Татар теленнән ел ахырында эшләү өчен контроль диктантлар һәм тестлар
тест (6 класс) по теме

Сабирзянова Лилия Хабировна

2,3,4,6 сыйныфларының татар төркемнәре өчен төзелгән ел ахырында эшләнәчәк контроль диктантлар һәм тестлар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontrol_diktantlar.docx18.48 КБ

Предварительный просмотр:

6 класс (татар төркеме)

Контроль диктант

Туган җирдә яшәү – бәхет

Мин дөньяның иң гүзәл җирендә, чал Идел буенда урнашкан, мең еллык тарихы булган Казан шәһәрендә яшим. Яши торган йортыбыз  - Казанның иң матур урынында, Казансу елгасы ярында. Тәрәзәдән Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Кремль күренә. Кичләрен  бу изге урыннардан ниндидер нур тарала сыман. Кая гына китсәк тә, шул нур сагындыра, яңадан Казаныбызга кайтабыз.

Нинди бәхет яшәү туган җирдә! (56 сүз)

(“Сабантуй” газетасыннан, “Мәгариф” № 11, 2013 ел, 18 бит)

Укытучы : Сабирҗанова Л.Х.

2 класс (татар төркеме)

Контроль диктант.

Туган телем – татар теле.

        Һәркемгә үзенең туган теле газиз. Без татар телен яратабыз. Тик арабызда туган телләренә саксыз караучылар да еш очрый.  Күпләр хәзер үз телләрен бозып сөйләшәләр. Алар үзләрен дә, телебезне дә ямьсезлиләр.                             Туган телеңне өйрәнү – үзе бер бәхет.                                                                        

         Дуслар, әйдәгез, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил сөйләшкән, иҗат иткән матур телебезне бозмыйк!   (49 сүз) 

Искәрмә: ямьсезлиләр сүзе тактага языла, тыныш билгеләре аңлатыла.

Биремнәр:  

1 вариант

  1. Соңгы җөмләдәге калын сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.
  2.  Сүз төзелеше ягыннан тикшерергә:

Җимлектә, бөҗәкләрдән.

  1. вариант
  1.  Соңгы җөмләдәге нечкә сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.
  2. Сүз төзелеше ягыннан тикшерергә:

Аучының, дуслардан.

Укытучы : Сабирҗанова Л.Х.

  1. класс (татар төркеме)

Диктант

Җәй көне

Җәй! Матур, җылы җәй җитте! Җәйге каникул башланды. Балалар җәй көне ял итәләр. Алар су коеналар, кояшта кызыналар, балык тоталар, урманда җиләк һәм гөмбә җыялар. Балалар саф һавада уйныйлар. Алар җәйне яраталар.  (32 сүз)

Укытучы: Сабирҗанова Л.Х.

  1.  класс (татар төркеме)

Сабан туе

Менә Сабан туе да җитте. Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Бу – хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Бөтен авыл халкы мәйданда җыела. Бөтен җирдә музыка яңгырый. Монда көрәш бара. Тегендә чүлмәк ваталар, баганага менәләр. Әнә атлар чаба. Сабантуйда бик күңелле була. (42 сүз)

Укытучы : Сабирҗанова Л.Х.

Тестлар

3 класс (татар төркеме)

       1.  “Кызыклы шәкерт” шигырендәге этнең кушаматы

А) Тузик

Б) Акбай

В) Актырнак

2. Г. Тукайның “Умарта корты вә чебеннәр” әсәре

А) хикәя

Б) мәсәл

В) әкият

3. М. Латыйфуллинның “Сабан туенда” әсәренең төп герое

А) Салих Сәйдашев

Б) Муса Җәлил

В) Габдулла Тукай

4. Табышмакның җавабын тап “Ак ашъяулык таптык, җир өстенә яптык”

А) боз

Б) кар

В) өстәл

5. “Алмагачлар” хикәясен кем язган?

А) И. Туктар

Б) Ә. Бикчәнтәева

В) Л. Толстой

6. Мәкальне дәвам ит “Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, ...”

А) ... соң булыр.

Б) ... картлыгыңда үкенерсең.

В) ... картайгачтын соң булыр.

7. Каюм Насыйри кем ул?

А) композитор

Б) биюче

В) язучы, галим

8. “Кояштагы тап” хикәясен кем язган?

А) Ф. Яруллин

Б) М. Гафури

В) И. Туктар

9. Чукмар белән Тукмар нәрсәләр ул?

А) куяннар

Б) әтәчләр

В) песиләр

10. Кырмыскалар әкиятләрдә нинди герой?

А) ялкау

Б) тырыш

В) ялганчы

Тест

  1. класс (татар төркеме)

1.Әйтемнең ахырын тап “Суга кергәнче ...”

А) ... тирәнлеген бел.

Б) ... йөзәргә өйрән.

В) ... кара су салкын түгелме.

2. “Тырыш Юн Су” кайсы халык әкияте

А) япон

Б) кытай

В) рус

3. Г. Тукай беренче булып нинди рус әкиятен укыган?

А) “теремок”

Б) “алтын әтәч”

В)  “Әтәч белән борчак”

4. “Ай һәм Кояш” шигырен кем язган?

А)Ә. Фәйзи

Б) А. Алиш

В) Р. Хафизова

5. Кырмыскалар бөтен әсәрләрдә нинди герой?

А) ялкау

Б) уңган

В) хәйләкәр

6. “Арыслан белән эт” хикәясендә арыслан нинди герой булып кала?

А) усал

Б) явыз

В) тугры

7. “Сарбай” хикәясендә Сарбай кем ул?

А) эт

Б) көтүче

В) песи

8. “Убыр-Таз” нинди халык әкияте?

А) татар

Б) кытай

В) рус

9. Мәкальнең ахырын тап “Укымаган бер телле булыр, ...”

А)... укыган акыллы булыр

Б) ...укыган ике телле

В) ... укыган акылның үзе

10. “Ак чәчәкләр” шигырен кем язган?

А) Һади Такташ

Б) Әмирхан Еники

В) Фәнис Яруллин

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)

Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)...

татар теленнән һәм әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше

10 нчф сыйныф рустелле (удмурт) балалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше...

2 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)

2 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)...

4 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)

4 нче сыйныф өчен контроль диктантлар (татар төркеме)...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Укытучым"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары  "Укытучым"....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"...

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....