11 нче сыйныфларда профильле укыту өчен “Әдибәләр иҗаты” электив курсы программасы
рабочая программа (11 класс) на тему

Арсланова Аниса Даулиевна

  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында әдәбият дәресләрендә хатын- кыз язучылар иҗатын өйрәнүгә бик аз урын бирелгән.  Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу курста өйрәнеләчәк хатын- кыз әдибәләрнең әсәрләренең роле зур. 11 нче сыйныфлар өчен төзелгән әлеге программа бүгенге көннең иң актуаль проблемалары- гаилә, мәхәббәт, хезмәт, яшь кешенең тормыштагы урыны, ата- аналар һәм балалар проблемалары күтәрелгән әсәрләрне үз эченә ала. Гомумкешелек кыйммәтләренә ия булган әсәрләр иҗат иткән әдибәләребезнең иҗат юнәлешләре белән таныштырып, укучыларда иҗади фикерләү сәләте һәм милли культура формалаштырып, татар әдәбиятына кызыксыну уятырга ярдәм итә. Әлеге программа укучыга эстетик тәрбия бирү,аларның үз фикерләрен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү,коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.        Программа материалы 17 сәгатькә исәпләнеп, 2 модульдән тора. Ул балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелә. Программага кертелгән темалар белем биреп кенә калмый, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.   Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан эшләнгән презентация, рефератлар яклау, дәрес- конференция, бәхәс, әңгәмә. очрашу формаларында тәкъдим ителә. Эш барышында яңа технологияләрдән файдалану күздә тотыла. Укучыларның алган белемнәрен ныгыту һәм эзлеклелеккә салырга, аны гамәли куллана алу мөмкинлекләрен арттырырга җирлек тудырыла. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет  районының гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “90 нчы гимназия”

===================================================

       

                                                                                                                                                                                                                     

11 нче сыйныфларда профильле  укыту өчен

“Әдибәләр иҗаты” электив курсы программасы

                                    Төзеде: гомуми белем муниципаль бюджет          учреждениесе“ 90 нчы гимназия”нең

                                                    югары квалификацион категорияле

                                        татар теле   һәм әдәбияты                    укытучысы  Арсланова Ә.Д.

Программаның эчтәлеге

  1. Аңлатма язуы......................................................3нче бит
  2. Программаның максаты, бурычлары................4 нче бит
  3. Электив курсның укыту- тематик планы............5-9 нчы битләр
  4. Кулланылган әдәбият...........................................10 нчы бит
  5. Кушымта. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган              әдәби кичәнең план- конспекты............................11-16 нчы битләр

Аңлатма язуы

   Илебез мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы барган вакытта мәктәп өстенә тирән белемле, әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела.  Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында әдәбият дәресләрендә хатын- кыз язучылар иҗатын өйрәнүгә бик аз урын бирелгән.  Ә әдибәләр иҗаты бигрәк тә егерменче гасыр татар әдәбиятында зур урын алып тора. Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу курста өйрәнеләчәк хатын- кыз әдибәләрнең әсәрләренең роле зур. 11 нче сыйныфлар өчен төзелгән 17 сәгатьлек  әлеге программа бүгенге көннең иң актуаль проблемалары- гаилә, мәхәббәт, хезмәт, яшь кешенең тормыштагы урыны, ата- аналар һәм балалар проблемалары күтәрелгән әсәрләрне үз эченә ала. Аларны  укучыларга тәкъдим итү, бергәләп анализлау тормышта укучыга үз урынын табарга ярдәм итәр дигән фикердән чыгып, теоретик мәгълүматлар практик эшләр белән ныгытылып бару каралды.

  Программа 2 модульдән тора. 1 нче модульдә татар шигъриятен үстерүгә зур хезмәт керткән шагыйрәләребезнең, 2 нче модульдә чәчмә әсәрләр иҗат иткән әдибәләребезнең иҗатлары  өйрәнелә.

  Программада төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес- презентация, дәрес- конференция, очрашу дәресләре, дәрес- лекция, дәрес- әңгәмә, дәрес- зачет, дәрес- бәхәс.

  Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми.  Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре һәм зачетлар белән бәяләнә.

  Программаның ахырында 1 әдәби кичәнең  план- эшкәртмәсе бирелә.

Программаның максаты

 Танылган әдибәләребезнең иҗатлары аша язучы һөнәре серләренә төшендереп, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштыру, фәнгә карата кызыксыну уяту аша,  эзләнүчән шәхес формалаштыру.

Программаның бурычлары

1. Балаларда матур әдәбият әсәрләрен укуга ,  китапка кызыксыну һәм язучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

2. Әсәрне өйрәнү процессында укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү.

3.  Әдәби геройлар үрнәгендә укучыларга эстетик зәвык, милли үзаң, әхлак тәрбиясе бирү, аларны зур тормышка әзерләү.

4. Күренекле татар әдибәләре һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

Электив курсның укыту- тематик планы

Темалар

Сәг.

саны

Үт.

вак.

Үткәрү формасы

Көтелгән нәтиҗә

1 нче модуль

1

Иҗаты аша әхлак- матурлыкны яклап чаң сугучы Эльмира Шәрифуллинаның

“Таң чыгы”, “Уйлы еллар” җыентыклары

1

Лекция,

әңгәмә,

 күзәтү

Хатын- кызларга гына хас тыйнак күңел, сизгер моң, серле уйчанлык белән хисле шигърият тарафтарының эчке тоемлавын тотып алу

2

Лирик талантын җыр жанрында ачучы Гөлшат Зәйнәшева иҗаты. “Мәхәббәт һәм җыр” җыентыгы

1

Лекция,

сәнгатьле уку,

әңгәмә

Шагыйрәнең лирик шигырьләрен сәнгатьле уку аша андагы халыкчан гадилекне, ритмик төзеклекне, идея- хис бөтенлеген,музыкаль аһәңне тою

3

Гөлшат Зәйнәшева шигырьләренә иҗат ителгән җырлар

1

Әдәби кичә,

презентация

Җыр сәнгатенең көчен тоярга өйрәнү, җырның да шигырь шикелле эчке мәгънәләргә ия булуына төшенү

4

Резеда Вәлиеваның “Шиңмәс чәчәкләр”, “Ялгыз аккош” җыентыклары аша иҗатының поэтик егәрлеген сурәтләү

1

Лекция,

сәнгатьле уку,

әңгәмә

Тәэсирле сурәт, ярсу характер аша тирән фикер йөртүләренә ирешү

5

Клара Булатова иҗаты. “Гел кояшка карап”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыентыклары аша авторның кеше язмышы, мәңгелек турында уйланулары

1

Лекция,

әңгәмә,

 күзәтү

Традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лириканың тематикасын билгеләү, фәлсәфи уйлану, фикер йөртә белү

6

Татар шагыйрәләре иҗатында

мәхәббәт лирикасы

1

Реферат-

лар яклау

Яшьлек, мәхәббәт турында фикер йөртеп, мәгънәле яшәүгә омтылыш алу

2 нче модуль

7

Саҗидә Сөләйманованың

“Гөлбадран” повестенда күтәрелгән проблемалар

1

Әңгәмә,

күзәтү,

текстны анализлау

Һөнәр сайлауга җаваплылык хисләре формалашу

8

Эльмира Шәрифуллинаның проза әсәрләренә күзәтү. “Мизгел” җыентыгы аша авторның иҗади шәхеснең үзенчәлекле образын тудыруы

1

Күзәтү

Кеше һәм вакыт төшенчәләрен аңлау, тормышның бер мизгел генә булуын һәм шул мизгелне мәгънәле яшәргә  кирәклегенә төшенү

9

Шигърият күгендә моңлы төнбоек

Эльмира Шәрифуллинаның төп басма китаплары күргәзмәсе

1

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашу дәресе

Укучыларның тормышта үз урыннарын табарга дөрес юнәлеш сайлауларына ирешү

10

11

Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче” повесте аша кеше шәхесе белән табигать арасындагы каршылык проблемасының чишелеше

2

Әңгәмә,

әсәрне анализлау,

бәхәс

 Авторның иҗаты аша гаять гыйбрәтле кеше образларын тудыру серенә төшенү

12

Мәдинә Маликова иҗаты

“Чәчкә балы” повестенда шәһәр темасының бирелеше

1

Дәрес- конференция.

Укучыларның күңел кылларын тибрәндерү, әсәрдәге образлар аша аларда хис формалашу

13

Мәдинә Маликованың

“Шәфкать” романында табиб һөнәренең бөеклеген ачу

1

Текстны анализлау.

Повестьтагы образлар аша укучылар күңелендә гуманистик идеяләр формалашу, соклану хисе уяну

14

Ләбибә Ихсанова- балалар әдәбиятының бөеклеген дәлилләүче автор.

“Космонавтлар урамы” повестенда бала психологиясенең бирелеше

1

Әңгәмә,

анализ ясау.

Сюжет үзенчәлекләрен тою,

әдәби әсәргә төгәл итеп нәтиҗә ясый алу

15

Ләбибә Ихсанованың “Наил, Фаил һәм  башкалар”повесте

1

Әңгәмә,

анализ ясау.

Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалардан һәм уңай образлардан үрнәк, ә тискәре типлар һәм аларның ялгышларыннан гыйбрәт алып, тормышта үз урыннарын табарга дөрес юнәлеш алуларына ирешү

16

Әдибәләребез иҗатында күтәрелгән актуаль проблемалар

Китаплар күргәзмәсе

1

Китапханәгә сәяхәт,

зачет

Өстәмә әдәбият белән мөстәкыйль эшли белүләренә ирешү

17

Йомгаклау дәресе.

Татар әдәбиятын үстерүдә әдибәләр иҗатының тоткан урыны

1

Әңгәмә,

укучыларның чыгышлары

Укучыларның әдәби әсәргә төгәл итеп нәтиҗә ясый, үз мөнәсәбәт һәм бәяләрен грамоталы һәм матур итеп әдәби телдә яза һәм сөйли белүләренә ирешү

Кулланылган әдәбият

  1. Булатова К.Г.,“Гел кояшка карап”: Шигырьләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 1981ел.- 128б.
  2. Булатова К.Г.,“ “Шушы яктан, шушы туфрактан без”: Шигырьләр. Казан. Рухият нәшр., 2000ел.-271б.
  3. Вәлиева Р.Т.,“Шиңмәс чәчәкләр”: Шигырьләр һәм поэмалар. Казан.Тат.кит. нәшр., 1983ел.-136б.
  4. Вәлиева Р.Т.,“Ялгыз аккош”: Шигырьләр, поэмалар. әкиятләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 1990ел.-224б.
  5. Гыйматдинова Н.М., “Сихерче”: Повесть һәм хикәяләр.  Казан.Тат.кит. нәшр., 1993ел.-286б.
  6. Зәйнәшева Г.Х.,“Мәхәббәт һәм җыр”. Шигырьләр, җырлар. Казан.Тат.кит. нәшр., 2000ел.-192б.
  7. Ихсанова Л.Ф., “Космонавтлар  урамы”: Повесть һәм хикәяләр. Казан.Тат.кит. нәшр. 1963ел.-102б.
  8. Ихсанова Л.Ф., “Наил, Фаил һәм  башкалар”: Повестьлар.  Казан.Тат.кит. нәшр., 1983ел.-416б.
  9. Маликова М.Г., “Шәфкать”: Роман һәм повестьлар. Казан.Тат.кит. нәшр., 1990ел.-448б.
  10. Маликова М.Г., “Югалган якутлар”: Повестьлар, пьесалар. Казан. “Рухият”нәшрияты., 2004ел.-399б.
  11.   Сөләйманова С.Г., “Гөлбадран”.Повесть. Казан.Тат.кит. нәшр.,1985ел.-366 б.
  12.  Шәрифуллина Э.М.,”Мизгел”. Истәлек- уйланулар. Казан.Тат.кит. нәшр.,1986ел.-36б.
  13.  Шәрифуллина Э.М., “Таң чыгы”.Шигырьләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 1998ел.-96б.
  14.  Шәрифуллина Э.М., “Уйлы еллар”. Шигырьләр. Казан.Тат.кит. нәшр., 2003ел.-287б.

                                                                                                          Кушымта

Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева  иҗатына багышланган әдәби кичәнең план- конспекты

Тема:  Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә иҗат ителгән җырлар.

Максат: 

1. Укучыларны Гөлшат Зәйнашева иҗаты белән тирәнтен таныштыру.

2. Гөлшат Зәйнашева җырлары аша укучыларда татар җырына, моңына соклану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  Гөлшат Зәйнашеваның  иҗаты буенча ясалган презентация, җырлары язылган дисклар, компьютер, мультимедия,  китап күргәзмәсе.

Кичәнең барышы

  1. Кереш өлеше.

1 нче слайд:

  Гөлшат Зәйнашеваның  портреты һәм түбәндәге язма:

Сөйлә, дисәгез, сөйлимен

Үткән гомерем турында.

Үткән гомерем бер җыр, бәет-

Барысы чагыла җырымда.

  Әкрен генә Мәсгут Имашевның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат иткән “Әллә кемне     күңел сагына” җыры яңгырый.

  • Укучылар, сезгә Гөлшат Зәйнашева исеме танышмы? Сез аның иҗаты белән ничәнче сыйныфта танышкан идегез?
  • Әйе, без 7 нче сыйныфта  Гөлшат Зәйнашеваның “Туган җирем- Татарстан” шигырен өйрәнгән идек.
  • Укучылар, буген без дистәләгән лирик җырлар иҗат иткән шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны искә алырбыз, аның кабатланмас  иҗатына тукталып китәрбез.
  1. Төп өлеш.

       Укытучы сүзе:

  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашева 100ләгән шигырьләр авторы. Ләкин ул бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат итә. Аның лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре дә нәкъ менә шул жанрда чагыла.  Шагыйрәнең халык җыры традицияләре калыбында язылган һәм нигездә мәхәббәт, туган җир, туган табигать, яшьлеккә бәйле темаларны гәүдәләндергән лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, идея- хис бөтенлеге, ачык аңлаешлы чагыштырулары- бизәкләре һәм музыкаль аһәңе белән аерылып торалар. Шуңа күрә Гөлшат Зәйнашеваның шигъри  иҗаты музыка әһелләренең игътибарын һәрвакыт  үзенә тарта килде. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең 100 гә якын шигыренә көй язылган. Аларның шактые, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ  җырчыларның озак еллар буе даими башкара торган тотрыклы репертуарына үйләнде.

2 нче слайд:

популяр җырлар исемлеге:

“Туган җирем- Татарстан” (А. Ключарев музыкасы)

“Китмә, сандугач” (Р. Яхин музыкасы)

“Менәргә иде Урал тауларына” (М. Мозаффаров музыкасы)

“Үз илемдә” (С. Садыйкова музыкасы )

“Зәңгәр төймә” (халык көе)

“Күл буена килсәң иде” (З. Гыйбадуллин музыкасы)

“Кичегеп килгән мәхәббәт” (Б. Гайсин музыкасы)

“Кояш гомере” (Ф. Әхмәдиев музыкасы)

“Аерылмагыз” (Ч. Зиннәтуллина музыкасы)

 “Туган авылым урамы” (Г. Сәйфуллин музыкасы)

  • Шушы һәм тагын бик күп җырлары татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.  Гөлшат Зәйнашева иң популяр җырлары тупланган “Илле җыр” исемле китабы өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Аның иҗатына танылган язучы Гариф Ахунов менә нинди бәя :

3 нче слайд:

     “Гөлшат Зәйнашева, нигездә, җыр иҗат итүче автор буларак танылды һәм шул жанрда Язучылар союзына член итеп кабул ителде. Аның халык үз җыры итеп кабул иткән “Менәргә иде Урал тауларына”, “Китмә, сандугач” кебек рухи бай, романтик җыр текстлары дистәләп. Сүзләренә тәңгәл килә торган киң колачлы музыка белән кушылу сәбәпле, халыкның һәм заманның таләбен канәгатьләндереп, бу җырлар зур дөньяга чыгып киттеләр. ”

                                  Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1970нче ел.

  • Әйдәгез, укучылар, хәзер “Чыгам Идел буйларына ” дигән җырны тыңлап китик әле. (Дисктан җыр яңгырый)
  • Укучылар, лирик герой нинди хисләр кичерә?
  • Лирик герой сагыну хисе кичерә.Гашыйк кешенең сөйгәнен өзелеп көтүе, аның табигатькә мөрәҗәгате тасвирлана.
  • Бу җырга күренекле язучыбаз Шәйхи Маннур менә нинди характеристика бирә:

4 нче слайд:

...”Чыгам Идел буйларына” җыры матур язылган, монда йөрәк җылысы да , яшь кешенең үз сөйгәнен сагынып көтүе дә , гашыйк кешенең табигатькә мөрәҗәгать итүе дә- һәммәсе дә бар. Моны чын шигырь итеп тә укып була... Җыр да, шигырь шикелле үк, әнә шундый эчке мәгънәләргә бай булырга тиеш.”

                                       Шәйхи Маннур, язучы. 1962 нче ел.

  • Укучылар, Гөлшат Зәйнашева ниндирәк темаларны яктырткан соң? Мин сезгә өй эше итеп Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен анализлап, тематикасын билгеләргә кушкан идем. Әйдәгез, төркемнәргә бүленик. 1нче төркем туган якка багышланган шигырьләрен анализлар, 2 нче төркем мәхәббәт темасын яктыртыр, 3 нче төркем авторның төрле күренекле шәхесләргә багышланган җырларына тукталыр. Хәзер сүзне 1 нче төркемгә бирәбез, рәхим итегез.
  • 10 нчы сыйныф укучысы Габдуллина Алсу Илгиз Мәҗитовның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язган “Кайтырмын” җырын башкара.
  • Укучылар, автор нинди хисләр кичерә?
  • Туган авылыннан аерылып киткән лирик герой сагышлана, юксына.
  • Моны автор нинди чагыштырулар белән бирә?
  • Үзен тау башында ялгыз калган тургай белән чагыштыра, чит җирләрдә озак йөри алмам, кайтырмын мин туган ягыма, ди лирик герой.
  • Укучылар, туган ни өчен газиз, кадерле соң ул?
  • Туган якта әти- әниең, туганнарың. Туган ягыңда син үзең хуҗа. Аның хәтта һавасы да дәва бирә.
  • Авторның туган якка багышланган тагын нинди җырларын беләсез?

(Укучылар  авторның туган якка багышлап язылган җырларын санап үтәләр.)

5 нче слайд:

           “ Яшел үзәнлек” (А. Хөсәенов музыкасы)

            “Таулар моңы” (И. Мәҗитов музыкасы)

            “Хәерле юл” (Ш. Капкаев музыкасы)

“Шундый безнең туган як” (А. Фәйзрахманов музыкасы )

  • Димәк, Гөлшат Зәйнашева үзенең иҗатында туган як темасына зур урын биргән.

6нчы слайд:

Ничек үтәр иде гомер,

Булмаса шул мәхәббәт?

Кешене кеше итүче

Мәхәббәткә мең рәхмәт!

Гөлшат Зәйнашева.

  • Аңлавыбызча, мәхәббәт темасына күчәбез. 2 нче төркем  мәхәббәт темасын яктырткан җырларын әзерләргә тиеш иде. Сүз сезгә.

( 2 нче төркем Гөлшат Зәйнашеваның мәхәббәт темасына язылган җырларыннан попурри төзеп килгән. Дискта һәр җырның  берәр куплеты яңгырый. Укучылар җырның исемен әйтергә һәм лирик геройның әйтергә теләгән фикерен ачарга тиешләр. )      

“Син кемнең сандугачы?” (А. Шакиров музыкасы)      

“Мәхәббәтең алда әле” (Р. Вәлиев музыкасы)

“Син икәнсең” (Г. Сәйфуллин музыкасы)

“Өй артында гөлбакча” (Р. Курамшин музыкасы)

“Мин бит кара карлыгач” (Ш. Тимербулатов музыкасы)

“Аерылмагыз” (Ч. Зиннәтуллина музыкасы)

  • Укучылар, автор мәхәббәт темасын ничек күтәрә?
  • Мәхәббәт, тигезлек, сөю- кеше гомерен бәхетле итүче төшенчәләр. Гашыйк булган һәм ярата, яратыла алган кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала, ди ул.
  • Әйе, укучылар, чыннан да Гөлшат Зәйнашева үзенең җирлары белән җаннарны иркәли, күңелләргә дәрт бирә. Аның җырларын Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми дә югары бәяли.
  • 7нче слайд:

“Гөлшат Зәйнашева җырларының сихри бер үзенчәлеге, күңелне яулый торган көче бар. Аларга гомумкешелек тойгылары салынган. Сәнгатьнең бөтен көче дә шунда түгелме соң?..”

                           Наҗар Нәҗми, Башкортстанның халык шагыйре. 1991 нче ел.

  • Сүз 3 нче төркемгә бирелә. Алар Гөлшат Зәйнашеваның төрле күренекле шәхесләргә багышлап язган җырларын туплап килергә тиеш иде.
  • Гөлшат Зәйнашеваның төрле күренекле шәхесләргә багышлап язган җырлары бик күп. Без аларның берничәсен  тыңлатып китәрбез.
  • (Дискта Хәмдүнә Тимергалиева башкаруында авторның махсус аңа атап язган “Ак болан” җыры яңгырый.)
  • Укучылар, автор ни әйтергә тели?
  • Автор хәтта горур лирик геройның да мәхәббәт алдында көчсез икәнен күрсәтә.

Ә Хәзер сезнең игътибарга  Хәйдәр Бигичевка багышланган “Хәйдәр җыры”н Хәйдәр Бигичев репертуарында тыңлап китик әле.

( Дискта Хәйдәр Бигичев башкаруында “Хәйдәр җыры” яңгырый.)

  • Гөлшат Зәйнашева Хәйдәр Бигичев иҗатына соклануын шундый матур итеп сурәтләгән.  Хәйдәр Бигичевның йөрәгеннән ургылып чыккан моңы авторны әсир иткән.

Менә, укучылар,  без сезнең белән сөекле шагыйрәбез, популяр җырлар авторы

Гөлшат Зәйнашеваның иҗатына кыскача күзәтү ясадык. Чыннан да, Гөлшат Зәйнашеваның иҗаты сокланырлык. Ул татар халкына нинди зур, үлемсез мирас калдырып китте.  Кичәбезне язучы Роза Хафизованың сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

8 нче слайд:

“Гөлшат Зәйнашева популяр җырлары белән үзенә һәйкәл куйды”

                                                                          Язучы Роза Хафизова

  Әкрен генә Мәсгут Имашевның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат иткән “Әллә кемне     күңел сагына” җырының соңгы куплеты яңгырый.

  1. Йомгаклау өлеше. Укучыларның хезмәтләрен бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

"Журналистика нигезләре" электив курс программасы

  Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...