"Табигатьне саклыйбыз" план конспект
план-конспект урока по теме

Галиева Зөлфия Шамил кызы

4 нче сыйныфның рус төркемендә Сингапур алымнарын кулланып үткәргән дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект урока19.7 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  БСҮ “Табигатьне саклыйбыз.”

(4класс, рус төркеме)    

   

 Дәреснең максаты: “Табигатьне саклыйбыз” темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен системалаштыру һәм гомумиләштерү.      

Бурычлары: 

Белем бирү:

  • тема буенча  лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту;
  • тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;
  • сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;

 

Фикер сәләтен үстерү:

  •  логик фикерләү сәләтен үстерү;
  •  мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
  •  танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  •  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  •  коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

 Тәрбияви максат:

  •     әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
  •  табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;
  •  табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. 

Җиһазлау:     презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, колонкалар.

Дәреснең  төре: өйрәнгән материалны ныгыту.  

Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, төркемнәрдә

эшләү; парлап эшләү.

Дәрестә кулланган структуралар:

ХАЙ ФАЙВ

МЕНЕДЖ МЭТ

ТИМ ЧИР

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

МИКС ПЭА ШЭА

ТАЙМД ПЭА ШЭА

КОНЭРС

РЕЛЛИ РОБИН

Дәрес  барышы:

  1. Оештыру өлеше.    

1нче слайд. Уникенче декабрь. Сыйныф эше.

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, Зөлфия Шамиловна!

- Кәефләрегез ничек?

- Иртәнге кояш кебек.

  Татар телен, Тукай телен

  Өйрәнергә дип килдек.

- Рәхмәт, укучылар.  Ә хәзер бер-беребезне сәламлибез.

- Хәеле көн миңа!

  Хәеле көн сиңа!

  Хәеле көн аңа!

  Хәеле көн безгә!

  • Утырыгыз, укучылар.  Кем бүген сыйныфта дежур?

  (Дежур укучының җавабы.)

  1. Фонетик күнегү. 2 нче слайд. ТИМ ЧИР

     Фонетик күнегүгә һәр команда бер санамыш яки тизәйткеч сайлап ала.

Вакыт бирелә. (30 сек.). Командалар чиратлап фонетик күнегү үткәрәләр, калганнар тыңлап  тора, булган хатаны әйтә, бер-берсен мактый. (Йомгак ясала.)

  1. Төп өлеш.
  1. Уку мәсьәләсен кую. 3 нче слайд.

Табышмаклар.

  • Укучылар мин сезгә  табышмак әйтәм. Табышмакларга дөрес җавап бирсәк, бүгенге дәреснең темасын белербез.  
  • Ул кешеләргә дә, хайваннарга да, завод-фабрикаларга да бик кирәк. Бу нәрсә?
  • Су.
  • Бу хайван. Аның сумкасы бар. Бу нәрсә?
  • Көнгерә.
  • Язгы чәчәк. Ул Кызыл китапка кертелгән. Бу ниниди чәчәк?
  • Умырзая.
  • Бу кош. Ул урман табибы. Аның исеме...
  • Тукран.
  • Рәхмәт, укучылар. Бу сүзләр кайсы темага?
  • Җавап.
  • Димәк, без бүген  “Табигатьне саклыйбыз”   темасын тәмамлыйбыз. Дәрестә шушы тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерербез, табигать турында, аны саклау турында сөйләшербез. Ә нәрсә ул табигать?
  • Җаваплар.

 2. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, безнең өй эше дә табигать темасына. Өй эшен кем әйтә?

- Табигать темасы буеча 3 сорау.

- Әйе, укучылар.  Ә хәзер  өй эшен тикшерәбез. (КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, МИКС ПЭА ШЭА, ТАЙМД ПЭА ШЭА     структуралары ярдәмендә.) Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  Хәзер беренче номерлы укучылар ак бит алалар,битне уртага бүләләр. Яртысын  җилкәгә җилкә утыручы укучыга бирәләр һәм тагын уртага битне бүләргә тиеш буласыз. Битнең берсен йөзгә йөз утыручы укучыга бирәсез.    Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә). Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.  

(Таймер куела)

- Вакыт бетте.

- Хәзер сез торасыз, музыка астында сыйныф буенча йөрисез, музыка туктагач, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм “Бишне бирәсез”. Соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезгә рәхмәт әйтәсез һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез.    Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашасыз. Барыбыз да бастык, урындыкларны төзәттек.  

Музыка. Парлар табу.

- Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә. Сезгә 15 сек. вакыт бирелә.

Элеге эш   3 тапкыр кабатлана.  Берәр парның җавабы тыңлана. Йомгак ясала. Эш беткәч,   үз урыннарына утыралар.

 

  1. Операциональ-башкару этабы.

4нче слайд. Дөресме, дөрес түгелме? Командада эшләү. Өстәлләрдә 2шәр сорау язылган карточкалар. Вакыт бирелә. (2 мин). Укучылар карточкада язылган җөмләләрне укып, “дөрес”, “дөрес түгел” дигән фикергә киләләр.

  • Укучылар, парталарда карточкалар ята. Хәзер 3нче номерлы укучы карточкаларны ала һәм сәгать теле буенча тарата. 1нче номерлы укучылар укый, 4нче номерлы укучылар “дөрес”, “дөрес түгел” дип яза, ә калганнар тәрҗемә итә.

1нче өстәл.

Татарстанның табигате бай түгел.

Завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар.

 

2нче өстәл.

Завод-фабрикалар табигатькә зарар китерми.

Табигать кешегә бик күп нәрсәләр бирә.

 

3нче өстәл.

Һава, су, кояш – безнең дусларыбыз.

Һаваны һәм суны чистартырга җиңел.

Җаваплар тикшерелә. Йомгак ясала.

5нче слайд. Кыш, җәй, яз, көз рәсемнәре.

Почмаклар (КОНЭРС)

  • Укучылар, сезгә кайсы ел фасылы ошый? 3 секунд уйлыйбыз, һәм түбәндәге җөмләне тутырып язабыз. Сезгә 30 секунд вакыт.

“Мин   ...(-ны/-не) яратам, чөнки  .... .”

Вакыт бетте. Ә хәзер торабыз. Идите к вашему углу комнаты и найдите партнера для разговора не из вашей команды. Обсудите в парах, почему вы выбрали данный угол? РЕЛЛИ РОБИН.  (30 секунд).  

  • ...! Поделись мнением своего партнера. (Һәр почмактан берәр кеше.)
  1. Рефликсив бәяләү этабы.
  • Укучылар, ә табигатьне ничек сакларга кирәк? Для  того чтобы

ответить на этот вопрос, мы с вами должны перевести предложения. А перевести предложения нам помогут вот эти цветы.

6-10 слайдлар.

  • Укучылар, бу нинди чәчәк ?
  • Роза чәчәге.
  •    Әйе, укучылар, роза чәчәкләре. Но цветы еще не расцвели. Если мы правильно переведем предложения,   они расцветут. 1нче номерлы укучыларга 1нче җөмлә, 2нче номерлы укучыларга 2нче җөмлә, 3нче номерлы укучыларга 3нче җөмлә, 4нче номерлы укучыларга 4нче җөмлә, ә 5нче җөмлә барыгызгы да. 2 минут вакыт.

1.Воду и воздух не загрязняй!

2.Животных и птиц не убивай!

3.Цветы не рви!

4.Растения не топчи!

5.Природе не наноси вреда!

Суны һәм һаваны пычратма!

Хайваннарны һәм кошларны үтермә!

Чәчәкләрне өзмә!

Үсемлекләрне таптама!

Табигатькә зарар китермә!

  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше.

“Мин  табигать белән дус” темасына рәсем яса.

  1. Йомгаклау.

 Воду

 иВоду и воздух


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок" Табигатьне өйрән һәм сакла!"

Урок татарского языка 7 класс(русская группа)...

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Презентация "Табигатьне саклыйк!!!"

Экология  елына  карата  төзелгән  тәрбияви чара....

Табигатьне өйрәнүче фәннәр 5 кл презентация

Эти презентации помогут Вам сделать Ваши уроки интересным и продуктивным....