч түгел бит. Боз астында кап – кара судан һәм серле караңгылыктан кала бернәрсә юк. Нигә җырламаска ди Су чыпчыгына? Безгә дә тыңлавы рәхәт шундый җырчыны. (287 сүз) (Н.Сладков буенча)

КИМ №7

Сочинение

Туган ягым табигате.

КИМ №8

Диктант

Язгы урманда.

        Без урманга килеп тә җиттек. Әллә ни биек булмаган калкулык өстендә торабыз. Язгы саф һаваны туйганчы иснисе килә.

        Әле яңарак кына кар суларында коенып чыккандай зәңгәрсуланып торган урманның эченәрәк үтәбез. Анда без генә белә торган күлләр, сулыклар бар. Урман әчләтеп барабыз. Иртәнге мул чыктан урман сукмагы төтенләп, буланып тора. Дымлы һавада җиңелчә калтырата. Шиңгән яфрак, изрәгән туфрак исе. Гөмбә исе. Яшь бөреләр исе. Әчкелтем тал, яшь тупыл кайрысы исе. Язның сагышлы көенә моң өстәгәндәй, берьюлы мең төрле кошлар сайрый. Туган якларына әле ңарак кына кайткан кошларның аһәңле тавышлары күңелләрне әллә нишләтә. Шунда йөрәктән хисләр ургый, күңелнең бар байлыгы, иң кадерле уй-кичерешләре ачыла. Үзең дә сизмәстән, күңелең түрендә җанга рәхәт өстәүче тылсымлы җыр тугандай була. Рәхәтләнеп яшисе килә. (120 сүз) (М.Хәсәнов)

Бирем: Фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.

КИМ №9

Диктант.

 Кадерлеләрнең кадерлесе.

        Кеше олыгая, җитлегә барган саен аның укытучысына мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә. Тирә-якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа укытучы – һәркемнең күңел түрендә.

        Укытучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.

        Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар. Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый. Мәсьәләне алай куярга ярамый. Мәктәптә укытучының сиңа аны төшендерәчәк. (109 сүз).

Бирем. Укытучы үзе сайлый.

КИМ №10

Изложение

Яхшылык кире кайта.

        Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык алды да шуларны сумкасына тутырган хәлдә урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында – маэмай! Койрыгын селкетеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу – начарлык. Малай моны белә. Шуңа күрә ул этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде.

        Малай аңа ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белән дә сыйлады. Ул кунагын тагы бер кат сыйпады да юлын дәвам итте.

        Өйнә кайткач, би үк каты булмаса да әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына ачулануга түгел, катырагына да түзәргә әзер иде. Әлбәттә, ул хаклы. Аның дөрес фикердә булуы тиз арада расланды.

        Ул мәктәптән кайтып килгәндә, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланды. Аркасыннан сумкасын алып яман каты селтәнүгә карамастан, чак кына чигенәләр дә тагын өскә сикерергә азапланалар. Шул вакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды.

        Күп тә үтмичә, алар үз юллары белән атлады. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде.

        Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды. (189 сүз)

                                                                                                                                                                                       Ә.Баяновтан

Бирем. Үзегез белән булган вакыйгага нигезләнеп, текстны дәвам итегез.

        

КИМ №11

Контроль диктант.

Яхшы укучы хур булмый.

        Нарат җиләкләре шулкадәр күп, шулкадәр эре, тәгәрәп-тәгәрәп үскәннәр. Зөфәр аларның иң эре һәм иң кызылларын сайлап җыйды. Менә аның өч бүлмәле кыр сумкасы туп-тулы булды.

        Шуннан соң Зөфәр кайту ягына борылды. Бераз баргач, адашканын сизде. Әйе, юлсыз, сумкасыз кара урманда адашып калуың бик тиз шул. Юан карт агачлар серле тынлыкка чумып утыралар. Аларның мүкләнеп беткән кабыклары йөрәккә курку сала.

        Зөфәр үзен бик тиз кулга алды. Көньякның да, төньякның да кайда булуын билгели ала иде бит ул. Агач ботакларына карап билгеләргә мәктәптә өйрәттеләр дә аларны. Зһфәр ялгызрак утырган агачка күз салды. Һәркайсының бер ягында ботаклары сирәгрәк тә, зәгыйфь тә. Ә икенче ягында куе һәм озын булып үскәннәр. Димәк, көньяк шул якта. Малай җиңел сулап куйды һәм алга атлады. (114 сүз) (Л.Ихсановадан)

7 класс татар төркеме өчен КИМнар

Укытучы: Айзатуллова Э.М



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

 “8 нче гимназия”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 “Каралды”                                         “Килешенде”                                           “Расланды”

МБ җитәкчесе                                              Директор урынбасары                                  Гимназия директоры

________Ваганова А.И.                              _________  Шәрәфиева  Г.М.                       _________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № 1                     “29август 2016 ел.                                   Боерык № 210

 “29август 2016 ел.                                                                                                              “ 01” сентябрь 2016 ел.

                                                                                                                                           

11 нче сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән контроль үлчәү биремнәре

 

     

                    Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы

                                                                                                                 

Казан, 2016

11 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә “5”ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).

Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2-3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны 4 тән артса, пунктуацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән артса, “2”ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5”ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса, “4”ле куела.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3орфографик, 4 пунктуацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булса, “2”ле куела.

Кереш контроль эш.

(сочинение элементлары белән диктант)

Иң кадерле кешем.

Дөньяда һәркемнең иҗ кадерле кешесе була. Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти.

Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем. Күңелем тулган чакларымда әниемнең җылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти. Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш күк балкый.

Еллар аның кара бөдрә чәчләренә чал керткән, кайгы-хәсрәт битлренә җыерчыклар өстәгән. Язмыш аны төрлечә сыный. Әмма ни генә булмасын, әнием безне, кешедән ким булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. Ул безнең өчен яши. Әнием – җирдәге фәрештәм. Әнием – безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз. Рәхмәт сиңа, әнием! Без бәхетле тик син булганда! Әнием дип әһтүдән дә олырак бәхет юк дөньяда!

Бирем: үзегезнең  әниләрегез турында языгыз.

 КИМ №1.

Ирекле темага сочинение.

  1. Туган ягымда – көз.
  2. Көз.
  3. Иң шәфкатьле кешем.
  4. Чыгарылыш сыйныфы.

КИМ №2.

 Биремле диктант.

Ямьле Агыйдел буенда.

        Без авылдан чыгып киттек. Сул ягыбызда Агыйдел җәйрәп ята. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең  серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Тар юлыбызда Агыйдел эченә үк кереп киткән ярты утраулар очрый. Алар куе сары тал һәм киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмаячак. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Кеше күзенә күренми торган кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә  ябылган калын юрган төсле яшел урманны ертып чыккан ялангач кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмас. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрен ашыйлар, ауга шуннан очалар. (110 сүз, М.Әмирдән)

Бирем: Фигыльләрнең нинди җөмлә кисәге булуын, заманын, затын күрсәтегез.

КИМ №3

Изложение.

Боз астындагы җыр.

        Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне күл буйлап чаңгыда йөргәндә чаңгыларым җырлап җибәрмәсеннәрме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә-юньдә ап-ак кар, үзәккә үтәрлек салкын.    

          Урман да, күл дә тып-тын. Авылда әтәчләр булып әтәчләр дә шым булган. Ә чаңгыларым җырлапмы-җырлый. Күңелемә шик төшә башлады. Агачка җан өрмәгән бит. Кемдер боз астында, нәкь минем аяк астында чүт-чүт өздерә.

Әгәр шул чакта кул селтәп китеп барган булсам, боз астындагы серле җыр чишелмәгән табышмак булып каласы булган икән. Ә мин китеп бармадым, кызыксынасы иттем.

Бер-бер нәрсә ачыклый алмаммы дип, бозга яттым да караеп торган ярыкка башымны суздым. Ә теге тылсымлы тавыш инде якындарак ишетелә. Кош булып балыклар сайрамыйдыр лабаса! Күл төбендә челтер-челтер гөрләвек агып ятамы икән әллә? Боз сөңгеләре чең-чең итеп бәрелә микән?

Җыр һаман яңгырый да яңгырый. Ул шулкадәр чын, чиста, аһәңле. Юк, юк, болай гөрләвек тә, балыклар да, боз сөңгелләре дә җырлый алмас. Болай итеп дөньяда бары бер җан иясе – кош кына сайрый ала.

Чаңгылырым белән бозга бәргән идем- җыр тынды. Тавыш-тынсыз гына көтеп торгач, җыр кабат яңгырады. Тагын бар көчемә чаңгыларым белән бозга бәрелүем булды, караеп торган ярыктан бер кош очып чыкты да миңа карап өч тапкыр башын иде.

-Исәнме, боз асты җырчысы!- дип, мин дә кошчыкны сәламләдем. Кошчык җавап итеп әлеге таныш җырын сузды.

-Ә мин сине беләм бит, дидем мин, аны тавышыннан танып. – Су чыпчыгы бит син.

Су чыпчыгы миңа җавап кайтарып тормады, ул башын гына ия белә иде. Кошчык бераздан боз астына кереп китте дә янә сайрый башлады. Кыш уртасы булса ни?! Боз астында җил дә, салкын да, карчыга да куркыныч түгел бит. Боз астында кап-кара судан һәм серле караңгылыктан кала бернәрсә юк. Нигә җырламаска ди Су чыпчыгына? Безгә дә тыңлавы рәхәт шундый җырчыны.

(287 сүз, Н.Сладков буенча)

КИМ №4

Сочинение.

(Ирекле темалар)

КИМ №5

Контроль диктант

Сәламәтлек чишмәсе.

        Һәркемгә билгеле: сәламәтлек- тормышның яме чибәрлекнең нигезе.  Кеше өчен иң кадерле, мөһим нәрсә – сәламәтлек, шуңа күрә һәркем аны сакларга һәм ныгытырга тырыша.

Физкультура һәм спорт белән дәвамлы шөгыльләнергә кирәк, чөнки ул – сәламәт тәнле, саф акыллы булу өчен төп шарт.

Физкультура һәм спорт ни сәбәптән шундый тылсымлы көчкә ия соң? Моның сере шунда: физик күнегүләр кешенең тәнен чыныктыра, сәламәтлеген ныгыта. Даими рәвештә физик күнегүләр ясарга гадәтләнгән кешенең кан йөреше җиңеләя, шуның аркасында кеше җитез һәм җиңел хәрәкәтле була. Өстәвенә, сулыш киңәя – үпкә эшчәнлеге яхшыра. Физкультура һәм спорт кешенең сәламәтлеген саклауда, аны физик чыныктыруда менә шундый әһәмиятле урын тота, шуңа күрә сәламәтлек чишмәсе дип атыйлар.

 (105 сүз, Ш.Сайкин)

 

Бирем: 1 аналитик иярчен җөмләне синтетик иярчен җөмләгә әйләндереп язарга.

   КИМ № 6

Изложение.

Яшьлегем хатирәсе.

Урта мәктәпнең соңгы классларында укыганда, мин буйга бик нык үсеп киттем, җилкәләрем дә киңәйде. Мин шаярулардан туктала төштем, укуга бирелдем. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшли. Кеше булмаганда, кичләрен аңа ияреп, мин дә спорт залына керәм. Волейболга да, баскетболга да, гимнастикага да минем сәләт бар. Турникта атынганда, башкалардан уздыргалап та җибәргәлим. Әнкәйдән үтенеп-үтенеп, спорт костюмы сатып алдырдым. Аякка ак тапочкалар да булды.

Берзаман шушы спорт залында нечкә генә гәүдәле, иңнәренә төшкән куе сары чәчле бер кыз күренә башлады. Бу мәктәпнеке түгел, моны без тиз белеп алдык. Кыз физкультурага ярыйсы оста, җитез. Турникта хәтта миннән уздыра. Минем базар шактый төште.

Шулай берничә атна вакыт узып китте. Мәктәптә чыгарылыш имтиханнары якынлашып килә иде. Мин рәтләп хәзерләнә дә алмыйм. Көндез дә шул Мөслимә, күзгә күренмичә, һаман чебен кебек бәйләнә. Дәрес барганда да мин аның көлүен ишетәм кебек. Тәмам уйга бирелеп киттем, ябыктым да. Беркөнне мәктәптән чыгып, өйгә кайтанда, Мөслимәне очраттым. Ак альякычтан, кулында кечкенә генә портфеле бар.

_Малик, син кайда югалдың? Нигә спорт залында күренмисең?

          Әллә нәрсә генә әйтсем киледе бу чәнечкеле шөпшәгә.

 Мин  үз юлыма киттем. Артыма борылып карыйсым килсә дә, тыелдым. Ул көнне мин спорт залына кермәдем.  Бакчага чыгып, куе агач башына мендем дә шуннан  якты зал тәрәзәсенә карап тора башладым. Спорт костюмыннан гына булган Мөслимә бу юлы миңа бик матур, бик күркәм булып күренде. Мөслимә сәгатенә карый-карый уйнады. Ашыга идеме, кемнедер көтә идеме, Мөслимә сәгатенә тагын бер карап алды да залдан чыгып китте. Мин, әзрәк артка кала төшеп, Мөслимә артыннан бардым. Ул йенә кадәр, тирә-ягына карана-карана, ялгыз кайтты. Ишегалларына йөгерә-йөгерә керде. Курыкты, ахрысы. Мин урамның икенче ягыннан, күләгәдән карап калдым.

Минем юләрләнгән сыман йөрүләрем – зур мәхәббәтнең тууы, башы булгандыр, күрәсең. Ләкин мин моны аңлап өлгерә алмадым, озакламыйча Бөек Ватан сугышы башланды.

(281 сүз, Г.Әпсәләмов буенча)

КИМ № 7

Сочинение.

КИМ № 8

Сочинение

КИМ №9

 Тикшерү диктанты.

Кышкы юлда.

        Әнә якында гына урман караеп күренә. Урман артыннан иренеп кенә кояш күтәрелеп килә. Тирә-юньдә ник бер җан иясе булсын. Тып-тын, ап-ак кар дәрьясы. Өстән карасаң, Фатих белән без, мөгаен, шул дәрьяга төшкән ком бөртеге кебек кенә күренәбез булыр. Күңелләр ашкына. Чана табаннары эзеннән атлаган аякларыбыз да ярыша сымак: кем кемне уза. Мин уң эздән атлыйм, Фатих сул яктан. Каршы җил безне тыярга теләгәндәй итә, бишмәт чабуларын кайтара. Аяк астында кар шыгырдый.

Уф, арыдык, җан-тиргә баттык. Туктап сулыш алабыз. Фатих бүрек колакчыкларын ычкындырып җибәрә. Мин шәлне бушатыбрак бәйлим. Әнә урманга якын гына калган иде. Кояш та, урманның бу ягына чыгып, аксыл күк йөзендә асылынып тора. Аның сүлпән нурлары кар-бөртекләренә кагылган мәлдә ак юрган өстендә нәни йолдызлар кабына.

Якында гына булып күренсә дә, урман авылдан ерак икән. Барабыз, барабыз, һаман барып җитеп булмый. Җил дә каршы исә. Башта ул салмак кына, ялмана-ялмана гына исә иде, урманга якынайган саен көчәя бара сыман. Әнә буразна-буразна карны тәгәрәтеп, каядыр куалый. Аннары бөтереп алып әйләндерә-тулгандыра да яңадан үз урынына кайтарып сала.

Атлый торгач, урманга да җиттек. Монда тыныч. Биек-биек агачлар кар бүрекләр киеп йокымсырап утыралар. Урман эче яп-якты. Игьтибар беләнрәк карасаң, агач төпләрендә эреле-ваклы чуар эзләр күренә. Җәнлек эзләре. Бүре-фәлән генә очрый күрмәсен инде. Айчылар сугышка китеп беткәч, урманда бүреләр бик үкергән, диләр.

(170 сүз, Р.Хафизовадан)

КИМ № 10

Сочинение


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

6 сыйныф өчен тестлар

Йомгаклау тестлары, татар теле...

Татар теленнән ел ахырында эшләү өчен контроль диктантлар һәм тестлар

2,3,4,6 сыйныфларының татар төркемнәре өчен төзелгән ел ахырында эшләнәчәк контроль диктантлар һәм тестлар....

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

6 нчы сыйныф (рус төркеме) өчен контроль тестлар

Нигъматуллина дәреслеге 6 нчы сыйныф рус төркеме өчен  кереш һәм йомгаклау (аттестация) контроль эше (тест рәвешендә)...