Белемнәрне тикшерәбез. (Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)
тест (9 класс)

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

Белемнәрне тикшерәбез.

Белемнәрне тикшерәбез. (Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9nchy_syynyflar_ochen_test.doc254.17 КБ

Предварительный просмотр:

Белемнәрне тикшерәбез.

(Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен. IX сыйныф)

Энҗе ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең югары категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче тест

I вариант

А1. Әүвәл сүзенең дөрес транскрипциясен билгеләгез.

1) [әүwәл]        2) [әwвәл]        3) [әwwәл]        4) [әүвәл]

А2. Составында сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче (модаль, бәйләгеч)  кушымчалар булган сүзне билгеләгез.

1) дулкынланудан

2) газапланып

3) бәхетсезлегемне

4) шәһәребезгә

А3. Ияртүле бәйләнешне белдермәгән чараны билгеләгез.

1) килеш кушымчалары

2) бәйлек һәм бәйлек сүзләр

3) бүлүче теркәгечләр

4) зат-сан кушымчалары

А4. Бик нык аруларына карамастан, разведчиклар ятарга җыенмыйлар иде. (Ф.К.) җөмләсендәге аерымланган хәлнең төрен ачыклагыз.

1) шарт        2) рәвеш        3) максат        4) кире

А5. Капитан белән кибетче һаман төрекчә сөйләшәләр. (М.Ю.) җөмләсендәге тиңдәш кисәкләрне билгеләгез.

1) аерычлар        2) тәмамлыклар        3        ) ияләр        4) хәбәрләр

А6. Ил аткан таш ерак китә (М.) җөмләсендәге аерып бирелгән фигыльнең  төркемчәсен билгеләгез.

1) үткән заман хикәя фигыль

2) үткән заман сыйфат фигыль

3) киләчәк заман хикәя фигыль

4) хәзерге заман хикәя фигыль

(В) Тәңгәлләштерегез (җавапта хәрефләрне генә күрсәтәбез, мәсәлән, җавап: ВГБА).

В1. Е хәрефенең ике аваз кушылмасын белдергән очракларны билгеләгез.

1) [йы]

А) боек

2) [йе(э)]

Б) елан

3) [йо]

В) бөек

4) [йө]

Г) егәр

В2. Сүзтезмәләрне бәйләүче чаралары ягыннан билгеләгез.

1) бәйлек

А) аяз көн

2) фигыль формасы

Б) тел белән кызыксыну

3) килеш кушымчасы

В) килгәч күрешү

4) сүз тәртибе

Г) баскычтан төшү

В3. Хәбәрнең төренә карап җөмләләрне билгеләгез.

1) Гади исем хәбәрле җөмлә

А) Яңа ел мәҗлесе бик күңелле башланды. (А.Р.)

2) Гади фигыль хәбәрле җөмлә

Б) Алар бишәү иде. (М.К.)

3) Кушма исем хәбәрле җәмлә

В) Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды. (М.Г.)

4) Кушма фигыль хәбәрле җөмлә

Г) Хакны әйтергә дә хокук кирәк.

В4.Синтетик иярчен җөмләләрне иярчен җөмлә төренә карап билгеләгез.

1) Мостафа өйгә караңгы төшкәч кенә кайтты. (К.Н.)

А) Иярчен сәбәп җөмлә

2) Кимендә бер мәртәбә эше юктан актара ул өйне. (С.Х.)

Б) Иярчен вакыт җөмлә

3) Чалгысы үтмәс кешегә үлән урман булып күренер. (М)

В) Иярчен тәмамлык җөмлә

4) Җирне кем сөргәнне буразна үзе әйтә. (М.)

Г) Иярчен аергыч җөмлә

В5. Бер составлы фигыль җөмләләрнең төрен билгеләгез.

1) Билгеле үтәүчеле

А) Киң сахраларда салынган печән кибәннәрен табып булмый. (Г.И.)

2) Билгесез үтәүчеле

Б) Сиңа укыштыргаларга кирәк булыр. (Ә.Ф.)

3) Гомуми үтәүчеле

В) Салкынайтып җибәрде. Туңдыра.

4) Үтәүчесез

Г) Фәхрине яраталар иде. (Г.И.)

В6. Тезмә кушма җөмләләрне бәйләүче чараларга карап билгеләгез.

1) Әллә әйтәсе килмәде, әллә яшьлек юшкыннары күмеп киткән. (Ш.М.)

А) Каршы куючы теркәгеч

2) Каты җил исә, һәм яңгыр үзенең тамчыларын ачу белән тәрәзәгә китереп бәрә. (Ф.Ә.)

Б) Санау интонациясе

3) Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. (Р.М.)

В) Бүлүче теркәгеч

4) Тагын берничә көн узып китте, әмма дошман үзен берничек тә сиздермәде. (Р.М.)

Г) Җыючы теркәгеч

II вариант

А1. Төнбоек сүзенең дөрес транскрипциясен билгеләгез.

1) [төнбойок]        2) [төмбоек[        3) [төнбоеқ]        4) [төмбойоқ ]

А2. Морфологик нигезе дөрес билгеләнгән сүзне күрсәтегез.

1) агартыш│тык

2) бәхетсезлег│емне

3) искит│кеч

4) уенчылар│ыбыз

А3. Тезүле бәйләнешне белдермәгән чараны билгеләгез.

1) җыючы теркәгечләр

2) каршы куючы теркәгечләр

3) сүз тәртибе

4) санау интонациясе

А4. Һәммәсе(1) ирләр (2) хатын-кызлар көчләрен аямыйча эшлиләр. (Ш.К) җөмләсендәге тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез.

1) (1) өтер, (2) өтер

2) (1) ике нокта, (2) өтер

3) (1) сызык, (2) өтер

4) (1) ике нокта, (2) сызык

А5. Кире тәртип (инверсия) күзәтелгән җөмләне билгеләгез.

1) Поездның кая ашыкканын белә ул. (Р.З.)

2) Һәр чишмәнең үз исеме бар. (М.М.)

3) Музыка тавышын бөтен авыл ишеткәндер. (З.Х.)

4) Иң тиз туйдыра торган эш – ял. (Ш.Г.)

А6. Минеке, тегенеке, кемнекедер алмашлыкларының төркемчәсен билгеләгез

1) зат алмашлыклары

2) күрсәтү алмашлыклары

3) сорау алмашлыклары

4) тартым алмашлыклары

(В) Тәңгәлләштерегез (җавапта хәрефләрне генә күрсәтәбез, мәсәлән, җавап: ВГБА).

В1. Тартык авазларны ясалу урыны ягыннан билгеләгез.

1) ирен-ирен

А) [г,] [к]

2) ирен теш

Б) [х], [ң]

3) тел арты

В) [w], [м]

4) кече тел

Г) [в], [ф]

В2. Рәвешләрне ясалышы ягыннан төркемләгез.

1) Ясалма рәвешләр

А) ул да түгел, чын күңелдән

2) Парлы рәвешләр

Б) вакыт-вакыт, теләр-теләмәс

3) Тезмә рәвешләр

В) бервакыт, берникадәр, быел

4) Кушма рәвешләр

Г) бушлай, акчалата, күпләп

В3. Сүзтезмәләрне мәгънәви бәйләнеш буенча билгеләгез.

1) процессның максаты

А) кайту белән шалтырату

2) процессның урыны

Б) хатны  язу

3) процессның вакыты

В) белер өчен килү

4) процессның объекты

Г) чишмә буенда йөрү

В4. Тартык аваз үзгәрешләрен билгеләгез.

1) Борын ассимиляциясе

А) төнбоек, унбиш

2) Ирен ассимиляциясе

Б) килгән, киткән

3) Аңкау (тел арты һәм кече тел) ассимиляциясе

В) урамнар, таңнар

4)Яңгыраулыкта- саңгыраулыкта ярашу

Г) төнге, иртәнге

В5. Баш кисәкләргә бәйле җөмлә төрләрен ачыклагыз.

1) Буяучыга да кереп чыгасым бар. (К.Н.)

А) Ике составлы җөмлә ким җөмлә

2) Кош-кортны бик сөючән иде. (Г.И.)

Б) Бер составлы исем (атау) җөмлә

3) Бүген бездә шатлык! (А.Ш.)

В) Бер составлы сүз җөмлә

4) Ярар.

Г) Бер составлы фигыль җөмлә

В6. Иярченле кушма җөмләләрне бәйләүче чара буенча төркемләгез.

1) Сүзе хакның йөзе ак. (М.)

А) килеш кушымчасы

2) Яфрак кыштырдаган саен җил булмас. (М.)

Б) сыйфат фигыль кушымчасы

3) Җыр булган йортта бәрәкәт бар. (М.)

В) хәл фигыль кушымчасы

4) Сугыш беткәч батыр күбәер. (М.)

Г) сыйфат фигыль кушымчасы + бәйлек

2 нче тест

I вариант

А1. Яу сүзенең дөрес транскрипциясен билгеләгез.

1) [йау]        2) [йаºw]        3) [яуw]        4) [йаw]

А2. Составында һәмзә тартыгы булган сүзне билгеләгез.

1) эшчән        2) электр        3) элмәк        4) маэмай

А3. Кеше үзенең бәхетен хезмәт җимешеннән таба. (Г.Ә.) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзнең синонимы түгел сүзне билгеләгез.

1) инсан        2) зат                3) бала        4) шәхес

А4. Морфемаларга дөрес бүленгән сүзне билгеләгез.

1) тың│ла│та        2) уй│ла│т│а        3) иген│ләтә        4) акча│лат│а

А5. Модаль сүз төркемнәренә караган сүзләр төркемен билгеләгез.

1) түгел, аһ, чү-ү, әлбәттә

2) моң, күңел, сагыш

3) белән, кебек, шикелле 

4) йолдыз, ай, кояш

А6. Соң сүзе рәвеш буларак кулланылган очракны билгеләгез.

1) гомеремнең соңы

2) бәйрәмнән соң

3) соң кайтты

4) нишлим соң

А7. Алмашлык сүзтезмәне билгеләгез.

1) миңа юк

2) су кебек кирәк

3) сиңа мөмкин

4) дусларымнан тегесе

А8. Тезмә фигыль хәбәрле җөмләне билгеләгез.

1) Юлыбыз һаман дәвам итә. ( М.Г.)

2) Балам, аңа тия күрмә. (М.Г.)

3) Хәзер үк саласы бул бу галошыңны. ( К.Т.)

4) Мин китәргә булдым. (Г.Г.)

А9. Рөхсәтсез кергәннәрнең кире чыгарылганын күргәч, халык берәм-берәм өйгә тулды. (Г.И.) җөмләсендә аерымланган хәлнең төрен ачыклагыз.

1) вакыт хәле        2) максат хәле        3) сәбәп хәле        4) шарт хәле

В1. Әнә матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы (Г.И.) җөмләсендәге сыйфат фигыльне билгеләгез.

В2. Безнең бабай бик юмарт. (Н.Ф.) җөмләсендәге хәбәрнең, кайсы сүз төркеме белән белдерелүенә карап, төрен билгеләгез.

В3. Кар яугач бакча аеруча ямьләнеп китә. Вәлигә бу күренеш бик ошый. Ул, чанасын алып, урамга чыга. (Г.Б.) Тексттан төшем килешендәге сүзне күчереп языгыз.

В4. Казан астындагы учактан төшкән кызгылт яктылык инде тараеп калган. (Р.Т.) җөмләсендәге кызгылт сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез.

II вариант

А1. Шәм, тулпар, бала сүзләрендәге аерып бирелгән тартыкларның ясалу урынын билгеләгез

1) кече тел                2) тел уртасы        3) ирен-ирен        4) тел-теш

А2. Аулау сүзендәге иҗекләрнең төрен билгеләгез

1) икесе дә ачык

2) 1 нче иҗек ябык, 2 нче иҗек ачык

3) 1 нче иҗек ачык, 2 нче иҗек ябык

4) икесе дә ябык

А3. Телгә килү фразеологизмы белдергән мәгънәне билгеләгез

1) уртак фикергә килү

2) ызгышу

3) сөйләшә башлау

4) аңга килү

А4. Нигезе дөрес билгеләнгән сүзне табыгыз

1) кызыксын│сыннар

2) авылдашларыбыз│га

3) умартачы│лыкны

4) аккошкаем│а

А5. Мөстәкыйль сүз төркеменә кермәгән сүзләрне билгеләгез

1) һәм, ләкин, әмма

2) бару, сызгыру, уйлау

3) матур, озын, уйчан

4) ерак, аз, бик

А6. Кирәк сүзе теркәгеч буларак кулланылган очракны билгеләгез

1) Иртәгә кирәк дәресләрне Вәли кичтән укый. (М.Г.)

2) Дөньяда дус-иш кирәк. (Ә.Ф.)

3) Өй кузгаткач, аның кирәге күп була икән. (Г.И.)

4) Кирәк ачулан, кирәк кыйна – хәзер һич файдасы юк. (М.Г.)

А7. Чуалчык уйлар сүзтезмәсенең төрен билгеләгез

1) фигыль сүзтезмә

2) исем сүзтезмә

3) сыйфат сүзтезмә

4) рәвеш сүзтезмә 

А8. Иясе исем белән белдерелгән җөмләне билгеләгез

1) Сөйләшү барып чыкмады. ( Ф.Х.)

2) Анысын үзең карарсың инде. ( Ш.К.)

3) Ашаган белми, тураган белә. (М.)

4) Әтил тизрәк җылыга, ачык урынга йөгерде. (Ф.Б.)

А9. Ике составлы җөмләне табыгыз

1) Биредә рәхәт: күләгә, җиләс. (И.Г.)

2) Малайларның акрынлавына ачуым килде. (Г.И.)

3) Агач аралары тау куышы кебек караңгы. (Г.С.)

4) Мондый сыйны аның беренче күрүе икән. (Ә.Е.)

В1. Бирелгән җөмләдән туры тәмамлыкны күчереп языгыз: Аның уйнавын карап тору бик кызык. (Р.Х.)

В2. Тел <...> милләтне милләт иткән иң беренче шарт. (Ш.А.) җөмләсендә <...> билгесе урынына нинди тыныш билгесе куела?

В3. Яңадан көз, яңадан бакчада кызгылт-сары яфраклар коела. Күк йөзе зәп-зәңгәр, тик анда-санда гына ак болытлар күренгәли. (Г.Ә.) Тексттан парлы сыйфатны күчереп языгыз.

В4. Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак кар куна. (Г.Б.) Тексттагы хикәя фигыльләрнең заманын билгеләгез.

Җаваплар

XI сыйныф

1 нче тест

2 нче тест

I вариант

II вариант

I вариант

II вариант

А

В

А

В

А

В

А

В

1

3

БГАВ

4

ВГАБ

2

күренә торган

3

уйнавын

2

1

БВГА

2

ГБАВ

4

исем хәбәр

4

сызык

3

3

ГАБВ

3

ВГАБ

3

чанасын

3

кызгылт-сары

4

4

ВАГБ

2

ВАГБ

2

кимлек

1

хәзерге

5

3

БГАВ

5

ГАБВ

1

1

6

2

ГАБВ

4

АГБВ

3

4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)

Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен тест. 11 нче сыйныф

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен татар теленнән тест. 11 нче сыйныф...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Белемнәребезне тикшерәбез (Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен) VI сыйныф

Белемнәребезне тикшерәбез(Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен)VI сыйныф...