Проект эшләре 2015
статья (11 класс) на тему
Предварительный просмотр:
ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«Татарстан Республикасы мәгариф үстерү институты»
Проект эше
Тема: «ФДБСны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре»
“Яңа ФДБС таләпләре аспектында татар теле һәм әдәбиятының заманча дәресләре: максатлары, эчтәлеге,
анализ, бәяләү критерияләре ”
темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында
Башкарды: К.У.Мөслимова
Эш урыннары:
“124нче рус-татар гомуми
урта белем бирү мәктәбе”
гомуми белем бирү муниципаль бюджет
учреждениесе
Проект эше яклауга кертелде
Проект эшенең җитәкчесе: ТР МҮИның татар теле һәм
әдәбияты кафедрасы доценты,
филология фәннәре кандидаты А.Х.Мөхәммәтҗанова
Казан, 24 нче апрель, 2015.
Эчтәлек
- Кереш.............................................................................. 3 бит.
II. Төп өлеш. ФДБСны тормышка ашыруда татар теле һәм
әдәбиятын өйрәнгәндә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре.
1 бүлек. Фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм
фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр................... 6 бит.
2 бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмияте ........... 14 бит.
III. Йомгаклау.............................................................................. 16 бит.
IV.Кулланылган әдәбият............................................................ 19 бит.
Кушымта...................................................................................... 21 бит.
- Кереш.
Проект эшебез татар мәктәпләрендә татар балалары белән эшләүче һәм рус мәктәпләрендә татар төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителә.
Эшебезнең темасын сайлаганда татар һәм рус мәктәпләрендә укытучы татар мөгаллимнәренә тәкъдим ителгән бурычларга, укучыларны татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруларына игътибар иттек.
Тема: ФДБСны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре.
Актуальлеге: Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар?
Шундый чараларның берсе – укучыларны фәнни-тикшерү эшләренә җәлеп итү. ФДБС таләпләреннән чыгып аңлатсак, укучыда фәнни эшкә кызыксыну уятканда, УУГ нең барсысы да эшкә җигелә. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәлелек тә, метапердмет, предмет буенча да нәтиҗәлелек тә бәхәссез, дип әйтергә була. Әйткәнебезчә, стандартлар буенча укытканда, төп максатыбыз – укучыны тормышка әзерләү. Бүгенге укучы – киләчәк студенты. Шул күзлектән чыгып караганда да, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгән укучыга югары уку йортларында укуы бермә-бер җиңел булачагын исбатлап торырга да кирәк түгел.
Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан, аларны фәнни тикшеренү эшләренә тарту буенча тәҗрибәбезне тәкъдим итәбез. Бүгенге шәһәр шартларында эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Алда әйтелгәнчә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшләренә тарту бик зур мөмкинлекләр ача: предмет буенча белемнәрен арттыра, яңача фикерләргә өйрәтә, укучыларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда да аеруча нәтиҗәле алым булып тора.
Проектның төп максаты: татар теле һәм әдәбиятын дәресләрендә белем сыйфатын күтәрүдә фәнни-тикшеренү эшләренең тоткан урынын һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен билгеләү.
Гипотеза
- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
- теоретик белемнәрен практикада куллану;
- проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.
Проектның бурычлары:
1) фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләрне аңлату.
- 2) татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен билгеләү.
Көтелгән нәтиҗә:
1. Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.
2. Тәҗрибә уртаклашу.
3. Проект буенча презентация эшләү.
Проектның тикшерү объекты: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләренең методлары, ысуллары, тәртибе.
Проектның фәнни яктан әһәмияте:
Мәктәп укучыларына һәм укытучыларына проектта күтәрелгән проблемалар белән танышу, бирелгән теорияне белүнең әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: укучылар һәм алар белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуы.
Тикшерү методлары: әлеге хезмәтебездә, нигездә, анализлау һәм тикшерү методлар кулланылды.
Проектның структурасы: Хезмәтебез керештән, төп өлештән, йомгак һәм библиографиядән тора.
II. Төп өлеш. ФДБСны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре.
1 бүлек. Фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр.
“Укымак - фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак” дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.
Укучыларда фәнгә кызыксыну, иҗади башлангыч тудыру өчен кызыклы һәм стандарт булмаган дәресләр үткәрергә кирәк: дәрес-концертлар, әңгәмә-дәресләр, семинар-дәресләр, сәяхәт-дәресләр,семинар-дәресләр, конференция-дәресләр, һ.б.
Бүгенге көн инновацион технологияләр яңа төр дәресләр үткәрергә мөмкинлекләр бирә. Барыбыз да белгәнчә, стандартлар буенча укытканда, дәрестә укучы эшчәнлеге иң югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш. Әдәбият дәресләренә фәнни-тикшеренү эшләрен кертеп җибәрү, безгә калса, иң отышлы чара-алымнарның берсе. Фәнни-тикшеренү эше – бөек шагыйребез Тукай әйткәнчә, “фикерләрне булачакларга сузмак” өчен иң кулай мөмкинлек. Укучыларны фәнни тикшеренү эшенә тарту укытучыдан зур әзерлек сорый. Укытучы, көтелгән нәтиҗәне күз алдында тотып, һәр этапта дөрес юнәлеш бирергә тиеш.
Нинди генә эш башкарылса да, соңгы нәтиҗә баштагы максатның, бурычларның дөрес билгеләнүенә бәйле. Эзләнү-тикшеренү эшендә тикшеренүченең нинди сорауга җавап эзләве ачык чагылырга тиеш. Дөреслекне фактларга бәйле аңлатмалар раслый ала. Шуңа күрә тикшерү эшенең бу өлкәсенә аеруча җитди карарга кирәк:
-тикшеренү эше кайсы өлкәгә кагылышлы булуга карамастан, документаль язмалар белән генә чикләнмичә, ачышларның дөреслеген дәлилләүче үрнәкләрне дә күрсәтергә кирәк. Фотосурәтләр, видеоязмалар, үткәрелгән кичә сценарие һ. б. шундыйлардан;
-алынган нәтиҗәләрне тәфсилләп аңлату мөмкин булырга тиеш;
-социологик тикшеренүләр дә фактик материал буларак файдаланыла ала.
Фәнни-тикшеренүэшенең максаты:
- укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен системага салып, теге яки бу тема буенча белемнәрен башкаларга да җиткерерлек дәрәҗәдә әзер булуы.
Бурычлары:
-әлеге тема буенча эш системасын булдыру;
-өйрәнү өчен әдәбият сайлау;
-методик һәм дидактик тәэмин итүне тормышка ашыру
- укучыларның иҗади активлык һәм фикерләү дәрәҗәсен үстерү ;
-укучыларда үзләренә ышаныч хисе тәрбияләү.
Фәнни-тикшеренү эше түбәндәге этапларны үз эченә ала:
1) тема сайлау;
2) проблеманы чишү өчен мәгълүмат җыю; чыганаклар белән танышу;
3) тикшеренү эшенең проблемаларының ачыклау;
4) максат һәм бурычларны билгеләү;
5) тикшеренү предметын һәм объектын ачыклау;
6) тикшеренү ысулын сайлау;
7) тема һәм максатка туры китереп материалны системага салу;
8) проектка тиешле форма бирү;
9) проектны яклау.
Укытучы җитәкчелек итә, күрсәтмәләр бирә, һәр этапны күздә тота, кирәк булганда, ярдәм күрсәтә. Тема сайлаганда укучылар үзләре күбрәк мөстәкыйльлек күрсәтәләр. Алар үзләренә якынрак булган темаларга тукталырга телиләр. Тема шулай ук конкрет, актуаль, оригиналь һәм үти алырлык булырга тиеш.
Аннан соң төп этап башлана – әдәби әсәрләрне өйрәнү, төп проблемага төрле яктан якын килү, төп фикерне ачыклау, тупланган нәтиҗәләргә бәя бирү. Тикшеренү, анализ методын куллану укучыларның темага карашларын үзгәртә: алар гади тикшеренүчеләр генә түгел, ә бу тикшеренү эшендә иҗади эшләгән катнашучылар булып китәләр, үзләренә ышану көче арта, күпләп әдәби әсәрләр белән танышалар, материалны туплап нәтиҗә ясарга, теге яки бу галимнең хезмәтләре белән эшләргә өйрәнәләр.
Тикшеренү эшен уңышлы алып барсын өчен, теманы дөрес сайлап алу әһәмиятле. Фәнни хезмәт мөһим темага язылырга, актуаль булырга, тикшеренүченең индивидуаль теләкләренә һәм мөмкинлекләренә җавап бирергә тиеш. Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Җирле сөйләм, тарих, халык авыз иҗаты, онамастика темалары күңелгә якын темалар.Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү, татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырма карау да матур нәтиҗәләр бирә. Аерым бер әсәр өстендә генә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр.
Фәнни эш башкарганда иң беренче чиратта мәгълүмат туплауга игътибар итәргә кирәк. Фәнни эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы? Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул, диючеләр дә күп. Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу). Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә. Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалардан файдалану мөһим. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы. Цитаталар, җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана. Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә. План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышыканда күзаллана. Баштарак ул, якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.
Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру. Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла. Теманың исеме астында – битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе. Исеме, атасының исеме, фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе языла. Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә.
Титул битен язу кагыйдәләре:
- титул бите рамкасыз булырга тиеш;
-елын язганда “ел” сүзе язылмый;
- фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына;
-фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш;
-эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшерүләрне кабатламаска тиеш.
Тезислар ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:
- - эшнең максатыннан чыгып, кыскача куелган бурычлар;
- -бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте);
- -бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән);
- -алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.
- Фәнни эшнең планын төзүтәртибе:
- I. Кереш өлеш.
- II. Төп өлеш . 1 нче бүлек (теория), 2 нче бүлек (практик эш)
- III. Йомгаклау өлеше.
- IV. Кулланылган әдәбият.
- V. Кушымта.
- Фәнни хезмәт, гадәттә, өч өлештән тора. Кереш өлешендә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни һәи практик яктан актуальлеген, әһәмиятен күрсәтә. Биредә үк мәсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәорелгән булса, (методика буенча) аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш. Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклана:
- -теманың актуальлеге
- -эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе4
- -эшнең максаты һәм бурычлары;
- -өйрәнү объекты һәм предметы;
- -гипотезалар(гыйбарәләр);
- - эзләнү-тикшеренү методлары;
- -эшнең фәнни һәм практик яктан бүленеше;
- -эшнең структурасы;
- Төп өлеш теоретик һәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләләргә карата үз позициясен белдерә. Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә. Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.
- Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин. Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә. Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- • фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;
- • кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;
- • хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы.
Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү-тикшеренү барышында барлыкка килгән яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, эзләнү-тикшеренү эшен язмача башкаруга таләпләр:
1) фикерне төгәл итеп, билгеле бер эзлеклелектә җиткерү мөһим;
2) кабатлаулар, бер фикерне тәмамламыйча, икенчесенә күчү булмаска тиеш;
3) җөмләләрнең чагыштырмача кыска булуы шарт;
4) цитата, гыйбарә, канатлы сүзләрнең авторларын күрсәтү мәҗбүри.
Эш ахырында кулланылган әдәбият күрсәтелә. Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә, авторның исем-фамилиясен, китапның (яисә газета-журналларның) исемен, кайчан һәм кайда нәшер ителгәнлеген дә төгәл күрсәтеп язылырга тиеш. Фәнни эшкә кагылышлы бөтен нечкәлекләрне белмичә эшләү дә түбән билге алуга китерә.
Фәнни эшне яклау. Яклау – тикшеренү эшенең таҗы. Мөһим:
- төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләү;
- хезмәтнең структурасын саклау;
- регламентка сыешу;
- сорауларга җавап бирә алу.
Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш. Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу. Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә. Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү тикшерү ысулын игътибар үзәгенә куя. Бу урында галимә
Д. Ф. Заһидуллинаның тикшерү ысулы турындагы фикерен җиткерү урынлы булыр. “Тикшерү методының максаты – укучыларны әдәби әсәр белән мөстәкыйль танышырга, аны анализларга күнектерү, әдәби һәм форма эшләнешен тоярга, эстетик зәвыкны үстерергә, әдәби әсәрне бәяләү критерийларын билгеләргә өйрәтү. Ысул теоретик белемнәрне гамәлдә куллана белүне, әсәрне мөстәкыйль анализлау һәм нәтиҗәләр чыгаруны таләп итә. Тикшеренү ысулы бик мөһим вазифалар башкара. Ул, беренчедән, фәнни-тикшеренү ысулларын эзләү һәм алардан файдалану барышында әлеге ысуллар белән эшләргә өйрәтә. Икенчедән, иҗади эшчәнлек сыйфатларын калыплаштыра. Өченчедән, мондый эшчәнлек белән кызыксыну уята. Дүртенчедән, тикшерү ысулы аңлы рәвештә белем алуга китерә. Тикшеренү ысулы укучы эшчәнлеген үзәккә куя."[1]
ФДБСны тормышка ашыруда нәкъ менә шушы шартларның үтәлеше әһәмиятле бит. Шулай булгач, безнең фикеребезчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту – бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган иң үтемле алымнарның берсе.
2 бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмияте .
ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов"Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында: “Бөтен балалар да бер үк төрле сәләтле булып туа, аларга ярдәм итәргә генә кирәк”[2], – дигән иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, безнең фикеребезчә, татар баласының сәләтен ачарга ярдәм итүчеләр, аларның булган сәләтләрен үстерүчеләр арасында беренче урында тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, көндәшлеккә сәләтле, тормыш өчен әзер шәхес тәрбияләү максатыннан, укучыларыбызны фәнни-тикшеренү эшләренә тартабыз.
Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.
Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.
Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.
Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.
Фәнни эш өчен мәгълүмат туплау сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр, тәнкыйди әдәбият белән эшләү күнекмәләре бирә, укучыларның танып-белү сәләтен арттыра.
Фәнни-тикшеренү эшләре бик зур практик әһәмияткә ия:
- теге яки бу предметтан тирән һәм ныклы белемнәр үзләштерергә ярдәм итә;
- мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыта;
- тормышта туа торган проблемаларны теоретик яктан чишәргә өйрәтә;
- - балаларның киләчәктә дөрес һөнәр сайлый алуларына юл күрсәтә.
-материалны туплап нәтиҗә ясарга, теге яки бу галимнең хезмәтләре белән эшләргә өйрәнәлә
-укучыларда үз-үзенә ышану сыйфатлары тәрбияли;
III. Йомгаклау.
Проект эшебезнең темасы: “ФДБСны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре”.
Проектның төп максаты татар теле һәм әдәбиятыннан белем сыйфатын күтәрүдә фәнни-тикшеренү эшләренең тоткан урынын һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен билгеләү иде. Шуннан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:
1) фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләрне ачыклау.
2) татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен аңлату.
Проект түбәндәге көтелгән нәтиҗәне күз алдында тотып эшләнде:
1. Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.
2. Тәҗрибә уртаклашу.
3. Проект буенча презентация эшләү.
Проектның тикшерү объекты итеп татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләренең методлары, ысуллары, тәртибе алынды.
Мәктәп укучыларынының һәм укытучыларның проектта күтәрелгән проблемалар белән таныша, бирелгән теорияне үзләштерә алуларын проектның фәнни яктан әһәмияте , дип саныйбыз.
Проектның практик әһәмияте, дип бу эшнең укучыларга, укытучыларга кулланма материал була алуын әйтергә кирәктер.
Әлеге хезмәтебездә, нигездә, анализлау һәм тикшерү методлар кулланылды.
Хезмәтебез керештән, төп өлештән, йомгак һәм библиографиядән тора.
Теманы тулырак яктырту өчен, төп өлешне 2 бүлеккә бүлдек:
1 бүлек. Фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр.
- 2 бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмияте.
- Беренче бүлектә фәнни-тикшеренү эше ни-нәрсә ул, аны ничек, нинди тәртиптә эшләргә, кайсы өлеш ничек эшләнә дигән сорауларга җавап эзләдек.
Кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән торган, нинди дә булса конкрет темага караган фәнни-тикшеренү эшләре язуның серләрен ачарга тырыштык. Һәр этапта нинди таләпләр үтәлергә тиеш икәнен аңлатып үттек. Мәсәлән, теманы дөрес сайлау, аның максатларын, бурычларын төгәл билгеләү, галимнәрнең фикерләрен(цитаталар) куллану тәртибен, титул бите, тезислар язу кагыйдәләрен җентекләп бирдек. Проект эшебездә фәнни-тикшеренү эшенең билгеле бер тәртибен, калыбын фәнни, ләкин һәр укучыга барып җитә торган гади телдә аңлатырга тырыштык.
Икенче бүлектә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен аңлатттык. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.
- Фәнни-тикшеренү нигезендә эшләп, укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- -коллективта да мөстәкыйль эшли алу;
- -эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;
- -йөкләгән эшкә җаваплы карау;
- -аралашу;
- -тупланган тәҗрибәне өйрәнү;
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фәнни тикшеренү методларын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
- Фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруда тикшеренү методы төп урынны алып тора. Галимә Заһидуллина Д. Ф. тикшеренү ысулы укучы эшчәнлеген үзәккә куя, дип язган. ФДБСны тормышка ашыруда нәкъ менә шушы шартның үтәлеше әһәмиятле бит. Шулай булгач, безнең фикеребезчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту – бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган иң үтемле алымнарның берсе.
- Проект эшен башкарганда, рус галимнәре белән беррәттән, үзебезнең галимнәр, атап әйткәндә, Исмәгыйлова С. Г., Закирҗанов Ә. М., Заһидуллина Д. Ф., Миңнуллин Р. В., Рәхимов Ә. З. , Хәбибуллина З. Н. , Хуҗиәхмәтов Ә. Н. хезмәтләре белән таныштык.
IV. Кулланылган әдәбият:
- Вәлиева Ф. С. Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.-475 б.
- Закирҗанов Ә. М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Әдәбият укытучылары өчен кулланма. –Казан: Мастер Лайн, 1007.
- Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004.
- Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма – К.: “Мәгариф” нәшр. , 2004.
- Заһидуллина Д. Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В. Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. – К.: Мәгариф, 2005.
6. Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.
7. Мөхәммәтҗанова Ф. Г. Вәлиева Т. Г. Дифференияләштерелгән укыту проблемалары.-Алабуга, 1999.-134 б.
8. Нигъмәтуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Тат. кит. нәшр. , 1983.
9. Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. – Уфа, 2004.
10. Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.-Яр Чаллы, 2006.-94 б Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. –Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 542 б.
11. Хайдарова Р. З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. –г. Набережные Челны, 2006.- 197 с.
12. Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан, 2006.-183 б.
13. Хәбибуллина З. Н. Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан, 2002. -190 б.
14. Эльконин Д.Б, Занков Л.В. Проблемы развивающего обучения.- Москва, 1986.
15. Яхин А. Г. Әдәбият дәресләре. – Казан: Мәгариф, 2003.
16. Белем.ру сайты.
V. КУШЫМТА.
Казан шәһәре Совет районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Рөстәм Мингалим шигъриятендә күңел лирикасы”
10А сыйныфы укучысы
Вәлиуллина Гөлгенә
Дамир кызының
фәнни эше.
Фәнни җитәкче:
югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Леронова Фидания Нургаян кызы.
Казан - 2012
План:
- Кереш:
а) “Ап-аз яшәп, күпме нәрсә таптым...” –
Рөстәм Мингалимнең тормыш һәм иҗат юлына кыскача
күзәтү.
б) Фәнни эшнең максаты.
2. Төп өлеш:
“Көлгән чагым булды үз хәлемнән...” –
Шагыйрьнең күңел лирикасы.
- Йомгаклау:
“Тик гомерне ямьсез итеп
Уздыра күрмә, кеше...”
- Кулланылган әдәбият.
1.Кереш: а) “ Ап-аз яшәп, күпме нәрсә таптым...”
Шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим 1937 елның 15 августында Самара өлкәсе Камышлы районындагы Йолдыз дигән авылда туа. Урта мәктәптә, Казан дәүләт университетында, Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Мингалим балалар әдәбиятында, проза һәм драматургия жанрында бердәй актив эшли. Балаларга атап язган әсәрләре “Әйт, кояшым!”(1966),
“Ә сәгать кел-келт итә”(1968), “Уйларга кирәк” (1971), “Төнге әкият”
(1973), “Бәхетле исем”(1977), “Исәнме, әткәй” (1979) ... кебек китапларында урын алган. Драматургия өлкәсендә әдипнең балалар өчен “Урман улы Зур мөгез”, “Сихерләнгән урман”, “Шүрәлеләр үч алмый”, олылар өчен “Кайда сез, ирләр?”, “Өченче бүлмәдә эт яши”, “Кунак кызы гел килмәс” һәм башка әсәрләре бар.
Татар балалар әдәбиятын үстерүдә игелекле хезмәтләре өчен Р. Мингалим 1977 елда Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булды. 2005 елда аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде, 2007 елда Президентның Рәхмәт хатына лаек булды. Рөстәм Мингалим – Татарстанның халык шыгйре. Быел август аенда шагыйрьгә 75 яшь тулачак. (Хәзер ул мәрхүм инде.)
б) Фәнни эшебезнең максаты.
“Р. Мингалим шигъриятендә күңел лирикасы” дип аталган фәнни эшебезнең максаты, исеменнән аңлашылганча, шагыйрьнең күңел лирикасын тикшерү, аны аңларга тырышу. Лирик геройның хисләре нинди чаралар аша бирелүенә дә игътибар итеп, шагыйрь иҗатындагы символик образларны ачыклауны да максат итеп куйдык. Максатыбызга ирешү өчен әдәбият галиме Д. Ф. Заһидуллина хезмәтләренә таяндык.
- Төп өлеш
“Көлгән чагым булды үз хәлемнән...” -
Рөстәм Мингалимнең күңел лирикасы.
Рөстәм Мингалимнең күңел лирикасы турында сүз алып барганчы, күңел лирикасы төшенчәсенә аңлатма биреп китик:
“Күңел лирикасы – нигезендә кешенең шәхси тормышы-яшәеше, хыял-өметләре, халәте-тойгысы белән бәйле хис-кичереш ята торган лирик жанр. Ул – иң хисле, эмоциональ, кешегә хас булган бөтен кичерешләр гаммасын үзенә тупланган шигърият.
Мондый шигырьләрнең иң зур үзенчәлекләре шунда: алар табигать образларын, предмет-әйбер образларын, символларны һәрчак кеше тормышы-күңеле белән бәйләп куялар. Алардагы образлар күчерелмә мәгънәсендә гел кеше тормышы турында сөйли яки шуңа ишарә ясый.”[3]
Тикшерү өчен Рөстәм Мингалимнең төрле елларда чыккан китапларын сайлап алдык. “Әйт, кояшым” (1966), “Алкын су” (1971), “Кем кулларына калдырыйм” (2007). Шагыйрьнең “Сабырлык алам хәзер” (1973) шигыренә тукталыйк:
Тормыш һаман сабыр гына,
Тын гына торды карап.
Мин бәрелеп ватылырдай
Ярсыдым ничә кабат!
Җан бүген дә шул халәттә,
Ярсыдым, туздым менә.
Ни өчен дип сорыйсызмы? –
Анысын тормыш белә.
Тормыш әнә сабыр гына,
Тын гына карап тора.
Җитмәсә, каршыда гына
Сандугач сайрап тора.
Сандугачкай, кичер ялгыш
Бу хәлгә кергән булсам;
Тормышны кичер бу хәлгә
Чынлап җиткергән булса...
Ярсуымны илтеп менә
Суларга салам хәзер.
Мәңге сабыр суларымнан
Сабырлык алам хәзер.
Акчарлак елар өстемдә, –
Шул гына авыр булыр...
Тормыш һаман сабыр гына,
Тын гына карап торыр.
Шигырьдә беренче строфа үкенү катыш горурлану хисе белән сугарылган. Автор “бәрелеп ватылырдай” ярсу чакларының күп булуы белән бер яктан горурланса, икенче яктан сакланыбрак яшәсәм дә яраган икән дигәндәй, үкенеп тә куя. Алдагы юлларда шагыйрьнең лирик герое инде бераз басыла төшкән. Ул хәзер “ярсу халәте” өчен сандугачтан гафу сорый. “Сандугачкай, кичер, ялгыш бу хәлгә кергән булсам”, – ди ул. Авторның “Ярсуымны илтеп менә суларга салам хәзер” дигән юллары аша аның инде өлкәнәюен, басынкыланып калуын аңлыйсың. Татар халык иҗатында да аккан су, талгын су образы еш очрый. Мәсәлән: кайгыларымны суларга салыйм микән, дип җырлаганнар. Шагыйрь дә, су образына мөрәҗәгать итеп, тынычлыкта калуына ишарә ясый. Су образы – символик образ, кешеләр суга карап тынычланалар. Шагыйрь дә “Сулардан сабырлык алам хәзер”, – дип яза. Шул ук вакытта лирик геройның үз-үзеннән бик канәгать булмавы, элекеге ярсу чакларын сагынуын аңлап була.
“Акчарлаклар елар өстемдә, – шул гына авыр булыр...”, – дип яза ул. Шигырьдә кулланылган Сандугач, Акчарлак образлары да символик мәгънәгә ия. Сандугач сайравы – яшьлек хатирәсе, яшьлекне сагыну, акчарлаклар елавы үкенү хисен аңлата. Шулай итеп, әлеге шигырьдә берничә хис өстенлек итә: горурлык хисе, сагыну хисе.
Р.Мингалимнең күңел лирикасын тикшергәндә аның “Алмалык” шигыренә игътибар иттек:
Сиңа дигән сүзләрем күп иде,
Һаман шуны сөйли алмадым.
Кичләрем дә шуңа, таңнарым да
Бигрәк моңсу килә алланып.
Безнең сүзләр,
Сөйләшмичә калган.
Безнең сүзләр –
Сыгылыплар төшкән алмалык.
Бар иде шул икәү сөйләшәсе,
Син үзең дә моны аңладың.
Чиксез галәм сыйган бу заманга
Без янәшә сыя алмадык.
Безнең сүзләр –
Сыгылыплар төшкән алмалык.
Сөйләшәсе һаман алда сыман,
Алдады ла тормыш, алдады.
Йөз аңлашыр идек бер сөйләшеп,
Без сөйләшер вакыт калмады.
Безнең сүзләр, сөйләшмичә калган
Безнең сүзләр –
Сыгылыплар төшкән алмалык.
Беренче строфа үкенү хисе белән сугарылган. “Сиңа дигән сүзләрем күп иде, һаман шуны сөйли алмадым “, - дип офтана лирик герой. Алдагы юлларда шагыйрь әйтелмичә калган сүзләрен сыгылыплар төшкән алмалык белән чагыштырып, үкенү хисен тагын да арттыра. Алмалары авырлыгыннан сыгылып торган алмагач ирексездән күз алдына килә дә, әйтелмичә калган сүзләрнең ни дәрәҗәдә күп булуын аңлыйсың. Әнә шуны аңлау үкенү хисен көчәйтә. “Чиксез галәм сыйган бу заманга без янәшә сыя алмадык”, - дигән юллары да яшьлекне сагыну белән бергә үкенү хисен арттыра бара. Шигырьдә бер генә хис – үкенү хисе өстенлек итә. Аның сәбәбе дә бер генә: сөйгәне белән кавыша алмау. “Сөйләшәсе һаман алда сыман, алдады ла тормыш, алдады”, - дигән юллары да үкенче хисенең иң югары дәрәҗәгә җитүен раслый.
Рөстәм абый Мингалимнең “Кызыл чәчәк” дигән шигыре дә күңел лирикасын яктырта.
Сагынулардан янамын, дип,
Кемгә дә сөйләмәдем...
Мин һаман сине көтәмен,
Мин һаман сөям әле...
Аһ, юлларың минем янга
Килмиләр дә килмиләр...
Үтте кышым, сине көтеп
Җәйләргә кердем инде...
Сиңа гына бирер өчен
Гөлләр үстердем инде...
Су сипсәм дә, якын үсте,
Үсте гел кызыл чәчәк.
Синең юллар минем янга
Киләчәк ул, киләчәк.
Шигырьнең беренче строфасында өмет хисе ярылып ята. Шагыйрь турыдан-туры “Мин һаман сине көтәм!”, - дип яза. Инде икенче юлында ук лирик геройның сагынуын аңлыйсың. “АҺ, юлларың минем янга килмиләр дә килмиләр”, - дип сагынуын белдерә ул. Лирик герой хисенең тирән булуын Кызыл чәчәк образы аша белдерә. Кызыл чәчәк – ярату символы, мәхәббәт символы, аның гел үсүе ярату хисенең вакытлы гына булмыйча, мәңгелек, гомерлек булуына ишарә ясый. Шигырьнең соңгы юллары өмет белән, үз-үзен юату хисе белән тулган. “Синең юлларың минем янга киләчәк ул, киләчәк”, - ди шагыйрь. “Кызыл чәчәк” шигырендә иң төп хисләрнең берсе - өметләнү, юату хисе. Шигырьдә сагыш, өметсезлек хисе урын алса да, өмет хисе өстенлек итә. “Үтте кышым, җәйләргә кердем”, дип язып, автор җылы җәйләрдә теләге кабул булуына ышана. Кыш – салкынлык, аңлаша алмауны белдерсә, кояшлы җәй, әлбәттә, инде хыялларның чынга ашар вакыты.
“Күңел шигърияте лирик геройның халәтен, тойгылар тирәнлеген күрсәтеп кенә калмый, бәлки характер сыйфатларын да торгыза, аның турында мәгълүмат бирә. Күңел шигъриятендә хисләр бер-берсен алыштырып, үзгәреп торалар. Мондый шигырьләрдә бер лирик герой өчен мөһим кичерешне үзенә туплаган үзәк, фокус ачык күренә, әлеге үзәктәге хис-кичереш белән бәйле образ шигырь эчендә кабатлана, төрле яклап күрсәтелә”.[4]
Д.Ф. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004, 175 бит.
3. Йомгаклау: “Тик гомерне ямьсез итеп
Уздыра күрмә, кеше”.
Фәнни эшебездә Рөстәм Мингалимнең күңел лирикасын тикшерүне максат итеп куйдык. Күңел лирикасы төшенчәсенә аңлатма биреп узгач, шагыйрь иҗатыннан мисаллар эзләдек. Шагыйрьнең күңел лирикасын ачу өчен аның өч кенә шигырен сайлап алдык: “Сабырлык алам хәзер”, “Алмалык”, “Кызыл чәчәк”. Әдәбият галиме Дания Заһидуллина хезмәтләренә таянып, аның фикерләрен өлге итеп алып, әлеге шигырьләрне тикшереп, анализладык. Тикшерү барышында шундый нәтиҗәләргә килдек:
- Рөстәм Мингалимнең күңел лирикасында хисләр бер-берсен алыштырып торалар: өметсезлек, сагыш, сагыну хисенә алмашка, үз-үзен юату, ышаныч, өмет хисе килә. Р. Мингалим – оптимист шагыйрь.
- Шагыйрь лирик геройның хисләрен төрле символик образлар аша оста тасвирлый: Кызыл чәчәк, Сандугач, Акчарлак, Су, “Сыгылыплар төшкән алмалык”...
Фәнни эшебезне Р. Мингалимнең “Өлеш” шигыре белән тәмамлыйбыз; бу шигырь һәрберебезнең яшәү девизына әверелсен иде дигән теләктә калабыз:
Әгәр көнең ямьсез узса,
Елмаерга көч тап, кеше,
Бу көнең – матур аеңның
Нәни генә бер өлеше.
Аең ямьсез узганда да
Елмаерга көч тап, кеше.
Бу аең – матур елыңның
Нәни генә бер өлеше.
Елың ямьсез узганда да
Елмаерга көч тап, кеше,
Ел бит ул – матур гомернең
Бик кечкенә бер өлеше.
Тик гомерне ямьсез итеп
Уздыра күрмә, кеше,
Кыска гомер – җирдән алган
Синең матур, зур өлешең.
Кулланылган әдәбият:
- Д. Ф. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы .- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
- Д. Ф. Заһидуллина, М. И. Ибраһимов, В. Р. Әминева. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
- Р. Мингалим. Әйт, кояшым! – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1966.
- Р. Мингалим. Алкын су. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1971.
- Р. Мингалим. Кем кулларына калдырыйм? – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
- “Мәйдан” журналы, 2005, № 2.
[1] Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004. 31, 32 битләр.
[2] Белем.ру сайтыннан.
[3] Д.Ф.Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004 , 173 бит.
