Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен тест. 11 нче сыйныф
тест (11 класс) по теме
Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен татар теленнән тест. 11 нче сыйныф
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.24 КБ |
Предварительный просмотр:
11нче сыйныф. Татар теле.
I вариант
1. Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли, алар арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш барлыкка китерә:
А) бәйлекләр
Ә) бәйлек сүзләр
Б) теркәгечләр
В) дөрес җавап бирелмәгән
2. Ясалма сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз.
А) фәнни, җиләкне, кибетче
Ә) күзлек, уенчык, малай
Б) әдәби, төрки, вәкиллек
В) борынгы, торма, каеннар
3. Ялгыш җавапны билгеләгез.
Синтетик бәйләүче чаралар-
А) бәйлек һәм бәйлек сүзләр
Ә) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр
Б) кушымчалар
В)янәшә тору
4. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльне билгеләгез.
А) барасы-сыйфат фигыль
Ә)бармас-шарт фигыль
Б) барсын-боерыкфигыль
В) бармаска-инфинитив
5. Алмашлыкның килешен билгеләгез.
Аңа шушы китап кирәк.
А) юнәлеш килеше
Ә) иялек килеше
Б) төшем килеше
В) чыгыш килеше
Текстны укыгыз һәм 6-11 нче биремнәрне эшләгез.
(1) 1992 нче елдан бирле республиканың рәсми исеме-Татарстан Республикасы.(2) Татарстанның Конституциясе 1992 нче елда кабул ителде.(3) Конституция нигезендә Татарстанда ике тел-татар һәм рус телләре-дәүләт телләре булып санала.(4) Бүгенге көндә Татарстан-зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк.(5) Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли.(6) Биредә ел саен Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале, Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелә. (Вакытлы матбугаттан)
6. 5 нче җөмләдән кушма исемне табып языгыз.
7. 1 нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.
8. Гади дәрәҗәдәге сыйфат булган җөмләләрнең санын билгеләгез.
9. Тезмә сан булган җөмләләрнең санын билгеләгез.
10. 6 нчы җөмләдән нисби сыйфатны табып языгыз.
11. Текстка таянып, кечкенә(10-12 җөмлә) сочинение языгыз.
I I вариант
- Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли, алар арасында ияртүле бәйләнеш кенә барлыкка китерә:
А) теркәгечләр
Ә) бәйлекләр
Б) кисәкчәләр
В) аваз ияртемнәре
2. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз.
А) өчпочмак, җиләк, ташкүмер
Ә суүсем, ташбака, төньяк
Б) күлмәк, аккош, көньяк
В) кабак, куянкай, алан
3. Ялгыш җавапны билгеләгез.
Аналитик бәйләүче чаралар-
А) теркәгечләр
Ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр
Б) мөнәсәбәтле сүзләр
В) интонация
4. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльне билгеләгез.
А) киткәнче- хәл фигыль
Ә) яза торган - сыйфат фигыль
Б) сөйләмәс –исем фигыль
В) әйтсен–боерык фигыль
5. Алмашлыкның килешен билгеләгез.
Кемнең эше бар, шуның ашы бар.
А) чыгыш килеше
Ә) иялек килеше
Б) төшем килеше
В) юнәлеш килеше
Текстны укыгыз һәм 6-11 нче биремнәрне эшләгез.
- Казан елдан-ел үсә, матурая.(2) Казан университеты-Россиядәге иң борынгы университетларның берсе. (3) Казан елга порты-Иделдәге иң зур портларның берсе. (4) Казанда самолётлар һәм вертолётлар, медицина җиһазлары һәм дарулар, мех һәм тегү әйберләре, музыка кораллары һ.б. җитештерелә.(5) Казанда берничә профессиональ театр эшли.(6) Вахитов районы Казанның тарихи, фәнни, мәдәни үзәге булып санала.(7) Казан-безнең горурлыгыбыз. (Вакытлы матбугаттан)
6. 2 нче җөмләдән ясалма сыйфатны табып языгыз.
7. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат булган җөмләләрнең санын билгеләгез.
8. Асыл сыйфат булган җөмләләрнең санын билгеләгез.
9. Иялек килешендәге алмашлык булган җөмләнең санын билгеләгез.
10. Рәвеш булган җөмләнең санын күрсәтегез.
11. Текстка таянып, кечкенә(10-12 җөмлә) сочинение языгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)
Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф
Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....
9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен тест
Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) тест. БРТ үтүгә әзерләнү өчен материал...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”
Аннотация. Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Белемнәребезне тикшерәбез (Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен) VI сыйныф
Белемнәребезне тикшерәбез(Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен)VI сыйныф...

Белемнәрне тикшерәбез. (Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)
Белемнәрне тикшерәбез.Белемнәрне тикшерәбез. (Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)...